Кыш бабайга кунакка
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Кечкенәләр төркемендә "Яңа ел" бәйрәм иртәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kysh_babayga_kunakka.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                 Кыш бабайга кунакка

Балалар әйдәгез бүген сезнең белән кыш бабайга кунакка барабыз

Көй куела түгәрәк буенча барабыз:   маршка атлап барабыз   аяк очында зур булып үсеп барабыз    аюлар кебек барабыз  куяннар кебек сикереп барабыз     йөгереп барабыз

Карагыз нәрсә икән бу?  - куян. Куян керә исәнләшәләр (кул бирешәләр)

К: кая барасыз балалар?

Т: без кыш бабайга кунакка барабыз.

К: мине дә алып барасызмы?

Т: Алып барабыз

Т: Кунакка тагы кемнәрне алып барыйк икән?         “Бармак” уены

Әйдәгез куянга җыр җырлап күрсәтик әле            “Ак куян”

Куян нәрсә ашарга ярата? нәрсәсе бар? Кишере

Әйдәгез аңа кишерләр җыеп бирәбез.

Уен: “Кишерләрне җыю”

Әйдәгез кыш бабайга атка утырып барабыз           “Минем атым тиз чаба” Җырын җырлау

Түгәрәк буенча атлар кебек йөрү

Нәрсә тавышы ишетелә ул?

Песи тавышын тыңлау

Т: нәрсә тавышы – песи

Балалар әйдәгез песине дә алып барабыз

Әйдәгез песиләр кебек йөреп күрсәтик әле                   “Капка астыннан чык” уены

“Песи” җырын җырлап күрсәтик

Тәрбияче: Балалар менә без урманга да килеп җиттек  Карагыз әле, балалар,  чыршыбыз нинди матур бизәлгән.....  

Балалар чыршыдагы уенчыкларны карыйлар һәм аларны әйтәләр.  

Исәнме, чыршы, исәнме!    Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен        Балалар күптән көтте.         

Син килдең бүген киенеп           Бизәнеп матурланып,

 Безгә нәни, дусларыңа,                 Күңелле җырлар алып.

Тәрбияче: Әйдәгез балалар яшел чыршы янында җыр җырлап әйләнәбез.  

Җыр « Чыршы янында»

Тәрбияче: Балалар карагыз әле, нишләптер безнең чыршыбызның утлары янмый. Әйдәгез аларны кабызабыз.

Тәрбияче: Бер, ике, өч,чыршының утлары кабын!  

Чыршы кабынмый.

Тәрбияче: Чыршының утлары кабынмый да кабынмый. Балалар ниндидер тавышлар ишетелә. Кем килә икән?

Музыка ишетелә Кар кызы керә.

Кар кызы: Бәйрәмнәр котлы булсын,

Сез бит мине беләсез,     Мин бит Кар кызы!

Яңа елда һәрберегез            Таза булып үсегез.

Елакларны беркем сөйми           Менә шуны белегез!

Тәрбияче: Исәнме, Кар кызы. Син безгә чыршыбызның утларын кабызырга ярдәм ит әле.  

Кар кызы: Әйдәгез бергә тырышып карыйк әле.  

Балалар бергә: Бер,ике, өч- чыршының утлары кабын!

Утлары кабынмый.

Тәрбияче: Нишләптер чыршының утлары кабынасы килми.  

Кар кызы: Әйдәгез әле малайлар, кызлар  

Чыршыга бармак янап куркытыйк.  

Ә хәзер кулларны чабыйк,  

Һәм аяклар белән тыпырдыйк.  

Утлары кабынмый.

Тәрбияче: Безнең чыршыга нәрсә булды соң, нишләп утларын кабызмый?  

Кар кызы: Мин аңладым. Без бит барсында дөрес эшләмәдек. Безгә әкрен генә: “Чыршыкаебыз утларыңны яндыр”- дип сорарга кирәк.  

Бергә: Чыршыкай, утларыңны яндыр инде.  

Чыршының утлары кабына.  

Тәрбияче: Менә чыршыбыз матурланды, карагыз әле аның утлары җем- җем килеп яна.  

 “Кар бөртекләре” булып биик

Тәрбияче: Ә хәзер урындыкларга утырабыз.  

Музыка яңгырый, Кыш Бабай керә.

Кыш бабай: Яңа ел белән, дуслар, тәбриклибез без сезне,

Күп шатлыклар алып килсен бүгенге бәйрәм көне.

Тәрбияче: Исәнме Кыш бабай, без сине күрүебезгә шатбыз.

Кыш бабай: карагыз әле балалр күп кар яуган көрәп алыгыз әле шуларны ярдәм итегез әле мина

“Кар көриләр”

Әйдә,килегез тизерәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән ,

Уйныйк –җырлыйк бергәләп.

Чыршы тирәли бию “Татар бию көенә” кыш бабай егыла торгызабыз утыртабыз

Кыш бабайга шигырьләр сөйләү.

Кыш бабай: Минем күңелне күрдегез, рәхмәт сезгә, балалар!

Кар кызы: Кыш бабай, син бер нәрсә дә онытмадыңмы?

Кыш бабай: Бияләем кулымда, башлыгым урнымда.

Кар кызы: Бабакай синнән балалар бүләкләр көтәләр бит.  

Кыш бабай: Кая әле минем капчыгым...

“Капчык”  уены

Кар кызы: Балалар, сезнең белән саубуллашырга вакыт җитте.

Кыш бабай: Сау   булыгыз балалар, бәйрәм күңелле үтсен!Сау булыгыз кунаклар, әти-әниләр, Яңа ел белән!

Кыш бабай һәм Кар кызы китәләр.

Тәрбияче: Балалар, безгә бәйрәмгә бер елдан соң тагын Кыш Бабай килер, ә хәзер безгә төркемгә кайтырга вакыт.

Балалар тәрбияче белән бергә төркемгә китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

«Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме)

Тема «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз». (зурлар төркеме) «Чебурашка» исемендәге 7нче номерлы ...

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе . Тема: «Иван бабайга, Вәли бабайга кунака барабыз».

В данный материале отражена работа по обучению детей татарскому языку в старшей группе.Цели:- закрепление пройденного материала по проекту " Мой дом"- учить детей составлять диалог по темам " Овощи", ...

"Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркеме.

"Болыт бабайга кунакка" 1 кеч. төркемендә шөгыленә конспект....

« Путешествие к лесовике- Старичку» “Урманчы бабайга сэяхэт.”

Интегрированная  образовательная деятельность по русскому языку в подготовительной к школе группеДети получают письмо ои лесовика Старичка. Он живет в лесу и наблюдает, ухаживает за деревь...

ПАСПОРТ ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА - ХОДИЛКИ «В ГОСТИ К БАБУШКЕ С ДЕДУШКОЙ» («ӘБИ - БАБАЙГА КУНАККА»)

ДИДАКТИЧЕСКАЯ ИГРА - ХОДИЛКИ «В ГОСТИ К БАБУШКЕ С ДЕДУШКОЙ» («ӘБИ - БАБАЙГА КУНАККА») Цель: Повышение эффективности и совершенствования качества работы с детьми среднего и старшего дошкольного возр...