Нардуган бәйрәме
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Алып баручы: Исәнмесез,балалар, хөрмәтле кунаклар. Бүген без сезнең белән татар халык бәйрәме – Нардуганны билгеләп үтәргә җыелдык. Татар халкы яши торган кайбер төбәкләрдә борын заманнарда ук яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип атаганнар. Ул гадәттә 20нче декабрьдән 7нче гыйнварга кадәр уздырыла. Йола исеменең мәгънәсе кояш тууны аңлата.

 

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар .

Котлы, мөбарәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

 

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын,

Күкәй кебек тук булсын.

Нардуган, Нардуган.

 

Нардуган бәйрәмендә яшьләр җыелып, ят киемнәргә киенеп,үзләрен танытмый гына йорттан йортка кереп, уйнап-шаярып йөргәннәр. Нардуган кичендә яшьләр, бергә җыелышып аерым өй алганнар, барысы бергә шунда уйнап-биеп күңел ачканнар.

Хөрмәтле кунакларыбыз. Менә шушы өйгә  Нардуган бәйрәмен билгеләп үтәргә без сезне дә чакырабыз. Рәхим итегез.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dokument_microsoft_office_word_5.docx880.54 КБ

Предварительный просмотр:

Нардуган бәйрәме.

(шәһәр буенча күңел ачу чарасы)

Алып баручы: Исәнмесез,балалар, хөрмәтле кунаклар. Бүген без сезнең белән татар халык бәйрәме – Нардуганны билгеләп үтәргә җыелдык. Татар халкы яши торган кайбер төбәкләрдә борын заманнарда ук яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип атаганнар. Ул гадәттә 20нче декабрьдән 7нче гыйнварга кадәр уздырыла. Йола исеменең мәгънәсе кояш тууны аңлата.

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар .

Котлы, мөбарәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Мал-туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын,

Күкәй кебек тук булсын.

Нардуган, Нардуган.

Нардуган бәйрәмендә яшьләр җыелып, ят киемнәргә киенеп,үзләрен танытмый гына йорттан йортка кереп, уйнап-шаярып йөргәннәр. Нардуган кичендә яшьләр, бергә җыелышып аерым өй алганнар, барысы бергә шунда уйнап-биеп күңел ачканнар.

Хөрмәтле кунакларыбыз. Менә шушы өйгә  Нардуган бәйрәмен билгеләп үтәргә без сезне дә чакырабыз. Рәхим итегез.

Алып баручы:-Балалар, ә сез кышны яратасызмы?

-Әйе.

-Әйе, йомшак ап-ак карлы кышны кем генә яратмый икән?Әйдәгез әле, без дә кыш турындагы шигырләрне, җырларны кабатлап алыйк.

1.Җәмилә -шигырь “Апа башмагы”.

2.Алмаз-шигырь “Салкын кыш”.

3.Илназ-шигырь “Кыш”.

4.Уртанчылар төркеме-җыр “Чыршыкай”.

5. Зурлар төркеме җыр “ Дустым бар”

Ал.бар. Рәхмәт балалар.Балалар, бәйрәм булгач, нигә безгә борынгыдан калган  татар халык уеннарын искә төшермәскә? Әйдәгез әле, кечкенәләрне бирегә чакырыйк, нинди уеннар белгәннәрен карап үтик.

“Күрсәт әле, үскәнем”.

Зурлар төркеме дә уйнап күрсәтсен инде.

“Түбәтәй” уены.

Мәктәпкә әзерлек төркеме белән дә уйнап алыйк .

“Чума үрдәк, чума каз”уены.

Ал.бар. Булдырдыгыз, балалар.Ә бәйрәм кунаксыз булмый. Безгә дә  озакламый бәйрәмнең хуҗалары-Нардуган атабыз һәм Нардуган анабыз килеп җитәр. Алар белән бергә безнең урмандагы дусларыбыз- җәнлекләр, әкият геройлары да килер. Нардуган атасы безне төрле яклап сынар, ә безгә сер бирмәскә кирәк.

(Озын күлмәк, сакал аскан, башына түбәтәй кигән Нардуган атасы, озын татар күлмәге кигән,алъяпкыч япкан, башына яулык бәйләгән Нардуган анасы, Куян,Бүре, Песи һ.б. булып киенгән балалар бии-бии ишектән килеп керәләр.

Нардуган атасы: Өйдәме, өйдәме, өйдәме хуҗа?! Нардуган!

Телибез шатлык, бәхетле дөнья! Нардуган!

Нардуган анасы: Өйдәме, өйдәме,өйдәме түтәй? Нардуган!

Телибез туклык, бир каз, күкәй, Нардуган!

Ал бар. Бәйрәмгә рәхим итегез, кадерле кунаклар.Сезнең хөрмәткә  балалар биеп күрсәтерләр.

“Бик яхшы” биюе.

Нардуган анасы: Бәйрәмегез бик матур бара, ә тагын нинди бәйрәмнәр беләсез?

(23нче февраль, 8нче март, Сабантуй, Җиңү бәйрәме)

Ал.бар. Кадерле кунакларыбыз. Тиздән Бөек Җиңүнең 65еллыгын билгеләп үтәбез.Шул уңайдан бер җыр тыңлап үтик әле.

“Солдатлар” җыры.

Нардуган атасы: Җырыгыз бик яхшы. Ә кыш аена чыдамлыгыгыз ничегрәк икән? Әйдәгез әле, дуслар, сезне сынап карыйк. Ике командага бүленеп уен –эстафеталар үткәрик.

1.”Кем җитез?”

2.”Кем тизрәк күчерә?”

3.”Без-без идек”

Нардуган атасы: Ярый, балалар, безгә китәр вакыт та җитте. Безгә бәйрәмегез бик ошады. Менә сезгә безнең кечкенә күчтәнәчләребез.

Ал.бар. Рәхмәт сезгә ,кунаклар. Сау булыгыз.

Хөрмәтле кунаклар. Бәйрәм истәлеге итеп, бүләкләребезне кабул итеп алыгыз.(Кулдан ясалган бүләкләр таратыла).

Тәрбияче: Уразайкина Р.В.

SDC10331

SDC10321


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект развлечения для детей подготовительной группы "Праздник Нардуган!"

Приобщить детей к национальным праздникам татарского народа....

Праздник "Нардуган" на башкирском языке

Нар - ул монголса Ҡояш тигәнде аңлата. Нардуған - Ҡояш тыуған көн. Борон-борон заманда ата-бабаларыбыҙ Ҡояшҡа оҙон-оҙаҡ төндәрҙә, иң ҡыҫҡа кәндәрҙә мөрәжәғәт иткәндәр: «Нар туған, йөҙөң менән бе...

"Нардуган"бәйрәме

Нардуган бәйрәме...

Конспект сценария праздника "Нардуган" ( на башкирском языке)

Предлагаю конспект сценария праздника "Нардуган" на башкирском языке...

Башкирская народная игра «Нардуган»

Башкирская народная игра «Нардуган»...