"Нардуган"бәйрәме
материал

Нардуган бәйрәме

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nardugan_byrme.docx13.69 КБ
Файл prezentatsiya1.pptx2.78 МБ

Предварительный просмотр:

Нардуган бәйрәме

Максат: Балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе – Нардуган бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар:1. Балаларның сөйләм телләрен  үстерергә ярдәм итү, бәйрәмнең исемен, гамәлен атый белергә өйрәтү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне,  сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Бәйрәмнәргә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү

Җиһазлар: ясалган хайван битлекләре, милли киемнәр, учак макеты,  музыкаль , презентация.

Әзерлек эше:  презентация карау, битлекләр әзерләү, җыр һәм шигырьләр  өйрәнү.

Бәйрәм барышы (1 нче слайд):

Беренче бала:    Нар,нар, Нардуган

                               Нардуган бәйрәменә чакырабыз!

Икенче бала:      Ап-ак мамык карлар ява,

                               Акка төреп дөньяны.

Өченче бала:      Бүген безне Нардуган

                               Үз янына җыйнады.   ( 2 нче слайд)

Тәрбияче:      Урта Идел буенда һәм Уралда яшәгән кайбер татар төркемнәренең халык                      тәкъвимендә (календарь) кышкы кояш торгынлыгы 25 нче декабрьдән алып 7 гыйнварга кадәрге вакытка туры килә.  «Нар» монгол теленнән кояш, ут, ялкын дигәнне аңлата, ә «дуган» –  туган дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә дә Нардуган бәйрәмен кояш, табигать уяну бәйрәме белән бәйләгәннәр.  (3 нче слайд)

Тәрбияче:      Башкортлар һәм удмуртларда бу бәйрәм – Нардуган, чувашларда – Нартукән яки Нартаван, дип йөртелә. Декабрь азагында, гадәттә, ул 25 нче декабрь булган, кичен авыл яшьләре, төрле битлекләр һәм костюмнар киеп, өйдән-өйгә кереп йөри башлаганнар. Биегәннәр, такмаклар әйткәннәр  уеннар уйнаганнар һәм учак тирәли әйлән-бәйлән әйләнгәннәр.  (4 нче слайд)

Нардуган бәйрәменең иң кызык вакыты – ахыры –  учак ягу санала. Күпчелек авылларда бер авылга бер зур учак ягылган, һәм авыл халкы ул учактан берәмләп яки парлашып сикереп чыга торган булганнар.  (5 нче слайд)

Тәрбияче:   Әйдәгез бергәләп битлекләрне киик һәм уйнап алыйк! (6 нчы слайд)

Балалар:

                           Нардуган Котлы мөбәрәк булсын,

                            Тормыш түгәрәк булсын

                         Мал  туарыгыз артсын,

                            Колыннарыгыз чапсын,

                            Игеннәрегез уңсын,-

                            Күкәй кебек тук булсын,

                            Нардуган, Нардуган

Бер төркем балалар: Ал кирәк, гөл кирәк, сезгә бездән кем кирәк? (7 нче слайд)

Икенче төркем балалар: Ал кирәк, гөл кирәк, безгә сездән Мансур кирәк! (чабып кулларны өзә                              һәм бер баланы үз ягына алып китә, уен шулай чиратлашып уйнала)

Тәрбияче: Ничек күңелле булды! Әйдәгез әле учак кабызыйк һәм әйлән-бәйлән җыр җырлыйк!

Балалар учак тирәли җыр җырлый. (8 нче слайд)

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, әйдәгез әле парлашып учак аша сикерик, күңел ачыйк! (9 нчы слайд)

Балалар парлашып учак аша сикерәләр.

Беренче тәрбияче:

                                      Нардуган, Нардуган,

                                      Нардуган, хуҗалар,

                                      Котлы-мөбәрәк булсын,

                                      Тормыш түгәрәк булсын.

 Икенче тәрбияче:    Ай рәхмәт! Бар теләкләрегез дә кабул булсын

                                      Гореф – гадәт, йолалардан

                                      Ярамый шул качарга.

                                      Бүгенгедәй һәрчак шулай

                                      Кирәк күңел ачарга!

Бәйрәм ахырында, балаларга күчтәнәч таратыла.


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 2

Нар, нар, Нардуган Нардуган б әйрәменә чакырабыз! Ап-ак мамык карлар ява, Акка төреп дөн ьяны ! Бүген безне Нардуган Үз янына җыйнады .

Слайд 3

Урта Идел буенда һәм Уралда яшәгән кайбер татар төркемнәренең халык тәк ъ вимендә кышкы кояш торгынлыгы 25 нче декабр ь дән алып 7 нче гыйнварга кадәрге вакытка туры килә. “НАР” монгол теленнән кояш, ут, ялкын, ә “Дуган” – туган дип тәрҗемә ителә. Шуңа күрә дә Нардуган бәйрәмен кояш, табигат ь уяну бәйрәме белән бәйләгәннәр.

Слайд 4

Башкортлар һәм удмуртларда бу бәйрәм – Нардуган, чувашларда – Нартүкән яки Нартаван, дип йөртелә. Декабр ь азагында кичен авыл яш ь ләре, төрле битлекләр һәм костюмнар киеп, өйдән-өйгә кереп йөри башлаганнар. Биегәннәр, такмаклар әйткәннәр, уеннар уйнаганнар һәм учак тирәли әйлән-бәйлән әйләнгәннәр.

Слайд 5

Нардуган бәйрәменең иң кызык вакыты – ахыры – учак ягу санала. Бер авылга бер зур учак ягылган, һәм авыл халкы ул учактан берәмләп яки парлашып сикереп чыга торган булганнар.

Слайд 6

Нардуган Котлы мөбәрәк булсын , Тормыш түгәрәк булсын. Мал туарларыгыз артсын, Колыннарыгыз чапсын, Игеннәрегез уңсын,- Күкәй кебек тук булсын, Нардуган, Нардуган!

Слайд 7

Ал кирәк, Гөл кирәк!..

Слайд 9

Нардуган!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нардуган бәйрәме

Алып баручы: Исәнмесез,балалар, хөрмәтле кунаклар. Бүген без сезнең белән татар халык бәйрәме – Нардуганны билгеләп үтәргә җыелдык. Татар халкы яши торган кайбер төбәкләрдә борын заманнарда ук яңа ел ...

Конспект развлечения для детей подготовительной группы "Праздник Нардуган!"

Приобщить детей к национальным праздникам татарского народа....

Праздник "Нардуган" на башкирском языке

Нар - ул монголса Ҡояш тигәнде аңлата. Нардуған - Ҡояш тыуған көн. Борон-борон заманда ата-бабаларыбыҙ Ҡояшҡа оҙон-оҙаҡ төндәрҙә, иң ҡыҫҡа кәндәрҙә мөрәжәғәт иткәндәр: «Нар туған, йөҙөң менән бе...

Конспект сценария праздника "Нардуган" ( на башкирском языке)

Предлагаю конспект сценария праздника "Нардуган" на башкирском языке...

Башкирская народная игра «Нардуган»

Башкирская народная игра «Нардуган»...