"Сугыш хәтирәсе",
план-конспект занятия на тему

Мустафина Рамзия Сулеймановна

Әлеге сценаридә  дәхшәтле,авыр сугыш чоры сурәтләнә.Хатын-кызлар авыр тормышларына карамый күңел ачарга да вакыт табып үз-үзләренең күңелләрен күтәреп ,сөйгән ярларын зарыгып көткәннәр.Хат ташучыны көтеп алып бергәләшеп хатлар укып юанганнар.Өметләрен өзми яраткан кешеләрен көтүләрен дәвам иткәннәр

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sugysh_htirse.docx22.45 КБ

Предварительный просмотр:

                                    Сугыш хәтирәсе.

             (Залга кызлар керәләр,үзара сөйләшәләр)

Әминә.-ЭХ,кызлар.Бүген көн безнең өчен тантаналы һәм истәлекле көннәрнең берсе.Без мәктәптә ун ел уку дәверендә меңнәрчә кыңгырау тавышы ишеттек.Ә бүгенгесе соңгы кыңгырау чыңлавы,берсенә дә охшамаган иде.Ул моңлы да,ямансу,үзенчәлекле кыңгырау тавышы әле дә күңелемдә чыңлап тора.

Гөлҗамал.-Әйе,бүген без олы тормыш юлына беренче адымыбызны ясыйбыз.Бу көн онытылмас хәтирәләрнең берсе булыр.Шундый ямансу,чөнки без мәктәп белән инде саубуллаштык.

Зәйнәп.- Белем сукмаларына бара торгач,кире кайтмас ун көз,кыш,яз, һәм җәй айлары үтеп,күңелебездә онытылмас хәтирә булып уелып калды.

Әминә.-Мин әле дә хәтерлим,ничек беренче сыйныфка укырга барганымны.Укытучы апам ничек каршы алганны.

        Хәтеремдә курка-курка гына

        Классыма килеп кергәнем

        Хәтеремдә шулчак,беренче кат

        Якты йөзен аның күргәнем.

-Әйдәгез әле,кызлар “Укытучыма”дигән җырны җырлыйбыз.

        Җыр “Укытучыма”.

Чулпан.-Кызлар карагыз әле,нигәдер егетләр күренми?

                           (егетләр керә башлыйлар)

Исмәгыйль.-Нинди матур урын тапкансыз,кызлар?Ни өчен моңсуланып торасыз?Әйдәгез әле,бер уен уйныйк әле.

Кызлар.-Нинди уен уйныйбыз соң?

Егетләр-“Йөзек салыш”         

        Уен“Йөзек салыш”

(Исмәгыйль йөзек сала.Беренче җәза Әминәгә –ул җыр җырлый ”Талы-талы”,икенче җәза Гөлҗамалга – татар биюен бии).

                    Левитан тавышы яңгырый

               (Бар да өскә карап катып калалар)

А.Б.- Әрәмәдә берсен –берсе уздырып сайраган сандугачлар белән дәртле гармун тавышы кинәт өзелә.Аяз көнне,яшен суккан кебек була.Илебезне,куркыныч,дәхшәтле хәбәр каплый.

                (моңсу көй яңгырый)

Исмәгыйль.-Юлбасарлар таптый җиребезне

        Ватан сугышына мин китәм

        Нәселем өчен,Туган ил өчен

        Мылтык тотып баскан җиремнән

        Бер адым да артка чигенмәм.

(Көй алмашына,татар халык көе уйный.Егет белән кыз алга чыга)

Зәйнәп- Исән барып,исән кайт!

        Фашистларны кисеп кайт!

        Миннән сиңа теләк шул!

        Ил мактарлык үрнәк бул!

        Бик сагынган чагыңда

        Язып җибәр сәлам-хат

        Сау бул җаным!

        Җиңеп кайт!

Хәлил .Кулларыма мылтык кыскан чакта

        Син булырсың минем исемдә

        Һәр адымда сине сагынырмын

        Һәр минутта сине уйлармын.

Егетләр.Ягез кызлар,саубуллашыр чак җитте.

        (саубуллашалар,”Герман”җырын җырлап егетләр чыгып китәләр)

        Биек икән тавыгыз

        Куе икән талыгыз

        Без китәбез туганнарым

        Бәхилләшеп калыгыз

Кояш чыга әйләнеп

Ак болытка бәйләнеп

Җиңү белән,сау-сәламәт

Кайтсак иде әйләнеп.

(Кызлар кул болгап озатып калалар)

Берсе –Эх кызлар,егетләребез исән-имин генә әйләнеп кайтсын иде.

        (Кызлар утыралар,һәр кеше үз эше белән шөгыльләнә,музыка астында).

А.Б. Ирләр китте,кызлар елап калды

Елап калды күпме хатыннар.

Киелмәгән ак күлмәкләр калды

Күпме бала калды тумаган.

А.Б.Тарихка тиңе булмаган Бөек Ватан сугышы менә шулай башланып китте.Бу-1941 нче елның 22 нче июне иде.1418 көнгә сузылачак дәхшәтле сугышның никадәр сузылачагын да,миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде.

        Сугыш...Нинди авыр,каһәрле,шомлы сүз бу!Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән,күпме баланы ятим иткән,аналарны тол калдырган.

        Сугыш...Меңләгән шәһәрләр җимерелә,җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыга.

        (татар халык көе астында хатын-кызлар үзара сөйләшәләр)

Әминә.-Әй,кызлар,кайчан бетәр икән бу сугыш дигәннәре?

Гөлҗамал.-Нишләптер хатлары да сирәгәйде.

Зәйнәп.-Минем Хәлимем кайларда гына йөри икән инде?

(кинәт Әминә торып басып хат ташучы Фатыйманы күреп ала)

Әминә.-Кызлар,хат ташучы Фатыйма апа кереп килә түгелме?

Фатыйма.-Исәнмесез кызлар.

        (хатларны бирә)

Әминә.-Тезгә куеп сиңа хатлар язам

        Сугыш тынган алсу таңнарда

        Саф мәхәббәт белән язган хатың

        Йөрәккә дәрт һәм көч бирә.

        Без җиңәрбез,кайтып күрешербез

        Аерылу булмас яңадан.

Гөлҗамал.-Ярсып-ярсып атам һәр пулямны

        Ватан өчен,туган ил өчен

        Халкым өчен,сөйгән ярым өчен

        Борчылмагыз,минем белән дуслар

        Шат җырчыгыз сезне онытмас

        Бер кайтыр ул,якты кояш сыман

        Дошманнарны җирдән корыткач.

(өченче кызга хат ташучы моңсу гына карый да,кулына кара хатны тотып әйтә)

Фатыйма.-Әй син,кызый,көтмә егетеңне

                Кайтмас инде ул туган иленә

        Җимерелгән окоп буйларында

        Пуля тигән аның йөрәгенә.

                    (кызга хатны тапшыра)

Зәйнәп.-Һаваларда очкан аккошларның

        Каурыйлары җиргә кадалды

        Окоп буйларында яралангач

        Канлы гәүдәләреңне кем алды?

(Левитан тавышы яңгырый.Җиңү көнен,бәйрәмне игълан итә).

Залга яраланган ике солдат керә,Исмәгыйль белән Таһир.Кызлар аларга таба йөгерәләр.

Гөлҗамал.-Кызлар,безнекеләр кайталар түгелме соң?Әйе бит.

                  (кочакланышалар)

Зәйнәп.-Минем Хәлимемне күрмәдегезме?

Таһир.-Юк,күрмәдек шул!

Зәйнәп.-Кайтмады бит минем егетем.

Таһир.-Икенче эшелонда кайтыр!Бу беренче бит!

Зәйнәп.-Юк инде поездларның барысы да кайтып беткән.Хаман юк бит.

Таһир.-Кайтыр,кайтыр!Елама!

Зәйнәп.-Менә бит исәннәр кайткан!Нишләп минеке генә юк соң?

Таһир.-Елама,елама,әле сугыш яңа гына бетте!

А.Б. Каушарга,бер адым да чигәргә,

Юк безнең хакыбыз

Җиңәргә,җиңәргә,җиңәргә

Бу безнең мөкатдәс антыбыз!

Чәчәк һәм үч”шигыре сөйләнелә.

А.Б. Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә күбесе кайтмады

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып –ябып йөри капканы.

        Җыр “Хәтер”

А.Б.Сугыш уты җирдә кабынмасын.

Гөрләп үссен игеннәр

Матур тормыш өчен көрәш барсын

Ишәймәсен гарип-ятимнәр!

А.Б.-Шуның белән “Сугыш хәтирәсе”дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициябез тәмам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

Сугыш ачысын курергэ язмасын!

А.б.  Быелгы яз безгэ Жинунен 70 еллыгын алып килде. Без 70 ел инде тыныч кук, якты кояш белэн конебезне башлыйбыз. Сугыш коннэре елдан ел артта кала. Лэкин гомер алга барган саен ул коннэр...

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен “Сугыш кайтавазы” темасына проект / Проект для детей подготовительной к школе группы на тему "Эхо войны"

     Соңгы елларда патриотик тәрбиягә игътибар кими төште. Нәрсә соң ул патриотик  тәрбия?  “Патриот”  -- ул туып үскән җирен, Ватанын яратучы, хөрмәт итүче, аның ...

Тема: “Сугыш вакытындагы транспорт төрләре белән танышу”.

Балаларга сугыш вакытындагы транспорт төрләре турында белем бирү; аларны таный һәм атый белергә өйрәтү; балаларга Ватанны саклаучылар турында башлангыч төшенчә бирү; истәлекле көннәргә бәйле рәвештә, ...