Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе программасы
методическая разработка (старшая группа) на тему

Галимова Рима Николаевна

"Яңа ел хикмәтләре"дип аталган бәйрәм иртәсе программасында Алексей Толстойның "Золотой ключик"әкияте персонажлары сюрприз момент булып керә. Балалар белән алдан әлеге әкиятне карап, әкият геройларының характерын, үзенчәлекле якларын белеп үттек. Аннан шул исемдәге кинофильмнан музыка табып Буратино белән күңелле бию өйрәндек. Балалар бик теләп шигырьләрне ятладылар. Бәйрәмдә ата-аналарның да катнашуы ямь өстәде

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_hikmtlre-zurlarda.docx26.24 КБ

Предварительный просмотр:

              Гомуми үсеш бирүче Актаныш 7 нче балалар бакчасы

Яңа ел

хикмәтләре

зурлар “а”төркеме балалары белән уздырылган

бәйрәм иртәсе программасы

Төзеде һәм үткәрде: тәрбияче Галимова Р. Н.

музыка җитәкчесе Басыйрова Ч. И.

2015ел

Балалар залга кереп, чыршы тирәли басалар.Чыршыда утлар яна.

Тәрбияче: Без бүген чыршы янында әйлән- бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз, яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы, җем- җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен, котлы булсын яңа ел!

1 . Исәнме, чыршы, исәнме.     4. Нинди матур безнең чыршы

Яңа ел килеп җитте.                      Җем-җем итеп яна ул!

Күңелле чыршы бәйрәмен            Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Балалар күптән көтте.                    Котлы булсын Яңа ел!

2 . Син килдең бүген сөенеп,    5. Саумы саумы, Чыршыкай!

Бизәнеп, матурланып.                    Саумы, саумы Яңа ел!

Безгә, нәни дусларыңа                   Яшел чыршы тирәли

Күңелле җырлар алып.                   Әйләнәбез елмаеп

              3. У ребяток наших,                   6. Бәйрәм бүген – Яңа ел,  

             Елочка большая.                              Бөтен җиргә кар яуган.

             Огоньки на елке                               Яңа елны каршыларга

             Весело сверкают.                             Балалар да җыелган.

             Огоньки сверкают                            Куяннар һәм аюлар,

             Красный, голубой.                           Кунак булып килгәннәр.

             Хорошо нам елка                             Шук малайлар һәм кызлар

             Весело с тобой                                 Матур кием кигәннәр.

              7. Котлы булсын Яңа ел,

              Матур узсын кышыгыз.

               Безне котлаган өчен,

               Рәхмәт, сиңа, чыршыбыз.

            Балалар әйлән-бәйлән уйнап, “Чыршы, чыршыкай” җырын (Л.Хисматуллина көе һәм сүзләренә) башкаралар (җыр беткәч, урындыкларга утыралар)

Сюрприз момент  Буратино килеп керә (кулында ялтыравыклы зур ачкыч):

-Дусларым, әллә сез бәйрәмне башладыгыз инде?! Сез мине таныдыгызмы соң?Әйе, мин  Буратино булам. Ә бу минем алтын ачкычым, аны миңа Тартилла исемле ташбака бирде. Мин Мальвина  дустымны эзлим?Аның да бакчага килеп бәйрәм карыйсы килгән иде. Дуслар, мин Мальвинаны каршы алырга чыгыйм. Ә ачкычны менә монда калдырып торыйм. Сез аны саклап торыгыз, ярыймы?!(Буратино ачкычны чыршы ботагына куя да чыгып китә)

Тәрбияче: Балалар безнең бәйрәмгә нинди әкият кунаклар килергә җыена соң? Ярар, алар килеп җиткәнче, чыршы тирәли әйләнеп бер җырлап алыйк

Җыр “Чыршы янында”(И.Шәмсетдинов көе, С. Урайский сүзләре)

(Җырдан соң балалар утырышалар)

Сюрприз момент  Төлке Алиса белән Песи Базилио килеп керә (Төлке таякка таянган, песи капчык тоткан)

Төлке: Карале, Базилио, кая килеп эләктек соң без?

Песи: Каян белим мин! Бу Карабас-Барабасның курчак театры бугай, әнә бит (балаларны күрсәтеп) никадәр матур курчак утыра (балаларны тоткалап карый, аларның кулларын күтәрә, киемнәрен исни)

Төлке: Буратино шушында кереп китте бит инде, алтын ачкычы да кулында иде!

Песи: Буратино үзе күренми, ачкычын бәлки куеп киткәндер.Әйдә эзлик, аны!

Төлке: Синең борының минекеннән әйбәтрәк сизә, иснә! Ә мин бераз ял итим, югыйсә бу авырткан аягым белән хәлдән тайдым! (балаларның игтибарын үзенә җәлеп итә, күлмәк итәген бераз күтәреп, ботына бәйләп куелган акча янчыгын чыгарып сүтеп ала , аны селкетеп күрсәтә, мактана. Үзе Песи күрмәсен дип тизрәк артына яшерә)

Песи: (шыпырт кына)Таптым!

Төлке: Нәрсә, Базилио таптым дисеңме?

Песи: Ишетеп тә алды, борыны ис сизмәсә дә, колагы әйбәт ишетә!

(Песи б-н Төлке шатланып чыгып барганда каршыларына берничә бала чыга)

Балалар: Урлашырга ярамый!

Песи белән Төлке: Без урлашмыйбыз, сорамый гына алабыз!

Балалар: Сорамый алырга да ярамый.(Буратино белән Мальвина килеп керәләр).

Буратино: Алиса, Базилио! Бирегез минем ачкычны!

Төлке: Без аны таптык!Синеке мени соң ул?Бирәбез, тик безнең шартыбыз бар. Менә бу курчаклар безнең күңелне күтәрсеннәр!

Тәрбияче: Басыгыз безнең балалар белән биергә!

Балалар белән күңелле бию башкарыла

Төлке: Биюләре матур булды, ләкин безнең  яңа ел т-да шигырьләр дә тыңлыйсыбыз килә

Песи: Алар шигырь сөйли белмиләрдер әле!

Тәрбияче: Нишләп белмәсеннәр. Әйдәгез, балалар, үзләрен шаккаттырыйк әле!

8.     Бүген бездә зур бәйрәм! Бүген Яңа ел килә!

        Бүген күңелләр җырга һәм биергә җилкенә!

       Яңа ел ул, яңа шул! Иске ел булмас әле!

       Шатлыгын да ,бәхетен дә кызганып тормас әле!

9.Яңа елны каршыларга,

Без җыелдык бу залга.

Исән-саумы, Яңа ел,

Хуш киләсең, уз алга.

Килде безгә яңа ел,

Бүген шундый яңа ул.

Яшел чыршы өстендә,

Йолдыз булып яна ул.

               Песи: (кул чаба)Ярар, ярар беләләр икән!( Төлке ачкычны Буратинога бирә, Буратино Мальвинаны ияртеп чыгып китә)

Буратино:  Әйдә, Мальвина  Кыш бабайны алып килик, балаларга бездән бәйрәм бүләге булыр ул!(чыгып китәләр)

Төлке:Карале, Базилио, алтын ачкычны кулга төшереп булмады. Бәлки Кыш бабайның балаларга дигән бүләкләреннән өлеш чыгар, әйдә тизрәк аның каршысына! (Төлке белән Песи чыгып китәләр)

Тәрбияче: Балалар, Кыш бабабыз килгәнче шигырләрне сөйли торыйк

10.Тәрәзәгә күз салдым

Тордым да бүген иртән.

              Күргәч, аптырап калдым

              Кем җирне ап-ак иткән?

              Урамда нишләгәннәр:

              Әллә он сипкәннәрме?

              Әллә зур мичкәләрдән

              Бик күп сөт түккәннәрме?

              Бөтен җирдә ак юрган...

              Белдем, белдем – кар яуган!

              Әй шәп булган, шәп булган –

              Без шуарбыз таулардан.

11.Сихри дөнья күгеннән

Ап-ак карлар коела,

Әйтерсең лә күбәләкләр

Нур диңгездә коена.

Могҗизалы бу күренеш

Куандыра күңелне.

Кыш бабайның йомшак атлап

Килүе шул түгелме?!

12 Яратам мин ап-ак төсне

Бөтен дөнья ап-ак төсле

Куяннар да ак тун кигән,

Каеннар да ак туннан.

Бүреккә дә керфеккә дә,

Борынга да ак кунган.

Шундый якты, шундый нурлы,

Бөтен дөнья ак кына…

Ап- ак була белә шулай

Безнең туган як кына.

13 Урамнарга, бакчаларга,

Урман, кырлар өстенә

Ак мамыктай күбәләк кар

Төшә дә төшә генә.

Яңа яуган кар шыгырдый,

Өстенә баскан саен,

Курыкмыйча каршылыйбыз

Салкын кыш аен.

Урамга чыктык шаулашып,

Йортлардан чана тартып;

Уйныйбыз учта йомарлап,

Юеш кар тубы атып.

Кыш турында җыр башкарыла

(Кыңгырау, чана, җигүле атны туктаткан тавышлар килә .Буратино, Малвина, песи Базилио, төлке Алиса, Кыш бабайны ияртеп килеп керәләр)

Кыш бабай : Хәерле көн, дусларым, хәерле көн, балалар!

Кар бураннар туздырып, барыгызны туңдырып,

Ерак юллар үттем мин, сезгә килеп җиттем мин!

Күрәм чыршыгыз бизәлгән, сез дә үсеп беткәнсез

Рәхмәт сезгә, балалар, мине сагынып көткәнсез!

Алтын ачкыч әкиятенең геройлары мине сезнең янга алып килде, рәхмәт аларга!

Тәрбияче: Кыш бабай, сине бик озак көттек, син килүгә балалар шигырләр өйрәнделәр, син утырып ял итеп ал, ә балалар шул шигырләрне сиңа сөйләп күрсәтерләр

14.Әй Кыш бабай, Кыш бабай!Безгә якын дус бабай!

Көтеп алдык без сине, күңелләргә хуш бабай!

Купшы туның кигәнсең, безне котлап килгәнсең

Сине көтеп торганны әллә каян белгәнсең

15.Кыш бабай, кулларыңны салкын диеп уйладым

Башымнан сөйгән идең, чак-чак эреп куймадым

Җылы икән, бик җылы кыш бабайның куллары

Шуңа күрә гел актыр аның йөргән юллары

16.Кыш бабай, Кыш бабай. Син дә нәни булдыңмы?

Безнең шикелле чанада таудан шудыңмы?

Йомшак карны тәгәрәтер шар ясадыңмы?

Өлкәннәргә сиздермичә кар ашадыңмы?

17.Кыш бабай, кыш бабай, безгә бик таныш бабай,

Сакал мыек ап-актан, килгән безгә ерактан.

Үзең шаян, үзең юмарт, үзең һаман шундый карт

Безнең белән бие, җырла, бүлмәбезгә ям тарат

Тәрбияче: Кыш бабай синең турыңда балалар җыр өйрәнделәр, син биеп йөрсәң алар җырлап күрсәтерләр иде

“Кыш бабай т-да җыр”башкарыла

Кыш бабай: Ай матур җырладыгыз, күңелем булды, рәхмәт балалар!

18. Ах, какой хороший

Добрый Дед мороз.

Из лесу нам елку

К празднику принес.

Он весь из снега, изо льда

И борода его седа.

Но каждый год его мы ждем,

С ним праздник к нам приходит в дом.

Он всем подарки нам принес

Конечно это..Дед мороз!

19.Әй Кыш бабай, Кыш бабай

                   Күптән таныш инде син.

                  Тик ни өчен Кыш әбине

                  Бер дә алып килмисең?

                  Безгә дигән күчтәнәчне

                  Ул үзе тутырамы?

                  Аннары сине озаткач

                  Гел өйдә утырамы?.

                  Ул да биеп йөрер иде

                 Безнең чыршы янында.

                 Кыш әбине дә калдырма

                 Тагын килгән чагында.

20. Ап-ак тун киеп кыш килде,

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

Чормадан сикереп төште

Чаңгылар һәм чаналар.

Ак мамыктай ап-ак кышны

Сагынып көткән алар

Сөенәбез, шатланабыз,

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк

21. Күңел көтә яңа елның
Ак мамыктай карларын,
Ап-ак шәлле агачларын

 Эх зәхәр бураннарын.

Нурың белән кил Яңа ел
Ап-ак көннәрең белән
Без дә сине каршы алыйк

Якты өметләр белән!

Кыш бабай: Кайда эле минем быелгы ел символым-маймыл дускаем? Быелгы ел- Маймыл елы- сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык алып килсен .! Кәҗә елы үзенең флагын сиңа тапшыра. Маймыл дус, мин сиңа  ышанып калам, илебез тыныч булсын, бәла-казалар илебезне, гаиләләрне читләп узсын

22. Әй , Яңа ел, бер тартынмый, Хуҗа булып әйдә, түргә уз

Юлларыңа синең ак чәчәкләр, кулларыңа бездән ипи-тоз!

Күңелләрдә шатлык та бар, бераз моңсу да никтер

Син, Яңа ел, инде безгә матурлык  кына китер!

23. Шатланабыз, сөенәбез, зурлыйбыз Яңа елны

Яңа елда яңа утлар яктыртсын юлыбызны

24. Кыш бабай, Кыш бабай.капчыгыңны чиш инде

Бездән теләк, синнән бүләк күптән көтәбез инде

Тәрбияче: Чыннан да кыш бабай, кая соң синең бүләкләр салган сандыгың?

Кыш бабай: Бүләкләр салган сандыкның ачкычын югалтканмын!

Буратино: Кыш бабай, минем алтын ачкыч ярамый микән соң аңа?

Кыш бабай: Айт, Озын борын, башың шәп эшли синең, бар әле, ачып кара.

(Буратино, Малвина, Төлке Алиса, Песи Базилио сандыктан бүләкләр алып балаларга тараталар)

Кыш бабай: Бик күңелле сезнең белән куандырдыгыз инде,

Тик китәргә вакыт җитте, башкалар көтә мине

Күңел тынычлыгы телим, Яңа елда һәркемгә

Дуслык чәчәк атсын Татарстан дигән җирдә!

Кыш бабай китә, балалар саубуллашып кала

Тәрбияче:Ява карлар, яңа карлар –Кышның ак гөлләре.

Якты булсын, ап-ак булсын Илемнең көннәре.

Ишетелеп торсын җирдә Балалар көлгәне.

Ява карлар, яңа карлар, Ак – гомер юллары,

Дәвам итсен гомер буе Тынычлык еллары.

Яңгырасын җир өстендә Тынычлык җырлары.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Музыкаль-әхлаки кичә. “Исемең ничек үскәнем!” (Зурлар төркемендә ата-аналар белән нетрадицион формада эш).

Музыкаль-әхлаки кичә.“Исемең ничек үскәнем!”(Зурлар төркемендә ата-аналарбелән нетрадицион формада эш)....

"Шәһәр транспорты" Юл йөрү кагыйдәләре буенча зурлар төркемендә шөгыль

Максат:-         Балаларны өлкәннәр (ЮХИДИ инспекторы, машина йөртүче) хезмәте турында белемнәрен арттыру;-...

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек

Зурлар төркемендә экологик тәрбия буенча оештырылган эшчәнлек.Тема:    «ЗӘҢГӘР ТҮБӘЛЕ ӨЕБЕЗ». Максат: Балаларга  табигать - безнең уртак өебез  булуын аңлату.Бурычл...

"Мин һәм минем сәламәтлегем" (зурлар төркемендә)

“Мин һәм минем сәламәтлегем” (Зурлар төркемендә)Максат: Балаларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, сәламәт булу турында уйландыру; Кояш, һава, суның нинди файдалы яклары барлыгын аңлату. Организ...

Зурлар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча перспектив план

Зурлар төркемендэ аралашу (сөйләм телен үстерү) буенча перспектив планАй№Шөгылнең темасыБурычларКирәкле җиһазларсентябрь1Рәсем карау һәм хикәя төзү. “Балалар бакчасында”1.Тәрбияче хезмәте туранд...

Зурлар төркемендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм иртәсе.

Сценарий праздника, посвященного дню защитника Отечества в старшей группе, на татарском языке....