Бакчабызга нур иңгән, чөнки өлкәннәр килгән.
план-конспект занятия (подготовительная группа) по теме

Ганиева Ляйсан Магсумовна

Бакчабызга нур иңгән, чөнки өлкәннәр килгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_kone.docx20.52 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”

Бакчабызга нур иңгән,

чөнки өлкәннәр килгән.

                                          Iкв.категорияле тәрбияче

Ганиева Л.М.

Балалар музыка астында залга керәләр.

Яшь вакытның гүзәл мизгелләрен

Искә алып, дуслар, тагын бер

Яңгыратыйк әле бу залларда

Кайтавазын яшьлек таңының.

Үтте инде яшь вакытлар диеп

Уфтанырга, дуслар, ашыкмыйк.

Сүнмәгән бит, бездә сүрелмәгән

Җыр – биюгә булган гашыйклык.

  • Хәерле көн, хөрмәтле өлкәннәр! Бүген без матур иртәдә өлкәннәр көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Бүгенге бәйрәмебезнең төп кунаклары  сез – хөрмәтле өлкәннәребез. Сезне әлеге күркәм бәйрәм белән чын күңелдән тәбриклибез. Сезгә ныклы сәламәтлек, чиксез шатлыклар, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез. Балаларыбызның чыгышларын бәйрәм котлавы итеп кабул итегез.

Котлау өчен сүз бакчабыз мөдире Нургалиева Й.С.га бирелә.

Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

Сәлам Сезгә безнең буыннан.

Бар дөньяны бүләк итәр идем,

Әгәр килсә минем кулымнан.

Үтә гомер аккан сулар кебек,

Ә күңел һич туймый яшьлектән.

Йөзләрегез инде картайса да,

Ник күңелләр болай яшь икән.

Кояш көлеп уянды да,

Нурларын сипте мулдан.

Өлкәннәр килде бакчага

Атлап кояшлы юлдан.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә,

Бүген гади көн түгел.

Бүген өлкәннәр бәйрәме

Шуңа шатлана күңел.

Бәйрәмегез котлы булсын,

Табыныгыз мул булсын.

Күңел шатлык белән  тулсын,

Ял кичәгез  гөрләп торсын.

Җыр: “Бәйрәм бүген бакчабызда”.

Гел яхшыга өйрәтәсез,

Тыңлыйбыз сезнең сүзне.

Һәр эштә үрнәк сез безгә,

Хөрмәт итәбез сезне.

Күктәге йолдызлар кадәр

Шатлыклар килсен сезгә.

Һәр үткән вакыт, һәр сәгать

Куаныч бирсен сезгә.

Авырлыклар урап үтсен,

Шатлык булсын күңелдә.

Сәламәтлек, куанычлар

Булсын сезгә гомергә.

А.б. : Бу биюне бүләк итик

          Кадерле өлкәннәргә.

          Өлкәннәрне тиңлибез без,

          Иң яраткан гөлләргә.

Бию: “Финская полька”.

А.б.: Балалар, безнең өчен бик – бик якын, бик кадерле кешеләр бар. Кемнәр алар? Әйе, әти-әни иң якын, кадерле кешеләр. Ә аларга кем тормыш биргән? Кем карап үстергән, беләсезме?  

Әбием! Нинди ягымлы, җылы сүз. Аны әйтү белән күз алдыбызга бер илаһи, мөлаем зат килеп баса. Алар да әти-әниләр кебек һәркем өчен газиз, ягымлы. Яше сиксәнгә җитсә дә, илледә генә булса да, ул – безнең өчен изгелек чыганагы. Гомернең сикәлтәле еллары артта калды. Маңгайларга сырлар төшкән, чәчләргә кырау кунган. Күңелегезгә тормышның барлык хәтирәләре сыйган. Ә киләчәккә ышаныч барыбер сүнмәгән. Тормыш авырлыклары да бу ышанычны сүндерә алмаган алмаган.

А.б.: балалар, ә сезнең әбиләрегез нинди соң?

Әйе, алар әти-әниләрегезне, сезне  - оныкларны сөендерү өчен бик тырышалар. Җылы оек, бияләйләр бәйлиләр, өйләрне җыештырып бүлмәгә нур кертәләр, тәмле ашлар пешерәләр. Аларның эшләгән эшләре, иткән изгелекләре әйтеп-сөйләп бетергесез. Шуңа күрә дә без аларны кадерләргә, хөрмәт итәргә тиешбез.

Хөрмәтле өлкәннәр!

Яшәсәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз сау-сәламәт

Оныкларга булыр бик рәхәт.

Ишектән җырлый-җырлый Шәвәли керә.

Шәвәли: Мин – Шәвәли, шук малай.

              Мин әбидән дә качтым,

              Мин бабайдан да качтым,

             Мин...

А.б.: Тукта, тукта, Шәвәли, син монда каян килеп кердең, нишләп йөрисең?

Шәвәли:  Мин әби белән бабайдан качып киткән идем.

А.б.: Әй. Шәвәли, Шәвәли, әбиең белән бабаңнан качып дөрес эшләмәгәнсең инде син.  Аларны борчырга, хәтерләрен калдырырга ярамаганын белмисеңмени син? Ә син аларга булышасыңмы соң?

Шәвәли: Юк, алар бөтен эшне дә үзләре генә эшлиләр.

А.б.: балалар, сез әби-бабайларыгызга булышасызмы соң? (балалар сөйли).

А.б.: Аңладыңмы инде, Шәвәли, өлкәннәргә һәрвакыт булышырга, аларны ихтирам итәргә кирәк. Безнең балалар мәкаль-әйтемнәр дә беләләр, тыңла әле.

  • Олыларга каршы сүз әйтмә.
  • Олы кешегә кушылып сөйләшмә, сүзен бүлдермә.
  • Олылар сүзен тыңламасаң, игелек күрмәссең.
  • Олыларны хөрмәт ит, кечеләргә шәфкать ит.

А.б.: балалар, ә сез әби-бабайларыгызга нинди матур сүзләр әйтәсез?

(Балалар җавабы).

Җыр: “Әнисә”.

А.б.: Хәзер өеңә кайт инде, Шәвәли, әбиең-белән бабаңнан гафу үтен. Йомшак, ягымлы сүзләр әйтеп юат, тынычландыр. Башка беркайчан да рөхсәтсез чыгып китмә.

Шәвәли: мин ярамаган эш эшләгәнемне хәзер аңладым инде. Миңа бик оят. Әбием белән бабам мине эзлиләрдер инде, тизрәк кайтыйм алар янына, сау булыгыз.

А.б.: әби-бабайларның иң зур шатлыклары – сез –оныклар. Шуңа күрә аларны яратырга тиешбез.

Әбием догалар укый,

Еллар имин булсын, дип.

Кешеләр тату яшәсен,

Тыныч булсын илем, дип.

Догалар, догалар,

Кешеләргә игелекле

Булырга куша алар.

Догалар безне өйрәтә

Дөньяны яратырга.

Яхшылыкка шатланырга,.

Сагышны таратырга.

Әбием күп дога белә,

Һәр дога изге теләк.

Мин дә аларны өйрәнәм

Тырышып һәм бик теләп.

Кичләрен иркәләп мине

Җырлый-җырлый йоклата.

Аның ягымлы көлүе

Кайгыларны тарата.

Әбиемнең җылы кулы

Чәчләремнән сыйпады.

Бүгенге матур бәйрәмдә

Тәбриклибез без аны.

Җыр: “Әбием-әбекәем”.

Минем әбием бик уңган

Бар эшкә дә өлгерә.

Юа,  җыя, тегә, бәйли,

Тәмле ашлар пешерә.

Ышан, әби, мин бакчада

Бик тәртипле йөрермен.

Кайгы-хәсрәтләр китерми

Таянычың булырмын.

Дөньяда иң җылы әби

Безнең әби, беләбез.

Шуңа күрә энем белән

Куенына керәбез.

Дәү әнинең кочагында

Китәбез эреп кенә.

Яшәрбез әле үскәч тә,

Кадерен белеп кенә.

Безнең заман әбиләре

Бар яктан да килгәннәр.

Мондый әбиләргә карап,

“Супер әби”, - дияләр.

Аларның белмәгәне юк,

Барын да булдыралар.

Балаларга, оныкларга

Иң матур үрнәк алар.

Бию: “Татар биюе”.

 

Дәү әтине яратам мин

Ул да мине ярата.

Сез тыңлагыз, шигырь сөйлим

Дәү әтигә карата.

Дәү әтием бик өлгер, үзе бигрәк сөйкемле.

Йөгерми шул, чүгәли дә, кочагын җәеп куя.

Ул йөгерми, мин йөгерәм,

Дәү әни көнләшеп куя.

Оныкларга терәк булып

Яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр

Юлдаш булсын картлыкта.

Җыр: “Иң шәп бабай”.

Ашыкмагыз әле картаерга,

Йөрәккәегез тынмасын.

Картлык шатлык түгел диеп

Гел моңаеп тормыйк әле.

Сагыш – моңнарны таратып.

Елмаешыйк, көлик әле,

Картаябыз димик әле.

Җырлый Идрисова Дилә.

Кадерле өлкәннәребез!

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласы да аяк-кулларыгыз.

Озын гомер бирсен сезгә ходай,

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз.

Еллар үтә диеп борчылмагыз,

Еллар үтү берни түгел ул.

Сау- сәламәт булып озак яшәү,

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Җырлый Әлфинә файзуллина.

Өлкәннәргә бүләкләр тапшыру.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

2 КЕЧКЕНӘЛӘР ТӨРКЕМЕНДӘ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ШӨГЫЛЕ. "ӘТӘЧ КУНАККА КИЛГӘН"

Занятие познавательно-речевого цикла для детей 2 младшей группы. Занятие полностью обобщает представления  детей о домашних птицах("петух"); В основном решает задачи образовательных областей "Ком...

Чыршыга кунак килгән

Сценарий новогоднего утренника....

Развлечение «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)

Развлечение в средней группе «Әби кунакка килгән» («Бабушка пришла в гости»)Программное содержание:-повторить и закрепить выученные потешки, стихи, песни.-развивать эстетическое восприятие, память, вн...

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация

Беренче кечкенәләр төркемендә сөйләм үстерү өлкәсе буенча "Кар бабай килгән, актан киенгән" дигән темага белем бирү эшчәнлегенең конспекты һәм презентация...

Күз яшьләре белән килгән җиңү

Тема: Күз яшьләре белән килгән җиңү көне.Чараның максаты: Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге чара Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез ба...