"Яңа ел" бәйрәме сценарие
материал на тему

Зямилова Миляуша Галиевна

Катнаш төркемдә Яңа ел бәйрәме үткәрү сценарие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx19.59 КБ

Предварительный просмотр:

               /Катнаш төркемдә Яңа ел бәйрәмен үткәрү сценарие/

Кар кызы. Ау! Ау! Мин балалар янына кунакка барам. (Көй ишетелә. Кар кызы керә).

Кар кызы. Исәнмесез, балалар! Мин сезгә әкияти кышкы урманнан кунакка килдем, анда гел салкын һәм ап-ак кар ята. Ә кояш чыкканда ул кар бөртекләре ялтырыйлар һәм бииләр. Чыршыкайлар үзләренең ылыслары белән миңа сәлам бирәләр. (Залда-гы чыршыны күрсәтә). Ай, балалар, сезнең чыршыгыз шундый матур! Үзегез дә шундый матурлар! Ой, балалар, без бит әле сезнең белән танышырга оныттык.        

                               Уен “Танышу” (туп белән).

Кар кызы. Менә, балалар, танышып та алдык. Кулларыгыз туңмадымы?  Куллары-гыз өшегәндә, без аларны ничек җылатабыз әле, күрсәтегез әле, балалар. Булдырды-гыз, молодцы! Ә хәзер бергәләп җырлап – биеп алыйк.

                                        Җыр “Нәни чебиләр”

Кыш бабай. (ерактан) Кар кызы! Кар кызы! Син кая?

Кар кызы. Балалар, бу Кыш бабай тавышы, ул мине чакыра. Ачулангандыр... инде. Мин сезнең янга китүем турында аңа әйтмәгән идем. Ләкин ул, балалар, озак ачула-нып йөри алмый. Ул дөньядагы иң әйбәт бабай! Ә сез аны беләсезме? Әйе, ул бала-ларга ел саен Яңа елга бүләк әзерли һәм аларны чыршы төбенә яшерә. Ул ачуланма-сын өчен нишләргә икән? Әһә, мин уйлап таптым. Без хәзер сәгатьләрнең укларын күчерербез. Ул мин киткәндә йоклап калган иде, күпме вакыт үткәнен белми әле. (Кар кызы сәгатьне ала һәм укларын артка күчерә).

Кар кызы. Ә хәзер тс-с-с-с!

                                               ( Кыш бабай керә).   

Кыш бабай. Кар кызы, кызы! Әһә, менә син кайда! Тагын качкан. Ә балаларга бү-ләкләр әзерләргә кем миңа булышыр?

Кар кызы. Бабакай, борчылма, минем исемдә. Әле безнең вакытыбыз күп, менә үзең кара (сәгать күрсәтә).

Кыш бабай. Әйе, чыннан да. Мин инде кызым, соңга калабыз дип торам. Ай карт юләр, карт юләр... Ярый алай мин бераз йоклап алам. (Креслога утыра һәм йоклап китә).

Кар кызы. Әле мин әкиятләр бик яратам. Мин яшәгән урманда, кайвакыт бик кү-ңелсез булып китә. Шул чакта мин төрле вакыйгалар уйлап табам. Менә мәсәлән. Борын – борын заманда яшәгән.... (Чыршы артыннан сикереп Куян килеп чыга.)

                                     Җыр “Куян”

Аю. Аю килә лап – лап

Кар көртләрен таптап.

Балалар. Аю, алай итмә син.

Безнең белән уйна син.

Урыныңда тик торма,

Тыпыр – тыпыр тыпырда.

Аю бик арган икән,

Тәмләп йокыга киткән.

Аю, әйдә кил инде,

Тагын бер уйныйк инде.

Аю. (ачулы).  Куянкай!  Куянкай! Мин йоклаганда шулай шауларга ярыймы инде?

Куян.  Аюкай, Аюкай.

Без бит шаярдык кына.

Без синең белән уйнарга теләдек.

Шуңа күрә шауладык”.

Аю. – Ә сез минем белән нинди уен уйнар идегез?

Куян. Без синең белән аюкай кыш турында русча сүз әйт уенын уйнар идек.

                              Уен “Русча кыш турында сүз әйт”

Аю. Ә сез, куяннар, кая җыендыгыз?

Куян. Без Яңа ел каршыларга барырга җыендык. Безнең белән барасыңмы?

Аю. Ә аны, Яңа елны кайда каршылыйлар? Минем аны каршылаганым да юк.

Куян. Аюкай, без шулай каршылыйбыз дип әйтәбез генә. Чынлыкта  ул безгә үзе килә.

Аю. Ничек килә? Кая килә? Кайчан килә?

Куян. Яңа ел иске ел үткәч килә. Аюкай, башны катырма әле. Яңа ел сәгать 12 дә килә. Шул вакыт  Кыш бабай белән Кар кызы килә һәм барысына да бүләкләр бирә. Менә кара, инде тиздән...

                         (Кар кызы сәгать янына килә).

Кар кызы. Ой- ой-ой-ой, ә сәгать йөрми бит. Мин аларны ваттым бугай. Хәзер ин-де, нишләргә? Хәзер, Яңа ел да килмәячәк, бәйрәм дә, бүләкләр дә булмаячак.

Куян. Ә балалар, без үзебез сәгатьләр булып уйнап алсак. Бәлки сәгатебез йөреп китәр?

                                              Уен “Сәгать”

Уен барышы. Балалар ике командага бүленәләр. Бер команда “Тик” ди, ә икенчесе “Так” ди. Кар кызы төрлечә әйттерә: тик,тик, так, так, так,тик һ.б.- сәгать ватык. Ба-лалар сәгатьне “төзәтәләр”- боралар. Сәгать дөрес йөри башлады: тик-так, тик-так.

                  Будильник шалтырый.  (Кыш бабай уяна, сузыла.)

Кар кызы. Бабакай, бабакай, мин нинди шат! Ә безнең сәгать ватылган иде. Мин инде нишләргә дә белмәгән идем, балалар ярдәм иттеләр.

Кыш бабай. Нинди сәгать? Син әле тылсымлы сәгатькә тидеңме? Бәйрәмне боза яз-дың бит, кызым.

Кар кызы. Бабакай, мин башка алай эшләмәм. Ә хәзер, әйдәгез Яңа елны каршы-лыйк! Бабакай, кара әле, күпме бала бәйрәмгә җыелган.

Кыш бабай. Чыннан да... Хәзер бергәләп чыршыны кабызабыз һәм бәйрәм итәбез:         Чыршы, чыршы, кабын син

                      Утларыңны яндыр син! (2 тапкыр)

                             (Чыршыдагы утлар кабына.)   

А.б. Ә хәзер, балалар, бергәләп чыршыбызны котлап җырлап алырбыз.

                                           Җыр “Яшел чыршы”      

Чыршы турында шигырьләр сөйләү. Диләрә, Әдилә.

                                           Җыр “Чыршы бәйрәме”      

Чыршы турында шигырьләр сөйләү. Алинә, Камил.

А.б. Кыш бабабызның биегәнен дә сорыйк әле,балалар.

                                 Бию. “Кыш бабай белән Кар кызы биюе”    

Шигырьләр сөйләү. Наилә, Илназ, Алия.

                                  Җыр “Кыш бабай белән Кар кызы”

А.б. Кыш бабай, әле безнең балалар синең турында да шигырьләр өйрәнделәр. Әйдәгез әле балалар сөйләп китик.

Кыш бабай турында шигырьләр сөйләү.  Илназ, Алинә, Наилә.

                                   Җыр “Кыш бабай”

Кыш бабай турында шигырьләр сөйләү. Алия, Камил, Әдилә, Диләрә.

 Кыш бабай. Балалар, инде минем китәр вакытым да җитте.Безне башка бакча-ларда да көтәләрдер. Яңа еллар котлы булсын, бәхетле еллар килсен. Барыгызга да уңышлар телим.

                            (Кыш бабай белән Кар кызы китәләр)

 А.б. Ә без, балалар Кыш бабай белән Кар кызы китте дип моңсуланмыйк, бәйрә-мебез дәвам итә.

                                   Җыр “Ямьле Кыш бабай”

    Бүләкләр өләшү.

                                                             


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....