Тукай әкиятләре белән үсәбез
материал (подготовительная группа) на тему

Фардиева Лилия Мирсаяфовна

Конспект развлечения

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_stsenariy.docx26.92 КБ

Предварительный просмотр:

Тукай әкиятләре белән үсәбез.

(Мәктәпкә әзерлек төркемендә күңел ачу конспекты)

Аудиоязмада “Бәйрәм бүген” җыры башкарыла.

1 Алып баручы. Исәнмесез, кунаклар! Бүген бездә бәйрәм — олы тантана.

Илдә кояш, җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне безнең бәйрәм!
Г.Тукай —бөек татар шагыйре. Тукай абыебыз 26 апрельдә — матур яз көнендә, кошлар җылы яклардан әйләнеп кайткач, умырзая чәчәкләре башларын калкыткач дөньяга килгән. Кызганычки, Тукай нибары 27 ел яшәде, әмма әсәрләре — озын гомерле. Күрәсең кеше аз гына яшәп тә гаять зур эш эшләргә, шул хезмәтләре белән халык күңеленә кереп калырга мөмкин икән. Тукай - әнә шундыйлардан. Тукай безгә якын, кадерле, ул һәрчак безнең күңел түребездә. Бүгенге кичәдә сез аның кайбер әсәрләрен ишетерсез, кайбер әкият геройлары кунакка килерләр, шулай итеп, без яраткан шагыйребезнең туган көнен билгеләпүтәрбез.

А.б. -Ә бүгенге кичәбезне татарның гимнына әйләнгән Габдулла Тукайның “Туган тел” җыры белән башлыйбыз.Залдагы барлык балалар һәм килгән кунаклар бергәләшеп “Туган тел”не (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) җырлыйлар.

Килә язлар, китә язлар,

Һәр ел саен үзгәрелә...

Үзгәрелә...

Һәр ел саен Тукай гына

Япь-яшь хәлдә килә безгә.

ТУКАЙ АБЫЙ

Әле укый белмәсәк тә,

«Туган тел»не җырлыйбыз.

Бу — Тукай абый бүләге,

Иң гүзәл бер җыр дибез..

Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,

Телләребез ачыла.

«Су анасы», «Шүрәле»ләр —

Безнең дуслар барсы да.( Зәкия Туфайлова)

Көй яңгырый. Залга Күбәләк очып керә, бер кыз бала Күбәләкне тотмакчы була, куып йөри.

Кыз. Нинди матур күбәләк!

        Сөйләшикче бергәләп.

“Бала белән Күбәләк” җыры (Г.Тукай сүзләре, З.Хәбибуллин көе) башкарыла.

Җыр “Шүрәле” (Зиннур Хөснияр сүзләре, Алмаз Имаев көе)

Шүрәле керә.

-Чакырдыгызмы , балалар.Менә мин килеп тә җиттем.

Шүрәле диләр миңа

Мин карак , угры түгел,

 Кети -кети иттерәм

Балаларны яратам.

Сез мине бик тиз таныдыгыз, әйе бит. Мине иҗат иткән Тукай абыйның нинди әкиятләрен беләсез?

Балалар: Санап китәләр.

Шүрәле: Урман сарыгы- Шүрәлеләр,

            Бер дә усал түгелләр.

            Һәммәсе дә шат күңелле,

            Уйныйлар да, көләләр.

А.б.Тукай “Кап та коп” уенын уйнарга яраткан. Әйдәгез әле без дә бергәләп уйнап алыйк.

Шүрәле белән уен.(Шүрәле балаларны кети-кети иттерә).

Алып баручы: Шүрәле, син безнең күңелләрне күтәрдең.Балаларны сынап карадың.Син Тукай абыйның Кырлай урманнарыннан килгәнсең инде, ә Тукайның әсәрләрен беләсеңме соң? Без сиңа табышмаклар әйтәбез, ә син җавапларын тап.

Боз һәм кар эрде,

Сулар йөгерде,

Еглап елгалар,

Яшьләр түгелде;

Көннәр озая,

Төннәр кыскара,

Бу кайсы вакыт?

Йә, әйтеп кара!

Шүрәле: И , урман турында бер сүз дә юк. Шул булдымы табышмак. Белмим мин.

Алып баручы: Ягез, балалар, шүрәлегә ярдәм итик.

Балалар: Яз.

Ашлыклар үсте,

Башаклар пеште,

Кояш пешерә,

Тиргә төшерә.

Халык ашыга,

Китә басуга,

Урагын ура,

 Бу кайчак була?

Шүрәле: Әй, сез мине нигә мыскыл итәсез. Урман турында бер сүз дә юк. Каян белим инде мин.

Балалар: җәй.

Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,

— Бу кайчак була?

Шүрәле: Кырлар дисезме, ха монысын мин беләм. Мин урманнан карап торам, кешеләр көз көне кырдан ашлыкларны җыеп алалар да, кырлар буп-буш кала.минем күзләрем бик яхшы күрә, күзәтеп кенә торам. Көз көне бу.

Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак, туган?

Шүрәле: Монысында кыр да юк,  урман да юк. Белмим,  мин бит балалар бакчасына йөрмәдем.

Алып баручы: Ягез, балалар, Шүрәлегә ярдәм итик.

Балалар: Кыш.

Шүрәле: Рәхмәт сезгә, балалар!

           Барыгыз урманнарга.

           Урманнарның Шүрәле

           Яши торганнарына.

Хушыгыз, урманда очрашырбыз (чыгып китә).

А.б. -Чү балалар, ишетәсезме урман ягыннан су аккан тавыш килә.Анда кем булырга мөмкин?

Су анасы:         Суларга карыйм әле,

                Чәчемне тарыйм әле.

                Чумып бакалар белән

                Бер уйнап алыйм әле.

Су анасы:        -Борчуым бик зур бит. Бер карак малай минем алтын тарагымны урлап качты.Чәчләремне тарарга тарагымны эзләргә чыккан идем. Мин кая килеп эләктем?Ул явыз малай сезнең арада түгел микән?

Тәрбияче-Син Иске Кормаш балалар бакчасына килеп чыктың.Бер дә юк сүз сөйләп торма, андый малайлар безнең бакчага йөрми. Кеше әйберенә рөхсәтсез кагылучылар юк бит безнең арада, әйеме , балалар. Борчылма, Су анасы, әйдә бәйрәмебезгә рәхим ит. Уйнап алыйк бергәләп.

Уен(Су анасы)        Су анасы,Су анасы,

                        Бире кил әле.

                        Су астында ниләр барын

                        Безгә сөйләп бир әле.

Балалар һәм уенны алып баручы тәрбияче, Су анасын уртага алып, түгәрәккә басалар. Су анасы күзләре бәйләнгән килеш түгәрәк уртасында йөзү хәрәкәтләре ясый, балалар сүзләрен әйтеп бетергәч, бер бала янына килә, аны капшап карый, кем икәнен (малай, кыз) әйтергә тиеш була. Кем булуын дөрес әйтсә, шул бала Су анасы урынына кала. Уен ике-өч тапкыр кабатлана.

А.б. –Су анасы, син хәзербераз ял ит,  балалар сиңа Тукай абый шигырьләрен сөйләп күрсәтерләр.

Кызыклы шәкерт

-Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың белән тор;
Аума, аума! Туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!

-Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.

Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә; Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

—Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй,— зурайгач жайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!

Гали белән Кәҗә.

Безнең Гали бигрәк тату Кәҗә белән,

Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә.

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Кошларга

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Җырлагыз сез күңелегезгә тәңре нәрсә салганын;

Мылтыгым да юк янымда, юк шулай ук ауларым.

Бик тынычлап сайрагыз сез, мин тимим, сезгә тимим;

Әллә иркендә торуның кадерен белмимме мин?!

Курыкмагыз — яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;

Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

КАРЛЫГАЧ

Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын

Оя итте минем сөйгән карлыгачым:

Ул көн буе авызы белән балчык ташый,

Балчык белән матур итеп оя ясый.

Күп эшләде иренмичә; бара-бара

Чыгарды ул матур-матур балалар да.

Ачыксалар карлыгачның балалары,

Чебен-черки тотып кайта аналары.

БЕЗНЕҢ ГАИЛӘ

Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи

Безнең өйдә без җидәү: безнең песи җиденчесе.

Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,

Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш,

Уяныр әле,

Тукта үтсен кыш!

Су анасы:                

-Әнә ул карак малай.

- Качма,качма,тукта,тукта,и карак.

 Ник аласың,ул бит минем алтын тарак.

Тәрбияче. Балалар, бәйрәмәбезгә килгән кунакларга рәхмәт әйтик һәм тагын кунакка килүләрен көтеп калыйк. Зур рәхмәт сезгә.

Менә балалар, без Тукай абыйның әкиятләрен искә төшердек. Ә әкиятләр безне нинди булырга өйрәтә соң?

Балалар:

  • Ягымлы, дус, ярдәмчел, игътибарлы булырга.
  • Дөресен сөйләргә, кеше әйберенә тимәскә һ.б.

Тәрбияче:  

Әкият өйрәтә безне,

Батыр, тырыш булырга,

Әдәплелек сыйфатларын

Үзеңдә булдырырга.

Матурлыкка, дөреслеккә,

Өйрәтә ул әкият.

Усаллыкны, явызлыкны,

Фаш итә ул әкият.

Мультфильм карау  «Кәҗә белән сарык әкияте”, «Су анасы».


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай әкиятләреннән салат

Тема:“Яшәсен лә безнең чын дуслык”.Г.Тукай әкиятләреннән салат.Максат:vбалаларның рольләрне башкару осталыкларын үстерү, vсәнгатьле сөйләмгә өйрәнү; vдуслык төшенчәсен ныгыту;vГ.Тукайның и...

Образовательная деятельность по татарскому языку для русско язычных детей "Габдулла Тукай әкиятләре иленә сәяхәт".

Внедрить систему воспитания чувств через путешествие по сказкам, научить ребенка сопереживать, откликаться на чужую беду, выражать свои чувства адекватно. Воспитывать интерес к творчеству великого тат...

Комплексное занятие по обучению татарскому языку "ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ӘКИЯТЛӘРЕ ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ "

Конспект комплексного занятия по татарскому языку для русскоязычных детей 6 - 7 лет....

Г. Тукай әкиятләре иленә сәяхәт.

Максат: Балаларның Габдулла Тукай әкиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү. Тәрбия бурычы: Әкиятләр нигезендә балаларда шәфкатьлелек, миһербанлылык, дуслык, гаделлек, әдәплелек хисләре...

Тәрбияле бала – гаилә терәге (Г.Тукай әкиятләре мисалында) - Воспитанный ребенок - опора семьи (на примере сказок Г.Тукая)

Балаларга яхшы тәрбия бирү - ата-аналарның, балалар бакчасының, мәктәпнең төп бурычларыннан берсе. Кече яшьтән, балалар бакчасыннан ук балаларны яхшы әсәрләргә җәлеп итү әлеге максатка ирешүдә зур ярд...

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасына зурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе

“Тукай әкиятләре буйлап ” темасыназурлар төркемендә үткәрелгән сөйләм үстерү буенча белем эшчәнлегенең эшкәртмәсе...

Проект: "Тукай әкиятләрен яратабыз "

Проектның темасы:  “Тукай әкиятләрен яратабыз”                     (уртанчылар төркеме балалары өчен)  Мин, Һадиева Миләүшә Әзһәр ...