Яңа ел иртәсенә сценарий.
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Шарипова Гөлнара Мөдәрис кызы

Балалар бакчасында яңа ел иртәсенә сценарий.2015 ел.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_irtsen_stsenariy._sharipova_g.m.docx21.64 КБ

Предварительный просмотр:

Яна ел бәйрәме.

Музыка уйный. Балалар залга  керәләр, түгәрәккә басалар.

1Алып баручы  – Нинди гаҗәп,

hәр кешегә бәйрәм бүген

Бар да матур киенгән

Яңа елда җирне бизәп

Гүя энҗе сибелгән.

2Алып баручы.-  Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итәргә килгән.

1 Алып баручы.- Нинди матур безнең чыршы

Җем- җем килеп яна ул

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

Котлы булсын Яңа ел!

2Алып баручы.- Балалар , безгә урманнан кунакка кем килгән?  

Балалар: -Чыршы килгән.

  • Әйе балалар, әйдәгез бергәләп чыршы тирәли әйләнеп җыр җырлап алыйк.

Җыр “Чыршы янында”.

  • 1 Алып баручы . – Карагыз әле балалар, чыршыбыз тагын да матурланып китте. Безнең чыршыбызны нәрсәләр бизи соң? (уенчыклар, төсле утлар).
  • 2 Алып баручы. – Әйдәгез әле балалар чыршы белән уен да уйнап алыйк. (ут сүндерү уены уйнала).

1Алып баручы. – Әйдәгез әле кечкенәләр үзебезнең өйрәнгән шигырьләребезне сөйләп китик.

Балалар шигырьләрен сөйлиләр.

2 Алып баручы. – Сиңа карап сокланабыз

Сиңа карап биибез.

Әйдә әле бергәләшеп,

Бер әйләнеп җырлыйбыз.

 “В лесу родилась  елочка” җыры башкарыла.

1 Алып баручы. – Чү, балалар, туктагыз, тынычлыкны саклагыз,

Яңа ел әкиятенең могҗизасын тыңлагыз.

Музыка астына йөгереп куян керә.

Куян:

-Шундый рәхәт кыш  көне

Кар буйлап йөгерергә

 Бер-береңне узышып

Сикереп куышырга.

-О-о-о нинди матур чыршы, нинди матур уенчыклар , искиткеч. Ой, күрми дә торам, кунаклар да бар икән. Исәнмесез балалар ! Исәнмесез ,кунаклар! Балалар сез нинди бәйрәмгә җыелдыгыз?

Балалар -Яңа ел бәйрәменә!

Куян: Нинди була Яңа ел ? Тәмлеме ул яңа ел?

2 Алып баручы. – Тәмлесен бик тәмле дә

Бик тиз бетеп китә ул

Ямьлесен бик ямьле дә

Бик тиз үтеп китә шул.

Куян: Әйдәгез алайса, тизрәк минем белән уйнап- биеп алыйк.

Куян белән чыршы тирәли җырлы уен башкарыла.

Көчле музыка яңгырый. (Куян  чыршы астына кереп кача).

Бүреләр керә. Чыршы тирәли биеп әйләнәләр.

1 бүре: - УУУ ничә көн ашаган юк , Шакал әйдә тизрәк пешерик бу ботканы.

2 бүре : Әйдә Шакмак, эшкә керешик, итсез бик тәмле генә булмас инде, эх!

1 бүре: Әйе,шул итле ботка янына Яңа ел бүләкләрендәге тәмле конфетлар да булса, шәп булыр иде  Б УУУУУУУУУУУ

1 бүре: Якын – тирәдә берәр куян күренмиме икән, карап килим әле мин.

Чыршы яныннан куянны күреп өстерәп чыгара.

1 бүре: Бирим дигән колына, чыгарып куяр юлына дигәннәр.  Менә яңа елга бик әйбәт сый да булды. Без аны хәзер пешереп ашыйбыз.

2 бүре: Ни эшләп йөрисең монда кылый?

Куян: тотлыга: ММММин бәйрәмгә Кыш бабайны алып килермен дигән идем , капчыгын да онытмасын иде, карт бит инде ул. Җҗҗибәрегез инде егетләр мине.

Ике бүре  хәйлә кора:

1 бүре: Әйдә барсын, без качып кына артыннан барыйк та, капчыкны урлыйк. Бөтен бүләкләр дә безгә була.

2 бүре : Шәп фикер бу  Шакал, әйдә.

- Бар кылый, үз юлыңда бул.  (Барысы да чыршыны әйләнеп музыка астында чыгып китәләр).

1 Алып баручы.  – Балалар, әкиятебез дәвам итсен , ә без сезнең белән уйнап – җырлап алыйк .

 “Яшел чыршы” җыры башкарыла.

“Вперед 4 шага” уены .

2 Алып баручы. -  Малайлар килегез бире

Тезелеп басыйк әле

Безгә кунаклар килгән, биеп күрсәтик әле.

Малайлар башкаруында “Уенчыклар ” биюе башкарыла.

Бүреләр капчык сөйрәп керәләр.  Куанып биеп алалар. Чыршы янынна килгәндә музыка үзгәрә, капчык селкенә .

1 бүре: Менә Шакмак капчык бездә, ботка пешә.

2 бүре: Кая әле, нәрсәләр бар икән бу капчык эчендә.

Капчыкка таба баралар,  капчык селкенә башлый , торып басып бии.

1 бүре:  Кача күрмәсен тот әле моны.  Чыршы тирәли куып алып киләләр.

Тотып утырталар.

Музыка: Кәҗә белән сарык керә. Кулларында капчык.

Бүреләр куана:

2 бүре: Яңа ел алдыннан могъҗизалар була диләр , менә кайда ул могъҗизаааааааа. Әйдә түрдән үтегез кунаклар.

1бүре:  ботка да пешә, ит тә булырга тора бугай, (Кулларын  сыйпый).

Кәҗә: Кайгырмагыз, бездә ит күп, ул ит белән hәркайсыбыз булырбыз тук.

Ни карыйсың, тиз бул әле тиз бул сарык

Капчыктагы бүре башын китер алып.

(Сарык башны алып килә).

Кәҗә : Миккики, миккики

Капчыктагы бүре башы бит унике.

Ах, уңмаган юләр сарык, надан сарык

Моннан зуррак  бүре башын китер табып.

1 бүре: Туктагыз, мин тиз генә су китерәм

Суы бик аз безнең ботка пешәр коры. (Китә).

2 бүре: Берүзе адаша күрмәсен буран да чыгып тора, мин ярдәмгә барыйм. (китә).

Кәҗә белән сарык сөенәләр.

Сарык: менә кәҗә булдырдың бит , бүреләрне көлкегә калдырдың бит. (көлешәләр).

Кәҗә:  Әйдә сарык юлны буран каплаганчы кыш бабайга капчыгын илтеп бирик. Китәләр.

 Балалар уен уйныйлар - “Лавата”.

Бию полька.

2 Алып баручы:  Әйлән – бәйлән уйнадык

Биедек тә җырладык

Инде хәзер балалар

Кыш бабайны чакырыйк.

1 Алып баручы.- Әйдәгез балалар барыбыз бергә “Кыш бабай, Кар кызы” дип кычкырып карыйк әле.

Балалар: Кыш бабай, кар кызы!Кил безгә Яңа ел бәйрәменә.

2 Алып баручы.-Ишетмәде ахыры, әйдәгез тагын бер  чакырып карыйк.

Балалар : Кыш бабай, кар кызы!Кил безгә Яңа ел бәйрәменә.

Кыш бабай, Кар кызы, Кәҗә белән Сарык, Куян керәләр.

Кыш бабай:

Исәнмесез,  балалар,

Исәнмесез кунаклар.

Яңа ел котлы булсын,

Бәхетләр алып килсен .  

Күрәм , чыршыгыз  бизәлгән ,

Сез дә үсеп җиткәнсез.

Рәхмәт сезгә ,балалар,

Мине сагынып көткәнсез!

Кар кызы: Исәнмесез балалар!

Сезгә кунакка килдек.

Сезнең чыршы бәйрәмегез

Күңелле үтсен дидек.

Дусларым, мин сезнең янга ялгыз гына килмәдем, бәйрәмгә кунак итеп кар бөртекләрен дә чакырдым. Әйдәгез  әле кар бөртекләре килегез яныма.( Музыка куела.)

“Кар бөртекләре” биюе башкарыла.

Кыш бабай: Рәхмәт балалар сөендердегез мине.

Кыш бабай: Әйдә килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Сезгә кунаклар килгән

Уйныйк ,җырлыйк бергәләп!

Кыш бабай белән күмәк җыр-”Кыш бабай” башкарыла.

Кыш бабай: Сез балалар әйтегезче, куркасызмы салкыннан?

Балалар: юк, юк.

Кыш бабай белән  “Өшетәм уены” уйнала .Кыш бабай  кул, аяк, борын, колак ларны “Өшетәм ” дип кулы белән кагылып йөри.

Кыш бабай: Менә нинди чыныккан балалар яши икән бу бакчада, булдырдыгыз, мин бик шат.

Инде, хәзер балалар, шигырь  сөйләп карарлар.

Балалар шигырь  сөйлиләр.

Җырлы  уен “Бер яшькә үстем” уйнала.

Шигырьләр сөйләү.

“Карабай” биюе бию.

Кыш бабай:  Балалар, быел безнең белән нинди ел хушлаша әле? (Ат елы). Дөрес, балалар, ә менә Яңа елыбыз  - безнең Кәҗә дусның елы. Төкле аягың белән кәҗәкәй! Ә хәзер сүзне Аңа бирик! Әйдә Кәҗә рәхим ит...

Кәҗә: Мики-ки-ки , Ми-кикики. 2015 ел дуслар , минем елым . бу ел сезгә сәламәтлек , бәхет шатлыклар , яңа куанычлар  алып килсен. Гаиләләрегез тыныч, балаларыбыз сәламәт, бәхетле булсын. Дөньяларыбыз имин булсын!

Кыш бабай: Менә дусларым минем бүләкләрем

Матур рәхәт яшәгез шул минем теләкләрем. (кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр өләшәләр)

Саубуллашып чыгып китәләр.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....