Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү.
материал на тему

Сабирзянова Лейсан Миннехановна

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме белән "Кышкы әкият" не сәхнәләштерү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kyshky_kiyat.docx18.57 КБ

Предварительный просмотр:

“Кышкы әкият”.

МАКСАТ: Балаларны әкият геройлары аша кешедәге  тискәре һәм уңай сыйфатларны күрә белергә, персонажларның  кичерешләренә  бәйле рәвештә, интонацияне үзгәртеп, кирәкле  урында  пауза  ясап сөйләргә  өйрәтү. Балаларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү һәм ныгыту; бер-береңә ярдәм итү,  кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Тәрбияченең  әзерлеге: әкиятне сәхнәләштерү, геройлар белән аерым шөгыльләнү, декорация әзерләү.

МАТЕРИАЛ: киемнәр,  урман  күренеше, .

ӘКИЯТНЕҢ  БАРЫШЫ:

Кышкы урман күренеше. Бер кырыйда “кар өе”. Музыка астында  сикерә-сикерә   Куян белән Тиен  керәләр.

Тиен: Шундый рәхәт кыш көнендә

Кар өстеннән йөрергә,

Бер-береңне узышып,

Куышып  йөгерергә.

Ерактан музыка тавышы ишетелә.

Керпе(як-ягына каранып): Анда кемдер килә бугай.

Тиен: Әйдә, чыршы артына  качыйк та, кем килә икәнен карыйк.

Керпе: Әйдә, киттек, тизрәк.

Куян (күңелсез генә): Бәйрәм киче,  саф һава,

Тәңкә-тәңкә кар ява.

Мамыктай җиргә ята,

Кар  кызы кар ярата.

Тик көлмим мин, шатланмыйм,

Күңел ачып уйнамыйм,

Хәйләкәр төлке килде,

Мине өемнән куды.

Елый. Тиен  белән Керпе чыгалар.

Тиен: Син, Куянкай, елама,

Күз яшьләреңне койма.

Керпе: Дусларны чакырыйк,

Алардан ярдәм сорыйк.

Тиен: Дусларыбыз, булышыгыз,

Куянны коткарыгыз!

Эт чыга.

Эт: Һау-һау-һау!!! Куянга ни булды?

Керпе: Хәйләкәр төлке килгән,

Өеннән аны куган.

Эт: Хәзер барам да куып чырарам мин аны. Киттек әйдә.

Куян өе янына барып, ишек шакыйлар. Барысы бергә:

  • Төлке, тиз бул, өйдән чык!

Төлке(тәрәзәдән башы күренә): Хәзер сикереп чыгам,барыгызны да тотам.

Качалар.

Тиен: Син, Куянкай, елама,

Күз яшьләреңне койма.

Керпе: Кар чәчәкләре  килегез,

Безгә киңәш бирегез.

Бии-бии кар бөртекләре керә.

Кар бөртекләре:

Без җиңел кар бөртекләре,

Кышның ак чәчәкләре.

Тирә-якка очабыз,

Сиңа киңәш бирәбез:

Аюны чакыр, ул сиңа булышыр.

Аю керә.

Куян:  Яңа елга әзерләнгәндә,

Хәйләкәр төлке килде,

Мине  өемннән куды.

Аю: Борчылма, Йомшак  Куянкай мин ярдәм итәм сиңа. Әйдә, киттек.

Аю(өй янына килеп): Төлке тиз бул, өйдән чык!

Төлке: Аю, дусым, кычкырма,

Вакытың бушка уздырма.

Әбиең өйдә ял итә,

Йомшак мендәрдә ята.

Аю кире китә. Куян елый.

Тиен: Син, Куянкай, елама,

Күз яшьләреңне койма.

Алып батыр килер

Хәйләкәр төлкене җиңәр.

Алып батыр керә.

Куян: Яңа елга әзерләнгәндә,

Хәйләкәр төлке килде,

Мине өемннән куды.

Алып батыр: Борчылма, юкка, Куянкай. Хәзер мин аны синең өеңнән куып чыгарам. (өй янына бара).

Хәйләкәр төлке тиз бул, өйдән чык!

Төлке: Чыкмыйм әле,  ял итәм.

Мине борчыма бүтән.

Алып батыр: Болай торып эш чыкмас,

Конфет ашап теш чыкмас.

-Эт, Аю! Килегез әле монда!

Этне һәм аюны чакыра. Барысы бергә җыелып, пышылдап нидер сөйләшәләр.

Алып батыр: Әй син җирән  Төлкекәй,

Төлке битен юмаган.

Тиен: Төлке битен юар иде,

Комганда су булмаган.

Керпе: Комганда су булыр иде,

Төлке суга бармаган.

Аю: Төлке суга барыр иде,

Көянтәсе булмаган.

Барысы бергә: Шуның өчен  Төлкебикә

Битен юмый башлаган.

Төлке өйдән чыга.

Төлке: Юк-юк!!!Бу - ялган сүз. Мин көн саен битемне юып торам.

Алып батыр: Дуслар, тиз булыгыз! Төлкене җибәрмик.

“Җибәрмибез” уены. Балалар куллары тотышкан килеш түгәрәккә басалар. Төлке уртада кала.

Төлке: Кызганыгыз мине, җибәрегез. Мин башка куяннарга  тимәм, берәүне  дә  рәнҗетмәм. Минем сезнең белән дус буласым, бергә бәйрәм итәсем килә.

Алып батыр: Алай да бергә-бергә,

Болай да бергә –бергә.

Безнең белән бергә булсаң,

Кушылып  җырла әйдә.

Барысы бергә “Чыршы әйләнәсендә” җырын башкаралар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....

"Кыңгырау чәчәк". Уртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами.

Кыңгырау чәчәкУртанчылар төркемендә әкиятне сәхнәләштерү һәм оригами....

“Сертотмас үрдәк”әкиятен сәхнәләштерү. (Мәктәпкә әзерлек төркеме) (Абдулла Алиш әкияте буенча )

Максат:театр эшчәнлеге аша балаларның иҗади сәләтләрен үстерү. Бурычлар: -театраль –уен эшчәнлегенә карата тотрыклы кызыксынучанлыкларын  үстерү;-күзаллауларын,фантазияләрен...