Кәҗә белән сарык.
проект (старшая группа) на тему

Сценарий составлен в новом варианте по сказке татарского народного поэта Г.Тукая  "Коза и Баран" для детей старшего возраста .Цель : воспитывать у детей доброжелательное отношение к пристарелым и больным.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл kezhe_bn_saryk.docx18.54 КБ

Предварительный просмотр:

«Кәҗә  белән Сарык”

Сарык  бакчасында казына.

Быел чәчтем бә-бә-бәрәңге

Булыр бә –бә –ләк кадәрле.

Еллар  уңышлы булсын

Бәрәңге базым  тулсын.

Минем исемем Сарык

Шул исемнән вәт гарык!

Яңа исем бирсеннәр

Сарабикә дисеннәр!

Миндәй уңган кем бардыр,

Өч бәтием бар тагын!

  • Ике улым,бер кызым,
  • Кызым, минем йолдызым!(Сарык бәтиләре йөгереп чыгалар.Малайлар су сибәләр,кызы чәчәкләр җыеп, уйнап йөри.Сарык кызын иркәли, үбә)

1-малае: - Әни, арыгансыңдыр,чәй кайнаттык, эчеп чык!

2 –малае: -Бераз ял да итәрсең, черем итеп китәрсең!

3 – кызы: -Мин җәйдем сиңа урын, керик әни –матурым!

Сарык: - Юк,юк, балакайларым, һәр эшемнең бар җае

Әнә, күрше Кәҗәкәй, каһәр төшкән нәмәкәй,

Карап тора киткәнне,ватып керә читәнне.

Әнә, кичә кичкырын:-кәбестәне кыркыган,

                                     -кишерне дә йолкыган,

                                     -шалканга да,кыярга да,помидорга тотынган!(бер өем

яшелчә һәм җ/җимеш ягына күрсәтә.Йодрыгын Кәҗә ягына болгап: “-Мур

кыргыры!”-дип орыша.

          Уен “Яшелчә һәм җ/җимешләрне аеру”.         (Кереп китәләр.)

(Кәҗә чыга. Ул авыру, хәлсез кыяфәттә,башында-башлык, аягында-итек)

Елап сөйли: -Ай- һай,ай-яй, күршекәй,карап торам үзеңә,

Ут күршеңне рәнҗетәсең ,колак сал үз сүзеңә.

Быел шактый чирләдем,шәп булмады эшләрем.

Яңгыры да булмады, яшелчәләр уңмады.

Чирдән туктап тормадым,эштә гамем булмады

Сызлыйдыр аякларым,бик авыртадыр башым.

Ашау-эчү ягына бер дә китмидер исем

Әпититем булмагач, сөймәдем хәтта исен!

Кышка ач кертмәс Ходай, шөкер ,тереләм бугай.

Яңа уңыш чәчәмен, карармын, су сибәрмен.

Мин кермәдем бакчаңа, юкка миңа дулама.

Күрше хакы-алла хакы,алып булмый акчага!

Сарык:

  • Бә-ә-әк  ышандым ди менә, син-алдартаз сүзенә,
  • Син-карак, син-алдакчы, бар,күренмә күземә.

(Кәҗә елап бакчасында эшләп кала)Сарык кереп китә.Бәтиләре Кәҗәдән көлеп такмаклыйлар ,төрле хәрәкәтләр б/н үртәлиләр.

1.Кәҗә-кәҗә кәҗәкәй кермә безнең бакчага,

   Егылырсың,үләрсең, 100сум акча түләрсең.

2.Кәҗә-кәҗә кәҗәкәй кермә безнең бакчага,

   Кар базына чумарсың,аннан ничек чыгарсың.

3.Сакалыңнан тартып алсак ми-ки-ки дип еларсың.

Кәҗә түтәлләренә су сибә, елап җырлый:

      Кәҗә, кәҗә  дияләр,мине яман күрәләр,

      Бер стакан сөт бирә, дип мыскыллыйлар, көләләр.

     Син, күршекәй, ялгышма,минем гаеп юк монда,

     Начар үрнәк күрсәтәсең бәтиләрең каршында

Куяннар Сарык бакчасына керәләр.

                                                      ҖЫР”Ак куян”

Куян :-Без,куяннар,туганнар,шаяннар-шуктуганнар,

Сарык карый бакчасын,без талыйбыз барчасын(сызгыралар,бииләр)

Кәҗә таягын күтәреп куа:

-Ах,карале боларны,көпә-көндез талыйлар
менә кемнәр карак икән,

Алар мине каргыйлар.Куяннарны куа,куяннар куак төбенә качалар.

1 куян.Шыпырт кына утырыйк,

Көнне шунда уздырыйк.

Кәҗә кереп киткәнне шым гына карап торыйк.

2 куян.Кәҗә кереп китүгә тагын керик бакчага

Кәбестәсен-кишерен тутырырбыз букчага(капчыгын күрсәтә)

3 куян.Сарык йоклый, гырылдый,бәтиләре дә йоклый

Кәҗә дә кереп китте,бакчага беркем чыкмый.

Янгыр ява ,күк күкри,яшен.Куяннар куркып калтыраналар.

1к. – Әйем лә, кайтып китик

2к.-Мин бик куркам яшеннән

3к. –Без иртәгә килербез, барына өлгерербез.(сикереп качалар)Караңгылана.

(кояш рәсемен алып, айны куярга)

Күл буенда бер бака башын калкыта.

                    Җыр  “Бакакай”

Куяннар керәләр.  

Барысы да йоклыйдыр,песи дә бүген йөрми

Йокычы эт тә өрми, безне беркем дә күрми.(яшелчәләрне йолкып,капчыкка, кием эченә тутыралар.) Кәҗә бакчасына чыга.

            Сөбхәналла, мәшалла!                                                                                     Яңгыр шифалы булды

            Бөтен җиргә су сипте

            Түтәлдәге яшелчәләр

            Ничек тиз үсеп китте!  Сарык бакчасыннан чыгып килүче куяннарны

күрә,таягын болгап куа,кычкыра,Сарык өен шакый. -торыгыз,эшләр яман

   йоклап ятасыз һаман!

Тавышка Сарык бәтиләре б/н чыга,куяннарны куып тота алмыйлар.(монда муз.кызу темпта уйный)

Сарык:  -караул,таладылар,барысын урладылар!

1 бәти: -ах,каһәр суккырлары, мур чире кыргырлары!

2 бәти: - менә кемнәр карак икән,бакчаны харап итә!

Кәҗә: - ай, ми-ки-ки, ми-ки-ки,ничә куян!-уники!

          Карурманнан килгәннәр, бакчагызга кергәннәр!

Сарык балаларын кочаклап елый:

- Кышны ничек каршылыйк? Ничек тамак туйдырыйк? (елашалар)

Кәҗә:

      -Елашып утырмагыз,ач-ялангач булмабыз,

      Яңгыры явып тора,Ходай бар,биреп тора!

      Яшелчәләр дә уңыр,кышка ризык мул булыр!

      Мин ялгыз,күп кирәкми,дус булып, бергә яшик!

(бәтиләр, бакалар биешәләр,Кәҗә б/н Сарык уртада чәбәкләп торалар)

      Дуслык я күршеләр темасына җыр (хоровод)

Сарык:- Кәҗәбикә, күршекәй, мине гафу ит инде

            -мондый мәрхәмәтле дип мин сине белми идем.

1бәти: - без сиңа булышырбыз,бар эшеңне эшләрбез

2 бәти: -идәнеңне юарбыз,бакчада чүп утарбыз

3бәти: - дус һәм тату яшәрбез!!!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәҗә белән сарык

Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре....

“Кәҗә белән Сарык” .

Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценария....

Сценарий Кәҗә, Сарык һәм башкалар

Татар телендә балалар бакчасы өчен кызыклы әкият!...

"Кәҗә белән Сарык" әкияте

quot;Кәҗә белән Сарык " әкияте...

Портфолио воспитателя Сарыкай Аяна Валериевна

Портфолио воспитателя Сарыкай Аяны Валериевны...

Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен мәктәпкә әзерлек төркемендә драмалаштыру

Сценарий драмат театра "Кәҗә белән сарык" в подготовительной к школе группы...

Кәҗә белән Сарык маҗаралары

Сказка о соблюдении правил дорожного движения....