Кәҗә белән Сарык маҗаралары
материал по обж

Сибгатуллина Гульфия Минсалимовна

Сказка о соблюдении правил дорожного движения. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл сказка на татарском языке 12.86 КБ

Предварительный просмотр:

                                         Кәҗә белән Сарык маҗаралары
         Тукай бабай язган әкияттә бик күп авырлыклар күреп гомер кичергән Кәҗә һәм Сарык яшәгәнне барыбыз да белә. Менә бер көнне шулар әкияттән чыгып киткәннәр, чөнки урман эчендә куркыныч җанварлар күбәйгән  .
Дөньяда тагын ниләр бар икән, каян ризык табып була икән дип уйланып утырганда, авылда бабайдан ишеткән базар сүзе исләренә төшкән. Кәҗә әйткән:
-Сарык дус, ал капчыкны, әйдә базар дигән җирне эзләп табыйк, ашау ягын кайгыртыйк.
        Урман эченнән чыгып киткәннәр. Бара торгач, бер шәһәргә барып җиткәннәр. Олы юл чатында туктап калганнар.  Автомобилләр тыз-быз чабыша, кешеләр кайнаша. Юл аша чыга алмыйча аптырап басып торалар болар.  Шунда авыл кешесенә охшаган бер кешене күреп алалар.   Ялынып- ялварып сорыйлар: - Юлның теге ягына ничек чыгыйк, базарны ничек табыйк?
          Бабай яхшылап аңлаткан: - Әнә күрәсезме, төрле- төрле төсләр белән бер кабынып, бер сүнеп торучы светофор дигән әйбер эленеп тора. Игътибарлы булыгыз.  Кызыл сигнал янганда көтеп торыгыз. Сары сигнал  янганда хәзерләнеп торыгыз, яшел сигнал  кабынгач, әкрен генә юлның теге ягына чыгарсыз.  Базар ерак түгел, әнә күренеп тора. Ашыкмыйча, тротуардан гына барыгыз, олы юлга чыга күрмәгез. Тротуар- җәяүлеләр өчен ясалган юл. Кире кайтканда да шушы юлдан кайтыгыз. Урамны теләсә кайдан чыгарга ярамый.  Кәҗә сакалын селкетеп рәхмәт әйткән, Сарыкны ияртеп китеп барган.
Әйе, дуслар, әкият иленнән чыгып киткән Кәҗә белән Сарык юлларда төрле куркыныч хәлләргә очрарга мөмкин булуын аңлаганнар.
           Без дә истә калдырыйк: юлны тиешле урында, яшел сигнал  янганда гына аркылы чыгарга ярый…


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәҗә белән сарык

Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре....

“Кәҗә белән Сарык” .

Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценария....

Кәҗә белән сарык.

Сценарий составлен в новом варианте по сказке татарского народного поэта Г.Тукая  "Коза и Баран" для детей старшего возраста .Цель : воспитывать у детей доброжелательное отношение к пристарелым и...

Сценарий Кәҗә, Сарык һәм башкалар

Татар телендә балалар бакчасы өчен кызыклы әкият!...

"Кәҗә белән Сарык" әкияте

quot;Кәҗә белән Сарык " әкияте...

Портфолио воспитателя Сарыкай Аяна Валериевна

Портфолио воспитателя Сарыкай Аяны Валериевны...

Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен мәктәпкә әзерлек төркемендә драмалаштыру

Сценарий драмат театра "Кәҗә белән сарык" в подготовительной к школе группы...