Сценарий Кәҗә, Сарык һәм башкалар
материал на тему

Ханафиева Лилия Вагизовна

Татар телендә балалар бакчасы өчен кызыклы әкият!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл әкият22.59 КБ

Предварительный просмотр:

                                          КӘҖӘ,  САРЫК  Һ.Б.

Максатлар:  Балаларны әкиятләр аша яхшылыкка өндәү, аларга начарлакның яхшылыкка китермәвен күрсәтү. Балаларның тел байлыгын арттыру, рухи якларын үстерү. Сәхнәләштерелгән әкиятләргә кызыксыну хисләрен уяту.

Абзар, Кәҗә белән сарык ашарга эзлиләр.    

Кәҗә:  Ахирәт, минем ашыйсым килә.

Сарык:  Бүген ашарга да салмадылар.    

Кәҗә:  Карт белән карчык нәрсә эшләргә җыеналар икән?

Сарык (эзли):  Ипи түгел салам да салмадылар. Ачтан үләм инде, бә-ә-ә....

Кәҗә:  Кычкырма әле.

Сарык:   Ашыйсы килә-ә-ә.

Кәҗә:  Тс-с-с, кемдер килә.

            (качалар, ишек тавышы, Карт белән Карчык керәләр)

Карчык:  Ничекләр әйтербез инде, белмим.

Карт:  Турысын әйтербез, без сезне асрап ята алмыйбыз, чыгып китегез

                 диярбез.   (як-якка карыйлар)

Карчык:   Кая  алар?

Кәҗә төчкерә,  Сарык  аңа “Исән бул” ди,   Карт белән Карчык куркып китәләр.

Карчык:  Кем бар анда?    

Кәҗә белән Сарык чыгып:  Исәнмесез, хәерле кичләр.

Җыр:  Якты тормыш бирдегез сез

            Җәен, язын, көз һәм кыш.

            Хуҗакайлар, изге җаннар,

            Безнең өчен якын сез.

Карчык:  Ничек әйтик инде?

Кәҗә-Сарык бергә:  Әйтмәгез, әйтмәгез.

Карт:  Менә шул, Кәҗә белән Сарык, без сезне ашатып ята алмыйбыз,

            чыгып китегез, менә сезгә капчык.    (капчык бирә)

     Кәҗә белән Сарык елап чыгып китәләр.    

Сарык:  Ашыйсы килә, бә-ә-ә-ә...

Кәҗә:    Мики-ки, кара әле, капчыкка берәр нәрсә салмаганнармы?

              (Сарык капчыктан ипи чыгара)  

Бергә:  Ипи. (ашыйлар) Тәмле булды.

    Йөгереп Акбай керә  

Акбай:   Сезнең авылдан киткәнегезне күрдем дә, артыгыздан килдем.

               Сез кая барасыз? Һау-Һау.

Кәҗә:    Акбай, бар ояңа кайт, йөрмә монда.

Акбай:  Анда кызык түгел, беләсезме мин нәрсә өйрәндем?

Сарык-Кәҗә:  Нәрсә?

Акбай:  Әйдәле, Акбай, арт аягың белән тор, дип әйтегез, күрсәтәм.

              (Кәҗә - Сарык  әйтәләр)

              Бер-ике-өч,йә, күрдегезме?

Кәҗә:  Бар әле, Акбай, баш катырып  йөрмә.

Акбай:  Яшь чакта өйрәнергә кирәк, картаеп каткач буыннар  уңайсыз ул.

Кәҗә:  Өйрәтмә безне.

Акбай:  Әй, монда кемдер килә.

     Елап  Су анасы керә, Кәҗә - Сарык елыйлар. Су анасы җырлый.

   

   Салкын җилләр, усал җилләр,

   Әй, чуалта чәчләрем.

  Шул җилләрдә  туңып шинде

  Яшьлек гөл-чәчәкләрем.

Су анасы:  Бәхетсез мин, бәхетсез. Бөтен хыялларым күккә очты.

Кәҗә:  Ни булды?

Су анасы:  Җәй бит, эссе һавада мин суда коенам, йөзәм. Шул чак суга хат    

                   килеп  төште.

Сарык:   Хат?  Бә-ә-ә....

Кәҗә:   Кемнән?

Су анасы:  Шүрәледән (рәсемен күрсәтә). Менә. Әйдә кич имән төбендә

                   очрашыйк  дигән. Шул вакыт күлгә бер тәртипсез малай  килде.

                   Ниләр генә кыланмады. Чәчрәтә, өйзә, башы белән суны  сөзә.

                   Мин аны камышлыктан  күзәтеп яттым, ә ул минем алтын таракны

                   урлап качты.

Сарык:  Ах, бә-ә-ә-ә.....

Кәҗә:   Урлапмы?

Су анасы:  Урлап, урлап. Мин аны авылга кадәр  куып бардым. Авылның

                    бөтен этләре миңа  ябырылды.  Күлмәгем ертык, чәчләрем тузган.

                    Мин Шүрәле янына ничек барыйм инде?    (елый)

Кәҗә:   Чәчеңне җыек та, яулык бәйләрсең.

Су анасы:  Юк инде, әбиләр кебекме?

                   Миңа чәч тарарга  алтын тарагым   кирәк.

Кәҗә:     Без сиңа ярдәм итәрбез.

Сарык:   Без? Ничек? Бә-ә-ә-ә....

Кәҗә:     Без Шүрәлене  җибәрми торабыз, ә сез Акбай белән алтын таракны

               алып кайтыгыз.

        Акбай белән Су анасы китәләр.

 

Кәҗә: Киттек.

Сарык:   Кара  урмангамы?   Анда бүреләр бар икәнен оныттыңмы әллә?

Кәҗә:   Искә төште. Без Су анасына  ярдәм итәргә  тиеш.

             Кочаклашып  барыйк.   (китәләр, юлда бүре башы ята)

             Беттек, үләм!

Сарык:   Коткарыгыз, бүре бар. (йөгереп йөри, абынып егыла)

Кәҗә:   Тукта, бу баш кына бит .

Сарык:    Бүресе кая киткән?.

Кәҗә:   Белмим шул. Әйдә аны капчыкка салыйк, кирәге булыр. (салалар)

Сарык:    Алга! Син курыкмасаң, мин курыкмыйм.                       (китәләр)

      Шүрәле кычкырып утыра, бармагы кысылган, янында чәчәк бәйләме.

     

Шүрәле:  Әй, коткарыгыз, Былтыр кысты.

      Кәҗә белән Сарык йөгереп киләләр.    

Кәҗә:  Өлгердек, өлгердек. Әйтәм бит китмәгән.

Шүрәле:   Коткарыгыз.

Кәҗә:  Сиңа бер кая да китәргә ярамый.

Сарык:  Ул һәзер үзе дә килә.

Шүрәле:   Кем?

Кәҗә-Сарык:   Ууул!

 

Җыр:  Күзләрегез  очрашырлар,

            Кавышырлар күңелләр.

            Бәхет сиңа үзе килә

            Суз гына кулларыңны.                                           (Бүрәнәгә утыралар)

Шүрәле:  А-а-а, төшегез, үләм.            

Кәҗә-Сарык сикереп торалар:   Гафу, гафу, өф-өф.

Кәҗә:  Нигә бармакларыңны монда кыстың?

Шүрәле:  Былтыр кысты, Былтыр кысты.

Сарык:  Кайчан димиләр сиңа!

Шүрәле:  Былтыр исемле егет. А-а-а...

Кәҗә: (чәчәкне күреп ала)  Нинди матур чәчәкләр.

Сарык:  (ашап карый)  Нинди тәмле чәчәкләр.

Шүрәле:   Үләм!

Кәҗә-Сарык:   Түз инде, түз. Әнә үзе  килә.

    Су анасы чыга. Шүрәлене коткаралар.

 

Шүрәле:    Мин сине көттем.

Су анасы:  Менә мин килдем.

Шүрәле:    Син шундый чибәр.

Су анасы:  Рәхмәт.                   Шүрәле чәчәк бирә.

Су анасы:  Рәхмәт, нинди матурлар.

Шүрәле: (кулын суза)  Әйдә.

Су анасы :  Кая барабыз?

Шүрәле:     Урманга.

Су анасы Кәҗә  - Сарыкка карап:  Дусларым, мин сезгә шундый рәхмәтле!

Шүрәле:      Без хәзер бергә.

Акбай йөгереп  керә:   Менә сез кая икән, сезне көчкә эзләп таптым.

                                       Әйдәгез, Әби белән Бабай елый, сезне сагынганнар.

Кәҗә:    Кайтабызмы, ахирәт?

Сарык:  Кайтабыз.

Кәҗә:    Рәхмәт сезгә, дуслар.

Барысы:  Үзегезгә рәхмәт, Кәҗә белән Сарык.

                                            Җыр  Дуслык турында

Озын юлга чыккан чакта

Алдым малның  төрлесен.

Иске букча, озын таяк

Дусның иң кадерлесен.

                        Авыр хәлгә төшкәндә дә,

                        Йөрмәссең ярдәм сорап.

                        Яныңдагы дустың булса,

                        Үзеңнән дә яхшырак.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Кәҗә белән сарык

Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре....

“Кәҗә белән Сарык” .

Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценария....

Кәҗә белән сарык.

Сценарий составлен в новом варианте по сказке татарского народного поэта Г.Тукая  "Коза и Баран" для детей старшего возраста .Цель : воспитывать у детей доброжелательное отношение к пристарелым и...

"Кәҗә белән Сарык" әкияте

quot;Кәҗә белән Сарык " әкияте...

Портфолио воспитателя Сарыкай Аяна Валериевна

Портфолио воспитателя Сарыкай Аяны Валериевны...

Г. Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен мәктәпкә әзерлек төркемендә драмалаштыру

Сценарий драмат театра "Кәҗә белән сарык" в подготовительной к школе группы...

Кәҗә белән Сарык маҗаралары

Сказка о соблюдении правил дорожного движения....