Главные вкладки

    Кәҗә белән сарык
    план-конспект по музыке по теме

    Шарафеева Гульнур Акрамутдиновна

     

    Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре.

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Microsoft Office document icon tukai.doc61.5 КБ

    Предварительный просмотр:

    Габдулла Тукайның “Кәҗә белән сарык” әкиятенә нигезләнеп эшләнгән сәхнә әсәре.

    Автор:

    Борын заман бер Ир белән  Хатын торган,

    Тормышлары шактый гына фәкыйрь булган;

    Асраганнар бер Кәҗә берлә бер Сарык, –

    Болар булган берсеннән дә берсе арык.

    Ир:

    Сиңа әйтәм, кара әле монда, Хатын! –

    Үзең яхшы беләсең бит печән хакын, –

    Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

    Ашап ята бушка гына алар азык.

    Хатын:

    Ни әйтсәң дә күнәм, Ирем, ярар, ярар,

    Бу икене кумаклыкка булсын карар;

    Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,

    Аларны соң асрап торып ни файда бар?

    Автор:

    Нишли инде мискин Кәҗә белән Сарык?

    Булмый хуҗа кушканына каршы барып.

    Икесенә бер зур гына капчык тегеп,

    Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

    Китте болар. Бара, һаман бара, бара, –

    Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

    Бара болар. Күпме баргач, Алла белә,

    Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

    Кәҗә:

    –Ай!!! Нәрсә бу?

    Сарык:

    –Б-б-бә-ә-әәә!!! Б-б-бүре   б-б-башы-ы-ы..!?

    Кәҗә:

    Әйе шу-у-ул,  Б-б-бүре башы!  К-к-капчыкка  салырга  к-кирәк...

    Сарык:

    Ә кем  сала-а-а ?

    (үзалдына)

    – Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак!

    Кәҗә (үзалдына): 

    – Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак!   (Сарыкка карап):

    – Син тот, Сарык, Бүре башын, син көчлерәк!

    Сарык:

    – Син , сакалбай, миңа карый гайрәтлерәк!..

    Бергә:

    Бүре башын кулга тотып кузгатырга

    Икебезнең беребезгә җитми йөрәк.

    (курка-курка гына Бүре башын капчыкка салалар)

    Кәҗә  (халыкка):

    Озак торгач шунда икәү калтыранып,

    Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,

    Башны икәү тотып ике колагыннан,

    Юнәлдек без, капчыгыбыз эченә салып.

    Барабыз без, тукталмастан һаман алга.

    Күренә берчак: ерак түгел бер ут яна.

    Утны күргәч шунда миңа әйтә Сарык:

    Сарык:

    – Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

    Ут янына бүреләр дә киләлмаслар,

    Безнең анда кунганлыкны беләлмаслар.

     Кәҗә:

    Сарыкның бу киңәшенә мин тиз күндем:

    – Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде...

    Автор:

    Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,

    Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә:

    Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,

    Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка.

    Кәҗә, Сарык күргәч ушбу тамашаны,

    Калды куркып һәрберсенең ярты җаны.

    Кәҗә (калтыранып):

    – Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр,

    Җылынмакта иде без икәүнең карар...

    Сарык (халыкка) :

    Куаналар өч-дүрт Бүре, безне күргәч,

    Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч...

    1нче Бүре:

    Ашыйбыз без, бу икәвен тотабыз да!

    2нче Бүре:

    Менә ничек ит таптык бит буткабызга!

    3нче Бүре:

    “Насыйп ризык авыз ертып керер”, – диләр...

    4нче Бүре:

    Әҗәлләрен эзләп килгән ике юләр!..

    Кәҗә:

    Кайгырмагыз, әфәнделәр, бездә ит күп;

    Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!

    Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!

    Капчыктагы Бүре башын китер алып!

    Сарык (капчыктан Бүре башын ала һәм халыкка):

    Һәм мин шунда капчыктагы башны алам, –

    Барча Бүре куркуыннан шашып кала;

    Өч-дүрт Бүре хәйран калып торган чакта,

    Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана...

    Кәҗә:

    Микикики! микикики! микикики!

    Капчыктагы Бүре башы бит уники!

    Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,

    Моннан зуррак Бүре башын китер табып!

    Сарык (халыкка):

    Мин дә бик тиз аңлап алдым бу алдашны,

    Капчыктан мин алып килдем шул ук башны.

    Өч-дүрт Бүре чынлап инде куркыштылар,

    Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.

    1нче Бүре:

    Түгел хәзер инде бездә ашау кайгы,

    Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы!

    2нче Бүре:

    Ничек качыйк?

    3нче Бүре:

    Ничек табыйк качу юлын?

    4нче Бүре:

    Һәрберебез шуңа салган бөтен уен.

    1нче Бүре:

    Туктагызчы, мин тиз генә су китерим,

    Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры (чыгып китә)

    2нче Бүре:

    Инде нишлик, Өлкән Бүре суга китте,

    Ник кайтмый ул, байтак кына вакыт үтте?

    Алдап качты, эзе дә юк, исе дә юк,

    Ә без монда арып беттек, аны көтеп...

    (Бүреләр ботка янында кайнашалар, болгаткан булалар)

    Туктагыз, мин Карт Бүрене эзләп килим,

    Адашкандыр, аны монда алып килим...(чыгып китә, калганнары учакны караган булалар, ботканы карыйлар)

    3нче бүре (икенчесенә) :

    Сизәсеңме, эшләр харап безнең хәзер,

    Бу икәве башны кисәргә дә әзер...

    4нче Бүре (тегесенә) :

    Әйдә, тизрәк, бу урынны дускай, ташлыйк,

    Исән чакта башыбызны алып качыйк!

    3нче Бүре:

    Әфәнделәр, без тиз генә карап килик...

    4нче Бүре:

    Бер уңайдан буткага да су китерик...(качалар)

    Кәҗә:

    Микикики, микикики, ботка хәзер безнеке!

    Сарык:

    И-һи-һи, сакалбай, дөрес әйтәсең, бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына!

    Кәҗә:

    Утырыйк, әйдә, аяк бөкләп, каршы утка,

    Тәмләп кенә, икәүләшеп, ашыйк бутка!

    Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына

    Ял итәрбез, сузылып ятып, тук корсакка.

    (икесе дә мактый-мактый ботка ашыйлар һәм  учак янына кырын яталар)

    Сарык:

    Кәҗә, дускай, тамак туйгач күңелләр күтәрелеп китте, әллә табышмак әйтешәбезме, син бик тапкыр бит...

    Кәҗә:

    Тыңла алайса:

    Ашлыклар үсте, башаклар пеште...

    Сарык:

    Я, я, шуннан?

    Кәҗә:

    Тыңлап бетер, бүлдермә!

    Ашлыклар үсте, башаклар пеште;

    Кояш пешерә, тиргә төшерә.

    Халык ашыга, китә басуга,

    Урагын ура, – бу кайчак була?

    Сарык:

    Узган кыш Әби белән Бабай башак пешереп биргән иде, шуны әйтмисеңдер бит?

    Кәҗә:

    И, надан, кыш көне урак уралармы инде? Башыңны эшләт...

    Күбәләк ( “очыпкилеп керә һәм җырлап җибәрә):

    Иркәли һәм сөя

    Кояшның яктысы;

    Аш буладыр миңа

    Чәчәкләр хуш исе... (Кәҗә белән Сарык икесе дә торып утыралар)

    –Шуны да белмәскә, җәй ич ул, җәй! Җәй көнендә генә кояш шулай пешерә... Ничек дип әйткән әле Тукай абый?! –

    ...Урманнарда кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк:

    Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...

    ...Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;

    Һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр...

    Кәҗә:

    Күбәләк!!?  Син каян килеп чыктың?

    Сарык:

    Бу кара урманда нишләп йөрисең, кайда синең өең?

    Күбәләк ( җырлап җавап бирә):

    Мин торам кырларда,

    Болында, урманда;

    Уйныймын, очамын

    Якты көн булганда.

    Тик гомрем бик кыска:

    Бары бер көн генә, –

    Бул яхшы, рәнҗетмә

    Һәм тимә син миңа!

    Аңладыгызмы инде хәзер?  Урманда, болыннарда яшим мин... Шушы гүзәл чәчәкләрдә тирбәлеп йоклыйм, алардагы тәмле нектар белән туенам...

    (елый-елый Куян килеп чыга )

    Куян:

    И-һи-һи-һиии...

    Күбәләк

    –И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,

    Моңланасың нинди хәсрәт, кайгыдан?

    Куян:

    –И җаным, син яшь бала шул, белмисең;

    Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.

    Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,

    Яшь куянчыклар янә бездән туган.

    Барчабыз бер гаилә булган идек,

    Күп заман шатлык белән торган идек.

    Яшь балаларны ашап китте Бүре,

    Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!..

    Сарык:

    И-ии, мескенем, бик олы кайгыларга юлыккансың икән...

    Кәҗә (Куянга Бүре башын күрсәтә) :

    Синең балаларыңны ашаган Бүренең үзенең дә башына җиткәннәр, менә ул!

    Куян ( куркуыннан читкә сикерә):

    Ай, явыз, кирәгеңне алдыңмы?

    Кәҗә:

    Курыкма, Куянкай, әле яңа гына дүрт Бүрене куркытып, куып җибәрдек...

    Сарык:

    Без барында алар сиңа тиялмәсләр,

    Якынга да хәтта алар киләлмаслар!

     (Куянны җитәкләп учак янына алып килә)

    Кәҗә:

    Әйдәгез, кунак булыгыз, тәмле боткадан авыз итегез!

    Күбәләк:

    Сез бик күңелле генә утыра идегез, табышмаклар да әйтешә идегез...

    Кәҗә:

    Тыңлагыз алайса:

    Кырлар буш кала,

    Яңгырлар ява;

    Җирләр дымлана, –

    Бу кайчак була?

    Күбәләк:

    Мин беләм – көз бу, мин анда соңгы көннәремне яшим...

    Кәҗә:

    Һәр җир карланган,

    Сулар бозланган;

    Уйный җил-буран, –

    Бу кайчак, туган?

    Сарык:

    Мин беләм, мин беләм, бу – кыш!!!

    ...Ә кыш килгәч, без монда, урманда, йортсыз-җирсез нишләрбез икә-ә-ән? Минем туным бик калын булса да – салкын кышлардан бик куркам шул мин... Җылы абзарыбызны бик сагынды-ы-ым...

    Кәҗә:

    И-ии, Сарык туган, сакаллы дигәч тә, әллә миндә йөрәк юкмы ?!  ...Ул Әбиебезнең йомшак тавыш белән көтүдән чакырулары-ы-ыы , бабай күрмәгәндә генә хуш исле, тәмле ипи кисәкләре каптырулары-ы-ы...(күзләрен сөртеп ала)

    Теге, чирәм белән кунак итә торган, күрше малае Галине дә сагынды-ы-ым...

    Сарык:

    И-ии, әйтмә генә инде, Кәҗә туган! Ул тау битләре-е-е, андагы үләннәр, салкын чишмәләребе-е-ез!

    Кәҗә:

    Тау башына салынгандыр безнең авыл,

    Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул...

    Сарык:

    Авылыбызның ямен, суы тәмен беләм,

    Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән...

    Куян (шатланып сикеренә) :

    Ә-әә, белдем! Сез теге, тау башындагы Кырлай дигән авылда яшәүче Әби белән Бабайныкымы әллә?

    Кәҗә:

    Әйе-әйе! Нәкъ үзләре! Син аларны каян беләсең?

    Куян:

    Белмәскә, мин бит аларны яңа гына күрдем! Кемнәр икән монда, минем кебек ямансулап утыра дип, яннарына барып карадым.

    Кәҗә, Сарык (шатланып) :

    Я-я, нәрсәләр ишеттең, әй, Алланың рәхмәте төшкере!

    Куян:

    Алар сезне юксынып, үкенеп утыралар...

    – Кайларда каңгырып йөриләр икән безнең бөдрә йонлы Сарыгыбыз белән тәмле сөт бирә торган Кәҗәкәебе-е-ез? – ди Әбиегез.

    Ә Бабагыз әйтә: “Безнең Кәҗә бөтен авыл көтүендә “командир” булып йөридерие”, – ди.

    Кәҗә, Сарык (сикереп торалар) :

    Кайтабыз!!! Хәзер үк!!! Кырлаебызга, Әби белән Бабай янына! Әнә, таң да беленеп килә!

    Кәҗә:

    Мин аларга күп итеп, тәмле, шифалы сөт бирермен!

    Сарык:

    Мин аларга күп итеп, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләр өчен, бөдрә йонымны бирермен!  

    Куян:

    Мин дә сезнең белән! Шунда авыл кырындагы урманда яшәрмен!

    Сез булганда бүреләр дә тиялмәслә-ә-әр,

    Сездән куркып, яныма да киләлмаслар...

    Күбәләк:

    Мин дә сезнең белән! Минем белән сөйләшеп йөри торган Бала белән уйнармын!

    (җырлый)

    Әйт әле, күбәләк,

    Сөйләшик бергәләп...

    Барысы бергә:

    Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

    Нәрсәдән бу, беләсезме? Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

    Авылыбызга!!! Әби белән Бабай янына-а-а!

    (сөенә-сөенә чыгып китәләр)


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    “Кәҗә белән Сарык” .

    Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценария....

    Кәҗә белән сарык.

    Сценарий составлен в новом варианте по сказке татарского народного поэта Г.Тукая  "Коза и Баран" для детей старшего возраста .Цель : воспитывать у детей доброжелательное отношение к пристарелым и...

    Сценарий Кәҗә, Сарык һәм башкалар

    Татар телендә балалар бакчасы өчен кызыклы әкият!...

    "Кәҗә белән Сарык" әкияте

    quot;Кәҗә белән Сарык " әкияте...

    Портфолио воспитателя Сарыкай Аяна Валериевна

    Портфолио воспитателя Сарыкай Аяны Валериевны...