"Сәламәт буласың килсә"
проект (подготовительная группа) на тему

Газизова Гульназ Явдатовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл selamet_bulasyn_kilse._-_gulshat.docx17.71 КБ

Предварительный просмотр:

МАДОУ “Детский сад № 109” Курай”

“СӘЛАМӘТ  БУЛАСЫҢ  КИЛСӘ”

(сценарий)

Газизова

Гульназ Явдатовна

воспитатель детского сада

г. Набережные Челны

2016 г.

 “Сәламәт буласың килсә”

(сценарий)

Убырлы карчык сызланып, сөйләнә-сөйләнә керә.

-Уф, башым, уф, билем, ай, башым.... Ниләр генә булды соң миңа? Кем генә ярдәм итәр икән үземә? Нишләп кенә болай булды соң? Тукта әле, менә  юл курсәткеч, карыйм әле. Миңа кирәкле киңәш юк микән? Әһә, уңга барсаң – баерсың, сулга барсаң – яңа дус табарсың, турыга барсаң – сәламәт булырсың, дигән. Кара инде, күпме яшәп шуны күрмәгәнмен. Байлык эзләп тә тапканым да булды, яңа дуслар очратканым да булды, тик менә сәламәтлекне генә эзләгәнем булмады. Кая әле, барыйм шушы туры юлдан, кая илтер икән.

Убырлы карчык юл буйлап китә. Юл аны мәктәпкә китерә. Аны укучы балалар каршы алалар.

-Исәнме, әбекәй, балалар бакчасына рәхим итегез!

-Бәракалла! Юлым шушы бакчага китерде бит.

- Юлда бик ардыңмы әллә , әбекәй?

-Кара нинди сөйкемле балалар, рәхмәт төшкерләре. Үзләре шундый итагатьле.

-Хәлләрең ничек соң, әбекәй?

-И-и, балалар, авырып торам бит, энә өзәрлек тә хәлем юк. Алай да сәламәт буласым килгәч, илдем инде.

-Әбекәй, ә син моңа хатле сәламәтлегең турында кайгырта идеңме соң?

-Әлбәттә, кайгырта идем, балакайларым. Мин беркайчан да ашыгып йөрмәдем, ничаклы йоклыйсым килсә, шулкадәр йокладым, күпме ашыйсым килсә – шалхәтле ашадым, көннәр буе бер эш тә эшләмичә рәхәтләнеп яткан чакларым бик күп булды. Салкын су белән түгел, җылы су белән дә юынып азапланмыйм.

-И-и, әбекәй, син сәламәтлегеңне бөтенләй дә кайгыртмыйсың икән.

-Безнең янга килеп бик дөрес эшләгәнсең , әбекәй. Без сиңа сәламәт яшәү рәвешенең ни икәнен аңлатырбыз.

-Ә сез ул турда каян беләсез соң, балалар?

-Безгә бу турда мәктәпләрдә өйрәтәләр.

(Җыр: “Өйрәтәләр мәктәпләрдә)

Иртән ничек ашарга, кичек кайча йокларга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Исәнлекнең, саулыкның, кадерләрен белергә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

          Яшелчәләр ашарга, витаминнар җыярга,

          Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

          Спортны дус итәргә, ялкаулыкны җиңәргә,

          Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Иртә белән һәркемгә, хәерле көн теләргә,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Дус һәм тату яшәргә, һәм сәламәт булырга,

Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

-Сөбеханалла, бигрәк матур ңырлыйсыз. Ничек сезнең кебек шат күңелле, зифа буйлы булырга икәнен әйтмәссезме, балалар?

-Ярый , әбекәй, тыңлап тор. Безгә атнага 3 тапкыр физкультура дәресләре керә. Өстәвенә, мәктәбебездә кызлар өчен аэробика, егетләр өчен милли көрәш түгәрәкләре эшли. Шуңа күрә безнең егетләр көчле, кызлар зифа буйлы. Тик моның белән генә бетми әле. Сәламәт яшәүнең берничә кагыйдәсе бар:

1. Көндәлек режимны төгәл үтәргә!

2. Дөрес тукланырга өйрәнергә!

3. Зарарлы гадәтләрдән баш тартырга өйрәнергә!

4. Спорт белән шөгыльләнергә!

5. Гигиена таләпләрен үтәргә!

6. Елмаеп-көлеп яшәргә кирәк!

- Туктагыз әле, балакайлар, болай тиз генә аңлап бетермәдем , нәрсә соң ул – көндәлек  режим?

- Көндәлек режим ул – сәламәтлек саклауның мөһим шарты.

Көндәлек режим , көндәлек сәгать,

Вакытында тор, вакытында ят.

Урын-җиреңдә озак аунама,

Пычрак булма, һәм ялкауланма!

        -Чир китәр – гадәт калыр дигәннәр борынгылар. Әйе, кешенең төрле гадәтләре була: файдалылары да, зыянлылары да. Файдалы гадәтләр безгә һәрвакыт оешкан, көчле ихтыярлы, сәламәт булырга ярдәм итә. Кызганыч, кайберәүләр тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр, наркотиклар куллану кебек начар  гадәтләргә  өйрәнәләр. Безнең укыткчылар тәрбия сәгатьләрендә һәм дәресләрдә тәмәкенең, алкогольнең , наркотикларның һәм башка шундый әйберләрнең зарары турында бик яхшы итеп аңлаталар. Яшь чакта өйрәнгән гадәтләр бөтен гомергә саклана. Шуңа күрә яшьтән үк яхшы гадәтләргә генә өйрәнергә кирәк. Яхшы гадәт гомер буе шатлык кына китереп торачак.

        -Сәламәт  булуның тагын бер мөһим шарты турында онытмаска кирәк: ул – хәрәкәт. Аз хәрәкәтләнү нәтиҗәсендә кешенң йөрәк  эшчәнлеге кими, ә гәүдә массасы арта, мускуллар көчсезләнә. Халык юкка гына : “Хәрәкәттә – бәрәкәт!” димәгән. Әйдәгез, без дә хәрәктәләнеп  алыйк.

(ритмик бию башкарыла)

        -Ә мин турында сөйләшүне дәвам итеп, “Чисталык – сәламәтлек нигезе” дип әйтер идем. Татар халкы элек-электән  үзенең чиста-пөхтә халык булуы белән аерылып торган. Тән гигиенасын төгәл үтәү, чәч-тырнакларны, тешләрне карап йөртү кеше сәламәтлегендә зур игътибарга лаек. Тән чисталыгы күңел сафлыгы, намус чисталыгы белән дә бәйле.

        -Һәм, ниһаять , елмаю турында. Беләсезме, кытайлар: “Елмая белмәгән кеше кибет ачарга тиеш түгел” диләр. Психологлар әйтүенчә, тормышта уңышка ирешү өчен башка кешеләр белән дөре мөгамәләдә булу шарт. тирә-яктагылар белән  аралашканда елмая белү аеруча мөһим. Елмаю кәефне күтәрә, шат күңелле итә. Елмайганда кешенең кан составында кәеф не күтәрә торган гормоннар белән беррәттән зарарлы бактерияләргә каршы тора торган матдәләр барлыкка килә икән. Үз чиратында алар сәламәтлеккә уңай йогынты ясыйлар. Кыскасы, көлегез! Көлегез , файдасы күп – белегез!

        - Я ,әбекәй, инде ничек сәламәт булырга икәнен аңладыңмы?

        - Рәхмәт, балакайларым. Бик нык аңладым. Инде моннан соң мин дә көндәлек  режимны төгәл үтәрмен, спорт белән шөгыльләнермен, дөрес тукланырмын, яхшы гадәтләрне генә үз итәрмен, һәм әлбәттә, сәламәт булырмын.

        Авыртуның ни икәнен, авырмыйча белмибез.

        Авырый башлагач кына , сәламәтлек эзлибез.

             Сау-сәламәт чагыгызның , дуслар, кадерен белегез!

             Яман гадәт упкыныннан, һәрчак ерак йөрегез!

        Сәламәтлек – бәхет бит ул,

        Аның кадерен белегез!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шофёр буласым килә!"

Кечкенәләр төркеме өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча сценарий...

Солдат буласым килә.

Хочу стать солдатом. Стихи для детей дошкольного возраста ( Автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

Күл буена килсәгез

Сәхнәләштерелгән әкият -тамаша....

Сәламәт буласың килсә...

Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү...

Сәламәт буласың килсә

"Сәламәт буласың килсә" темага  бу шөгыль балаларның файдалы ашамлыклар турындагы белемнәрен ныгыту, витаминнарның әһәмияте һәм ашказаны эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан үткәрелде....

«Кем буласым килә»

Конспект ОД...

«Кем буласым килә»

Конспект образовательной деятельности...