«Кем буласым килә»
план-конспект занятия по развитию речи (старшая группа) на тему

Низамиева Люция Варисовна

Конспект образовательной деятельности

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл konspekt_obrazovatelnoy_deyatelnosti.docx19.94 КБ

Предварительный просмотр:

339 нчы балалар бакчасы

тәрбиячеләре

Низамиева Люция Варисовна,

Гатауллина Сурия Шамиловна

 Зурлар төркеме балалары өчен белем бирү эшчәнлеге

 «Кем буласым килә»

 Гөлфия Юнысова “Кем булырга?” дигән шигыренә инсценировка

Максат: Балаларның һөнәрләр турында белемнәрен арттыру, һөнәрләрне белдергән сүзләрне истә калдыру, сөйләм телен үстерү, хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Татар халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, әсәрләрне театральләштерү аша балаларның белемнәрен үстерү, кызыксындыру уяту.

Җиһазлар: һөнәрләр, эш кораллары, эш урыны ясалган рәсемнәр, мәкальләр, табышмаклар, инсценировка өчен кирәкле киемнәр, материаллар.

Әзерлек эше: әңгәмә “Һөнәрләр”, шигырьләр, табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр уку, күзәтү эшләре алып бару, рәсемнәр карау.

Белем бирү эшчәнлегенең барышы

Тәрбияче: Балалар, мин сезгә мәкальләр һәм әйтемнәр укыйм. Әйтегез әле,  нәрсә турында алар?

  • Тырышкан табар, ташка кадак кагар.
  • Хезмәтнең тире ачы булса да, җимеше татлы.
  • Эшләмәгән ашамый.
  • Хезмәт иясе – хөрмәт иясе.
  • Тирләп эшләсәң, тәмләп ашарсың.
  • Хезмәтенә күрә хөрмәте.
  • Эшнең ояты юк.
  • Сүзең белән мактанма – эшең белән мактан.
  • Эш сөйгәнне ил сөяр.

Балалар: Эш турында. 

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Эш турында халык бик күп әйтемнәр чыгарган. Гасырлар буена авылларда эш бик күп була. Эшләмәгән кешене элеккедән яратмаганнар, ялкау дигәннәр. Эш кешене ашата да, яшәтә дә. “Кем эшләми – шул ашамый” дип  халык юкка гына әйтмәгән.

Дәү әниләрегез, дәү әтиләрегез янына авылга кайтканда сез дә булышасыздыр. Сез ничек булыша  аласыз?  (Балалар җавабы).

Сезнең әти-әниләрегез дә яраткан эшләренә йөриләр. Аларның кем булып, кайда эшләгәннәрен беләсезме? (Балалар җавабы).

Кемдер табиб, тәрбияче, сатучы, төзүче, яклаучы, эшмәкәр, хисапчы, йөртүче.

Аларның эшләрен бер сүз белән ничек дип әйтәбез? 

Балалар: Һөнәрләр.

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Һәрбер кешенең үзенең яраткан һөнәре булырга тиеш. Әйдәгез әле, уйнап алыйк.

Уен “Кем кайда эшли?”

(Уен барышы: 1 төркемдә – һөнәрләр рәсемнәре, 2 төркемдә – шул һөнәрләргә кагылышлы эш урыны рәсеме, 3 төркемдә – эш кораллары рәсеме куелган. Бала һәр бер төркемнән берәр тиешле карточка алырга һәм дөрес итеп җөмләне төзеп бирергә тиеш).

Тәрбияче:  Әйе, балалар, һәрбер һөнәрнең  үзенең файдасы бар:  игенче булмаса, икмәк пешерүчегә эш булмый, икмәк пешерүче булмаса, сатучы нишләр иде, без икмәк кайдан алыр идек?

Икмәк пешерүчесез дә, тегүчесез дә, укытучысыз да,  янгыннан саклаучысыз да булмый. Һәрбер һөнәрче үз урынында булырга тиеш.

Тәрбияче: Татар халкы һөнәрләр турында табышмаклар да уйлап чыгарган.  Тыңлап карагыз.

Укырга да өйрәтә,                                          Көн дә нидер сата ул,

Язарга да өйрәтә.                                           Булсын гына алучы.

Аны белә һәр кеше.                                      Үлчәп бирә, төреп бирә

Ул була ... (укытучы)                                    Кем соң безгә? .. (Сатучы)

Матур яңа күлмәкне                                    Диварларда – бизәкләр,

Тиз табыла киюче.                                       Кем икән соң аларны

Ә аларның кемнәр тегә?                              Болай матур ясаучы?

Әйтегезче ... (Тегүче)                                  Әйтегезче...(Буяучы).

Тәрбияче: Бик әйбәт, балалар, яхшы беләсез һөнәрләр турында.

Тәрбияче: Сез дә  тиздән үсеп җитәсез. Кем буласыгыз килә?

Балалар җаваплары.

Тәрбияче: Татар халкы һәм татар язучылары һөнәрләр турында бик күп әкиятләр һәм шигырьләр уйлап чыгарган. Без сезнең белән Г. Юнысованың “Кем булырга?”, Энҗе Мөэминованың “Эш табыла кемгә дә”, Р.Миңнуллинның “Игенчеләр гаиләсе”, Әнәс Каринең “Минем әнием – тегүче”, Әхмәт Ерикәйнең “Әти йорт төзи” һәм башка шигырьләрне укыган идек.

Ә хәзер Гөлфия Юнысованың “Кем булырга” дигән шигыренә инсценировка ясыйбыз.

Инсценировка.

Матур әдәбият:

1. “Балачак аланы” Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия

2. ”Гөлбакча”  (Балалар бакчалары өчен хрестоматия)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шофёр буласым килә!"

Кечкенәләр төркеме өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча сценарий...

Солдат буласым килә.

Хочу стать солдатом. Стихи для детей дошкольного возраста ( Автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

Сәламәт буласың килсә...

Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү...

Сәламәт буласың килсә

"Сәламәт буласың килсә" темага  бу шөгыль балаларның файдалы ашамлыклар турындагы белемнәрен ныгыту, витаминнарның әһәмияте һәм ашказаны эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан үткәрелде....

«Кем буласым килә»

Конспект ОД...