Сәламәт буласың килсә
план-конспект занятия (старшая группа) по теме

Мифтахова Фанзиля Минехамзовна

"Сәламәт буласың килсә" темага  бу шөгыль балаларның файдалы ашамлыклар турындагы белемнәрен ныгыту, витаминнарның әһәмияте һәм ашказаны эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан үткәрелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon slamt_bulasyn_kils.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: «Сәламәт буласың килсә”.

Максат: 1. Файдалы ашамлыклар турындагы белемнәрне ныгыту;

        витаминнар һәм аларның әһәмияте, ашказаны эшчәнлеге белән

        таныштыру.

        2. Танып белү активлыгын үстерү.

        3. Үз организмыңны өйрәнү һәм үз сәламәтлегең турында кайгырту

        теләге уяту.

Җиһазлау: А, В, Е хәрефләре язылган карточкалар, витамин савытлары, 2 кәстрүл рәсеме, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләр рәсемнәре, кыргычта кырылган кишер, туралган кишер, калаклар, 2 целлофан пакет, сары төстәге су салынган стакан, Су-Джок шарлары, ашамлыклар муляжлары.

Сүзлек эше: ашказаны, үңәч, сәламәт, сәламәтлек.

Методик алымнар: “Файдалымы-зыянлымы?” дидактик уены, “Яшелчә җыю” уены, “Борщ пешерәбез” дидактик уены, ашказаны эшчәнлеге турында эксперимент.

        Шөгыль барышы.

  1. –Балалар, әйдәгез түгәрәкләнеп басыйк әле. Сезнең кәефләрегез ничек?

- Әйбәт.

- Минем дә бүген кәефем бик яхшы. Шуңа күрә мин елмаям. Әйдәгез сез дә бер берегезгә елмаю бүләк итегез әле (елмаялар). Менә ничек күңелле булып китте! Балалар, сез шат, сезгә күңелле, сез сәламәт. Чөнки сәламәт кешенең генә кәефе яхшы була. Балалар, нинди кеше ул сәламәт кеше?

- Сәламәт кешенең көче күп була.

- Сәламәт булсаң, урамда уйнарга була.

- Балалар, сәламәт булу өчен, без балалар бакчасында нәрсәләр эшлибез?

- Без иртән зарядка ясыйбыз.

- Витаминнар эчәбез.

- Без саф һавада уйныйбыз.

- Үләннәр чәе эчәбез.

- Бүлмәне җилләтәбез.

- Массаж ясыйбыз.

2. – Балалар, әйдәгез хәзер утырып массаж ясап алабыз( бер бала Су-Джок шарлары тарата). Бу шарны керпе дип күз алдына китерәбез. Керпе урман буйлап йөрергә чыкты. Менә ул төлкене күреп алды һәм тиз-тиз йөгерде. Урманда яңгыр ява башлады.Яңгыр тамчылары тып-тып тамдылар. Керпе башта бер куак астына качты, аннары икенче куак астына. Менә яңгыр туктады һәм кояш чыкты. Керпе куак астыннан чыкты һәм өенә кайтып китте (шарларны бер бала җыеп ала).

3. – Балалар, сәламәт булу өчен, файдалы ризыкларны гына ашарга кирәк.

Моны ачыклау өчен, хәзер “Файдалымы-зыянлымы” дигән уен уйныйбыз. Өстәл янына килегез. Һәрберегез бер файдалы ашамлыкны алып, кәрзингә салыгыз. Ә зыянлы ашамлыклар өстәлдә калсын.

- Таһир, ни өчен конфетны алмадың?

- Нигә чипсыны кәрзингә салмадыгыз?

- Кибеткә баргач, бу зыянлы ашамлыкларны алуларын сорап әниләрегезне аптыратмассыз дип уйлыйм.

4. – Балалар, мин сезгә бер сер ачам. Сәламәт булу өчен, микроблар белән көрәшү өчен, витаминнар ашарга кирәк. Витаминнар алар солдатлар кебек безнең организмны усал микроблардан, төрле чирләрдән саклыйлар. Витаминнарның һәрберсенең үзенең исеме бар: А витамины, В витамины, С витамины, Д витамины, Е витамины. Сез беләсезме, витаминнар кайда яши? Кайсы ашамлыкларда күп булалар? (балаларның җаваплары).

- Витаминнар яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә һәм башка ашамлыкларда яшиләр. А витамины (А хәрефен күрсәтәм) безнең күзләребез яхшы күрсен өчен кирәк. Ул кызыл һәм кызгылт-сары яшелчәләрдә була. Әйтегез әле шундый төстәге яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне?

- Кишер, кабак, алма.

- А витамины тагын балыкта һәм йомыркада бар. Сезнең С витамины турында ишеткәнегез бармы? (балаларның җаваплары). С витамины безнең организмны микроблардан саклый, аларны кертми. Беләсезме, С витамины нәрсәләрдә күп микән? (балаларның җаваплары)

- С витамины бөтен ачы җиләк-җимешләрдә һәм яшелчәләрдә бар. Нинди ачы җиләк-җимешләрне беләсез?

- Лимон.

- С витамины әфлисунда, карлыганда, мандаринда, кәбестәдә, суганда, редискада бар. Көз көне микроблар күп, шуңа күрә сезгә көзен бакчада лимон белән сарымсак катнашмасы ашаталар.

Тагын бер витамин белән таныштырам: ул Е витамины. Е витамины безнең тән тиресе сәламәт булсын өчен кирәк. Ул яшел төстәге яшелчәләрдә, җиләк-җимешләрдә: кәбестәдә, петрушкада, яшел суганда, кивида бар.

Балалар, кәбестәдә С витамины да, Е витамины да бар. Димәк кайбер яшелчәләрдә бер генә түгел, ә берничә витамин буларга мөмкин. Шуңа күрә яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне күбрәк ашарга кирәк. Хәзер без аларны җыярга бакчага барабыз.

5. “Яшелчә җыю” уены.

Без бакчага барабыз,

Яшелчәләр җыябыз.

Кыяр күреп алабыз,

Иеләбез, алабыз

Һәм кәрзингә салабыз.

(Шигырь эчтәлегенә туры китереп хәрәкәтләр ясала. Суган, чөгендер, кәбестә һәм башка яшелчәләрне җыялар).

- Балалар, хәзер җыйган яшелчәләрнең кирәклеләрен генә алып борщ пешерәбез.

6. “Борщ пешерү” уены (2 командага бүленәбез. Һәр командадан һәр бала үз өстәленнән борщка кирәкле бер яшелчәне алып кәструл рәсеменә илтеп тыга. Кайсы команда биремне дөрес һәм тиз үти – шул җиңүче була).

7. – Менә яшелчәләрдән тәмле аш та пешердек. Сез ничек уйлыйсыз, без азыкны йоткач, аның белән нәрсә була? Ул кая китә? (балаларның фикерләре). Моны белү өчен, мин сезне кишер белән сәяхәткә чакырам.

        Кишерне тешләп, авызга капкач, без аны чәйнибез, төкрекләр белән юешләтәбез. Чәйнәлгән кишер үңәч буйлап ашказанына төшә. Ашказаны тиз пешерә торган кәстрүл кебек, анда без ашаган азык эшкәртелә. Аның стеналары тигез түгел, ә кытыршы. Менә бу наждак кебек (тотып карыйлар). Ашказаны сыеклык бүлеп чыгара, аны ашказаны согы диләр. Ашказаны согы без йоткан азыкны чылата һәм җебетә.

        Әйдәгез бер эксперимент ясап карыйбыз. Беренче капчыкка кыргычта кырылган кишер салабыз. Бу - әйбәтләп чәйнәлеп йоткан кишер булыр (балалар кырылгын кишерне тәлинкәдән калак белән беренче капчыкка салалар). Кишер янына саргылт төстәге су салабыз. Бу- ашказаны согы булыр. Капчыкны тотып карагыз әле – ул нинди? Катымы, йомшакмы?

- Йомшак.

        Ә икенче капчыкка шакмаклап туралган кишер салабыз ( балалар тәлинкәдән туралган кишерне калак белән икенче капчыкка салалар). Бу – начар чәйнәлеп йоткан кишер булыр. “Ашказаны согы” салабыз. Тотып карагыз әле – бу капчык нинди?

- Каты.

- Кайсы очракта ашказаны яхшырак эшләр? Сез бу турыда нәрсә әйтә аласыз?

(балаларның фикерләре тыңлана)

- Яхшы чәйнәлгән азыкны ашказаны җиңелрәк эшкәртә, шуңа күрә азыкны әйбәтләп чәйнәп йотарга кирәк.

8. – Безнең шөгылебез ахырына якынлашты. Сез бүген нәрсәләр белдегез? Өйгә кайткач, әти-әниләрегезгә нәрсәләр турында сөйләрсез?

- Мин сезгә сәламәтлек телим. Авырмагыз, көчле, җитез һәм акыллы булып үсегез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Шофёр буласым килә!"

Кечкенәләр төркеме өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча сценарий...

Солдат буласым килә.

Хочу стать солдатом. Стихи для детей дошкольного возраста ( Автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

Күл буена килсәгез

Сәхнәләштерелгән әкият -тамаша....

Сәламәт буласың килсә...

Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү...

«Кем буласым килә»

Конспект ОД...

«Кем буласым килә»

Конспект образовательной деятельности...