"Шофёр буласым килә!"
план-конспект занятия (младшая группа) на тему

Николаева Ирина Валерьевна

Кечкенәләр төркеме өчен юл йөрү кагыйдәләре буенча сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Шофер буласым килә!"64 КБ

Предварительный просмотр:

     МДОУ «Село-Чурский детский сад Кукморского муниципального района РТ»

Кечкенәләр төркеме өчен  юл йөрү кагыйдәләре буенча сценарий

Төзеде:Николаева Ирина Валерьевна

Февраль, 2012 нче ел

Максаты.

 1. Йөк, җиңел автомобильләр, автобус, урам, светофор һәм иң гади юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрне ныгыту.

2. Логик фикерләүне, фантазияне, хәтер һәм бәйләнешле сөйләмне, пространствода ориентлашу күнекмәләре, мәгълүматны тыңлау һәм сорауларга җавап бирү күнекмәсен үстерү.

3. Юл йөрү кагыйдәләренә карата  кызыксыну уяту, өлкәннәргә ихтирамлы караш, бер-берсенә карата дуслык хисләре, автомобиль йөртүче һөнәренә, әтиләргә карата хөрмәт, мәхәббәт хисләре  тәрбияләү.

Җиһазлау.

  1. Уенчык автомобильләр (йөк, җиңел, автобус)
  2. транспорт чараларының рәсемнәре (йөк, җиңел, автобус, велосипед)
  3. Светофор макеты.
  4. Ттармачыкта төрле төсле түгәрәкләр.
  5. Клейлар.
  6.  Фешкалар.
  7. Балаларның әтиләре белән бергәләп “Шофер буласым килә!..” темасына ясаган рәсемнәреннән күргәзмә.
  8. Юлларда исән-имин йөри белик!” – стенд (ел дәвамында юл-йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча үткәрелгән дәресләрдән күренешләрдән).
  9. Әтиләр өчен балаларның ясаган бүләкләре.
  10. Әтиләр өчен “Юлда йөри беләсеңме?” дигән тест.
  11. Музыкальный центр, дисклар.

Кичә барышы.

Тәрбияче. Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, балалар һәм кадерле әтиләребез!  Балалар, әйдәгез  кунаклар, әтиләр белән исәнләшик әле. ( Балалар исәнләшәләр). Без бүген сезнең белән юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләшербез. (Ишек шакыйлар).

Песи керә. Исәнмесез балалар! Мин песи. Юл йөрү кагыйдәләре белгече.

Тәрбияче. Шундый белгеч булгач, әйдә безнең балаларга да өйрәт. Я, әйтеп кара, автомобиль  юлыннан ничек чыгасың?

Песи. Нәрсәсе бар аның, көпчәкләр арасыннан йөгерәсең дә чыгасың.

Балалар. Көпчәкләр арасыннан йөгерсәң, көпчәкләр астында калуың бар. Юлны чыгар өчен якында гына автомобиль юкмы икәнен карарга кирәк.

Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк. 

Моны-белү һәркемгә дә,        

Кайда йөрсә дә кирәк!

Тәрбияче. Балалар, сез әле кечкенә. Сез юлны өлкәннәр белән генә чыгарга тиеш. Мәче, әйт әле,  автомобиль  юлында уйнарга ярыймы?

Песи. Ярый, кайда уйнасаң да ярый. Шулай бит балалар?

Балалар.  Юк, мәче, син ялгышасың. Автомобиль юлында уйнарга ярамый.

Тәрбияче. Ни өчен уйнарга ярамый?

Балалар. Автомобильләр зур, кызу йөриләр, таптап китәргә мөмкиннәр.

Песи.  Алайса кайда уйнарга соң?

Балалар.  Ишек алдында

Песи. Сез бик күп беләсез икән ,балалар.

Тәрбияче. Песи, теләсәң, балалар  үзләре белгән белемнәрен сиңа да өйрәтерләр. Шулай бит, балалар?

Балалар. Әйе.

Физ-ка.

Дөньяда могҗизалар бар,

Кәрләләр булды балалар.

Барыбыз да торып бастык-

Зур кешеләр балалар!

Тәрбияче. Менә нинди акыллы балалар бит сез! Балалар хәзер мин сезгә табышмак әйтәм. Игътибар белән тыңлагыз. Транспортның кайсы төре 2 мөгезле?

Балалар. Велосипед! (Рәсемен күрсәтү)

1 бала.

Әгәр велосипед күрсәм,

Утырып барасы килә.

Урамнарда җилдереп

Сәпиттә чабасы килә.

Тәрбияче. Молодцы. Балалар, хәзер мин күрсәтәсе транспорт чараларын танырсызмы икән? Бу нинди автомобиль? Я, кайсыгыз җавап бирер? (Балалар берәрләп я хор белән җавап бирәләр)

Тәрбияче.Ул ни өчен кирәк? (Ни өчен кирәклеген аңлаталар)

Тәрбияче. Молодцы, балалар! Әйдәгез тагын бер тапкыр кабатлыйк әле: Бу йөк автомобиле. Ул йөк ташый (ком, утын, кирпеч). Бу җиңел автомобиль. Җиңел автомобиль белән әтиләрегез сезне детсадка алып киләләр. Монысы автобус. Ул кешеләрне йөртә. Аңа бик күп кеше сыя: сез дә, мин дә.

Тәрбияче белемнәрне ныгыту  өчен сораулар бирә. “ Кирилл, нинди автомобиль ком, кирпеч ташый? Индира, нинди  автомобиль безне барыбызны да төяп экскурсиягә алып бара ала? Ярик, син әтиең белән детсадка нинди автомобиль белән киләсең?” (Балалар тиешле  автомобильне табып күрсәтәләр, атыйлар.)

Тәрбияче. Карагыз әле: менә минем башым ,аякларым , кулларым, гәүдәм. Ә автомобиль нинди өлешләрдән тора?

Балалар. Тәгәрмәчләр, руль, ишекләр.

Тәрбияче. Автомобильләр җырлый беләләрме соң? Я, ничек итеп?

Балалар. Пип- пииип-пииип!

Тәрбияче. Менә ничек яхшы сигнал бирәләр икән бит алар. Автомобильләр ничек хәрәкәт итәләр?

Балалар. Кызу!!!

Тәрбияче әтиләрне “Кем тизрәк!” уенын уйнарга чакыра. Ике автомобильгә җеп тагылган.  Шуларны өстерәп, фешкаларга тимичә, билгеләнгән юлны узарга кирәк. 2 -3 тапкыр кабатлана. (Музыка)

Тәрбияче. Ә хәзер балалар сезнең белән “Дөрес йөри беләсеңме?” уены уйнап алабыз. (Музыка)

Тәрбияче. Велосипедлар белән фешкалар арасыннан бер-бер артлы хәрәкәт итү.. Фешканы аударсалар – ул бала авария ясаган була. (Музыка)

Тәрбияче. Балалар, урам нинди 2 өлешкә бүленә әле?

Балалар. Тротуар һәм юл өлешләренә.

Тәрбияче. Тротуардан кемнәр йөри? Юлдан нәрсәләр йөри?

Балалар. Тротуардан  кешеләр йөри. Юлдан транспорт чаралары.

Физ-ка.

Тротуардан атлыйбыз (балаларбер урында атлыйлар),

Кагыйдәне саклыйбыз (бармак белән яныйлар),

Урам аша чыкканда (аякларны югары күтәреп)

Сулга, уңга карыйбыз.

Тәрбияче. Автомобильләр бик кызу, әмма бик тәртипле хәрәкәт итәләр. алай тәртипле хәрәкәт итәр өчен аларга нәрсә ярдәм итә?

Балалар. Светофор!

Тәрбияче. Молодцы! Мәче, син светофорның нәрсә икәнен беләсеңме?

Песи. Беләм, ул өч күзле бер нәрсә инде шунда. Әле бер күзен, әле икенчесен, әле өченче күзен ача .

Балалар. Светофор- ул җәяүлеләрнең дә, шоферларның да ярдәмчесе һәм дусты.

  Урамнарны күзәтәм,
Узганнарны кисәтәм.
Янып тора өч күзем,
Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:
-Кузгалма!-ди кызыл күз.
-Сабыр!- дия сары күз.
-Ярый!- дия яшел күз

             Алмаш-тилмәш өч күз яна,

Яшел, сары һәм кызыл.

Безгә дөрес юл сайларга

Булыша ул көнозын

Песи. Балалар, сез бик күп нәрсәләр беләсез икән.

Тәрбияче. Менә хәзер мәче сине тикшерәбез инде

Уен: “Светофор” Яшел ут янса, балалар сикереп уйныйлар. Сары ут – туктыйлар. Кызыл ут – чүгәлиләр, бармак яныйлар.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, барыгыз да светофор турындагы мәгълүмәтләрне төгәл үзләштергәнсез икән.

Песи. Мин сезгә төрле түгәрәкләр алып килдем. Я, светофор ясап карагыз әле. Кемнеке матуррак булыр микән?

Балалар өстәл янына барып әзер светофор силуэтына светофор рәсеменә карап түгәрәкләр ябыштыралар. Төсләрне дөрес урнаштыруларына карап, песи эш беткәч аларга йомгак ясый.

Тәрбияче. Молодцы, балалар! Балалар, автомобиль йөртүчеләрне кем дип атыйлар?

Балалар. Шофер!

Тәрбияче. Бик дөрес, шофер, ә дөресрәге автомобиль йөртүче дип атала.  Хөрмәтле кунаклар, әтиләр, сез ничек уйлыйсыз: безнең нәниләребездән зур үскәч яхшы шоферлар чыгармы икән?

Балалар “Шофер буласы килә!” җырын җырлыйлар.

Шофер буласым килә"

Луиза Батыр – Болгари көе

Эльмира Шәрифуллина сүз

Үскәч кем буласың дип?

Сорыйлар да, сорыйлар

Әллә нинди һөнәрләр,

Саныйлар да, юрыйлар.

Минем әнә белсәгез,

Шофер буласым килә.

Капка төбенә кайтып,

Җырлыйсым килә.

Кушымта:

Пип , пип, пип мин бу мин

Кем бар анда, кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз,

Юл өстендә тормагыз.

 Пип, пип, пип мин бу мин

Кем бар анда, кайсыгыз?

Чыгып капка ачыгыз,

Юл өстендә тормагыз.

Озын юллар үтәсе,

Ерак китәсем килә.

Сөт- су алып калага,

Төяп китәсем килә.

Авыл күчтәнәче бу

Әби – бабайларга,

Юлда тыз – быз йөрсәләр

Кычкыртам сезгә.

Кушымта.

Хор.

Ашыкмагыз,әтиләр, сез юлларда,

Ашыгулар бәхет китерми.

Исән-имин генә йөрегез сез,

Гаиләләргә кайгы китерми!

Тәрбияче. Хөрмәтле кунаклар, кадерле әтиләребез. Барыгызны  да якынлашып килүче бәйрәм – 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз. Сезгә озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, һәрбер эшегездә уңышлар, гаилә бәхете телибез. Юлларыгыз һәрвакыт уң, имин булсын!  Ә хәзер балалар үзләренең кадерле әтиләренә ясаган бүләкләрен тапшыралар. Рәхим итегез. (Бүләк өләшү) Һәм  сезнең игътибарга татар халык бию.

Татар халык биюен бииләр.

Песи. Рәхмәт сезгә балалар. Хәзер мин сез сөйләгәннәрне истә тотармын. Рәхмәт йөзеннән мин сезгә үземнең серле капчыгымнан күчтәнәчләр өләшәм.

Тәрбияче . Ә хәзер песи белән, һәм кунаклар белән саубуллашыйк.

Балалар. Сау булыгыз!

Ашыкмагыз,әтиләр, сез юлларда,

Ашыгулар бәхет китерми.

Исән-имин генә йөрегез сез,

Гаиләләргә кайгы китерми!

Әгәр велосипед күрсәм,

Утырып барасы килә.

Урамнарда җилдереп

Сәпиттә чабасы килә.

             Алмаш-тилмәш өч күз яна,

Яшел, сары һәм кызыл.

Безгә дөрес юл сайларга

Булыша ул көнозын.

 Урамнарны күзәтәм,
Узганнарны кисәтәм.
Янып тора өч күзем,
Күреп торам ич үзем,

Әйтеп торам өч сүзем:
-Кузгалма!-ди кызыл күз.
-Сабыр!- дия сары күз.
-Ярый!- дия яшел күз

Ашыкмагыз,әтиләр, сез юлларда,

Ашыгулар бәхет китерми.

Исән-имин генә йөрегез сез,

Гаиләләргә кайгы китерми!

Ашыкмагыз,әтиләр, сез юлларда,

Ашыгулар бәхет китерми.

Исән-имин генә йөрегез сез,

Гаиләләргә кайгы китерми!

Ашыкмагыз,әтиләр, сез юлларда,

Ашыгулар бәхет китерми.

Исән-имин генә йөрегез сез,

Гаиләләргә кайгы китерми!

Көпчәкләр арасыннан йөгерсәң, көпчәкләр астында калуың бар. Юлны чыгар өчен якында гына автомобиль юкмы икәнен карарга кирәк.

Тротуардан  кешеләр йөри. Юлдан транспорт чаралары.

Машина узганын көтми

Йөгермә син тизрәк. 

Моны-белү һәркемгә дә,        

Кайда йөрсә дә кирәк!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Составление рассказа «Шофёр ведёт грузовую машину».

Конспект занятия по составлению рассказа с детьми 2-3 года.Активизация словаря ,умение  группировать слова в простые предложения,что необходимо для общения и восприятия окружающей среды....

Солдат буласым килә.

Хочу стать солдатом. Стихи для детей дошкольного возраста ( Автор Хайбуллина Мадина Ахатовна)...

Сәламәт буласың килсә...

Балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү...

Сәламәт буласың килсә

"Сәламәт буласың килсә" темага  бу шөгыль балаларның файдалы ашамлыклар турындагы белемнәрен ныгыту, витаминнарның әһәмияте һәм ашказаны эшчәнлеге белән таныштыру максатыннан үткәрелде....

«Кем буласым килә»

Конспект ОД...

«Кем буласым килә»

Конспект образовательной деятельности...