сценарий новогоднего утренника в детском саду "Яна ел"на татарском языке
материал (старшая группа) на тему

Халиуллина Минния Раифовна

Огонь не любит праздники он хочет его испортить,но лесные обитатели вместе со снежинками побеждают его.Приходит дед Мороз и праздник продолжается.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el.docx36.5 КБ

Предварительный просмотр:

 2016-17 яна ел

Алып б.Хәерле көн,кадерле балалар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар! Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын!

Адилэ.    Бүген бездә зур бәйрәм!

                Бүген Яңа ел килә!

Безнең күңелләр җырга

Һәм биюгә җилкенә.

Бераз гына моңсу да,

Ник икәнен мин беләм.

Хушлашабыз чөнки без,

Бүген иске ел белән.

Рэмзиль.. Күрегез бу чыршыны!

Чыршының да чып-чыны

Нинди төз, матур,биек-

Тора түшәмгә тиеп.

Ильназ            Эту ёлку вам принёс

                   Добрый Дедушка Мороз.

                   Так стройна и величава,

                   Посмотрите: справа,слева-

                    Все подарки для детей,

                    И её лесных зверей.

                    На верхушке как всегда

                    Величавая звезда.

Җыр:”Кыш җитте”

Рианна .Кунак булып яшел чыршы

Килгән безгә.

Ул ямь өстәп тора

Безнең бүлмәбезгә.

Көтеп тора безнең биеп

Җырлаганны,

Тирәсендә әйлән-бәйлән

Уйнаганны.

Бала.Бүлмәдә чыршы агачы,

                 Ул яшелдән киенгән.

                 Чыршы да урманнан безгә,

                 Бәйрәм итәргә килгән.

Җырлыйбыз да биибез,

                 Зурлыйбыз Яңа елны.

                 Яңа елда- яңа утлар,

                 Яктыртсын Яңа елны!

Бала.Без бүген чыршы янында

                 Әйлән-бәйлән уйнарбыз.

                 Кыш бабайны каршыларбыз,

                 Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы

                    Җем-җем килеп яна ул

                    Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

                    Котлы булсын Яңа ел!

Г.Рамазан.Исәнме чыршы, исәнме!

                   Яңа ел килеп җитте.

                   Күңелле чыршы бәйрәмен

                   Балалар күптән көтте.

Сыгынып көттек без сине,

                 Көннәрне санап көттек

                 Календарь битләренә  һәм

                 Сәгатькә карап көттек

 Сиң килдең бүген киенеп

                  Бизәнеп, матурланып,

                  Безгә, нәни дусларыңа,

                  Күңелле җырлар алып.

Кулны-кулга тотынып

                 Җырлыйбыз да биибез

                 Яңа елда һәркемгә

                 Бәхет-шатлык телибез!

Җыр: Маленькой елочке.

А.б.Балалар ,сезгә Яңа ел әкиятен күрсәтербез.

(Чыршы төбендә утырган Ут чыга) бии.

Райнур.Ут. Карлы алан эчендә зур боз сараеда Кар кызы яши, аның ниндидер сере бар. Инде ничәнче ел шул серне белергә телим. Менә шушы чыршы төбендә качып утырыйм әле, серләрен белеп булмас микән?(Кача)

Голия.Кар кызы(керә) Ап-ак карлы аланнарда

                            Биеп йөрим мин.

                            Чыршыларга ак энҗеләр

                            Сибеп йөрим мин.

                            Шул аланның уртасында

                            Ел да үсә боз өем.

                            Җылыдан бик-бик куркам мин,

                            Юк өйдә шуңа мичем.

Ут (Чыршы төбеннән чыга)

        Әһә, белдем, белдем сереңне,

        Уттан куркасың түгелме?

Кар кызы: Җәнлекләр белән мин дус,

                     Гомерләрем узмый буш.

                     Җәнлекләрем, дусларым,

                     Матур, җитез, шукларым,

                     Килегез монда тизрәк,

                     Биик тизрәк, җитезрәк.(пауза)

Нишләп берәү дә килми соң?

(пауза)

Балалар, әйдәгез бергәләп чакырыйк.

Куян(керә):

 Кар кызы, балалар! Убырлы карчык җәнлекләрне сихерләп үзенең өендә тота. Мин көчкә качып котылдым. Тизрәк убырлының табышмакларына җавап табыйк, шул чакта аның сихере бетәр дә җәнлекләр котылырлар. Менә ул табышмаклар(укый)

Урманнан чыгар,

Корсак асты чуар,

Койрыгы сырлы,

Хәйләсе күп төрле.

Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста

Соры тунын сала да,

Ак тунын кия кышка.

( 2 нче куян,  төлке килеп керәләр)

Толке .Балалар, рәхмәт сезгә, безне убырлы кулыннан коткардыгыз.

Ал.бар. : Җәнлекләр, сез хәзер азат. Без бергәләп бәйрәмебезне дәвам итә алабыз.

Ут: Мин күнел ачуларны сөймим. Хәзер барыгызны да утым белән көйдереп алам. (кача)

 куян: Ой, авырта! Ярдәм итегез!

Ралина.Төлке: Минем йомшак койрыгымны коткарыгыз

куян: Мин беркемне дә күрмәдем.

Төлке: Мин дә беркемне дә күрмәдем.

Кар кызы: Сизәсезме, безгә кемдер комачалауларга тели, безнең бәйрәмебезне бозмакчы була.

 Төлке: Кар бөртекләрен чакырырга кирәк. Алар гына безгә ярдәм итә алыр.

Берәрегез күрмәдеме аларны? Бәлки юлда очрагандыр?

Куян: Чакыр әле дусларыңны, Кар кызы!

Кар кызы: Берүземә бик күңелсез

Кая минем дусларым?

Килегез  чаршы янына,

Килегез, матурларым,

Энҗе кар бөртекләрем.

(кар бөртекләре керә)

Төлке: Кемдер безнең бәйрәмне,

                Тели бүген бозарга.

                Очрамадымы чит-ятлар

                Килгәндә юлыгызда.

Кар бөртеге: Юллар буе очтык без,

                        Киң кырларны кочтык без.

                        Очрады кар өемнәр,

                        Күрмәдек чит кешеләр

Ут: Әһә, минем беремне берсе дә белә алмады. Хәзер барысына да кызу булачак

(ут белән болгый, җәнлекләр кача)

Кар кызы: Ой, уттан куркам, куркам!

                      Мин эримен, мин бетәм.

куян: Кар бөртекләре очыгыз,

       Кар чәчәкне кочыгыз.

       Явыз утны сүндереп,

       Кар кызын коткарыгыз.

Бию.Кар бортеклэре

(Кар бөртекләре бииләр, утны әйләндереп алалар, сүндерәләр)

Ут: Ой, ой, мин үләм,

            Сүнәм, сүнәм, бетәм. (чыгып китә)

Кар кызы. Рәхмәт, дусларым,

                   Энҗе кар бөртекләрем.

А.б. Әйдәгез,балалар,Бәйрәмебезне дәвам итик. Ләкин нинди бәйрәм инде ул Кыш бабайсыз?

А.б. Әйдәгез, Кыш бабайны чакырыйк. Кыш бабай, без монда! Ау!  (Бергә кабатлыйлар)

(Ишек шакыйлар, телеграмма кертәләр)

Кар кызы.(Укый) Балалар, Кыш бабайның  телеграммасы бу. Аңа ярдәм кирәк икән.Мин Кыш бабайны бик тиз алып килермен бирегә. Ә сез күңел ача торыгыз, биегез, җырлагыз.

Җыр: “В лесу родилась ёлочка”

Ал бар. Балалар, әйдәгез, Кыш бабай турында җыр җырлыйк.

 Җыр:   “ БУ КЫШ БАБАЙ.”(Кыш бабай, Кар кызы керә).

Кыш бабай. Исәнмесез балалар. Исәнмесез кунаклар.телэклэр тели.

Кар кызы. Ак сакаллы, ак күңелле

                   Бабам белән без  

                   Җир өстенә аклык – пакьлек

                   Алып киләбез.

                   Яңа ел белән сезне,

                  Яңа бәхетләр белән

Кыш бабай.Мин сезгэ табышмаклар эйтим эле.сез белэсез микэн.

Кто  в малине знает толк

                                        Косолапый, бурый ... (медведь)    

Дочерей и сыновей

                                         Учит хрюкать. . .(свинья)

В теплой лужице своей

                                       Громко квакал … (лягушонок)

В новый год до объеденья

                                       Ел конфеты и варенье

                                       Жил на крыше он бедняжка,

                                       Это милый... (Карлсон)    

Он играет понемножку

                                       Для прохожих на гармошке.

                                       Музыканта знает всяк,

                                       Его имя . . .(Крокодил Гена).

                     Был он тучкой дождевой

                                       С Пяточком ходил домой.

                                       И конечно, мед любил,

                                       Это - ...(Винни Пух)

Кыш бабай.    Булдырдыгыз балалар. Татарча да, русча да бик яхшы беләсез икән.

Ал. бар. Кыш бабай сез юлдан килгән кеше.Арыгансыздыр да инде. Утырып бераз ял итегез.

Бездә кунак кадерле,

Сал бабай өсләреңне.

Кыш б. Ай, әйтә күрмә ,кызым

Кардан сырган бит туным.

Салмыйм, өстемне салмыйм,

Салсам эреп китәм мин.

Ал. бар Бабакай, безнең балалар синең турында бик күп шигырьләр беләләр. Тыңлагыз әле менә.

(балалар шигырь сөйлиләр)

Рамазан.Кыш бабай кыш бабай ул безне ярата

Ул безгэ яна ел булэге тарата

Айназ.Кыш бабай кыш бабай безгэ бик таныш бабай

сакал мык ап-актан килгэн безгэ ерактан

Голия.Кыш бабай,Кыш бабай исэн-сау килденме

Син бездэ яна ел икэнен белденме

Белденме син безнен сагынып коткэнне

Узен дэ котттенме яна ел житкэнне

Без коттек бик куптэн Яна ел килэ дип

Сина дип сойлэргэ шигырьлэр ойрэндек

Рания.Бала.Кыш бабай мине буген син макта

1 яшькэ устем син килгэн чакка

Алина.Кто в нарядной теплой шубе

С длинной белой бородой

В новый год приходит в гости и румяный и седой

Он играет с нами  пляшет

С ним и праздник веселей

Дед мороз на елке нашей самый главный из гостей

Ильфар.Кыш бабай килгэн ап-ак тун кигэн

Котэ кем генэ чыгар дип ойдэн

Чыксан чеметэ битне ошетэ

Менэ шул анын ботен эше дэ

        Риназ .Ак мендәрен салды да

Кыш бабай җиргә ятты.

Елгаларга көзге япты,

Агачка мамык атты.

Төнлә килеп тәрәзәнең

Пыяласын үбә дә

Бүрәнәләрне шартлатып

Менеп китә түбәгә.

. Ыжгырта да, сызгырта да,

Чабып йөри Кыш бабай

Әллә быел бабай түгел

Килде микән Кыш малай.

Ралина.Кыш бабайны ел саен,

Сагынып көтәбез.

Яңа елга күчтәнәчсез,

Килмәвен беләбез.

Ул биргән күчтәнәчләр,

Безгә бик ошый.

“Тагын кил, Кыш бабай,

Зарыгып көтәрбез!”

Диляра.Гармунсыз да биетэсен ай-яй шаян икэнсен

Бигрэк инде тау шуганда битне тешлэп киткэсен

Ал.бар. Бигрәк күңелле булып китте.

              Тыпыр-тыпыр биергә

              Паркет идәннәр кирәк

              Паркет идәннәргә басып

              Шарт-шорт тибәргә кирәк.

Кыш бабай, әллә яшь чакларыңны искә төшереп бер биеп аласыңмы соң?

Бию“Кыш бабайны биетү”(татар бию кое)

Ал. бар.Булдырдың бабакай, арыгансыңдыр. Ә хәзер балалар үзләренең биюләрен биеп күрсәтерләр.

Шундый матур бәйрәмне

 Бушка уздырмыйк әле.

Бөтерелеп әйләнгәләп ,

 Бер биеп алыйк әле.

Бию””

Кыш б. Балалар, әйдәгез әле минем белән уйнап алыйк.

Ильфат.           Яңа ел ул нинди була?

                  Яңа ел ул буранлы.

                  Була аның колакларны,

                   Чеметтерә торганы.

          Күзгә күренми дә үзе

                    Ә килгәнен тоябыз

                   Шуңа җырлар өйрәнәбез

                   Шигырь ятлап куябыз.

            Яңа ел яңа инде

                   Иске ел булмас әле,

                   Шатлыгын да, бәхетен дә

                   Кызганып тормас әле.

Иске елның яңа кары

                   Йомшак итеп сала юл.

                   Бөтен яхшылыгың белән ,

                   Хуш киләсең , Яңа ел!

Ал.б.    Яңа яуган ап-ак кар өстеннән

            Йөгрә-йөгрә килә Яңа ел!

Рэмзиль яна ел.        Мине каршы алыгыз,

                    Һәм танышып калыгыз

                   Исемем минем -Яңа ел,

                   Мин –бәхет таратучы,

                  Җир йөзендә бар нәрсәне

                   Өзелеп яратучы.

Үз телемдә, үз җиремдә,

Бәйрәм белән котлыйм сезне

2009 нчы елның

Имин булсын һәрбер көне!

К.б.   Көтеп алган очрашулар

          Тиз генә үтеп китте

         Инде хәзер саубуллашып

         Китәр вакытлар җитте.

Күңел тынычлыгы телим,

Яңа елда һәркемгә

Бәхет, шатлык, сәламәтлек

Юлдаш булсын гомергә!

Кар кызы.        Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

                         Һәрбер өйгә киләчәк

                         Яхшы булсын, имин булсын

                          Матур булсын киләчәк.

К.Б.Рәхмәт әйтик чыршыбызга,

       Матур бәйрәме өчен.

.     Рәхмәт әйтик кунакларга

       Килеп караган өчен.

       Яңа елга яңа юлдан,

Нык басып бердәм керик.

Иң изге ,саф теләкләрне
Бер-беребезгә телик.

Яңа ел җыры.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Новогоднего утренника в детском саду Волшебный шнурок деда Мороза

Сценарий утренника разработан для детей разновозрастной группы...

сценарий новогоднего утренника в детском саду

сценарий новогоднего утренника в детском саду подготовительная группа...

Сценарий Новогоднего утренника в детском саду "Зимняя сказка"

Сценарий Новогоднего утренника в детском саду "Зимняя сказка""...

Сценарий новогоднего утренника "Золушка" для подготовительной группы на татарском языке

Сценарий новогоднего утренника для подготовительной группы на татарском языке...

Сценарий выпускного утренника в детском саду "Стиляги" на татарском языке.

Сценарий выпускного утренника в детском саду "Стиляги" на татарском языке.Действующие лица:ВедущиеДвойкаПятеркаПеппи2 жуликаТанцы:ВыходмамбоВальсТвистТанец с игрушкамиогромная странаПесни:&l...

Сценарий новогоднего утренника в детском саду для разновозрастной группы « Новогодние приключения»

Данная разработка новогоднего утренника подходит для разновозрастной группы, для детей 4-7 лет. Материал содержит веселые, смешные моменты, интересные задания для детей, конкурсы. В празднике участвую...