Яңа ел -2017! “Әтәчкәйне кунакка көтәбез”
методическая разработка (подготовительная группа) на тему

CАХАПОВА ГУЛЬНАРА САЛИХОВНА

Балалар бәйрәм көенә керәләр. Чыршы тирәсендә бииләр, урыннарына утыралар.

“Еллар алмашы” /Чыгыш – тамаша. Кече тәрбияче тарафыннан балалар өчен сюрприз/

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_el_2017_stsenariy.docx24.16 КБ

Предварительный просмотр:

                                   Яңа ел -2017!

                      “Әтәчкәйне кунакка көтәбез”

                                              МБМББУ «Таңбатыр”

                                                        балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                          Сахапова Гөлнара Салих кызы.

Балалар бәйрәм көенә керәләр. Чыршы тирәсендә бииләр, урыннарына утыралар.

“Еллар алмашы” /Чыгыш – тамаша. Кече тәрбияче тарафыннан балалар өчен сюрприз/

Җыр “Чыршы янында” Г.Гәрәева сүзләре һәм музыкасы. №16-17 УМК

                            /Туган телдә сөйләшәбез” /2-3 яшь/

Балалар ярымтүгәрәккә басып шигырь сөйлиләр.

Аяз

Менә тагын бәйрәм килде,

Балалар бакчасына!

Сокланып карап туймаслык,

Яңа ел чыршысына.

Чын күңелдән котлыйм сезне,

Яңа ел белән, дуслар!

Бүген монда яңгырасын,

Шат авазлар, шат җырлар!

 Илһам

Менә инде кар яуды,

Ап-ак булды җир өсте.

Чаналарга, чаңгыларга

Җиткереп булмый эшне.

Сөенәбез, шатланабыз.

Күңелле үтә кышлар.

Чаңгы, чана, тимераяк

Безнең иң якын дуслар!

Ш.Әмир:

Буген бездэ зур бэйрэм,

Буген Яна ел килэ.

Безнен кунеллэр жырга

Хэм биюгэ жилкенэ.

Бераз гына монсу да

Ник икэнен мин белэм.

Хушлашабыз ченки без

Буген иске ел белэн.

Кыш бабай килгэч булачак

Котлаулар да, булэк тэ.

Яна елда чынга ашар

Безнен бэтен телэк тэ.

Яна елнын бэхетле ел

Буласын без белэбез.

Шуна курэ бергэлэшеп

Яна елга керэбез.

Г.Әмир:

Яңа елны каршыларга

Без җыелдык бу залга

Исәнме - саумы Яңа ел!

Хуш киләсең уз алга.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел,

Уйныйк, көлик, шаярыйк

Котлы булсын Яңа ел!

Таңсылу:

Тышта нурлы, күңелле

Җиргә ап-ак кар ятты

Җырлап, биеп каршылыйбыз

Яңа ел таңы атты.

Яңа бәхет, яңа шатлык

Алып килсен Яңа ел!

Телибез тыныч тормышлар

Котлы булсын Яңа ел!

Музыка яңгырый балалар урыннарына утыралар.

/Залга төлке керә/

Төлке: Күпме кеше җыелган! Нинди матур бәйрәм бара?! Исәнмесез кадерлеләрем. Ниди бәйрәмгә җыелдыгыз? Яңа ел! Ә нинди соң ул, тәмле ме? Баллы мы?  Әәәә белдем тозлыдыр әле.

Тәрбияче: Безнең бәйрәм, кхңелле бәйрәм ул!

Төлке: Күңелле дип, сарык китерделәр ме әллә?

Балалар: Юк.

Төлке: Әтәч килә ме әллә?

Тәрбияче: Әйе төлкекәй, безгә әтәч елы килә. Әтәч нинди әле ул?

Төлке: яланып  Тәмлееее!

Тәрбияче: Тукта әле. Беренче чиратта тырыш ул, бөртекләп, чүпләп җыя. Димәк тырыш кешеләр өчен уңышлы ел булачак.

Төлке: читкә китеп. Юк инде. Бер әтәч, бер елга./шаккатып/ Бик аз бит ул.

Тәрбияче: Нәрсә дисең син төлке?

Төлке: Ә юк. Мин әйтәм бигрәк күңелле була икән дим. Әтәч килгәч. Кайчан килә дисез әле?

Тәрбияче: Яңа елга.

Төлке: читкә. Яңа ел кайчан микән инде ул?

Тәрбияче: Кара әле төлке дус, син урмандагы бөтен куяннарны куркытып бетергәнсең диләр?

Төлке:/борчылып/ Минме? Булмас! Минем кебек әдәпле, минем кебек мәрхәмәтле, гадел...

Тәрбияче: Я инде, килешми,мактанма.

Төлке: Билләһи, җәнлекләргә дә, /балаларга карап/ балаларга тимим.

Уен уйнала “Төлке һәм балалар”

Яңа ел килә

Күп бүләк алып килә

Беркемнән курыкмыйбыз,

Төлкегә тоттырмыйбыз.

                                   /Балаларг түгәрәктән чәчеләләр/

Төлке: Ай ай хәлдән тайдырдыгыз. /телефон күрә/ Сездә телефон бар икән бит. Срочно шалтыратып аласым бар иде. Алло! Кем әле бу? Бәтәч – Әтәч! И җан кисәккәем! Күрсәң сине ничек сагынганны. Син хәзер матурлангансыңдыр инде./кулы белән юанайган дип күрсәтә/Мин сине әтәчкәем бәйрәмгә чакырам, “Таңбатыр” балалар бакчасына кил яме, үзем каршы алырмын юлда.

Балалар! Китим әле мин. Әтәч белән сыйланасым, әй лә инде... әтәчне сыйлыйсым бар. /китә/

Тәрбияче: Бу төлке бик тә хәйләкәр. Әтәчкәйне эләктермәсә ярый инде. Әтәчкә балалар хат язарга кирәк, сак булсын. Ничек дип языйк микән. /Балалар фикерләре тыңлана, хат языла,чаңгычы артыннан җибәрелә/ Ә без балалар бәйрәмне дәвам итик.

Бию “Шалтыравык” /кечкенәләр/

/Чаңгычы малай керә/

Малай: Хатны тапшырдым. Әтәч рәхмәт әйтергә кушты.

Тәрбияче: Бик рәхмәт! Балалар, карагыз әле, безнең чыршы нинди? /матур, сылу, бизәкле/

Какая у нас ёлка? /красивая, стройная, нарядная/

Правильно, ребята!

                                 Песня «Маленькой ёлочке»

Тавык керә.

Тавык: Ко - ко – ко!

Кетәклкекнең хуҗасы юк булды бит әле. Балалар сез минем Әтәчкәйне күрмәдегезме?

Балалар: Юк!

Тавык: И хараплар булды микән бичара.

Төлке: Сөяк күтәреп керә. Майлырак та булды, йонлырак та булды бугай.

Тавык: Тукта явыз! Син тидең ме Әтәчкәйкә?

Төлке:/Теш арасын чистартып/ тигән ди. Күрмәдем мин аны.

Тавык: Күрмәдең, ә бу нәрсә? И аллам  канаты бугай, ә юк тәпие ахры. И муены түгел микән? Ай ай! /елый. Хәле бетеп китә. Хушыннан яза. Төлке су бөрки.Пультивизатордан/

Тавык: Эх сине, җирән тәре, әле мине дә ашармын дип хыялландыңмы?/куышалар/

Төлке: Юк ашап бетерә алмыйм мин сине, әрәм итмим инде башлап, мин тук... почти. Валлаһи тимәдем, күрмәдем мин аны. Мамонт сөяге бит ул.

Тавык: Мамонт?!

Төлке: Әйе, әнә музейдан чүрттем.

Тавык: Алдакчы. Күрсәт каян алдың, тиз бул. /куышып чыгып китәләр/

                                        Вальс /зурлар/

Тәрбияче: Иии балалар, төлке дә, әтәч тә, тавык та юкка чыкты.

/әтәч тавышы ишетелә, әтәч, тавык, төлке керәләр/

Әтәч: Раз два, раз два за мной. Стой, раз два! По порядку расчитайсь.

Төлке: Первый!

Тавык: Второй!

Әтәч: Берсе мине ашарга эзли, берсе мине сакларга йори. Ә Яңа елны уйладыгызмы сез? Балаларны күрсәсезме? Алар кемне көтә беләсезме?

Тавык: Гафу, гафу әтәчкәй, гаеплемен.

Әтәч: Встать в строй!

Тавык: Ыслушаюсь индеее. Есть!

Төлке: Ашарга мени?

Әтәч: Иии имгәк. Сиңа ашарга булсын инде. Балалар, сезнең янга кем килергә тиеш иде әле?

Балалар: Кыш бабай!

Әтәч: Әйдәгез аны бергәләп чакырабыз. Кыш бабай! Кыш бабай! Ишетми. Кая әле үземчә итим./урындыкка баса кычкыра/ Кикирикүк!

Кыш бабай: Эһе һей! Иске елларны озатып, сезне сагынып килеп җиттем мин. Исәнмесез кунаклар! Исәнмесез балалар! Мине көттегезме? Урамнарны себердем, агачларны кар белән күмдем дә, сезнең янга килеп җиттем. Күрәм үскәнсез, матурлангансыз.

Тәрбияче: Әле Кыш бабай, без матур шигырләр, җырлар, биюләр дә өйрәндек.

Кыш бабай: Бик рәхәтләнеп тыңлармын.

Кечкенәләр сөйли:

Диләрә:

Каршылыйк дуслар бергәләп

Яңа ел килә безгә

Әнә күпме кунак килгән

Әйләнә тирәбезгә.

Кыш бабай килгәч булачак

Котлаулар да бүләк тә

Яңа елда чынга ашар

Безнең бөтен теләк тә.

Кәрим:

Бәйрәм дибез, кунак дибез

Ә чыршыны күрмибез

Аны безгә Кыш бабабыз

Җибәргәнен белмибез.

Ямь- яшел ылысларына

Энҗе бәсләр эленгән.

Безгә киләсен белгән ул

Шуңа матур киенгән.

Данияр:

Кыш бабай килгән

Ап-ак тун кигән

Көтә кем генә,

Чыгар дип өйдән.

Чыксаң чеметә

Битне өшетә

Менә шул аның

Бөтен эше дә.

Шамил:

Кыш бабай бик тырыш

Ә шулай да бик кырыс

Бит очлары өттерә,

Кар кебек ак иттерә.

       Зәринә:

        Юеш көннәрдә

        Зарыгып беттек

        Кыш бабабызны

        Сагынып көттек.

Кыш бабай: Балалар,ә чыршыгыз бигрәк матур булган. Әйдәгез әле бер җырлап та алыйк.

Җыр: “Чыршы” Кәтибә Кинйәбулатова сүзләре. Салават Низаметдинов музыкасы. УМК Туган телдә сөйләшәбез. 4-5 яшь

Кыш бабай: Әле карап торам, егетләрегез бигрәк матур җырлыйлар.

Тәрбияче: Кыш бабакай, алар бик оста бииләр дә.

Татар биюе. /егетләр/

Кыш бабай: Минем быелгы чрдәмчеләремне карагыз әле кемнәр. Яле Төлке, Тавык һәм Әтәчкәй! Урамда чанада балаларга дигән бүләкләремне калдырдым, шуларны алып керегез әле. Ә без балалар белән бер уен уйнап алабыз. Кем дә кем, шушы кыршау аша үтә, шул балага миннән бүләк тә булачак.

Көй кушыла, балалар бии бии кыршау аша үтәләр.

/Бүләкләрне алып керәләр, Кыш бабай һәм җәнлекләр балаларга тараталар. Кыш бабай барлык кешеләрне Яңа ел белән котлый. Фотосүрәткә төшү/


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ромашка чәчәгенә кунакка

ТЕМА: “ Ромашка чәчәгенә кунакка”  Оештыру моменты: Исәнләшү җыры.Ромашкадан килгән хатны уку.Балаларга шарларны таратып чыгу. Максат: Балаларны ромашка чәчәге белән таныштыру. Үзенә х...

Конспект: "Әминә курчакка кунакка"

Конспект на тему здоровья...

Тема: Куян кунакка килгән. Тирә-юнь белән танышу.Уртанчылар төркеме.

Максат: Балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый белергә; Кем? Нәрсә? Сорауларына дөрес җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән танышуны дәвам итү; фикерләү сәләтен үстерү;тата...

Уен-Сәяхәт "Мияубикәгә кунакка"

Закрепление с числом 5....

Шүрэле кунакка килә

Шөгыльләрне төрле формалар: уен, әңгәмә, курчаклар, әкият геройларын файдаланып үткәрергә тырышам. Шөгыльләрне “Балалар бакчасында тәрбия һәм белем бирү программасына”  нигезләнеп үткәрәм....

Кунакка барабыз

открытое занятие...