"Яңа елга тамаша"
материал (старшая группа) на тему

Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл "Яңа елга тамаша" сценарий26.46 КБ

Предварительный просмотр:

«Татарстан Республикасы

Кайбыч муниципаль районы

Борындык «Гөлбакча” балалар бакчасы»

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе.

Яңа елга тамаша

(Зурлар төркеме балалары катнашында күңел ачу иртәсе)

Төзеде:  Борындык

 “Гөлбакча” балалар бакчасының

I кв. категорияле   тәрбиячесе

Нигъмәтҗанова Р.Р.

2016 ел.

Балалар залга йөгереп керәләр һәм чыршы тирәли тезелеп басалар.

Алып баручы:

 Яңа ел белән, Яңа ел белән!

Яңа чыршы, яңа җырлар, яңа биюләр белән!

Яңа матур уенчыклар һәм яңа дуслар белән!

Чакырабыз кунакларны, үзебезнең балаларны

Яңа ел бәйрәменә, чыршы әйләнәсенә!

1 бала:

Бүген безгә зур бәйрәм

Кыш алып килде.

Үзе белән бик матур

Чыршы китерде!

2 бала:

Җыелдык бүген бәйрәмгә,

Без күңел ачыйк.

Бергәләп чыршы тирәли

Җырлап әйләник.

Җыр. “Чыршы” Л.Хисмәтуллина муз., Ә.Ерикәй сүз.

Балалар урындыкларга тезелеп утыралар.

А.Б.  Бүген бездә Яңа ел бәйрәме. Ә нәк менә Яңа елда төрле тылсымлы хәлләр була. Әйдәгез, без дә сезнең белән әкияттәге урманга күз салыйк әле. Бүген бит урман җәнлекләре дә Чыршы бәйрәменә әзерләнәләр.

(Әкияттә катнашучылар чыршы артына кереп китәләр)

Борын – борын заманда бер тылсымлы әкияттә яшәгән ди Кабартма малай.

Кабартма:

Мин булам кабартма малай,

Шатлыгым зур, белегез!

Балалар мине бакчага,

Бәйрәмгә чакырдылар.

(Чыршы тирәли сикереп йөри)

А.Б. Сукмак буйлап тәгәрәп

Бакчага ашыкканда,

Бүре чыкты каршысына

Тешләрен шакылдатып.

Бүре: Исәнме кабартма дус!

Кая болай чабасың?

Кабартма. Бакчага дип ашыгам

Чыршы бәйрәме бүген!

Бүре: Мин иртәдән бирле ач!

Тамак туя сине ашагач!

Кабартма. Син нәрсә бүре туган,

Безне көтә балалар.

Бәйрәмгә сине дә алар

Үзләренә чакыралар.

Бүре: Рәхмәт дустым, мин бик шат,

Барырмын син чакыргач!

(Бүре белән Кабартма икесе чыршының ике ягына кереп китәләр)

А.Б. Тәгәрәде Кабартма

Сукмак буйлап янәдән.

Каршысына аю чыкты

Йокымсырап өненнән.

Аю:  Исәнме кабартма дус!

Кая болай чабасың?

Кабартма. Бакчага дип ашыгам

Чыршы бәйрәме бүген!

Аю: Мин иртәдән бирле ач!

Тамак туя сине ашагач!

Кабартма. Син нәрсә аю абзый,

Безне көтә балалар.

Бәйрәмгә сине дә алар

Үзләренә чакыралар.

Аю: Рәхмәт Кабартма, барырмын

Улымны да алырмын!

(Аю белән Кабартма икесе чыршының ике ягына кереп китәләр)

А.Б. Тәгәрәде Кабартма

Сукмак буйлап ашыгып.

Куян балалары чыкты

Сикереп аның каршына.

1 Куян:  Исәнме кабартма дус!

Кая болай чабасың?

Кабартма. Балалар бакчасында

Чыршы бәйрәме бүген!

Сезне дә чакырабыз,

Бәйрәмгә көтеп калабыз!

2 куян: Ура! Ура! Без бик шат!

Бәйрәмне  яратабыз!  

3 куян: Бакчага, дуслар янына

Барырга җыенабыз.

(Сикерешеп, бииләр)

Шул вакыт төлке кызы керә:

Төлке: Ай-ай-ай, ай-ай-ай!

Нинди матур куяннар.

Арагыздан берегезне

Ашасам, тамагым туяр.

Куып йөреп, бер куянны тотып ала.

Шул вакыт Кабартма, Бүре, Аю керә.

Аю: Син куянны җибәр, төлке,

Без бәйрәмгә барабыз.

Тәртипле булам дисәң,

Үзебез белән сине дә алабыз.

Төлке: Сез мине гафу итегез,

Менә куянны алыгыз!

Кабартма:

Әйдәгез, дуслар, тизрәк,

Барып җитәргә кирәк!

(Чыршы артына кереп китәләр)

А.Б:

Никтер Кыш бабай күренми

Тиеш иде килергә.

Әйдәгез чакырып карыйк

Бөтенебез дә бергә!

(Барысы бергә Кыш бабай дип кычкыралар)

Ул безне ишетми ахры,

Чакырыйк әйдә кар кызын! (чакыралар)

Кар кызы: (керә) 

Исәнмесез, балалар,

Ерактан килдем сезгә.

Матур чыршы тирәли

Бергәләп әйләнергә!

Җыр-бию “Кар бөртекләре”

А.Б. Кар кызы, әйтче безгә

Ник килми соң Кыш бабай?

Кар кызы:

Юлга без бергә чыктык,

Кар көртләреннән килдек.

Кыш бабай бит картайган,

Бәлки ял итәргә утырган?

Шунда йоклап киткән булса
Ничек итеп уятырга?

А.Б. Нишләргә соң, нихәл итәргә?

Кыш бабайны ничек уятырга?

К.к. Ә, туктагыз, минем бит,

Бар тылсымлы таягым.

Бер селтәнәм, ике, өч –

Бабакаем, кил син тиз!

(Кыш бабай киеменнән Убырлы карчык керә)

У.К. Менә килеп җиттем сезгә
Бу мин – Кыш бабай булам.

К.К. Нишләп син себерке тоттың?

У.К. Юл чистартып барырга.

К.К. Ә кая соң сакалың?

У.К. Кесәгә куйдым салып.

К.К. Юк, ышанмыйм, син  Кыш бабай түгел! Чөнки ул бервакытта да сакалын кесәсенә салып йөрми! Аннан соң син балалар белән дә исәнләшмәдең!

У.К. Харап булган, исәнләшмәгән икән. Исәнмесез! (Тунын сала). Мин бит сезгә усаллык белән түгел, ә дуслык белән килдем. Менә мине усал диләр, ләкин бит мин беркемгә дә тимим. Телисезме, сезнең өчен бәйрәм үткәрәм? Рөхсәт итегез инде миңа?

К.К. Балалар, бәлки аңа ышанып карарбыз? Нишләр икән?

У.К. Сезне табышмаклар белән сынап карыйсым килә. Җавап табарсызмы икән?

(Табышмаклар әйтә)

1. Елга ул тик бер килә.

Ул килсә,җир гөр килә.

Яшел чыршы әйләнә

Якты заллар күренә.

-Нәрсә икән соң бу елга бер генә тапкыр килә торган?Яле балалар,уйлап карыйк әле.(Яңа ел).

Менә икенче табышмак:

2)Килә бары кыш җиткәч,

Иске ел үтеп киткәч.

Үзе белән һәрвакыт

Яңа ел алып килә.

Бүләк тулы капчыгын

Иңенә салып килә.(Кыш бабай)

Өченче табышмакны да укып карыйк инде.

3.Кыш бабайның юлдашы,

Аның белән гел бергә.

Шуңа аны җәй көне

Мөмкин түгел күрергә.

Җәй көне ул бөтенләй

Мөмкин хәтта эрергә,

Суга әверелергә.

Монысын да беләбез,әйе бит,балалар.Монысы Кар кызы була.Яле,дүртенче табышмакны укып карыйк.

4)Яши диләр урманда,

Кемнең дә юк күргәне.

Былтыр гына күргән ди.

Аның исеме-….(шүрәле)

Дөрес, шүрәле.Тагын бер генә табышмак калды.

5)Бер карчык яши, кара урманда

Ничек курыкмый,яши ул анда?

Аның үзеннән,күрсәң куркырлык.

Куркыныч карчык була-….(убырлы)

Менә нинди акыллы балалар икәнсез, бөтен табышмакларга да җавап таптыгыз. Ә хәзер минем сезгә бер уеным бар. Менә бу итекләрне күрәсезме? Алар гади түгел, ә тылсымлы, аякка киюгә үзләре йөгерә башлыйлар.  Ягез, кемнәр узыша? (уен уйнала)

Ай, булдырдыгыз, балалар, бик уңган балалар икәнсез. Сезнең янда күңелле, ләкин миңа урманга китәргә вакыт. Мине онытмагыз! Сау булыгыз! (китә)

К.К. Менә Убырлыны озаттык, ә Кыш бабай һаман юк. Тагын бер тапкыр чакырып карыйм әле:

Бер селтәнәм, ике, өч –

Бабакаем, кил син тиз!

К.Б. А-у-у! Кар кызы, мин күптән монда инде, тик миңа кар бураны күрсәтми торган эшләпә киертте, мин күренмим генә.

К.к. Балалар, әйдәгез каты итеп өрәбез, Кыш бабайның эшләпәсе очып төшсен. (өрәләр)

К.Б. керә:

Исәнмесез, балалар,

Менә мин килеп җиттем,

Яңа ел белән сезне,

Яңа уңышлар белән!

Сезгә барыгызга да

Телим мин изге теләк:

Сау-сәламәт булыгыз,

Һәм күңелле яшәгез!

К.К.

Ниһаять килдең, бабакай.Син булмагач, чыршыбызның утлары да янмый.

К.Б. Хәзер кабызабыз аны. Әйдәгез балалар, бергәләп әйтәбез: чыршы, чыршы, утларыңны кабыз син!

Чыршыда утлар кабына.

К.Б. Чыршы нинди матур булды:

Балкып тора утлары.

Ботак саен эленгән

Матур уенчыклары.

Әйдәгез, чыршы тирәли

Җырлап әйләник әле!

Җыр:  КЫШ БАБАЙ

Татар халык көе, Ә. Кари сүзләре, Р. Еникеева эшкәртүендә

К.Б. Ай-ай балалар, мин арыдым бит әле, бераз утырып торыйм, ә сез миңа үзегезнең өйрәнгән шигырьләрегезне сөйләп алыгыз.

(Балалар шигырьләр сөйлиләр)

1 бала:        Кыш бабайдан быел бүләк      

                     Күп булды.

                     Тәмле-тәмле конфет белән

                      Кесәләр тулды.

                              Матур-матур уенчыклар

                               Бүләк итте ул.

                                Һәммәбезне сөендерде,

                                Инде китте ул.

                       Бүләкләрнең куанычы

                       Озакка җитте.

                        Дәү бүләк энемә булды

                        Ул тәпи китте.

2 бала:         Һәммәсенең телендә        

                 Яңа ел да Яңа ел,

                   Көтә-көтә ардым инде

                   Килерме икән ул быел.

                    Яңа елда өр яңа

                    Кыш бабай килә диләр.

                     Балаларга матур-матур

                     Бүләкләр бирә диләр.

                               Шуңа бигрәк көтәм аны

                                Ул кайчан килер икән?

                                 Минем үземә ул нинди

                                  Бүләк китерер икән!

3 бала:           Кыш бабай безгә                    

                        Чабып килгәнсең.

                        Шигырь сөйлим дә

                        Бүләк бирерсең.

         4 бала:  Безгә Кыш бабай килгән,              

           Яңа ел алып килгән.

         Капчыгына күп итеп

         Бүләкләр салып килгән.

         Көттек сине сагынын.

         Исән-саумы Кыш бабай!

        Өләш бүләкләреңне

        Капчыгыңны чиш бабай.

К.Б. Бик матур шигырьләр беләсез икән балалар, молодцы! Ә кемнең Кыш бабай белән уйныйсы килә? Килегез минем янга тизрәк!

(уеннар уйната)

Шул вакыт әтәч кычкырган тавыш ишетелә.

К.Б. Балалар, ишетәсезме,

Яңа ел чыккан килергә!

Бергәләп каршы алыйк
Әйдәгез,  без кул чабыйк!

(Әтәч булып киенгән бала керә)

Әтәч:

Исәнмесез, дусларым!

Таныйсызмы, мин әтәч!

Алып киләм сезгә матур

Һәм бәхетле киләчәк!

Әтәч бит  иртә тора,

Матур итеп кычкыра.

Шул тавышка уянган кешенең

Көне уңышлы уза!

К.Б. Әтәч дус, сиңа тапшырам

Бу тылсымлы таякны.

Еллар уңышлы булсын,

Балалар сәламәт үссен!

А.Б. Бабакай, балалар тырыштылар,

Шигырьләр сөйләделәр.

Синең белән ярышып

Уеннар уйнадылар.

Инде вакыттыр аларга

Бүләкләр таратырга?

Тик күренми капчыгың?

Калдымы әллә урманда?

К.Б.

Минем бар бияләем

Гади түгел, тылсымлы.

Бер әйләнеп килим әле,

Шунда күрерсез аны!

(Чыршы артына кереп китә дә, зур бияләйгә тутырылган күчтәнәчләрне сөйрәп чыга)

К.Б.Кем җитезрәк, килегез
Бүләкләрне алыгыз!

Кыш бабай, Кар кызы бүләкләр тараталар.

К.Б. Китәр вакытлар да җитте
Сезнең белән хушлашам.

Сау булыгыз, балалар,

Инде юлга кузгалам.

Хушыгыз!!!!!!!

Балалар: Сау бул, кыш бабай!!!

А.Б. Әйдәгез, балалар чыршы тирәли тагын бер җырлап әйләник!.

Җыр: “Яңа ел” Л.Батыр-Болгари музыкасы, Р.Вәлиева сүзләре.

                


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Төлке белән Айсылу" әкияти-тамаша

Әкият-тамашаны төрле бәйрәм иртәләрендә күрсәтергә мөмкин. Максаты: балаларны тирә-юньдәге табигать белән таныштыруны дәвам итү, экологик тәрбия бирү, рольләрне сәнгатьле итеп башкара белергә өйрәтү....

Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша

“Теремкәй дә Көз”Уртанчылар төркемендә 2нче бәләкәйләр төркеме катнашында театральләшкән тамаша...

Сәяхәтче әтәч- театральләшкән тамаша

Балаларны театр сәнгатенә тарту, кызыксыну тәрбияләү .Әдәби рольгә кереп, геройның кичерешләрен йөз мимикасы, аяк-кул хәрәкәте белән артистларча сурәтләргә өйрәтү . Балаларның үзара аралашып...

“Өч кыз”. Татар халык әкияте буенча театральләштерелгән тамаша

Балаларның сәнгатьле сөйләмен үстерү, камилләштерү; әни-әтигә карата хөрмәт тәрбияләү, балаларның театраль осталыкларын арттыру....

"Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий

quot;Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий...