“Яңа елга котлау открыткасын ясау”
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа) на тему

занятие

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл itogovoe_zanyatie_elya.docx34.66 КБ

Предварительный просмотр:

ТҮБӘН КАМА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫНЫҢ

“МӘКТӘПКӘЧӘ МӘГАРИФ ИДАРӘСЕ”МУНИЦИПАЛЬ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Яңа елга котлау открыткасын ясау”

(мәктәпкә әзерлек төркемендә кисеп ябыштыру буенча шөгыль конспекты)

                                              Төзеде: 76 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

                                                Хаметзянова Эльвира Рәүф кызы

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

ТҮБӘН КАМА ШӘҺӘРЕ

Тема: “Яңа елга котлау открыткасын ясау”

Максат: 

1) Балаларны бәйрәм сүрәтенә туры китереп , котлау открыткасын ясарга өйрәтү.

2) Кәгазьдән икегә бөкләп бер төрле симметрик форма  кисәргә өйрәтүне дәвам итү.

3) Ябыштыру һәм кисү кунекмәләрен ныгыту ярату.

4) Мөстәкыйль рәвештә бизәк төзү сәләтен үстерү, клей белән пөхтә эш итүне үзләштерү.

Сүзлек эш: бәйрәм, котлау, бизәү, .

Алдан эшләнгән эш:

  1. Яңа ел турында әңгәмә;
  2. Җыр һәм шигырләрьне искә төшерү.
  3. Балалар белән бүлмәдәге чыршыны бизәү.

Кулланылган материал: яңа ел  рәсем үрнәкләре,чыршы, чыршы уенчыклары, картон ,төсле кәгазь, клей, пумала, салфетка.

Дәрес  барышы:

Тәрбияче: Балалар матур итеп утырабыз.

Тәрбияче: Балалар хәзер безнең нинди ел фасылы?

Балалар: Хәзер бездә кыш.

Тәрбияче:  Сез кышны яратасызмы?

Балалар: Без кышны яратабыз, чөнки кыш көне бик күңелле без урамда тау ясыйбыз, таудан шуабыз, чаңгыда шуабыз, тимераякта йорибез ...

Тәрбияче:  Дөрес балалар кыш көне бик күңелле. Кыш айларында үткәрә торган нинди бәйрәмнәрне беләсез?

Балалар: Кыш көне яңа ел бәйрәмен үткәрәләр.

Тәрбияче: Без яңа ел бәйрәмен ни өчен яратабыз, ни өчен көтеп алабыз?

Балалар: Яңа елда бик күңелле була, кешеләр бер – берсенә бүләкләр бирәләр.  

Тәрбияче: Әйе дөрес.

Тәрбияче: Балалар  мин бүген бакчага килгәндә ишегалдында бер матур тартма күрдем. Әйдәгез әле тартманы ачып карыйк. Тартма эчендә хат бар. Безгә хатны кыш бабай язып җибәрде. Әйдәгез без хатны укыйбыз.

“Хөрмәтле бабалар, мин сезне яңа ел бәйрәме белән котлыйм! Минем сезгә бик зур йомышым бар.Табышмакларыма җавап бирегез эле. Ә Мин сезгә дөрес җавап бирсәгез матур чыршы бүләк итәрмен.

Тәрбияче: Балалар булышабызмы кыш бабайга?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Балалар ихтибар белән тыңлагыз! Мин сезгә табышмак укыйм, ә сез җавабын әйтәсез. Дөрес итеп җавап бирсәгез, чыршыбызга бер уенчык эләбез. Шулай итеп без чыршыбызны бизәп бетерергә тиеш.

1табышмак Тәрбияче: Тәңкә карлар сипкән,

                      Җирне ап-ак иткән,

                      Чыршы, каен, имән

                      Кардан чикмән кигән.

                      Бу кайчак?

Балалар: Кыш

Тәрбияче : Дөрес(тәрбияче слайдтан кыш сүрәтләнгән рәсенме күрсәтә), (бала чыршыга бер уенчык элә)

2 табышмак Тәрбияче:  Ишегалдында таш була,

                         Өйгә керсә, су була.

Балалар:  Боз

Тәрбияче: Дөрес(тәрбияче слайдтан боз сүрәтләнгән рәсенме күрсәтә,  (бала чыршыга бер уенчык элә)

3 табышмак  Тәрбияче : Агач атлар

                         Кардан баралар.

                         Карда батмыйлар,

                         Матур эз салалар.

Балалар : Чаңгы

Тәрбияче : Дөрес(тәрбияче слайдтан чаңгы сүрәтләнгән рәсенме күрсәтә), (бала чыршыга бер уенчык элә)

4 табышмак Тәрбияче:  Елгада су акканда,

                        Эшсез без – ял итәбез.

                        Елга бозга әйләнгәч,

                        Без йөгереп китәбез.

Балалар :  Тимераяклар

Тәрбияче : Дөрес(тәрбияче слайдтан тимераяклар сүрәтләнгән рәсенме күрсәтә), (бала чыршыга бер уенчык элә)

5 табышмак Тәрбияче:  Мамык юрган ,

                                           Кат-кат сырган,

                                           Үзе суп-суык.

Балалар : Кар

Тәрбияче : Дөрес(тәрбияче слайдтан кар сүрәтләнгән рәсенме күрсәтә), (бала чыршыга бер уенчык элә)

6 табышмак Тәрбияче: Кытыра да үкерә

                                           Бөтен җирне тутыра

Балалар : Буран

Тәрбияче : Дөрес(тәрбияче слайдтан буран  сүрәтләнгән рәсенме күрсәтә),(бала чыршыга бер уенчык элә)

Тәрбияче: Карагыз әле без ничек итеп чыршыны бизәдек. Чыршыбыз бик матур булды. Сәмирә чыршы янына басып шигырь сөйли:

Бүлмәдә чыршы агачы

Ул яшелдән киенгән,

Чыршы да урманнан безгә

Бәйрәм итергә килгән.

Уенчыклар  белән  аны

Бизәдек төрле төскә,

Кызыл йолдыз ясап куйдык

Балкысын өчен өстә.

Тәрбияче: Балалар карагыз әле кыш бабай безгә нинди матур чыршы бүләк итте.

Физминутка:

Наступает новый год,

Дети водят хоровод,

Весят на ёлке шарики,

Кружатся фонарики,

Дед мороз к нам идёт,

Он подарки к нам несёт,

Чтоб подарки посчитать,

Нужно пальцы загибать.

1,2,3,4,5,6,7,8,9,10

Тәрбияче:  Әйдәгез бездә бүген әти – әниләребезгә  яңа елга бүләк ясыйбыз.

Тәрбияче такта янына чыгып кисү алымнарын искә төшереп күрсәтә. Балалар кисеп ябыштырган вакытта тактага  үрнәкләре куела. Балаларның эш барышында тыныч кына тавышка җыр куела.

Тәрбияче: Открыткалар әзер булгач, аларны өстәлдә калдырабыз да бер-беребезнең ясаган эшләрен карап чыгабыз. Күрегез әле, нинди матур открытка килеп чыкты! (Сорыйбыз, кемгә кайсы открытка ныграк ошый)

-Иң матур чыршы уенчыгы кайсы открыткада икән?

-Бик төгәл, пөхтә открытка  кемнеке икән?

Открыткамның бизәге

Әллә кайдан күренә.

Матур чыршы уенчыклары –

Бик ошады үземә.

-Булдырдыгыз, балалар! Эш беткәч, уйнарга ярый.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Уеннар аша рәсем ясау"

  Альбом битендә ариентлашу, нокталарны туры сызык белән тоташтыру, гади карандаш белән эшләү күнекмәсен ныгыту, карандашны дәрес итеп тоту, каты итеп кысып тотмаска өйрәтү.  Уйнаган уенны рәсемгә төш...

Тукымадан кош ясау (кул хезмәте)

Тукымадан кош ясау өчен 20-20 см. тукыма, кәгазь салфетка , җеп(ирис) кирәк була...

Конспект ТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау.

КонспектТЕМА:Гөлшат Зәйнашеваның "Бияләй тугел, перчаткы ” шигыренә нигезләнеп рәсем ясау....

"Яңа елга тамаша"

Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий....

"Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий

quot;Чуртан кушуы буенча" яңа елга сценарий...