Яна елга тамаша. (Сценарий на Новый Год)
материал (средняя группа) по теме

Алимова Резида Решитовна

Сценарий на Новый Год

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon yana_elga_tamasha_.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Зал бәйрәмчә бизәлгән. Уртасында чыршы , анын янында Шүрәле утыра. Кулына кәрзин тотып Батыр керә.

Шүрәле Әй , Батыр  тукта әле!

 Батыр Йөдәтмә әле , вакытым юк!

Шүрәле ( кәрзингә карап ) Нәрсә ул синен . о-о-о , монда бит бүләкләр . Нинди күп. Батыр бу бит минем кәрзин , мин аны югалткан идем , чыршы астына куйган идем югалды . син аны алгансын икән.

Батыр  Бу кәрзинне мина Кыш бабай бирде .Монда балаларга бүләкләр.

Шүрәле ХА-ХА ХА Син нрсә батыр  бу урмандагы бөтен әйбер минеке икәнен белмисен мени ?

Батыр Урман ул hӘРКЕМНЕКЕ ДЭ

Шүрәле  Юк шул батыр ( кәрзинне тартып ала )Сау бул ! Әгәр тагын берәр әйбер тапсаң аны мин югалткан булырмын

( Батыр елый – елый китә башлый , аннары кинәткенә туктап кала да )

Батыр Ай- яй нәрсә бу ? Шүрәле кил әле тагын бер нәрсә таптым Бу әйберне син югалтмадыңмы ?

Шүрәле ( йогереп килә )Минеке ай-ай ! ( Шүрәле капкынга бармагын кыстыра . Батыр кәрзинне тартып ала )

Батыр Сау бул Шүрәле ! Мин балалар бакчасына киттем , Кыш бабайга  балаларга бүләкләр өләшергә булышам . Хуш !

Шүрәле ( елаган тавыш белэн ) Батыр . Батыр җибэр мине , минем дэ балар янына барасым килә, алар белэн күңел ачасым килә. ( артынан чыгып китә)

АЛЫП БАРУЧЫ   Әйдә . килегез балалар ,

                                Чыршы янына чыгыйк

                                 Бергәләшеп уйнап көлеп

                                 Яңа елны каршылыйк

         Нинди матур безнең чыршы

        Җем- җем килеп яна ул

        Башлыйбыз чыршы бәйрәмен

       Котлы булсын Яңа ел .

Җыр         Чыршы , Чыршы без сине

А б Балалар . нидер җитми  бит әле  ? , карагыз әле

Балалар  Утлар янмый

АБ Нигә янмый соң алар ?

Бәйрәмебез гади түгел

Зур шатлыклар бәйрәме

Чыршы балкып торыр иде

 Ничек кабызыйк аны ?

Балалар Тылсымлы таяк белән

АБ Каян алыйк икән соң  без ул тылсымлы таякны ?

( Ишек шакыйлар  Хат ташучы керә )

Хат ташучы Менә сезгә Кыш бабайдан телеграмма бар

АБ Кая , кая Кыш бабай нинди Хәбәр җибәргән ?( УКЫЙ )

Юлны  бик зур корт баскан

Шуңа бик әкрен киләм

Кайгырмагыз сез шулай да

Чыршы төбендә күп кар

 Көри торыгыз шунысын

Кар астында бер сер бар

Кар бабайлар   бергәләп    Кыш килде, кыш килде  

 Безгә яңа эш килде

Мамык карлар көрибез

Юллар такыр , киң булсын

Асфальт юлга тиң булсын

БИЮ КАР ЧИСТАРТУ !

( АК МАМЫККА УРАЛГАН МАТУР ИТЕП БИЗӘЛГӘН ТЫЛСЫМЛЫ ТАЯК КИЛЕП ЧЫГА )

АБ Карагыз әле балалар , бу тылсымлы таяк түгелме  соң?Шул бит Менә хәзер чыршыны кабызырга да була . Әйдәгез әле балалар бергәләп кабатлыйк

 ЧЫРШЫ , ЧЫРШЫ  КАБЫН СИН

 УТЛАРЫҢНЫ  БАЛКЫТ СИН

АБ ( ТАЯК БЕЛӘН СЕЛКИ , ЧЫРШЫНЫН УТЛАРЫ КАБЫНА )

ҖЫР       ҮСТЕ ЧЫРШЫБЫЗ УРМАНДА

АБ     АЙ-АЙ балалар Кыш бабай бик озаклады бит. К арт кешегә карны юлдан атлавы авыр шул . Әллә безнең бакчаны тапмыйча адашып йөриме ? Әйдәгез әле ишетлерлек итеп  КЫШ БАБАЙ , КАР КЫЗЫ  - дип кычкырыйк.

Балалар Кыш бабай ,  Кар кызы

( Залга итек ыргытыла )

АБ Бу Кыш бабаймы ?

Балалар Юк

 Аб    Әйдәгез әле тагын чакырып карыйк

( залга себерке ыргытыла )

АБ Бу балалар Кыш бабаймы ?

Балалар Юк

 АБ  Әйдәгез әле тагын бер чакырып карыйк  ишетеп бетерми ахыры  бабай.

Балалар Кыш бабай , Кар кызы

( керәләр ) Кыш бабай    Исәнмесез балалар

Исәнмесез әниләр

Исәнмесез әбиләр

 Тирән карларны ерып

 Борынымны өшетеп

 Озын юллар үттем мин

Сезгә килеп җиттем мин

Сау сәламәт булыгыз

 Котлы булсын яңа елыгыз!

Кар кызы   Исәнмесез балар !

Исәнмесез кунаклар !

 Яңа ел белән сезне !

Яңа бәхетләр белән!

Яңа елда зур үсегез

Көн дә артсын көчегез

Ел үсәсен ай үсегез

Илгә хезмәт итегез

Яңа елда уңышлар

 Телим сезгә мин дуслар

КЫШ БАБАЙ Басыгыз чыршы тирәли

 Бер җырлап алыйк әле

 Бер уйнап алыйк әле

 Бер биеп алыйк әле

Яшел чыршы тирәсендә җилкенеп калыйк әле.

ҖЫР      МАЛЕНЬКАЯ ЕЛОЧКА

Кыш бабай     Шундый матур бәйрәмне

Бушка уздырмыйк әле

Сез балалар кул чабыгыз

Без биеп алыйк әле

( Кыш бабай белэн кар кызы биилэр )

Кыш бабай  Уф арыдым !

АБ  Утыр Кыш бабай ял ит , бераз шигырьлар тыңлап тор

( шигырьлар )

 Кыш бабай Әйдәгез әле бераз уйнап та алыйк

( уен уйныйлар )

Кыш бабай Сез бик җитез батыр балалар икән.Минем дэ оныгым бик уңган җитез  Карчәчәк кызым син дэ бу балаларны с ынап кара инде

 Кар кызы Минем кулымда  серле андык бар Ә сандыгым буш тугел .( сандыкны ачып  кар бөртекләре алып сибә.)Ә бит алар гади генә түгел , серле кар ботрекләре , аларда табышмаклар бар  Тыңлагыз

( кар бортекләре язылган  табышмакларны укый )

  1. АК ЯУЛЫК ТАПТЫМ

 ҖИР ОСТЕНӘ ЯПТЫМ ( КАР )

  1. КИЛДЕЛӘР АГАЧЛАР БАЛТАСЫЗ

 САЛДЫЛАР КҮПЕРНЕ ТАКТАСЫЗ ( БОЗ )

  1. КЕМНЕҢ КИГӘН КИЕМНӘРЕ

                     ЭНҖЕ КАР БӨРТЕКЛӘРЕ

                     КЕМНЕН КӨМЕШТӘЙ САКАЛЫ

                     ЧӘЧЛӘРЕ КЕРФЕКЛӘРЕ ( КЫШ БАБАЙ )

  1. АЛГЫ ТӘПИЛӘРЕ КЫСКА

 ЧАБАРГА БИК ЯРАТА

СОРЫ ТУНЫН САЛА ДА

 АК ТУНЫН КИЯ КЫШКА ( КУЯН )

КАР КЫЗЫ     .МЕНӘ БУ ЮЛЫ ДА СЫНАТМАДЫЛАР , МОЛОДЕЦЛАР СЕЗ БАЛАЛАР !  

Кыш бабай Бик күп hөнәрләр беләсез икән , минем оныгым да хөнәрсез түгел бит , кызым кар чәчәк әйдә бер биеп күрсәт инде

Кар кызы Бабакай – мин үземнен дусларым – кар бөртекләрем белән  бергәләп биик

 БИЮ КАР БӨРТЕКЛӘРЕ БИЮЕ  

( Кыш бабайга  әзерләнгән номерларны күрсәтү )

 Кыш бабай Күңелле булды бәйрәм

                   Уйнадык әйлән бәйлән

                   Матур җырлар җырладык

                   Кунак булып  туймадык

                    Тик китәр вакыт җитте

                    Көтә безне яңа юл

                    Рәхмәт сезгә балакайлар

                     Котлы булсын яңа ел  !

  Бала      Рәхмәт бабай сүзләреңә

         Бик матур теләкләрең

          Алып килдем дигән идең

         Кайда соң бүләкләрең ?

Кыш бабай Ай кызым , оятлы була яздык бит . әйдә әле кызым алып чыгыйк бүләкләрне өйдән

( чыршынын бер ягыннан кереп китәләр , икенче ягыннан Убырлы чыга )

Убырлы Менә хәзер күрерсез

 Кем икәнен белерсез

Әбиегездән башка гына

Бәйрәм итеп йорисез

Озын колак колыйларны

Бәйрәмгә алып килгән

 Шушы куркак куяннарнын

Кай җире артык миннэн ?

Кыш бабайнын бу кылмышын

 Гафу итмим беркайчан

Бәйрәмгә чакырмаганга

 Капчыгын урлап качам

( убырлы капчыкны урлап алып чыгып китә, өйдән күңелсезләнеп Кыш бабай белән Кар кызы чыгалар )

Кар кызы  Бабакай хэзер нишлик ?

 Бүләкне кайдан эзлик ?

 ( шул вакыт ашыгып тиен килеп керә )

Тиен Әй кар чәчәк елама

Мин булганда урманда

 Берни эзсез югалмас

 Бүләк табылмый калмас

 Агачлардан – агачларга

 Сикергәләп йордем мин

 Яңа ел буләкләрен

Кем алганын күрдем мин

 Ул – УБЫРЛЫ

КАР КЫЗЫ ( КҮЗЛӘРЕН СЕРТЕП ) Рәхмәт тиен

Кыш бабай Тиен акыллым зинhар ярдәм ит , убырлыны куып җит !

( Кыш бабай , кар кызы , тиен чыгып китәләр ) Убырлы керә

Убырлы  Кая барыйм . кая качыйм

 Мин бит сезнен эбиегез

 Зинhар мине яшерегез

( Каршысына мылтык тотып  куян килеп баса , икенче якка китмәкче була икенче куян килеп чыга )

Куяннар Тоттык тоттык  каракны

 Китер капчыкны тизерәк

Убырлы Мин бит бу капчыкны урламадым , таптым мин аны . Менә бүләкләрне  балаларга китердем Яңа ел бүләкләре.

А Б Дөрес сөйлиме ул . балалар ?  Сез ышанасызмы аңа ?

Балалар Юк , дөрес сөйләми .Урлады ул капчыкны .

Куян Бир тизрәк бүләкләрне !

Куян Бир тизрәк юкса атам !

 Убырлы  Мәгез , мәгез , үземә генә тимәгез .

( Убырлы капчыкны  калдырып  чыгып китә . Шул вакыт Яңа ел КЕРӘ

А б Хуш киләсең Яңа ел

 Ак җәймәләр юлыңа

Яңа ел Дөнья әйләнеп

Мин килдем менә

 Урман кырларга

 Чиксез бай җиргә

Монда матурлык

 Монда батырлык

Зур төзелешләр

 Шаклар катырлык

( Кыш бабай белән Кар кызы килеп керәләр )

Рәхмәт сезгә куянкайлар

Рәхмәт тиен дус

 Әйдәгез балаларны шатландырыйк

Бүләкләрне өләшик

( Бүләкләрне өләшәләр )

К б Менә дусларым  сезгә

 Яңа ел бүләкләре

Матур рәхәт яшәгез

 Шул минем теләкләрем

 Яңа бәхет зур уңышлар

 Алып килсен Яңа ел

 Шатлык белән үтсен Хэр көн

Котлы булсын Яңа ел !

Кар Кызы     Яңа елны каршыладык  

Күңелле булды безгә

Кыш бабай Безгә вакыт китәргә

                      Кирәк барып җитәргә

                      Башка балалар көтә

                      Бәхетләр телим сезгә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Яңа елга тамаша"

Балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме үткәрү өчен сценарий....

Сценарий открытия нового здания детского сада 2016 г. «Обживаем Новый дом!» Звучит музыкальная заставка «Дорогою добра» На экране слайды со снимками помещений нового детского сада. В музыкальный зал входит ведущий с группой детей. Взрослый (один из

Сценарий открытия нового здания детского сада     2016 г.«Обживаем Новый дом!» Звучит музыкальная заставка  «Дорогою добра»На экране слайды со снимками помещений нового д...

Сценарий праздника нового года:"Новый год в аэропорту."(Для детей старшей и подготовительной групп)

Сценарий праздника нового года:"Новый год в аэропорту."(Для детей старшей и подготовительной групп)...

Сценарий праздника Нового года "Новый год в аэропорту" в подготовительной группе

Сценарий праздника Нового года "Новый год в аэропорту" в подготовительной группе...