"1 НЧЕ СЕНТЯБРЬ -БЕЛЕМ КӨНЕ".
материал (старшая группа) на тему

Гилазиева Эндже Рашидовна

сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 01.09.16_stsenariy.docx21.71 КБ

Предварительный просмотр:

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ

БИЕКТАУ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ “ЯМАШИРМӘ “ЙОЛДЫЗ” БАЛАЛАР БАКЧАСЫ” МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

ТЕМА: “1 нче сентябрь – Белем көне”

(зурлар катнаш төркем балалары)

Тәрбияче: Гыйлаҗиева Э.Р.

2016-2017 нче уку елы

(Күңелле музыка астында балалар залга керәләр һәм үз урыннарына утыралар)

Алып баручы: Исәнмесез, балалар! Кызлар һәм малайлар.

Балалар: Исәнмесез.

Алып баручы: Менә җәй дә үтеп китте. Инде урамда сентябрь җитте. Безнең кунакчыл балалар бакчасы барлык балаларга да үзенең ишеген ачты. 1 нче сентябрь – ул Белем көне. Ә хәзер мин сезне тикшереп карыйм – никадәр дус-тату, шат һәм күңелле икәнлегегезне. Мин сезгә сораулар бирәм, әгәр дә мин әйткән сүзләр белән сез килешәсез икән, риза икән: “Бу мин, бу мин, бу минем дусларым” – дип җавап бирергә тиеш буласыз.

(Уен: “Бу мин, бу мин, бу минем дусларым”)

 

Алып баручы:

  1. Кем балалар бакчасына килеп, дуслары белән очрашуына шат?
  2. Кем иртән иртүк торды һәм үзе битен юды?
  3. Кем бүген буяуларны, яңа китапларны ачты?
  4. Кем уенчыклар белән уйнады һәм урынына алып куйды?
  5. Кем урындыкларны ватты, кызларның чәчен тартты?
  6. Кем мәктәпкә тизрәк барып, үсәргә хыяллана?

Алып баручы: Афәрин, балалар, җитез, тырыш икәнсез. Ә бит чынлап та, планетабызда иң күңелле халык – балалар, дип әйтәләр. Алар һәрвакыт тату һәм шат. Әйдәгез әле бергәләп үзебезнең тату балалар бакчасы турында җыр җырлыйк.

(Җыр:__________________________________)

(Эт өргән тавыш килә, Знайка үзенең Тюбик исемле эте белән керә)

Знайка: Тюбик әйдә минем белән мәктәпкә, анда шундый кызык.

(Тюбик өргән тавыш чыгара, алар икесе бергә зал буйлап түгәрәктә әйләнеп чыгалар)

Знайка: (як-ягына карана) Тюбик, без синең белән кая эләктек соң? (шатланып) Бу мәктәп ахрысы. Исәнмесез, балалар.

 

Балалар: Исәнмесез.

Алып баручы: Исәнме, малай! Син ялгышасын – бу мәктәп түгел.

Знайка: Ә кая эләктек соң без?

Алып баручы: Әйдәле, башта танышыйк.

Знайка: Минем исемем – Знайка.

Алып баручы: Нинди кызык исем. Шулай бит, балалар?

Знайка: Миңа шулай дип дәшәләр, чөнки мин бөтен дөньяны да беләм, бик күп кызык китаплар укыйм.

Алып баручы: Безнең балаларның да мәктәптә нәрсә өйрәткәннәрен беләселәре килә, бераз сөйлә әле.

         

Знайка: Рус теленнән дөрес итеп язарга, математика дәресендә санарга, биология фәне үсемлек һәм хайваннар турында, ә география фәне төрле илләр турында өйрәтә. Тагын күптөрле һөнәрләргә өйрәнергә була анда.

(Музыка астында Белмәмеш керә)

Белмәмеш: Иң яхшы малай мин,

Бар кешедән дә акыллы.

Олылар һәм балалар,

Белмәмеш дип дәшәләр.

(Туктый һәм балаларга карана)

Белмәмеш: Ә сез монда барыгыз да нишлисез?

Алып баручы: Нинди тәртипсез малай! Башта күрешергә, исәнләшергә кирәк.

Белмәмеш: Привет! Сәлам!

Алып баручы: Ә хәзер танышыйк. Синең исемең ничек?

Белмәмеш: (горурланып) Минем исемем Знайка.

 

Алып баручы: Ниндидер буталчык килеп чыкты монда. Менә бер Знайка, менә икенче Знайка. Бернәрсә дә аңламыйм.

Знайка: Нәрсә әйттең син? Каян килеп Знайка буласың син?! Син бит – Белмәмеш.

Белмәмеш: Син мине ничек атадың?

Знайка: Белмәмеш.

Белмәмеш: Син ул шундый, ә мин Знайка.

Алып баручы: Ярый, ярый, әйткәләшмәгез. Хәзер без барысын да тикшерәбез. Ләкин сез балалар тавышланмагыз һәм аларга бер сүз дә әйтмәгез.Без аларның кайсы Знайка, ә кайсы Белмәмеш икәнен беләчәкбез.

(Алып баручы ике кәгазь күрсәтә: берсендә “А”, икенчесендә “Б” хәрефләре була)

Алып баручы: Я әйт әле, Белмәмеш, бу нинди хәреф?

Белмәмеш: (горурланып) Бу “Б” хәрефе.

Алып баручы: Ә син ничек уйлыйсың, Знайка?

Знайка: Бу “А” хәрефе.

Алып баручы: Димәк, балалар, кайсы дөрес әйтте?

Балалар: Знайка.

(Шулай ук хәрефләрне алмаштырып тикшереп карыйлар)

Белмәмеш: Ярар инде, әзрәк ялгышканмын, онытып җибәргәнмен. Кем белән генә булмас?

Знайка: Бернәрсә дә белмисең син.

Белмәмеш: Ә мин җырлый һәм бии беләм! Сез биергә яратасызма? Телисезме мин сезне өйрәтәм?

Балалар: Әйе.

Белмәмеш: Алайса тизрәк торыгыз.

(Балалар белән бергәләп бию башкарыла)

 

Знайка: Ай-яй, нинди яхшы биюләр беләсең син. Бигрәк тырыш икән үзең.

Белмәмеш: Мин әле кызыклы уен да беләм. Балалар, минем белән уйнарга телисезме?

Балалар: Әйе, уйныйбыз.

(Балалар белән бергә “Очты-очты” уены уйнала)

Алып баручы: Ай, рәхмәт, Белмәмеш, безне кызыклы уеннарың, җырларың белән сөендердең.

Знайка: Балалар, сез әле әкиятләр дә беләсездер? Әйдәгез, мин сезне тикшереп карыйм әле.

(Слайдларда әкиятләрдән рәсемнәр күрсәтелә, балалар кайсы әкияттән икәнлеген белергә тиеш булалар)

 

Знайка: Булдырдыгыз, балалар, бигрәк тырыш икән үзегез. Димәк, мәктәпкә бару өчен нишләргә кирәк икән?

Балалар:............................................

Знайка: Карагыз әле, балалар, безгә кунаклар килә түгелме соң? (беренче сыйныф укучылары Сафиуллина Азалия һәм Яруллин Камиль балаларны Белем бәйрәме белән котлыйлар, уен уйнаталар).

 

           Алып баручы: Белмәмеш һәм Знайка, 1 нче Сентябрь – Белем бәйрәме  балаларга икеләтә бәйрәм, чөнки Белем бәйрәме көнне безнең балалар бакчасында тәрбия һәм белем алучы дустыбыз Гатиятов Әмир Илнур улының туган көне. Бергәләп котлыйк әле. (Балалар Әмирне туган көне белән котлап “Ак калач” җыры җырлыйлар).

 

Белмәмеш: Шулай итеп, безнең бәйрәмебез ахырга якынлашты. Без сезгә бүләк итеп – Белем ачкычын калдырабыз. Ул сезгә һәрвакыт ярдәм итәр. Саубулыгыз.        


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект интегрированного занятия "Зимушка-зима, ты белым-бела"

Материал представляет собой интегрированное занятие по музыкальному воспитанию и изобразительной деятельности для детей старшего дошкольного возраста с интересными методическими приемами....

Мастер-класс по теме: "Зимою белой, белой..." Коллаж с использованием кружева.

Ознакомление педагогов с опытом работы вне занятий путем показа последовательности действий, методов, приемов. форм педагогической деятельности. Коллаж - однин из самых интересных для детей дошкольног...

Сказка. «Как случилось, что Белый Медведь всегда в белой шубке ходит».

Авторская сказка для детей младшего дошкольного возраста в рамках экологической акции в защиту Белого медведя....

Поделка "Губка Боб" из бросового материала.Для работы использовали:пустую коробку,водоэмульсионка белая,колер желтый,гуашь красная и белая,остатки утеплителя,оракл черный,кусок пласмассовой трубы(рук),пенопласт,клей титан,картон красный,синий,белый. для

Здравствуйте уважаемые коллеги! Предлагаю Вам посмотреть на нашу поделку Губка Боба из бросового материала.А делали мы  Губка Боба с моими  сыновьми дома .Нам захотелось  в детски...

"БЕЛЕМ БӘЙРӘМЕ" 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий

Хорошо продуманный сценарий по проведению  праздника "День знаний" поможет малышам понять, почему необходимо получать знания, какую пользу они приносят им, что надо уметь для того чтобы пойти в ш...

ПЕРСПЕКТИВНОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ ВОСПИТАТЕЛЬНО - ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ РАБОТЫ НА сентябрь 2021 г. (на неделю с 7 сентября по 11 сентября ) Тема: «Осень: Во саду ли в огороде» под ред. Н.Е. Вераксы, Т.С.Комаровой, М.А. Васильевой .

ПЕРСПЕКТИВНОЕ ПЛАНИРОВАНИЕ ВОСПИТАТЕЛЬНО - ОБРАЗОВАТЕЛЬНОЙ  РАБОТЫ С ДЕТЬМИ  РАЗНОВОЗРАСТНОЙ ГРУППЫ ( 5 - 7 ЛЕТ) ПО ТЕМЕ " Осень: Во саду  ли  в  огороде "....

Статья "1 сентябрь - "Белем бәйрәме"

 Мәктәп еллары һәрберебезнең хәтерендә гомерлеккә уелып кала. Уку – җиңел эш түгел, юкка гына анны энә белән кое казу, димәгәннәр. Бу уку елында балалар яңа белемнәр тупласын, кызыкс...