"Авылым чишмәләре - әбием йолалары"
методическая разработка (старшая группа) на тему

Нигматова Гульназира Хурматулловна

Бу сценарийны  балаларны авылыңның  тарихы, милли йолалары белән таныштырганда һәм шулай ук экологик тәрбия бирү өчен кулланырга була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chishme.docx34.02 КБ

Предварительный просмотр:

      Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе Нигматова Гөлнәзирәнең район тәрбиячеләре алдында «Авылым чишмәләре. Әбием йолалары» дип аталган ачык семинар эшчәнлеге.

Максат: Балаларны уз авылыңның милли  йолалары, чишмәлэре белән таныштыру, туган якның табигатенә, чишмәләренә сакчыл караш тәрбиялэү,табигатькә катнашуыннан соң туган уңай нәтиҗәләрне алдан күрә белергэ өйрәтү,кеше тормышында чишмәләрнең тоткан урыны, әхәмияте турында белем биру. Балалар аңына борынгы милли  уен-йолаларны кара- каршы җыр- бию, фольклор аша кертү.

Чишмә тавышы. Чиләк- көянтәләр белән балалар чыгалар.

Исламия: -Карагыз әле дусларым, челтер- челтер килеп чишмәбез безгә сәлам бирә бит. Әйдәгез, чишмә белән исәнләшик, тәмле суыннан авыз итик.

Диләрә: Сәрбикамал әби бу чишмәне “Ургый” чишмә дип атый. Ни өчен икән?

Зәлия: Ә мин беләм. Мул сулы булганга, ургылып акканга курә.

М.Ислам: Әнә күрәсезме, чишмә бит ярты таудан шаулап агып тошә. Шуңа күрә дә ургылып агадыр ул.

Сәрбикамал әби чыга. -Иии, балакайларым, менә бит ничек матур итеп жыелып килгәнсез, рәхмәт яугырлары.

Балалар, бергә: -Исэнме Сәрбикамал әби!

Әби: -Исән- сау, Аллага шөкер бәбкәләрем! Үзегез әйбәт кенә килеп җиттегезме?

Х.Ислам: -Әйбәт әбекәй,әйбәт. Әбекәй, бу чишмә буенда нишлибез соң без?

Сәрбикамал әби: -Менә балакайларым сезне авылыбызның элек- электән килгән изге йоласы белән таныштырасым килеп чакырдым. Чишмә тибеп чыккан урынның изге урын икәнен аңлатасым килде.

Инсаф: -Нинди йола инде ул Әби?

Эби: -Без яшь чакта кар сулары китеп жирләр бераз кипшергәч чишмә буена җыела торган  идек.

Илшат: -Анда нишли идегез Әбекәй?

Әби: -Чишмә буен тазарта торган идек  улым. Су юлын ача идек. Ир-егетләр улагы тузса алмаштырырлар иде, басмасын тәртипләп куярлар иде. Тирә- ягын чуп-чардан, ботаклардан арындыра идек.

Шамил: -Әбекәй, әйдә без дә чишмә буен чистартыйк.

Әби: -Әйдәгез балакайларым, мин сезне шунын өчен чакырдым да инде. Су юлын ачыйк, чишмә янын чистартыйк.

Жыр: Ургый чишмә.

1.Ургый чишмәнең сулары

Ургылып аксын әле.

Су юлларын ачып куейк

Сөенеп калсын эле.

2.Чут- чут итеп кошлар сайрый

Чишмә буе тал- тирәк.

Матур булсын дисэң әгәр

Чистартып алу кирәк.

3.Тирә- ягы чиста булып

Ерактан балкып торсын.

Хәрбер узган юлаучыны

Үзенә тартып торсын.

-Менә рәхмәт балакайларым. Чишмә буйларын чистартып тору изге эшләрдән  санала. Ә изге эш эшләгәч күңелгә ничек була?(Рәхәт була) Сезгә дә рәхәт булдымы? (Әйе әбекәй)

Илшат: -Әбекэй, минем дә Дәү әтием Сөләмбәй чишмәсен чистартты, матурлады, койма тотты.

Әби: -Әйе балам беләм. Изгелек кылган кешенең күңеле дә изге була аның. Кул- аяклары сызлаусыз булсын! Шуңа күрә дә ул чишмәне хәзер Илдар чишмәсе дип атап йортәләр бит. Ә сез авылыбыздагы башка чишмәләрнең атамаларын беләсезме соң? (беләбез Әбекәй, беләбез)

(экранда чишмәләр чыгып бара)

Диләрә: Безнең авыл –бай авыл!

Күп аның чишмәләре.

Күңелләргә  ял бирәдер

Аларның челтерәве.

Хас-в Ислам: Әби, Хапса, Хаҗивәли,

Хәлиулла чишмәсе.

Ургылып ага Ахунҗан.

Тирәсенә килеп баскач

Бер дә килми китәсе.

Мул-в Ислам: Шәми тавы астында,

Шәми бабай коесы.

Бире килгәч Бәдри Әби,

Хэм Сөләмбәй чишмәсе.

Исламия: Закир чишмәсе тын гына

Челтерәп агып ята.

Тегермәнче Вәчкәнеке

Ерактан балкып тора.

Зәлия: Илдар, Илнур, Динар абый

Чишмәләргә җан өрә.

Изге гамәлләре өчен,

Рәхмәт әйтәсе килә.

Әби:  Иии, рәхмәт яугырлары, бик күп беләсез икән бәбкәләрем. Менә без яшь чакта тагын бер матур йола бар иде. Чишмә буйларын тазартканнан соң бар яшь жилкенчәк су буена уенга җыела торган идек.Ии куңелле булыр иде дә соң!

Исламия: -Әбекәй, без дэ уеннарны беләбез. Әйдәгез «Ал кирәк, Гөл кирәк» уенын уйныйбыз. Бал-р:-Әйдэгез! (кара каршы басалар, җырлыйлар)

Малайлар: -Ал кирәк, гөл кирәк

Сезгә нинди җыр кирәк.

Сезнең алда җырлау өчен

Сандугач теле кирәк.

Кызлар: Ал кирәк, Гөл кирәк

Алсу булса да ярый.

Сандугач теле кирәкми

Үз телегез дә ярый.

Малайлар хор белэн: Ал кирәк, гөл кирәк

Бездән сезгә кем кирәк?

Кызлар: Ал кирәк, гөл кирәк

Безгә Илшат дус кирәк.

Малайлар: Илшатны нишләтәсез?

Кызлар: Җырласын!

Илшат:-Әйдәгез инде дусларым, миңа булышыгыз. Бергә җырлыйк.

Җыр:  Дүдәк- дүдәк.

1.Йөгерә үрдәк, йөгерә каз

Боты озынга курә.

Без кызларны яратабыз

Бите кызылга курә.

Куш: Әй дүдәк, дүдәк, дүдәк,

Басма өстендә каз- үрдәк.

М: Кыйгак- кыйгак

К: Бак-бак-бак – бак

Басма өстендэ каз- үрдәк.

2. Йөгерә үрдәк, йөгерә каз

Кала эзеннән тамга.

Үтә матурларны  сайлап

Урта матурдан калма.

Кызлар: Ал кирәк, гөл кирәк

Сезгә нинди кыз кирәк?

Безнең кебек матур кызлар

Бу дөньяда бик сирәк.

Малайлар: Ал кирәк, гөл кирәк

Бездәй егетлэр сирәк!

Безнең кебек батыр егет

Бу дөньяда бик кирәк!

Кызлар , хор белэн : Ал кирәк, гөл кирәк

Сезгә нинди кыз кирәк?

Малайлар:  Ал кирәк, гөл кирәк

Безгэ Диләрә кирәк.-

Малайлар: -Санамыш әйтеп курсәтсен!

Диләрә: Ак бүрегем бар дисең, нигэ аны кимисен?

Сөйгән ярым бар дисең, нигэ аны сөймисең?

Су буенда тал- тирәк, бездәй кызлар бик сирәк

Озын буйлы егетләргә, кыска буйлы кыз кирәк.

  Малайлар: Челтерәп аккан чишмәдә

Бармы яулык юганың?

Сезнең кебек җан дусларның

Онтыласы юк аның.

Кызлар: Су буенда чишмәдә

Чайкыймын керләремне.

Сез дусларыма сөенеп

Уткәрәм көннәремне.

Малайлар: Ал кирәк, гөл кирәк

Сезгә бездән кем кирәк?

Кызлар: Ал кирәк, гөл кирәк.

 Безгә Муллагалиев Ислам кирэк!

Малайлар: Исламны нишләтәсез?

Кызлар: Тизәйткечләр әйтеп бирсен.

М.Ислам: Саран Сара сарыкларга саламны да санап сала. Егетлэр, булышыгыз!

Х.Ислам: Синең мускул мускулмыни,  мускул тугел ул- мыскыл!

Менә Мостафа мускулы- мускул дисэн дэ мускул!

Илшат: Эчтем эчтем су эчтем.

Чәй эчмичә су эчкәнгә.

Бик авырта шул эчем.

Шамил: Андый төймә Ләбидәдә дә бар, Нәфисәдә дә бар.

Марсель: Абагага бага-бага, башым бәрдем баганага.

Инсаф: Җылы җәйнең көннәрендә Җәймә тау итәгендә

 Җизни кызы Җәүхәрия җиләк җыя чиләгенә.

Диләрә: Ә мин рус телендә беләм.

Егетләр: -Сөйләп җибәр.

Диләрә: Белый снег, белый мел. Белый зайчик тоже бел. Только белка не бела. Белой вовсе не была. Кызлар, булышыгыз!

Исламия: Бык- бык тупогуб. Тупогубенький бычок! У быка бела губа была тупа!

Зәйнәп: У Сашки в кармашке шишки да шашки.

Нәзилә: Наш полкан попал в капкан.

Алинә: Сало было.Стало мыло.

Зәлия: У Маши на кармашке-маки и Ромашки.

Әби: Иии, замана балалары шул бәбкәләрем, әллә ниләр беләләр рәхмәт төшкерләре.

Малайлар: Ал кирәк, гөл кирәк.

Алсу булса да ярый.

Кызлар: Сандугач теле кирәкми

Үз телегез дә ярый.(малайлар биюе.татарча)

Бию: Су юлында. Эх көянтә- чиләгең.

Илшат:-Рәхмәт сиңа Әбекәй! Минем бар кешегә әйтәсем килә.

Әй кешеләр! Тыңлагыз сез! Чишмәләрне саклагыз сез! Улакларын ватмагыз сез! Чишмә янын чистартыгыз!

Бабайларның, әбиләрнең,

Йолаларын, гадәтләрен

Онытмагыз, саклагыз сез!(

Зәлия: Кыш та, яз да, жәй дә, көз дә

Шаулап аксын чишмәләр.

Чишмәләр агып торсалар

Авылыбыз да яшәр.

Алинә: Табигатьнен күзе диләр

Шаулап аккан чишмәне.

Авылыбызның йөзе матур.

Авылыбыз-чишмәле!

Зәйнәп: Чишмә суы шифалы ул.

Бисмилласыз эчмәгез.

Яратып, кайгыртып торсак,

Гөрләп агар чишмәбез.

Нәзилә: Челтер- челтер чишмәбез!

Ярдан балчык ишмәгез!

Суны шуннан эчегез!

Башка жирдән эчмәгез!

_Иии, бәбкәләрем шул, никадэр изге эшләр башкадык сезнең белән рәхмәт яугырларым. Чишмәгә юлны оныта күрмәгез бәбкәләрем. Чишмәләрне карап, саклап, тәртипләп тору сезгә кала бәбкәләрем! Чишмә суы бик шифалы, бик пакъ ул. Борынгылар чишмәгә теләкләр теләп тәнкәләр салганнар.Теләкләре кабул булган. Әйдәгез алмаларым, без дә теләкләр телэп тәнкәләр салыйк әле.

_Бәхетле булсак иде!(Әби тәңкә сала)-Акыллы булсак иде(тәңкә сала) –Сәламәт булсак иде(тәңкә сала)(Амин әйтеп битләрен сыпыралар)

Әби:  Ай рәхмәт,бәбкәләрем, яшь чакларыма кайткандай булдым сон.Матур уен-йолаларыбызны беләсез  икән әле, Аллага шөкер. Йола дигәннән тагын бер борынгы матур йолабызны әйтеп китим әле. Менә яшьләр яратышып кавышканнан соң, никахның икенче көнендә, яшь киленне чиләк- көянтәләр белән Чишмә юлы курсәтергә алып тошә торганнар иде. Теләкләр теләп чишмәгә тәңкәләр сала торганнар иде. Яшь киленнең суын чайпалтмыйча матур итеп кайтуларын курсәгез сееез. Ул чәч үргечендәге чулпылары  чылтыр- чылтыр килеп торыр иде. Әйдәгез әле минем арттан, менә шулааай. (бию) Шулай балакайларым. Тормышлары да чиста, матур булсын дип очраган бер кеше яшь киленнең чиләгеннэн су эчәр иде. Менә шулай. Суны чайпалтмыйча матур итеп кенә алыгыз. Элеккеге матур гадәтләребезне онытмыйк. Дәвам иттерик.

(көй астында балалар залдан чыгып китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Китап -белем чишмәсе,

Кулына тотып, матур рәсемнәренә сокланган, беренче китабын һәркем  хәтерлидер.Әнисе , я әбисе  укыган әлеге китап,я Тукайның "Шүрәлесе"булгандыр, Алишның әкиятләре, Ш.Галиевның"Шәвәлие...

Халкым чишмәсеннән су эчәм

Балалар фольклоры кулланып туган як турында белемнәрен арттырып, туган якка мәхаббәт уяту....

Салкын чишмә аланында

Экскурсия в парк. Знакомство детей с красотой природы, со цветами....

Милли йолалар аша балаларга әхлак тәрбияясе бирү

милли йолалар аша балаларга әхлак тәрбиясе бирү...

Балаларны татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары белән таныштыру

Мәктәпкәчә яшҗтәге балаларга татар халкының гореф-гадәтләре,йолалары аша милли тәрбия бирү.Татар халкының тарихын,йолаларын саклау,мәхәббәт уяту....

"Туган тел саекмас чишмә"

Әти-әниләр өчен тәкъдим ителгән консультация балаларны кече яшьтән үз ана телләрен аңлап, дөрес сөйләшергә өйрәтүне максат итеп куя....