Чыгарылыш кичәсе. Мәктәпкә әзерлек төркеме.
материал (подготовительная группа) на тему

Агалямова Алия Альнуровна

Сценарий выпускного вечера в подготовительной группе. На татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл vypusknoy_vecher_v_podgotovitelnoy_gruppe.docx25.98 КБ

Предварительный просмотр:

Чыгарылыш кичәсе – 2017

Катнашалар: Алып баручы (А.б.), мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (Бал-р), Буратино (Б.), Алиса (Ал.), Базилио (Баз.), кечкенә һәм уртанчы төркемнәр балалары, әти-әниләр.

Керү «Маленькая страна»

(шарлар тотып бию)

Шигырьләр

Ничә ел инде менә

Майның шушы көнендә

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Бакча белән хушлашабыз.

Җиде яшь тулды безгә.

Мәктәпкә белем алырга

Барабыз быел көзгә.

Зур-зур булып үстек инде.

Килгән идек бирегә

Өйрәнеп кенә килгәндә

Яңа тәпи йөрергә.

Безне алда мәктәп көтә,

Безне көтә парталар.

Түземсезлек белән көтә

Укытучы апалар.

Хуш инде, безнең бакчабыз,

Тәрбияче апалар.

Сезне мәңге онытмабыз

Укучы булгач та без.

Мәктәпкә белем иленә

Баруыбызга без шат.

Серле белем дөньясына

Буген бирелә старт.

А.б.: Кадерле балалар, әти-әниләр, кунаклар! Без бүген шатлыклы да, шул ук вакытта моңсу да бәйрәмгә җыелдык. Балаларыбызның бакча белән хушлашып, мәктәп дигән яңа дөньяга аяк атлар вакытлары килеп җиткән. Балалар, әле кайчан гына сез кечкенә идегез. Хәзер инде ничек үстегез. Яңа гына бакчага килгән вакытыгызга кайтару өчен нәниләр төркемендәге сабыйларыбыз сезгә биюләрен бүләк итә.

Бию “Матрешкалар”. Кечкенәләр төркеме

Буратино керә. Кулында әлифба.

Б.: Эх, мәктәпкә дә барасым килми, укыйсым да килми. Мороженое ашыйсым килә. Тик акчам юк. Әллә әлифбаны сатарга инде.

Балаларга

Б.: Карагыз әле, нинди матур китап. Кайсыгызга кирәк? Сатам.

Бал-р: Безгә кирәк, безгә сат. Әлифбадан без хәрефләр танырга, укырга өйрәнербез.

Буратинога балалар акча бирәләр, китапны алалар.

Б.: Менә хәзер мороженое алсаң да була.

А.б.: Буратино, мәктәпкә бармыйча ярамый, белем алырга кирәк.

Б.: Миңа анда бару кирәкми, мин болай да акыллы.

А.б.: Балалар, ә сез ничек уйлыйсыз, мәктәп кирәкме? Ни өчен?

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә”

А.б.: Дөрес, балалар, белем ул – зур байлык.

Б.: Тапкырларга, бүләргә үзегез өйрәнегез. Байлык – менә ул. (акчаларын күрсәтә). Мин хәзер боларга мороженое алып ашыйм, ә сезгә бирмим.

Чыгып китә.

Кычкырышкан тавышлар килә: “Әһә, эләктеңме! Бир монда акчаларыңны!”

Буротино елап керә.

А.б.: Ни булды? Нинди тавыш иде ул?

Б.: Алиса исемле төлке белән Базилио исемле песи акчаларымны тартып алдылар.

А.б.: Менә, аңладыңмы инде, акча түгел, белемнең зур байлык икәнен? Белемеңне берәү дә тартып ала алмас иде. Ә менә безнең балаларда белем күп.

Б.: Шулай дисеңме? Ярый, тикшереп карыйк алайса.

Сораулар:

1.Бер атнада ничә көн?

2. Елның кайсы вакытында сез мәктәпкә барасыз?

3. 15 санында ничә дистә, ничә берәмлек?

4. Без кайсы республикада яшибез? Баш шәһәрен атагыз.

5. 2әр, 3әр итеп санарга.

6. Дәрестә алган билгеләрне кайда язалар?

7. Кайсы мультфильмда кыз алмагачка, мичкәһәм елгага булыша?

8. Нинди савыт белән су ташып булмый?

9. “Сертотмас үрдәк” әкиятен кем язган?

10. Көн-төн йөри, урыныннан китә алмый. Ул нәрсә?

11. Тротуардан кем йөри?

12. Мәдинә шбинең оныгы – Алсу, песие – Йомшаккай, эте – Актырнак. Мәдинә әбинең ничә оныгы бар?

13. Әфлисуннын яртысы нәрсәгә охшаган?

14. Ак кулъяулыкны Кара диңгезгә төшерсән нәрсә була?

Б.: Чыннан да, бик белемле икән балалар.

Алиса белән Базилио керә.

Ал.: Кара әле, кая килеп эләктек без? Әәә, беләм, бу бит юләрләр иле.

Баз.: Точно! Страна дураков!

Кунакларга кулын сузып йөри.

Баз.: Мескен бер сукырга бераз гына акча бирсәгез икән. Ашарыма юк.

Ал.: Җитте сиңа теләнергә! (Базилионың кулына суга)

Баз.: Мяу! Нигә сугышасың?! Хәзер мин сине шушы тырнакларым белән...

Ал.: Ой, куркыттың! Күрмисең дә бит син мине.

Баз.: Ни дидең? Ә син аксак-туксак.

Сугышалар.

А.б.: Туктагыз әле, сугышмагыз. Сез кемнәр буласыз сон?

Ал: Мин Алиса.

Баз.: Ә мин Базилио.

Б.: Менә шулар инде минем акчамны урладылар.

Ал.: Юк-юк, синең акчаларың безгә кирәкми.

Баз.: Әйе, мә, узеңә булсын! (акчаларны бирә)

Ал.: (хәйләкәр генә итеп) Ә син аларны Могҗизалар кырына алып бар да, җиргә күмеп куй.

Баз.: Аннан бик күп акчалары булган агач үсеп чыгар.

Б.: (сөенә) Чынлапмы?

А.б.: Алиса, Базилио, ни сөйлисез сез? Балалар, әйтегез әле, акчалар агачта үсәме? Ә нәрсәләр агачта үсә? Ә җирдә?

Б.: Ә мин белмәгән дә идем.

А.б.: Буратино, санап ал әле акчаларыңны. Болар сине тагын алдый күрмәсеннәр.

Б.: (саный) 2, 5, 3...

А.б.: Иии, Буратино, син саный да белмисен икән бит. Менә безнең балаларны тыңлап кара әле.

Шигырь “Сәяхәт”.

Бүген болай иттек без:

Сәяхәткә киттек без.

Көньякка да китмәдек,

Төньякка да китмәдек,

Якынга да китмәдек,

Еракка да китмәдек.

Без җәяү дә бармадык,

Ат белән дә бармадык,

Автобуска кермәдек,

Машинада йөрмәдек,

Пароходта йөзмәдек,

Самолетта очмадык,

Без башкача эшләдек, –

Утырдык та тын калып,

Апабызны тынладык.

Йөрдек саннар илендә,

Кызык алар илендә!

Мәзәк инде: БЕРдә без

Елый гына белгәнбез.

ИКЕ узып кителгән,

“Әттә”, “әннә” әйтелгән.

Менә икән әкәмәт:

Ике – яхшы, ӨЧ – әйбәт!

Ник әйбәтме? Өчтә без

Тагын да зур үскәнбез.

Өскәнбез шул. ДҮРТ булган,

Һөнәребез күп булган.

Өйрәнгәнбез һәр иртә

“Хәерле көн!” дияргә,

Итекнең уңын-сулын

Ялгыштырмый кияргә.

Дүртнең якын дусты бар –

Күршесендә БИШле бар.

Биш тә безне яраткан,

Китапларын караткан,

Киендергән, ашаткан,

Физкультура ясаткан,

Дәү үстереп, азактан

АЛТЫ яшькә озаткан.

Дәвам итә сәяхәт,

Һәммәбез сау-сәламәт.

Ә кайчан соң мәктәпкә?

ҖИДЕ җиткәч, әлбәттә!

ҖИДЕ-ҖИДЕ, җит инде,

“ӘЛИФБА”лы ит инде!

Ал.: Юк, боларны алдап булмас.

Баз.: Әйе шул. Бер дә юләрләр иле түгел икән бу.

Ал.: Киттек әле без, юләрләрне башка җирдән эзләп килик. Бәлки, аларны алдап булыр.

Чыгып китәләр.

Б.: Балалар, ә сезне кайда шулай өйрәттеләр?

Бал-р: Балалар бакчасында.

Б.: Ә анда уенчыклар белән генә уйнап, тәмле ашап йормиләр мени?

А.б.: Безнең балаларның уйнарга да, шөгыльләргә йөрергә дә вакытлары булды. Тик мәктәпкә баргач, уенчыклар белән уйнап булмый, анда ныгытып белем алырга кирәк. Шуңа да уенчыкларны балалар бакчасында калдырыйк.

Шигырьләр. Уртанчылар төркеме.

Миннән дә кечкенә булгансыз

Сез бакчага килгәндә.

Кара, ничек зур үскәнсез

Китәр вакыт җиткәндә.

Бик мәктәпкә барыр идем

Бернигә дә карамый.

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле пока ярамый”.

Сау булыгыз, якын дуслар.

Сау булыгыз, хушыгыз.

Озакламый сезнең белән

Мәктәптә очрашырбыз.

Мәктәпкә баргач, дуслар,

Бик тырышып укыгыз.

Яңа дуслар сез табыгыз,

Яманнан сак булыгыз.

Бик күңелле бакчада,

Тик сез генә китәсез.

Үзебезнең күчтәнәчне

Биеп бүләк итәбез.

Бию “Уенчыклар”. Уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре

Б.: Ии, бигрәк күңелсез икән мәктәптә. Уенчыклар ярамый, шаярырга ярамый. Юк, бармыйм мин анда.

Ал.б.: Ялгышасын, Буратино. Мәктәптә дә буш вакытны күңелле итеп үткәрергә була.

Бию “Шаяннар”. Зурлар төркеме.

Б.: Әйе шул, бигрәк күңелле икән. Барам мәктәпкә, болай булгач.

А.б.: Хөрмәтле әти-әниләр! Балагыз мәктәпкә киткәндә сумканы кем тутырыр, кайткач дәресне кем хәзерләр икән, хәзер белербез. Сезгә сораулар бирермен, ә җаваплар сезгә тараткан кәгазьләрдә.

Уен “Мәктәп лотереясы:

Сораулар:

1.Кичтән будильникны кем куячак?

2.Баланың мәктәп формасын кем тәртиптә тотачак?

3.Кем сумканы тутырачак?

4.Кем балага иртәнге аш әзерләячәк?

5.Баланы кем мәктәпкә йөртәчәк?

6.Кем дәрес хәзерләячәк?

7.Мәктәптән туеп кем елаячак?

8.Кем мәктәпкә җыелышларга йөриячәк?

9.Бала икеле алса, кем гаепле булачак?

Сүзләр: әни, әти, бала үзе, песиебез, күршеләр, бөтен гаилә, бабай, әби, абый.

А.б.: Әлбәттә, бу шаяру гына. Балалар, мәктәпкә барганда сумканы кем тутырыр икән? Ә алган билгеләрегез өчен кем җаваплы? Әйдәгез әле, икеле алган малай турында карап китик.

Сценка “Тагын икеле”.

Тарткалаша-сугыша Алиса белән Базилио керә. Кулларында алтын ачкыч.

Ал.: Бир, минеке бу алтын ачкыч. Мин аны беренче таптым.

Баз.: Булыр инде. Мин аны беренче күрдем, ачкыч минеке!

Б.: Бу бит минем ачкыч! Мин аны югалткан идем.

Ачкычны ала.

Б.: Балалар, бу гади ачкыч түгел. Бу- белем ачкычы. Мин аны сезгә бирәм. Ачкыч ярдәмендә сез белем иленә ишекне ачып керерсез. Бик күп яңа нәрсәләргә өйрәнерсез. Ачкычны югалтмагыз, кадерләп саклагыз!

Ачкычны балаларга бирә.

Бал-р: Рәхмәт!

А.б.: Рәхмәт сиңа, Буратино! Син дә безнең белән мәктәпкә барырсың. Сиңа да белем алырга кирәк.

Б.: Бик рәхәтләнеп.

А.б.: Ә сез, Алиса, Базилио, бүтән алай кешеләрне алдап йөрмәгез.

Ал.: Юк-юк, бүтән алай эшләмәбез.

Баз.: Үзебез дә, башкалар белән дә дус-тату булырбыз.

А.б.: Ә хәзер инде безнең балаларның бакча белән саубуллашыр вакытлары да җитте.

Шигырьләр.

Барыбыздан мең рәхмәт

Яраткан бакчабызга,

Безне иркәләп үстергән

Кадерле апаларыбызга.

Өйрәттегез безне бакчада

Хәреф танып, сүзләр язарга,

Кечеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Хуш, сөекле бакчабыз.

Сау булыгыз, апалар.

Без мәктәпкә барабыз,

Безне көтә парталар.

Рәхмәт сезгә, бик зур рәхмәт

Тәрбияче апалар.

Бездән соң да шаулап торсын,

Гөрләп торсын бакчалар.

Күңелле дә, күңелсез дә.

Хәлемне белмисез шул.

Китмәс идем, зур балалар

Бакчага йөрмиләр шул.

Хуш, сөекле бакчабыз.

Без сине бик яраттык.

Инде саубуллашабыз,

Мәктәпкә ашыгабыз

Җыр “Сау бул, бакча”.

А.б.: Кадерле балалар! Озакламый сез мәктәпкә китәрсез. Тырышып укыгыз, авырлыкларга бирешмәгез, бер-берегезне яклагыз, дус-тату булыгыз.

Бию “Вальс”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема: «Чәчәкләр патшалыгында». Мәктәпкә әзерлек төркеме. Рәсем шөгеле.

Максат:Балаларны  үсеп утыручы чәчәкләргәкарап соклана белергә, аларныӊ  матурлагын күрәбелергә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә  өйрәтү. Урман чәчәкләре исемнәрен истә калд...

“Тарих йомгагын сүтү” ( мәктәпкә хәзерлек төркеме)

Белем бирү бурычлары: Балаларны Кукмараның һөнәрле үткәне һәм бүгенгесе  белән   таныштыру.Туган төбәктәге халык һөнәрчелегенең барлыкка килү тарихы, рухи кыйммәте белән танышу.Үз...

Тема:"Тапкырлар иленә сәяхәт"математика дәресе(мәктәпкә әзерлек төркеме)

Максат:Шакмаклы дәфтәр битенә тәрбияче әйтүе буенча төрле геометрик фигуралар төшерергә өйрәтү; кәгазь битенен ун,сул,аскы,өске якларын дөрес атау; 20 кадәр санау күнекмәләрен ныгыту; атна көннәрен, е...

Тема: Җөмләне сүзләргә аеру.Грамотага өйрәтү дәресе.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Максат: Балаларны җөмлә төзеп сөйләргә өйрәтү. Җөмләдәге сүзләр тәртибе белән таныштыру.Мет.алымнар: Пауза ясап әйтү, сүзләрне эзлекле тәртиптә әйтү, сүз саның математик таякчыклар белән билгеләү, хәр...

“Дөньяның матурлыгы – әнкәйләрдә!” (мәктәпкә әзерлек төркеме)

Әнилəргə, əбилəргə карата шəфкатьлелек, мəрхəмəтлелек, мəхəббəт хислəре тəрбиялəү; аларны ихтирам итəргə, алар белəн горурланырга өйрəтү; балаларның сəнгатьле сөйлəм күнекмəсен үстерү....

«Син һəм юл» проектының мəктəпкə хəзерлек төркеме белəн оештырылган эшчəнлек

Балаларның юл йөрү кагыйдəлəрен белүлəре буенча белемнəрен ныгыту, уеннар аша юл билгелəре буенча белемнəрен камиллəштерү. Игътибарлылык, җитезлек, фикерлəү сəлəтен үстерү. Балаларда бəйрəм кəефе булд...

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...