Батырларның даны мәңгелек!
материал (средняя, старшая, подготовительная группа) на тему

Сабирова Эльвира Фаритовна

Балалар бакчасы өчен Халыкара тынычлык көненә багышланган

музкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл batyrlarnyn_dany_mngelek.docx21.2 КБ

Предварительный просмотр:

“ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ САБА МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ

ш.т.б. БАЙЛАР САБАСЫ ГОМУМИ ҮСЕШ БИРҮЧЕ ТӨРДӘГЕ САБА 2 нче “ӘЛЛҮКИ” БАЛАЛАР   БАКЧАСЫ”МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ  МУНИЦИПАЛЬБЮДЖЕТ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ

Балалар бакчасы өчен Халыкара тынычлык көненә багышланган

музкаль кичә

Әшләде: Саба бистәсенең 2 нче номерлы “Эллуки” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Сабирова Э.Ф.

2017

Максат:

  • Балаларда өлкән буын кешеләренә хөрмәт тәрбияләү, алар белән горурлану хисләре уяту;
  • Бәйрәм тантаналарында катнашасы, бәйрәм шатлыгын башкалар белән уртаклашасы килү теләге булдыру.
  • Бөек Җиңү һәм сугыш турында белемнәрне арттыру, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә карата мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация , Плакат “Батырларның даны мәңгелек!”

Кичәнең барышы.

Залда  сугыш һәм  тыл  ветераннары  утыра,  балалар  тезелеп  басалар.

1 Алып баручы: Ямьле җәй   ае… Таң атып килә... Табигать           сихри  матурлыкка  чумган...  Кояш  бар җиһанга  яңа көн  тууын  белдереп,  үзенең  алтын  нурларын  сибәргә  җыена... Гүзәл авыллар, шәһәрләр тыныч йокыда, әниләренең җылы куенында тәмле төшләр күреп, нәни сабыйлар изрәп йоклыйлар...

     (Левитан  тавышы. Сугыш башлануы хәбәр ителә. )

Бала:      Соңгы  тапкыр кичә  көлде  дөнья 

                Соңгы  тапкыр  кояш  балкыды.

                Таң  атмады  бүген,  көн  тумады,

                Басты  җирне  сугыш  ялкыны.

Әби белән бабай керә.

Әби елый .

  • Гарифулла! Китте бит улыбыз, сугыш кырларына китте. Исән-сау гына кайтсыннар инде балакайларым, исән-сау гына кайтсыннар!!!

2 Алып баручы: 1941 елның 22 июнендә немец-фашист илбасарлары безнең илебезгә басып керделәр, шәһәрләрне, авылларны талый, яндыра башладылар. Халкыбыз, бердәм булып, дошманга каршы көрәшкә күтәрелде.

Бала: 

Сугыш килде безгә сорамыйча,

Шакымыйча керде ишектән,

Кабатладык шулчак тешне кысып;

“Без җиңәргә тиеш ничек тә”.

2 Алып баручы: Сугыш 4 ел буе барды. Халкыбыз исә, еш кына мөмкин булмаганнарның чиген узып, Бөек җиңүгә үзенең өлешен кертте. Рәхимсез сугыш миллионлаган кешеләрнең тормышын корбан итте. Ул һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде.

1 Алып баручы: Җиңү сугыш кырында гына түгел, тылда да, завод цехларда, гыйльми лабораторияләрдә, совхоз – колхоз кырларында да яуланды. Фронтларда солдатлар, заводларда, кырларда хатын-кызлар һәм үсмерләр канын һәм тирен түгеп , батырлык һәм кыюлык, гаять зур чыдамлык күрсәтеп, бик тә озакка сузылган көрәшкә кушылдылар.

Урак белән бию.

1 кыз.

Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар комачка,

Җир,  чәчәкләр тезеп күкрәгенә,

Йөз балкытып карый Кояшка.

2 кыз.

- Кызлар! Сугыш беткән. Безнең егетләр сугыштан кайта.

Бер кыз керә. Кулына кара кәгазь тоткан.

-Үлгән! Сугыш кырларында үлеп калган!...

Бала.

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөрде капканы.

Танец Мира.

Бала.

Һәр туар таң җирдә тыныч булсын,

Имин булсын иде дөньялар.

Аяз күгебезне болыт капламасын

Балкып янсын күктә йолдызлар.

2 Алып баручы: Хөрмәтле әбиләр, бабайлар! Сез сугышта катнашмасагыз да, аның авырлыгын үз җилкәгездә татыдыгыз. Чөнки сез – сугыш чоры балалары. Сезнең әти-әниләрегез сугыштан соңгы җимерекләрне төзәтүдә катнаштылар. Бу күпмедер дәрәҗәдә сезгә дә кагыла. Чөнки бу чор – ачлык, ялангачлык чоры иде. Туйганчы ипи ашамау, киер кием булмау сезне куркытмады. Инде бүгенгесе көндә дә сугышлар булмасын, халыклар мул тормышта яшәсен иде. Сезгә барыгызга да исәнлек-саулык, тыныч күк йөзе телибез. 

 Тынычлык булсын

Килер көннәрдә,

Иминлек булсын

Бөтен җирдә дә.

Җыр “Һәрвакыт булсын кояш!”

Ветераннарга сүз бирелә. Алар үзләре белән сугышта, тылда булган вакыйгалар, җиңү көне һ. б. хатирәләр турында сөйлиләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәтерләүдән курыкма син! Батырларны онытма син!

Сезнең барыгызны да бөек тантана зур шатлык - Бөек Җиңүнең 70  еллык бәйрәме белән котлыйбыз. Туган илебезнең азатлыгы, бу җирдә яшәвебез өчен без фашистларга каршы көрәшкән каһарман солдат...

Публикация персональных данных, в том числе фотографий, производится в соответствии с Федеральным законом от 27.07.2016 г. №152 - ФЗ "О персональных данных"

Публикация персональных данных, в том числе фотографий, производится в соответствии с Федеральным законом от 27.07.2016 г. №152 - ФЗ "О персональных данных"...

Добрый день! В данной публикации воспитатель рассуждает с детьми на тему "Мебель , посуда", используя наглядные пособия и творческий подход в усвоении данной темы.

Тема недели в ноябре: «Мебель, посуда»Виктория КирюшкинаТема недели в ноябре: «Мебель, посуда»Добрый день, дорогие дети!Посмотрите, что нарисовано на этих картинках (стол, стул...

Конспект интегрированной НОД, посвящённой Дню Победы. Данная разработка может быть полезной для педагогов дошкольного образования. Данный материал предназначен для детей подготовительной к школе группы.

Предлагаю Вашему вниманию конспект  интегрированной НОД, посвящённой Дню Победы. Данная разработка может быть полезной для педагогов дошкольного образования. Данный материал предназначен для дете...

Выходные данные документов о внесении актуального педагогического опыта в банк данных

Выходные данные документов о внесении актуального педагогического опыта в банк данных...