"Тормышыгыз имин булсын"
учебно-методический материал (подготовительная группа) на тему

Нигматова Гульназира Хурматулловна

            “Юл йөрү иминлеге” нигезләрен, “янгын куркынычсызлыгы” кагыйдәләрен,МЧС (коткаручылар) һәм “медицина хезмәткәрләре” хезмәтенең кирәклеген үз эченә алган сценарий. (Иҗтимагый-коммуникатив үстерү эшчәнлеге)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon syu-nigmatova-karalgan_1.doc55 КБ

Предварительный просмотр:

Тормышыгыз имин булсын

(Иҗтимагый-коммуникатив үстерү эшчәнлеге)

Гөлнәзирә НИГЪМӘТОВА,

Саба районы Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасы тәрбиячесе

Катнашалар:

Доктор Айболит

Бүре – полиция хезмәткәре

Янгын сүндерүчеләр 1 нче Куян, 2 нче Куян

Коткаручылар  1 нче Аю, 2 нче Аю

Төлке белән Тиен

Эт – Акбай

Песи – Актәпи

Поши

Саескан

Бурсык

Вакыйга авылда һәм урманда бара.

Авыл. Ишегалды. Акбай белән Актәпи ишегалдында утыралар.

Актәпи. Акбай, дускаем, быел да салкын кышларны чыктык, әйеме?

Акбай. Әйтмә дә генә дускаем, яз да үтеп бара бит инде, тиздән ямьле май да җитәр. Карале, Актәпи, туйдым мин бу ишегалдында кыш буе сөяк кимереп ятып. Әллә дим урманга барып, бер сәяхәт кылып кайтабызмы?

Актәпи. Әйдә соң, мин бер дә каршы түгел дускаем, Хуҗабыз да өйдә юк. Әле бер атнасыз кайтмас та, әйдә, бер күңел ачып кайтыйк булмаса.

Акбай. Карале, Актәпи, хәзер бит юлларда полиция машиналары күп йөри диләр, туктатсалар нишләрбез?

Актәпи. Э-э-э-й, дускаем, нишләрбез дип торма инде, кыш буе икәүләшеп «Юл йөрү кагыйдәләрен» өйрәнеп яттык ләбаса. Әле Хуҗабыз, «правага сдавать» итә алсак, сиңа «Джип», миңа «Мерседес» алып бирәм, диде бит.

Акбай. Әйдә, дускаем, хәерле юллар булсын, кузгалыйк булмаса.

(Урман буена килеп җитәләр.)

Актәпи. Дускаем, монда өч юл бар икән.Уңга китик микән, сулга китик микән, әллә «Төп юлдан» китсәк уңарбызмы? («Төп юл» билгесе тора). Агачлар арасыннан полиция хезмәткәре  Бүре килеп чыга. (Сыбызгысын сызгыртып ала.)

Акбай белән Актәпи (икесе бергә). Исәнмесез, Полиция абый!

Бүре. Исәнмесез, исәнмесез, кая юл тоттыгыз, дускайлар?

Акбай. Менә сәяхәткә чыккан идек әле, Полиция абый, бер дөнья күреп кайтыйк дип.

Бүре. Ярар, сәяхәткә чыккач, сез инде «Юл йөрү кагыйдәләрен» бик яхшы белергә тиешсез. Хәзер мин сезне тикшереп карыйм. Әйтегез әле миңа, дускайлар, нәрсә ул юл?

Актәпи. Юл ул урамның машиналар йөри торган бер өлеше.

Бүре. Ә нәрсә ул тротуар?

Акбай. Тротуар ул җәяүлеләр сукмагы. Һәрвакытта да юлның уң ягыннан гына, сукмактан гына барырга кирәк.

Бүре. Ягез әле, мондарак килегез. Әйдәгез әле, утырыйк бирегә, хәзер мин сездән имтихан алам. «5» легә тапшырсагыз, машина йөртү таныклыгы «Права» да бирермен, бәлки.

Әйтегез әле, җәяүлеләргә юл аркылы кайсы урыннардан чыгарга мөмкин?

Актәпи. Җәяүлеләр юл аркылы сызыклы «Зебра» дан гына, я булмаса, җир асты юлларыннан гына чыгарга тиеш. Теләсә кайсы вакытта юл уртасына атылып чыгарга ярамый. Светофорга карарга кирәк.

Бүре. Нәрсә өчен кирәк ул светофор?

Акбай. Светофор ул  җәяүлеләр һәм машиналар хәрәкәтен көйләп тору өчен кирәк. Кызыл төс  туктап тор, сары төс  көт дигәнне, яшел төс юлны аркылы чыгарга мөмкин дигәнне аңлата.

Актәпи (светофор турында шигырь сөйли).

Бүре. Машина белән кем идарә итә?

Акбай. Машина йөртүче водитель. Ул машинасын да үзе төзәтә белергә тиеш, «Юл йөрү кагыйдәләре»н дә яхшы белергә, бик игътибарлы да булырга тиеш.

Бүре. Ярый, дусларым, бик яхшы, менә шушы юл билгеләрен өч төркемгә бүлеп, ни өчен куелганын аңлатып та бирсәгез, мин сезгә «Машина йөртү таныклыгы» тапшырачакмын. (Актәпи белән Актырнак тыя, кисәтә, күрсәтә торган билгеләрне 3 төркемгә аерып әйтәләр.)

Бүре. Бик яхшы, дусларым, булдырдыгыз, бер дә йоклап кына ятмагансыз, бик яхшылап өйрәнгәнсез юл йөрү кагыйдәләрен.

Актәпи. Ятарсың йоклап, Полиция абый, без бит әле йорт та саклыйбыз.

Бүре. Ә менә бу «Юл билгеләре»н мин сезгә бүләк итеп бирәм.

Актәпи. Рәхмәт!

Бүре. Менә икегезгә дә «Права», исән-имин йөрегез. (Честь биреп кала.) 

Акбай белән Актәпи. Ура, ура, машиналы булабы-ы-ыз! (Урман эченә кереп китәләр. Җирдә яткан Пошига юлыгалар.)

Акбай. Карале, дускаем, монда бер Пошины бәрдереп киткәннәр, әйдә бу билгене куйыйк әле. (Кисәтә торган юл билгесен куя.)

Урманда барысы да бар:

Агачлар, куаклар да,

Юллар да, сукмаклар да.

Тик юл билгеләре генә

Куелмаган чатларга.

Актәпи.

Сулдан килгән машинаны

Күрмичә юлдан барган.

Юл билгесе булмаганга,

Поши бәлагә тарган.

Акбай. Карале, дускаем, аланлыкта кемнәр икән ул? Качып кына карап торыйк әле.

(Җитәкләшеп, Төлке белән Тиен керәләр.)

Төлке. Карале, Тиенкәем, нинди зур кырмыска оясы. Нинди биек итеп өйгәннә-ә-әр. Һай-һай-һай, бер дә харап, болар гына эшли инде, болар гына эшчән икән, эшлекле бөҗәкләр! Әйдә ояларын туздырабыз!

Тиен. Әйдә! (Таяк белән ояны болгаталар.)

Төлке. Әйдәле, туздырып ни файда, ояларын яндырабыз.

Тиен. Әйдә. (Шырпы белән уйныйлар. Төлкенең күлмәгенә «ут» каба, Тиеннең тәпие «пешә».)

Төлке. Коткарыгыз, коткарыгыз, күлмәгемә ут капты!

Тиен. Коткарыгыз, ярдәм итегез, кулым пеште!

Төлке белән Тиен (икесе бергә). Ярдәм итегез! Моннан соң ут белән уйнамас идек!

Акбай белән Актәпи (атылып чыгалар, Төлкегә ярдәм итәләр).

Актәпи.

Ник уйныйсыз шырпы белән?

Шырпы уенчык түгел!

Акбай.

Тәртипле булу авыр ул,

Сүз бирү генә җиңел!

Актәпи.

Эшсөяр кырмыскаларга

Күпме зыян салдыгыз.

Акбай.

Алай да исән калдыгыз,

Инде сабак алдыгыз!

Актәпи.

Урманда телефон да юк,

Ничек ярдәм чакырыйк?

Бу урманны ничек кенә

Ут кабудан коткарыйк?

Саескан (очып уза). «01» хезмәте, «01» хезмәте! Урманга килегез. Ярдәм итегез, янгын чыкты!

(Янгын сүндерүчеләр, йөгереп килеп, тиз генә «янгынны сүндерәләр».)

1 нче Куян.

Янгын чыгу белән, безгә

Хәбәр итегез тизрәк!

Янгынны зурга җибәрмәү

Барыннан мөһимрәк!

2 нче Куян.

Бер кечкенә очкыннан

Ялкын кабынып китә!

Ут беркемне дә аямый,

Бар нәрсәне көл итә!

Икесе бергә.

Шаярмагыз ут белән!

Ут ул уенчык түгел! (Чыгып китәләр.)

Доктор Айболит керә.

Айболит.

Нәрсә булды? Ни булды?

Ник мин берни күрмәдем?

Төлкебикә чибәркәем,

Янды мени күлмәгең?

Тиенкәй, тукта, елама!

Килче монда, тәтием!

Дару сөртеп бәйләп куйыйк,

Пешкән икән тәпиең! (Тиеннең тәпиен бәйли.)

Айболит.

Башка болай шаярмагыз!

Шырпы уенчык түгел.

Төлке. Рәхмәт, Доктор Айболит, без бүтән беркайчан да шырпы белән уйнамабыз.

Тиен. Сүз бирәбез! Гафу итегез безне! (Китәләр.)

Актәпи белән Акбай: Хәлләр бар икән монда!

(«Коткарыгыз!» дигән тавыш ишетелә. Песи белән Эт тавыш килгән якка китәләр.)

Акбай. Әй, кем бар анда?

Актәпи. Әй, кем син, нишлисең анда, ник кычкырасың?

Бурсык. Бурсык мин, Бурсык, менә сугыш вакытыннан калган бер землянка тапкан идем, шуны тагын да тирәнрәк итеп казымакчы идем. Ишелеп төште бит әле, чыгып булмый.

Акбай. Сине ничек итеп чыгарыйк соң инде моннан хәзер?

Бурсык. Коткаручыларны МЧС ларны чакыртыгыз инде, зинһар.

(Саескан очып керә. «Коткаручылар кирәкме? МЧС! МЧС! МЧС! ярдәм итегез, Бурсык чокырга төшкән!» – дип кычкыра.)

Аюлар килеп, Бурсыкны коткаралар.

Аюлар (икесе бергә): 

Гадәттән тыш хәлләр булса,

Чакыртыгыз безне!

Ни булса да, кыен хәлдән

Коткарырбыз сезне!

Бурсык (Аюларны кочаклый). Рәхмәт сезгә, аюкайлар-абзыкайлар!

Аюлар. Булышырга һәрчак әзербез! (Китәләр.)

Акбай. Дускаем!

МЧСка керәм үскәч!

Куям эшкә бар көчем,

Җәнлекләр бәла-казага

Тарымасыннар өчен.

Актәпи.

Ә мин ЮХИДИгә барам,

Юлда тәртип сакларга.

Хуҗабызның ышанычын

Тырышырмын акларга!

Акбай. Хуҗабыз дигәннән, әйдә, Актәпи дускаем, кайтыйк инде. Без булмагач, өебезне кем саклар? Бик тә гыйбрәтле «сәяхәт» булды бу.

Актәпи. Әйдә, дускаем, кайтыйк, чынлап та. Мин дә ишегалдыбызны, Хуҗабызны сагындым.

(Җитәкләшеп чыгып китәләр.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

Юллар имин булсын!

конспект НОД...

Адымнар нык, юллар имин булсын

Исәнмесез.балалар. Без сезнең белән бүген олы юлга ,зур сәфәргә чыгарбыз....

Имин булсын юлыгыз!

Урамда йөргәндә игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә өйрәтү....