"Сау бул бакчам, исәнме мәктәп"
материал (подготовительная группа) на тему

Гильметдинова Лейсан Газинуровна

Балалар бакчасында уздырылган чыгарылыш кичәсе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл stsenariy.docx27.92 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан  Республикасы  Кукмара муниципаль районы “Янил урта мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе тәрбиячесе  Гильметдинова  Ләйсән Газинур  кызы

“Сау бул бакчам, исәнме мәктәп!” дип исемләнгән чыгарылыш кичәсе.

 

ТӘРБИЯЧЕ: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Бүгенге көн моңсу да, шул ук вакытта матур да. Ләкин бер дә моңаймыйк, бары балаларыбызга бәхет теләп олы юлга озатыйк.

Вальс.

Ничә ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалар.

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

“Без мәктәпкә барабыз” җыры башкарыла.

Бала: Мин бакчага килгәндә,

Кечкенә идем, әле.

-Син бәби түгел,-диде дә,

Эшенә китте әни.

Бала: Әни артыннан ишеге

Өлгермәде ябылып,

Монда бер сөйкемле апа

Көткән мине сагынып.

Бала: Кочак җәеп каршылады

Тәрбиячеләр мине.

Онытыла язды хәтта

Сагынуым әнине.

Җыр: “Мин үсәм”

Бала: Уенчыклар, китаплар күп,

Ул дусларым бик әйбәт.

Бакчада начар дисәләр,

Ышанмагыз, бу – гайбәт

Бала: Без исән-сау үссен диеп,

Апалар тырышалар.

Тәртип бозсак, я сугышсак,

Билгеле, орышалар.

Бала: Әгәр мәктәпкә китмәсәк,

Тагын да йөрер идек.

Бакчадагы һәрбер көннең

Кадерен белер идек.

ТӘРБИЯЧЕ: Балалар мин сезгә хәзер сораулар бирәм ,ә сез дөрес итеп җавап бирегез.

1.Көз җиткәч, балалар кая баралар?

2.Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?

3.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?

4.Укучының сумкасында нәрсәләр була?

5.Укырга,язарга,җир,табигать,тормыш серләрен аңларга кем өйрәтә?

6.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?

7.Су анасы әкиятен кем язган?

Әфәрин балалар,булдырдыгыз.

Кәҗә белән сарык әкиятеннән персонажлар керә (табышмаклар)

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә.

Әфәрин балалар,булдырдыгыз.

“Портфельны тутыр” уены әкият геройлары белән берлектә уйнатыла.

Кызлар башкаруында «Зонтиклар биюе»

« Шләпә уены» сарык белэн кэжэ уйната.

Тәрбияче:Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:

Бала:Тәмле була шулпалар да,

Тәмле була боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең повар апалар.

Бала: Йоклыйбыз ап-ак мендәрдә,

Тәмле-татлы төш күреп.

Шундук йөгреп апа килә,

Куйса берәү төчкереп.

Бала: Баштан сыйпый, су эчерә –

Шифалыдыр куллары.

Менә шулай истә калыр

Безнең бакча еллары.

Бала:Без хәзер үстек бит –

Юллар мәктәпкә илтә.

Бакчада рәхәт, тик безне

Белем илләре көтә.

Җыр: “Әлифба”

1 бала: Бакча белән саубуллашу көне

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны

2 бала: Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезне онытмабыз

Кызлар башкаруында  “Каз канаты” биюе

Кәҗә белән сарык: Балалар! Сез бик тапкыр, акыллы, тәртипле балалардыр, әйеме? Ләкин Белем иленә киткәнче без сезне башта сынап карыйк әле.

1)Табышмаклар:

1.Бер ояда алты дус,

Алтысында алты төс.

Ләкин алар барысы да

Башкаралар бер үк эш. (Төсле карандашлар)

2.Акчасыз керәсең, белем алып чыгасың. (Мәктәп)

3.Агач түгел − яфраклы,

Тун түгел − тегелгән. (Китап)

4.Үзе укый белмәсә дә,

Гомере буе яза. (Ручка)

ТӘРБИЯЧЕ: Булдырдыгыз, балалар! Шуның өчен мин сезгә “Белем

иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм

“5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз! (Балалар 1нче укытучыларына тапшыралар һәм тәүге укытучыларына сүз бирелә)

Җыр “ Сара мәктәпкә бара”.

1 бала.

Нәрсә булган, уенчыклар

Бар да шундый күңелсез.

Әллә без киткәнгә

Ямансулыйсызмы сез?

Аю моңаеп утыра,

Озын колак куян да.

2 бала 

Әтәчкә дә нидер булган,

Атка да, балыкка да.

Ә курчаклар, әйтерсең лә,

Бездән башка ямь тапмый.

Утырганнар да бер почмакка

Моңаеп безне тыңлый.

Моңаймагыз, курчаклар,

Моңаймагыз, дускайлар!

Әйдә соң бер биеп алыйк,

Хушлашканчы дускайлар.

Уенчыклар белэн бию” биюе башкарыла.

Рәхмәт сүзләре: 

3 бала

Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезне онытмабыз.

Көйсезләнсәк тә, еласак та,

Сез гел сабыр булдыгыз.

Безнең баштан сыйпап торды

Сезнең йомшак кулыгыз.

4 бала

Өйрәттегез безне бакчабызда,

Хәреф танып, саннар язарга.

Кечеләрне hәрчак сөяргә,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Өстәлебез hәрвакытта

Тәмле аштан тулы иде.

Рәхмәт уңган апаларга,

Тамагыбыз гел тук иде.

5 бала

Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы?

Ничек кенә мактасаң да

Әз кебек сүзләребез.

Сездән башка, апалар

Мәктәптә без нишләрбез?

6 бала

Тик сез берүк, без китә дип,

Ямансулап калмагыз.

Без бит хәзер зурлар булдык –

Без мәктәпкә барабыз.

Бакчадагы апалар,

Без сезне бик яраттык.

Сезгә гүзәл чәчәкләрнең

Иң матурларын таптык.

(Чэчэк биру)

7 бала

Балалар бакчасында без

Дуслар булып яшәдек,

Бик күп нәрсәләр белдек!

Бик күп җырлар өйрәндек,

Төрле биюләр дә бии беләбез...

Инде менә үсеп җиттек,

Сау бул, бакча, – диябез!

ТӘРБИЯЧЕ:

Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез. Аларга әйтер сүз

һәрчак табыла. Безнең балаларның әниләренә дә әйтер сүзләре

җыелган. (Һәр бала бер җөмлә әйтә)

  Мине үстергән өчен,

Тыныч көнем һәм төнем өчен,

 Яхшы киңәшләрең өчен,

Җылы сүзләрең өчен,

 Иркә-назларың өчен,

Бәхетле балачагым өчен,

Тәмле ашларың өчен,

Дуслар табарга ярдәм иткәнең өчен,

БАРЫСЫ БЕРГӘ:

Рәхмәт сиңа, әнием!

Җыр “Битеңнән үбеп”

Җырдан соң балалар әти-әниләре белән татарча биеп алалар .

ТӘРБИЯЧЕ: Әниләр, Сезнең дә балаларыгызга әйтер сүзләрегез җыелгандыр,әйдәгез балаларыгызга нинди теләкләрегез бар икән. (Һәр әти-әни котлау сүзен баласы янына чыгып әйтә)

Җыр: “Кояшлы ил безнең ил” (бергәләп)

ТӘРБИЯЧЕ: Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына  якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Ак юллар сезгә, балалар.

      Хөрмәтле әти-әниләр!   Бик бәхетле  әти-әниләр булыгыз, балаларыгыз мәктәп юлларында да, гомер юлларында да сезне бары тик сөендереп кенә торсыннар.  Сау булыгыз. Исән-сау яшәгез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...