" Сау бул бакча! - 2017"
материал (подготовительная группа) на тему

Сафина Римма Мухаматназиповна

 

Хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Скачать:


Предварительный просмотр:

Сау бул, бакчабыз!” (2017 ел чыгарылышы)

Римма: Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле ата-аналар, балалар,балалар бакчасында эшләүчеләр! Бүген безнең бакчада зур бәйрәм –бакча белән хушлашу! Без бакчабыздагы акыллы, тәртипле кызларны, малайларны мәктәпкә белем алырга озатабыз. Менә сез дә, балалар, мәктәп яшенә кадәр үсеп җиттегез! Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Эльвира:Ничә ел инде менә

Майның шушы көнендә,

Безнең матур бакчага

Мәктәптән хәбәр килә.

Безнең бакча балаларын

Укытучы апалар.

Беренче сыйныфка дип

Укырга чакыралар!

Бүген менә аларны,

Бергә-бергә, әлбәттә,

Тантаналы рәвештә

Озатабыз мәктәпкә!

1 алыпбаручы.   Раилә

 Күңелледә, ямансу да,

Сере нәрсәдәмоның?

“Әллүки” бала очыра,

 Истәлекле көн бүген.

Балаларны залга чакырыйк

                            Кул чабып каршы алыйк

                            Бакча белән хушлашу бәйрәмен

                           Башлап жибәрик.

Җыр:  “Балаларбакчасында”

Чиста кием кидереп,

Мине көнсаен иртән

Эшкә барышлый әни,

Эшкә барышлый әни

Ямьле бакчага илтә,

Ямьле бакчага илтә........

1 алыпбаручы.     Эльвира

И, балалар, бүген сезнең

Олы бәйрәм көнегез.

Шатланып, матур киенеп,

Сез бакчага килдегез.

    2 алыпбаручы.  Раилә

Бакчабызда үткәрдегез

Кышны, язны, җәйләрне.

Бүген сезнең бакча белән

Саубуллашу бәйрәме!

Җыр:“Хуш, бакчабыз!”

1 бала: Мин бакчага килгәндә,

Кечкенә идем, әле.

-Син бәби түгел,-диде дә,

Эшенә китте әни.(Инзилә)

2 бала: Әни артыннан ишеге

Өлгермәде ябылып,

Монда бер сөйкемле апа

Көткән мине сагынып.(Зәлинә)

3 бала: Кочак җәеп каршылады

Тәрбиячеләр мине.

Онытыла язды хәтта

Сагынуым әнине.(Айзат)

Бию:

4 бала: Уенчыклар, китаплар күп,

Ул дусларым бик әйбәт.

Бакчада начар дисәләр,

Ышанмагыз, бу – гайбәт.(Самат)

5 бала: Без исән-сау үссен диеп,

Апалар тырышалар.

Тәртип бозсак, я сугышсак,

Билгеле, орышалар.(Инсаф)

6 бала: Әгәр мәктәпкә китмәсәк,

Тагында йөрер идек.

Бакчадагы һәрбер көннең

Кадерен белер идек.(Аделина)

7 бала:Бераз гына моңсу да,

Шатлыклы да көнебез.

Балачакның иң кадерле

Баскычын бит үтәбез.

Сагындырыр, сагындырыр,

Бакчабызның һәркөне.

Туган йорттай якын булган,

Һәрбүлмәсе, һәрҗире.(Ш. Идиллия)

8 бала:Күп нәрсәне тәүге тапкыр,

Без төшендек бакчада.

Ни өчен яз ел да килә,

Карлар явып торса да.

Җәйләр үтеп, көзләр җиткәч,

Без барырбыз мәктәпкә.

Ә бүген без бакчабызда

Җыелыштык бәйрәмгә.(Зәлинә)

9 бала: Бик күңелсез булса да,

Ярамый боегырга,

Бүген бит бездә бәйрәм,

Уйныйк-көлик бергәләп.(Илдария)

Музыка яңгырый Көзсылу - Эльвиракерә.

Көз. Мин –Көз. Бәйрәмгә килдем.

Ишеттем дә сезнең китәсен, саубуллашыйм, - дидем.

Сөмбелә бәйрәмендә мин бит

Яраткан кунак идем.

Сезгә бүләккә төсле яфракларымны алып килдем. Ләкин алар серле яфраклар. Яфракларга яшеренгән хәрефләрне әйтсәгез , алар сезнеке.

(шарларга яфраклар эленә)

Рәхмәт, балалар. Сез чыннан да мәктәпкә әзер икәнсез. Инде сезнең белән мәктәптә очрашырбыз! Мин сезгә уңышлар телим. Хушыгыз! (Музыка астында чыгып китә.)

Җыр “Өйрәтәләр мәктәпләрдә, мәктәпләрдә,

Тәрбияче: Әниләр эштә вакытта үз әниләрен алыштырган,аларны тәмле итеп ашаткан, тыныч итеп йоклаткан, чиста, пөхтә йөрткән, биеткән-җырлаткан, аларга чын йөрәге белән назын, җылысын биргән бакчадагы апаларга да әйтер сүзләре бар балаларыбызның:

10 бала: Тәмле булла шулпалар да,

Тәмле булла боткалар.

Тәмле булсын дип тырыша

Безнең повар апалар.(Зиннур)

11 бала: Йоклыйбыз  ап-ак мендәрдә,

Тәмле-татлы төш күреп.

Шундук врач апа килә,

Куйса берәү төчкереп.(Аделина)

12 бала: Дару бирә, су эчерә –

Шифалыды ркуллары.

Менә шулай истә калыр

Безнең бакча еллары.(Инсаф)

13 бала:Апалар әнидәй

Еласак – юатты,

Боексак – уйнатты,

Ачыксак – ашатты,

Арысак – йоклатты.

Үз улы, үз кызы шикелле,

Ул сөйде аркамнан

Сыйпады чәчемнән – яратты. (Инзилә)

14 бала: Уңган, булган апаларга

Рәхмәтебез зур безнең.

Бакчабыз гел чиста булды

Бу зур тырышлык сезнең.(Илдария)

15 бала: Без тәмле ашасын,

Тынычлап йокласын өчен,

Куеп үзенең бөтен көчен,

Барсын да кайгыртып, борчылып йөрүче

Лилия апага зур рәхмәт.(Айзат)

Тәрбияче: Раилә Дөрес балалар үстегез бит –

Юллар мәктәпкә илтә.

Бакчада әйбәт, тик сезне

Белем илләре көтә.

Музыка астында Кыш бабай керә

Кыш бабай: Чулпан

Эһе-һе-һей!

Исәнмесез, балалар!

Әтиләр һәм әниләр!

Сезне бик-бик сагынып,

Озын юллар үттем мин,

Монда килеп җиттем мин.

Сезнең белән ничә ел

Бәйрәмнәрдә очраштым

Китәсез дип ишеттем

Шуңа бик тә ашыктым.

Балалар шушы бакчада соңгы тапкыр сезнең зирәклегегезне сынап карыйм ,ә сез дөрес итеп җавап бирегез.

1.Көз җиткәч, балалар кая баралар?

2.Мәктәпкә баручы балаларны кемнәр дип атыйлар?

3.Кыңгырау тавышы нәрсә турында хәбәр итә?

4.Укучының сумкасында нәрсәләр була?

5.Укырга,язарга,җир,табигать,тормыш серләрен аңларга кем өйрәтә?

6.Мәктәпкә ни өчен йөриләр?

7.Су анасы әкиятен кем язган?

8.Капма каршы сүзләр әйт.(озын-,таза-,зур-,күп-,көн-,)

Әфәрин балалар,булдырдыгыз.Ой-ой, эрим, эрим. Кая минем чанам.Хәзергә хушыгыз. Мәктәптә очрашырбыз. ( Музыка астында чыгып китә)

16бала: Бакча белән саубуллашу көне

Ул гаҗәеп моңсу, сагышлы.

Шундый көн бу- олы бәйрәм үзе,

Үзгәртә дә куя тормышны.(Самат)

17 бала : Җитте хушлашу сәгате,

Сау булыгыз, барчагыз.

Сау булыгыз, апалар,

Без сезнеонытмабыз.(Зиннур)

18 бала: Сез бирдегез көчегезне

Һәм йөрәк җылыгызны.

Сезнең кебек апаларны

Без тагын табарбызмы? (Ш. Идиллия)

Җыр

ТӘРБИЯЧЕ: Раилә

Кечкенәләрнең дә сезгә әйтер сүзләре бар. Алар сезнең дәвамчыларыгыз булып кала бит.

1 бала: Безгә карагач,

Сезгә бик кызыктыр.

Без нинди кечкенә,

Ә сез нинди зур.(Самир)

2 бала: Мин дәмәктәпкә барыр идем,

Бернигә дә  карамый,

Тәрбияче апа әйтә:

“Әле сиңа ярамый”.(Ислам)

3бала.    Сезгә инде рәхәт булыр

                Мәктәптә йоклатмыйлар

                Тик читен дә булыр бераз

                Туйганчы уйнатмыйлар.(Алинә)

4 бала:Сау булыгыз, якын дуслар

Сау булыгыз, хушыгыз.

Ә бер елдан сезнең белән

Мәктәптә очрашырбыз.(А.Әдел)

Музыка яңгырый Яз кызы – Равия керә.

Яз кызы:

Бәйрәмгә дип килгәннәр,
Яңа күлмәк кигәннәр.
Йөзләрендә нур уйный,
Бары да менә дигәннәр.

Мин Яз кызы.
Сагынып килдем мин сезне,
Үтеп океан, диңгезне.
Нинди матур үскәннәр!
Алма кебек пешкәннәр!

Килгән чакта табып алдым

Менә шушы портфельләрне.

Тутырырга булышыгыз

Мәктәпкә кирәк әйберләрне.

Уен:Кем тизрәк мәктәпкә җыена?”

(кем беренче һәм кем пөхтә тутыручы)

-Ай-һай матур кызлар күп

Күңелләре мәрҗән күк.

Малайлар да бик уңган

Алар баһадир булган.

Булдырдыгыз, балалар! Шуныңөчен мин сезгә “Белем иленең” ачкычын тапшырам. Аны кабул итеп алыгыз. “4”ле һәм“5”ле билгеләре генә алып кайтыгыз. Ә хәзергә сау булыгыз киләсе Язга чаклы!

1 алып баручы.   Раилә:Тәрбияче – беләсезме кем ул?

                              Җанын, күңелен биреп эшләүче.

                              Аналардай йөрәк җылысы белән                      

                              Балаларны назлап сөюче.

 Эльвира:Сөйлим аның сезгә нечкәлеген,

                  Аңлараны бала сөйгәннәр.

                  Аларны мин сагынып эшкә киләм,

                  Аңлараны мине белгәннәр.

       Чулпан:    Алар белән бергә уйныймын мин,

                          Алар белән бергә сөенәм.

                         Алар белән онытылып яши-яши,

                          Әкият дөньясында мин йөзәм.

Римма: Аларбелән сабыйчакка кайтам,

Алар белән курчак уйныймын.

Алар белән биим, җырлыйм, рәсем ясыйм.

Алар белән шигырь укыймын.

                 

Равия:     Сабыйларым, әле дә сез бар, сабыйларым,

                 Йөгереп килеп мине кочасыз.

                 Кайгы-хәсрәтемне оныттырып,

                 Борчуларнычиткәкагасыз.

Бала:Сезнең өчен, кадерле апалар,

 Аз булыр күк безнең рәхмәтләр.

 Авырмыйча һәрчак нык булыгыз.

 Сезгә булсын кадер-хөрмәтләр!  (Зәлинә)

Җыр “Рәхмәт сезгә”.

ТӘРБИЯЧЕ:Эльвира

Баш очыннан ак болытлар ага,

Ак болытлар – сезнең балачак.

Балачакка кире кайтып булмый

Алар шулай  ап-ак калачак.

Ак болытлар – сезнең балачак.

Әниләр – җир йөзендә иң кадерле кешеләребез.  Сезнең дә балаларыгызга әйтер сүзләрегез җыелгандыр,әйдәгез балаларыгызга нинди теләкләрегез бар икән.

Әниләрнең котлау сүзе.

Вальс –Сау бул бакчам” биюе башкарыла.

1 алып баручы.  (кыңгырау тотып)   Раилә

           Тыңлагыз әле тып-тын калып

          Кыңгырау чыңлавы бу,

          Бакчадан сезне мәктәпкә

          Чакырып җырлавы бу.

               Чыңлый-чыңлый хәбәр китерә

               Көтә диеп мәктәп, парталар,

               Белемдөньясының ишеген киң ачып

               Көтә сезне укытучы апалар.

(Кыңгыраушалтырый)

Менә балалар мәктәптә шундый кыңгырау каршы ала инде сезне. Ул сезне белеем иленә чакыра. Яңа белемнәр өйрәнергә, яңа дуслар табарга әйди.

Ә хәзер, балалар, сезне дә котлау вакыты җитте.

Мөдиргә  сүз бирелә. Балаларга бүләкләр тапшырыла.

ТӘРБИЯЧЕ:Эльвира  Хөрмәтле балалар, менә бакчабыздагы соңгы бәйрәм иртәсе ахырына  якынлашты. Без сезгә иң изге теләкләрне телибез. Мәктәпне дә бакчаны яраткан кебек яратыгыз, тырышып укыгыз. Сау-сәләмәт, озын гомерле, белемле, акыллы балалар булып үсегез. Болар безнең бакчаныкы диеп безгә сөенеп торырга язсын. Ак юллар сезгә, балалар.

Римма:Хөрмәтле әти-әниләр! Шатлыклары белән безне сөендергән, шуклыклары белән безне көендергән балаларыбызны белем иленә озатып калабыз.Тату яшәдек, сез безне, без сезне аңладык. Гел шулай иң әйбәт әти-әниләр булыгыз, Аллаһы Тәгалә балаларыгызның игелеген күреп сөенеп яшәргә язсын. Саубулыгыз. Исән-сауяшәгез.

Эльвира:  БәйрәмебезнеЗамираРәҗәпованың “Балалар” шигыребелән

тәмамлыйсымкилә.

Ходай биргән олы бүләк – бала,

Уттан алып, суларга ул сала.

Өздерсәдә, көйдерсәдә, бала

Җанга иң якыны булып кала.

Гомерләрнең бизәге – ул бала,

Йөрәкләрдә һич төзәлмәс яра.

Күзалдында үсеп, буйга җитеп,

Күңелләрдәсабый булып кала.

Римма:Бала барыр юллар – чиксез дала,

Аның ни күрәсен белүче Аллаһ.

Далада юл бирүче балага

Тугры юлдаш  барыр – ата-ана.

Шатлыклардан  җырлаткан да – бала,

Борчулардан  елаткан да – бала.

Ялгышларын, гөнаһларын  баланың

Кичерә ала тик ата-ана.

Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий выпускного вечера "Саубул, бакчам!"

Мәктәпкә хәзерлек төркеме балаларын мәктәпкә  озату үзе бер бәйрәм. Бу бирелгән кичә үрнәге сезгә эшегездә ярдәм итәр һәм сайтымның тыйнак бер бизәге булыр дип уйлыйм...

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге

Бакча һәм гаиләнең хезмәттәшлеге (чыгыш)...

«Бар матур бакча»

Конспект занятия по татарскому языку....

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»

Конспект занятия по обучению детей татарскому языку в старшей группе «Бар матур бакча»Обучающие задачи:1. Сүз байлыгын арттыру, сөйләм күнекмәләре формалаштыру.Яңа сүзләр өстендә эш:кишер,кәбест...

Конспект НОД по обучению детей татарскому языку в подготовительной группе «Бар матур бакча». УМК

Использованная образовательная программа: «Региональная программа дошкольного образования» Р.К.Шаехова, Казань 2012.Возрастная группа: Подготовительная группа.Методика дошкольного образования: «Обучен...