«Маша һәм Миша балалар бакчасында көзге балда”
материал (средняя группа) по теме

Шайхиева Рузиля Рафаэлевна

Сценарий осеннего бала на татарском языке с любимыми героями детей-Машей и Медведем. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл masha_hm_misha_balalar_bakchasynda_kozge_balda.docx31.55 КБ

Предварительный просмотр:

«Маша һәм Миша балалар бакчасында көзге балда

Балалар музыка астына залга керәләр, зал бәйрәмчә бизәлгән, идәнгә яфраклар сибелгән.

Алып баручы.

– Балалар , карагыз әле тирә-якка. Тирә-якта нинди матурлык! Сез үзегезне кайда дип хис итәсез? Бу елның кайсы вакыты?

--Әйе, бу көз. Без сезнең белән Көз бәйрәменә җыелдык. Агачларда сары яфраклар.  Менә, идәндә дә нинди матур  яфраклар  ята. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Алар баскан саен, күңелле итеп шыгырдыйлар, әйтерсең лә, безнең белән сөйләшәләр

Балалар “Яфраклар биюен башкаралар”

(Б-р түгәрәктә калалар)

Алып баручы

– Булдырдыгыз,балалар,молодцы! Залыбыз бик матур итеп бизәлгән. Тирә-ягыбызда алтын сары яфраклар ята. Бәйрәмебезне дә бик матур итеп башлап җибәрдек. Ә Көзбикәбез әле һаман да килеп җитмәгән. Бәлки ул безнең шигырьләребезне ишетеп килеп тә җитәр.

Г.Азамат

Хәерле көн,якын дуслар

Котлы булсын уңыш бәйрәме

Кичәбезгә олы ямҗнәр биреп

Бизәп торсын көлтә бәйрәме

Айзиля

Исәнме, Көз, Алтын Көз

Безне сагынып килдеңме?

Агачларга, куакларга

Сары чуклар элдеңме?

А.нияз

Көз айларын яратам мин

 Җил-яңгырлары өчен.

 Алтын төсле Көз чибәрдән

 Бүләкләр алган өчен

Алып баручы

Булдырдыгыз,балалар бик зур рәхмәт сезгә! Шигырьләребезне сөйләдек, хәзер бу матур яфраклар һәм көз турында бер күңелле җырыбызны да җырлап күрсәтик

Җыр “Яфрак бәйрәме

Көз керә(вальс бии)

Көзбикә

И, балалар бигрәк матур җыр белән каршы алдыгыз. Рәхмәт сезгә. Килгәндә бар җирне карап килдем. Бик матур хезмәт куйгансыз икән җәй буе. Чәчәк – гөлләрегез, яшелчә-җимешләрегез мулдан булган. Мине каршыларга ныклап әзерләнгәнсез икән. Мин дә сынатмадым быел! Озак көттермәдем! Бик суык та булмадым. Яңгырларымны тыеп тордым сез яшелчә бакчасында, басуларда эшләрен төгәлләсен дип. Карап торам да танымыйм. Бигрәк үскәннәр! Кая соң әле Азамат, Нияз, Аяз? Шулай инде балалар, көн артыннан көн үтә торыр, айлар елларга тоташыр. Сез дә олы кешеләр булырсыз. Тырыш, хезмәт сөючән, тәрбияле балалар булып үсәрсез дип ышанып калам.

Көзбикә  сөйләгән арада артта куян кереп кишерләрне урламакчы була.

Көзбикә

  • Исәнме ,куян!Абау , нишләвең бу? Урлашырга беркайчан да ярамый!!!

Куян

-Минем  бик каты  ашыйсым килә, ә урманда кишер үсми! Тиз генә моннан алып качмакчы идем.

Көзбикә

Юк,куян! Алай бер дә килешми! Син, әйдә, безнең белән матур итеп биеп       ал! Без кишерләрне сиңа кәрзине белән биреп җибәрербез.

Куян белән “Кишер биюе”

(Зәйнәп Изабелла Нариман Азат)

Көзбикә

Рәхмәт ,балалар, сезнең белән бик күңелле булды. Ләкин , миңа инде китәргә вакыт. Барысы да кышка әзер микән,карап чыгасым бар.Шатлыклы  бәхетле, балачак, тыныч имин еллар теләп мин инде юлга кузгалам.  Ә сезгә бик ямансу булмасын өчен, мин сезгә тылсымлы телефон калдырам, кышкы айларда күңелсез булып китсә шалтратырсыз! Хушыгыз

Көзбикә куян белән чыгып кына китә, телефон шалтырый.

Алып баручыБалалар , безгә кемдер шалтрата!? Бәлки көзнең кире кайтасы киләдер!? Алло, алло! Исенмесез!  Сез ишетелмисез! Кычкырыбрак сөйләгез!... кем икәнен һич тә анлап булмады. Кемдер бик тиз сөйләшә!

Маша и Медведь музыкасы астына кәрзин тотып Маша килеп керә

 

Маша (кычкыра)

-Ау,ау,кайда мин!? (аптырап бал-га карый) Ой, исәнмесез, ә сез кем? Кая эләктем соң мин? ( бал-р Машага кем икәннәрен һәм кая эләккәнен аңлаталар)

Маша

-Мин шулай дип уйладым да! Ә Мишаны, минем Мишаны күрмәдегезме??

(бал-р янына килеп берничәсе белән күрешеп чыга)

-Син Миша түгелме? Ә син? Ә син Мишамы?

Бала

-Юк мин Азат...

Маша

-Мин шулай дип уйладым да! Кара әле, синен бүген туган көнең түгелдер ич!?

Бала

-Юк

Маша

-Алайса ник бөтенегез монда җыелдыгыз,  шулай матур итеп киенгәнсез, бүлмәне дә бизәп куйгансыз?

Балалар, алып баручы

-Без монда бәйрәм итәргә, уйнарга, биергә килдек.

Маша

Ух ты! Мин дә сезнең белән күңел ачарга телим! Мин дә! Мин дә! Мине дә алыгыз әле!

Алып баручы

 Алабыз әлбәттә!

Маша

Шәп булду! Әйдәгез башта танышыйк. Басыгыз әле түгәрәккә.

(Балалар түгәрәк  ясап басалар,Маша җырлый)

Зур түгәрәк ясап басыйк

Бергәләп биик әле!

Барыгызның исемнәрен

Кабатлап чыгыйм әле!

Рушан, Азат һәм Ниязлар –

Яле бергә атлагыз.

Лия, Камилә, Азаматлар –

Бергә сез кул чабыгыз.

Айзилә,Ранель, Милана –

Урында сикерегез.

Аяз,Зәйнәп,Изабелла

Адилә,Рияз,Нариман

Миңа яхшылап карагыз

Эшләгез минем сыман.

Айлинә белән Ралинә

Сез дә бер елмаегыз!

Алып баручы

Бигрәк күңелле җыр булды бу , Маша! Әйдәгез әле көз турында тагын бер-ике шигырь тынлап алыйк.

Камиля

Көз ашыга агачларга

 Үз бизәген салырга.

 Урманнарны, болыннарны

 Буяп китә сарыга

Нариман

Алтын яфраклар очалар,

 Безнең башларга тиеп.

 Саубуллаша кыр казлары

 Язын кайтырбыз диеп

Алып баручы

Хәзер безнең малайларыбыз башкаруында “күңелле яңгыр” биюен карап үтик.

СНияз, Аяз,Рияз, Рушан, А.Нияз Яңгыр биюен башкаралар

Аю үкергән тавыш ишетелә,

Миша(ишек артыннан кычкыра)

Кем ул анда тавышлана ? кем анда миңа йокларга бирми?

 

Маша

Ой-ой-ой,хәзәр миңа эләгә(алып баручы артына кача)

 

Миша(керә)

Кайсыгыз тавышланды әле генә?

Маша(тотлыгып)

Без бу – балалар һәм мин.

Миша

Шуның кадәр кем тавышлана инде, мине уяттыгыз бит, кая почмакка бастырыйм әле үзеңне.

Маша

Аааааа! (чаба, Миша тотып ала да авызын каплый)

Маша

Җибәр әле, тешлим хәзер

Миша(аптырап)

Син тешләшә дә беләсеңме  әллә!?

Маша

Әлбәттә, мин дә бу балалар  кебек бакчага йөрдем,(оялып кына) тешләргә дә шунда  өйрәндем.

Алып баручы

Туктагыз,туктагыз!!! Беркем беркемне дә тешләми, монда барыбыз җыелганбыз икән бәйрәмебезне дәвам итик. Бу балалар да бик тәртиплеләр, акыллылар. Алар матур итеп җырлый, бии беләләр. Менә үзегез карагыз.

Кызлар башкаруында “Зонтик” биюе

( Милана Камиля Айзилә Айлинә)

Маша

Миша , ә Миша, әйдә безнең белән берәр уен уйна әле?

Миша

Ярар,әйдә уйнап алыйк. Мин йоклыйм, ә сез мине уятыгыз. (тамашачыларга карап ала да) бу сезнең бик шәп килеп чыга.

Аю белән уен

Җиләк җыям – как коям

Дәү әнигә бүләккә

Монда җиләк күп икән

Аю – бүре юк икән

Миша:

-Уф, ардым! Җәй дә искә төшеп китте!Эх, Кәрзин белән җиләк җыеп йөргән чаклар!

Алып баручы

Әйдә, Миша, утыр ял итеп ,бер бию карап ал

Кәрзиннәр белән бию (Ралинә-ГАзамат, Лия-ВАзамат, Ранель-Адилә)

Миша арттан эзләр алып чыга

Маша

Ой, Миша, нәрсә бу? Бу бигидилның эзләреме? Әллә крокомодныкымы? Ә былары  кемнең эзеләре?

Миша

Бу эзләр безгә уен өчен. Менә мин аларны хәзер идән буйлап таратам, күңелле көй яңгырый башлагач без барыбыз да биербез, көй туктауга сез берәр эз өстенә басырга тиеш буласыз, эз җитмәгән кеше уеннан чыга.

Уен “ Үз эзеңне тап”

Уен беткәч телефон шалтырый,Маша трубка ала

Маша

Алло! Кем,кем? Көзбикә? Мишаның өненә кайтыр вакыты җитте?

Кышкы йокыга таласы бар?(күңелсезләнеп)Миша, Көзбикә шалтрата, синең кышкы йокыга талыр вакытың җиткән,кайтырга куша.

Миша( киерелеп,авыз ачып)

анысы да дөрес! Ярар китим мин, язга кадәр әле ерак...

Маша(елап)

Миша, Миша, ә мин? Ә балалар?

Миша

Бер дә борчылмагыз, без сезнең белән тагын күрешербез әле.

Ә сезгә бик моңсу булмасын өчен , мин сезгә фокус күрсәтәм! Мин бит  циркта эшләп чыктым! Тик сез башта бер җырлап күрсәтегез.

Ярымтүгәрәккә басып “Осень золотая...”

җыр җырлыйлар.

тылсымлы  музыка яңгырый зур,кара эшләпә алып балаларга күрсәтә,эченнән эзләр алып бирә.

Маша

Иии, нәрсә инде бу, урманнан ниндидер эзләр җыеп алган да өләшә.

Миша

Бу гади эзләр түгел бит,яхшылап карагыз әле( “әтәч” конфеты ябыштырылган.)

Балалар: - Рәхмәт!

Миша,Маша

-хушыгыз, балалар. Безгә инде китәргә вакыт! Сенең белән бик күңелле булды, тагын безне чакырырга онытмагыз!!!

Алып баручы::

Балалар, бүгенге көзге бәйрәм иртәбез үтеп тә китте.. Әлеге бәйрәм безнең күңелләребездә озак сакланыр дип уйлыйм. Күрешкәнчегә кадәр, саубулыгыз!

 

Көй яңгырый.Алып баручы балалар белән залдан чыгып китә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Балалар бакчасында ян,а ел очен сценарий "Ян,а ел маж,аралары"

Өлкэннэр төркеме өчен язылган сценарий....

Балалар бакчасында адаптация чоры

            БАЛАЛАР БАКЧАСЫНДА АДАПТАЦИЯ ЧОРЫБалалар бакчасы проблемасы – яхшымы ул, начармы, бирергә ме анда баланы, юкмы – иртәме, соңмы һәр гаиләдә туа то...

Балалар бакчасында кечкенәләр төркемнәрендә режим моментлары

Кече яштәге балаларга режим моментлары үткәрү, аларга татар телен өйрәнүгә бик булыша.Балалар бакчасында татар телендә режим моментлары  үткәрү:1 нче нечкеләр төркемендә 10-15 мин.2 нче нечкеләр ...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү программасы

Балалар бакчасында сәләтле балаларны ачыклау...

Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре

Сәләтле балаларны ачыклау һәм алар белән эшләү тәрбия һәм белем бирү өлкәсе хезмәткәрләре өчен актуаль мәсьәлә булып тора. Сәләтле балалар белән эшләү системасының максаты – һәр балада таби...

Чыгыш: “Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре”

Выступление для воспитателей на татарском языке...

Статья на татарском языке "Балалар бакчасында сәләтле балалар белән эшләү үзенчәлекләре"

Статья содержит материал об особенностях работы с одарёнными детьми в детском саду....