"Я и мой папа- самые лучшие!"
методическая разработка (старшая группа) на тему

Хазиева Айгюль Минниязовна

Каждый год отмечаем праздник "День защитника Отечества"  23 февраля.  Мы гордимся своими папами, они же наши защитники Отечества. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 23_fevral_tiler_byrme.docx973.42 КБ

Предварительный просмотр:

              

«Татарстан республикасы Саба муниципаль  районы Олы-Нырты «Милэшкэй» балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе»

1квалификацион тәрбияче

                                                                                Хаҗиева Айгөл М.

                                                                                    22 февраль 2017 ел

Максат:

1. Балаларда кыю, батыр солдат булу теләге уяту; әтиләре, абыйлары белән горурлану, патриотик хисләр тәрбияләү. Әтиләрне хөрмәт итү.

2. Ватанны саклаучылар турындагы күзаллауларын киңәйтү, аларның мөhимлеген аңлату.

3. Әти белән бала арасындагы элемтәне ныгыту, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү.

Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләр, без сезне 23 нче Февраль Ватанны саклаучылар көне белән  котлыйбыз. Сезгә тазалык-саулык, озын гомер, гаилә бәхете телибез.

Әдилә. Бүген безнең бакчабызда

Шундый рәхәт, күңелле.

Чөнки кунак булып безгә

Әтиләребез килде.

Ильяс. Иң акыллы, иң уңганнар

Бар эшкә дә булганнар

Менә шундый әтиләр.

Бергә: Менә шундый әтиләр.

Гадел. Әтиләр илнең терәге

    Әтиләр өебезнең яме

         Авырлыкларга бирешми

Әтиләрнең беләге.

Руфинә. Әле ярый сез бар җирдә

Безнең иң ныклы терәк

Бәхетебез тулы булсын

Сез безгә шундый кирәк.

Чулпан. Сезнең йөргән юлларыгыз

Яшел утлардан торсын.

Сугыш, кан кою булмасын

Әтиләр исән булсын.

Раяз. Бәйрәм итик, ә соңыннан

Таралырбыз  өйләргә.

Балачакның бер мизгеле

Калсын сагынып сөйләргә.

 “Яшә син, Туган илем!” җыры

Тәрбияче: Хөрмәтле әтиләр, бүген сез безнең бәйрәмебезнең иң кадерле иң хөрмәтле кунаклары. Җир йөзендә һәрбер бала әти дип әйтсен, әти канаты астында үссен иде. Һәр бала әтинең җылы, ягымлы карашын төеп, таләпчән ныклы сүзен ишетеп, дус, тату гаиләнең терәге әти икәнен сизеп яшәсен иде.

Ә бүген бәйрәм. Бүген без рәхәтләнеп үз балаларыбыз белән уйныйбыз, җырлыйбыз, биибез. Хәзер мин барлык әтиләрне һәм балаларны дә ике төркемгә бүләм.

 1 уен. “Өй җыештыру”. Бала чиләккә тутырылган шакмакларны, билгеле бер араны йөгереп узып, бушатып килә . Әти йөгереп барып чиләккә шакмакларны җыеп алып кайта.

2 уен "Әтиләр  ярышы". Бер минут эчендә сыңар аякта кем күбрәк сикергеч белән сикерә.

Тәрбияче: Безнең әтиләребез күп төрле һөнәр ияләре. Аларны санап бетерү һич тә мөмкин түгел.

Ранис. “Әтиемнең алтын куллары”

     Әтиемнең кулында

Ялт та йолт утлы каләм

Тимер дәфтәр өстенә

Яза ул кайнар сәлам.

             Юан торбалар кисә

Ямый, төпли, йә тишә

Купканны ябыштыра,

Тузганны алыштыра.

Кирәк булса эретә

Өч кисәкне бер итә.

Аунап яткан тимерне

Кирәкле әйбер итә.

Челтәр бәйләгән кебек

Ясый ул төрле бизәк

Минем әтием кебек

Алтын куллылар сирәк.

Ильяр.  Горурланам әти белән

Аны бар да ярата.

Мактау сүзләре әйтәләр

Әтиемә карата.

                Минем әтине эшендә

“Универсаль” ул, диләр.

 Аның кулыннан килмәгән

 Юктыр бер эш тә, диләр.

Әтием кебек эшкуар

Булырмын әле үскәч.

Бәлки минем офисымда

Кайберәүләрегез эшләр.

Тәрбияче: Әтиләребезнең уңганлыкларын мактап без аларга җыр бүләк итәбез.

                                                     “Солдатлар” җыры

3 уен: “Көнгерә”. Зур тупны аяк арасына кыстырып билгеләнгән урыннан йөгереп килергә. (Балалар уйныйлар)

4 уен: “Шар кабарту”. (Әтиләр шар кабарта)

Тәрбияче: Без кай вакыт  әтиләребезнең сүзләрен тыңламыйбыз, алар безне ни дип сүгәләр икән шул хакта тыңлап үтик эле.

Айдар. “Малай актыклары”

Кайвакытта булып куя

Шаяруның артыгы.

Әти шуңа ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Әтинең кайчан үзенә

Шул сүз эләгә тагы.

Бабай аны ачулана

- Ах, син, малай актыгы!

Ә бабай үзе  шаярмый

Җиткән инде картлыгы

Тиргәүче юк, әйтүче юк

Син, дип малай актыгы.

5 уен: Бантик бәйләү. (Әтиләр бант бәйли)

6 уен. “Кыршау эченнән йөгереп килү". (Балалар  уйныйлар)

Старт сызыгыннан 10 метр ераклыкта кыршау куела. Беренче басып торган кеше сигнал бирелгәч йөгереп китә, кыршау эченә керә. Сызыктан әйләнеп йөгереп килә һәм кыршау эченә тагын бер кешене алып, яңадан сызыкка йөгерә. Алып килгән кешене сызыкта калдыра, яңадан икенче кешене алып китә. Икенче якка тизрәк чыгып беткән команда җиңүче була.

Тәрбияче.Бәйрәмебез гөрләп барсын

Уен-көлке күп булсын.

Әйдәгез, бер биик,

Кунаклар карап торсын.

Бию “Яблочко”

Инзилә Әти белән әнием –

Иң-иң кадерлеләрем

Бергә генә яшәсеннәр

Минем шушы теләге.

 Искәндәр. Менә нинди куаныч

Менә нинди зур шатлык

Әтиләр булса янда

Безнең өчен горурлык.

 

Рәсүл. Туган илне көчле итик

Илебез бөркет булсын

Кояш чыксын, нурын сипсен

Күгебез көлеп торсын.

Динара. Әти булса өйдә ешрак

Өебез балкып тора

Әнинең дә йөзе якты

Елмаеп кына тора.

 

Айзат. Безнең әти бик ярата

Күлдә балык тотарга

Җим ашатып тик утыра

Күлдәге балыкларга.

7 уен. "Төз атучы". (Әтиләр уйный)

Командалардан 5-6 метр ераклыкта  бер - берсеннән 50 шәр сатиметр  ара калдырып уенчыклар тезелә.  Уенчылар бер-бер артлы тупларны ыргыталар, мөмкин кадәр  күбрәк  уенчыкны  егарга тырышалар. Уенчыкларны күбрәк еккан команда җиңүче була.

Айзат. Өйдә булмаса әтием

Шундый күңелсез миңа.

Кайчан кайтыр микән дип

Кич буе уйлыйм менә.

Әдилә. Әти өйгә кайтып кергәч

Өйләр яктырып китә.

Бар эшләрдә җиңеләя

Ару-талулар бетә.

Гадел. Эшләмәсә эшләмәсен

Газетасын укып торсын.

Телевизор карап ятсын

Әтием генә булсын.

Чулпан. Аның белән урамнардан

Үтүләре күңелле

Һәр бала да дөньяда

Булсын иде әтиле.

Руфинә. Әти бәйрәме көнне

Без пешердек пилмән

Шундый тәмле булган

Бөтен җире килгән.

Раяз. Әти белән бергәләп

Уйнаулары, әй, рәхәт

Әти белән, әй, күңелле

Әти белән бик рәхәт.

Динара. Әти безнең терәгебез

Әти безнең яклаучы.

Кирәк чакта минем белән

Дустым кебек уйнаучы.

Руфинә. Әниләр белән бергә

Озын-озак яшәгез.

Шатлык килсен өебезгә

Кайгы-хәсрәт  күрмәгез

Кызлар һәм малайлар бию.

                              Балалар әтиләренә бүләкләр өләшәләр.

Тәрбияче.

Хушлашырга вакыт җитте,

Тәмамланды кичәбез.

Мондый бәйрәмнәр күп булыр

Сез бик теләп килсәгез. 

C:\Users\НЕКРОНОМИКОН\AppData\Local\Microsoft\Windows\INetCache\Content.Word\DSC00622.jpg

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий развлечения с папами ко дню Защитника Отечества в средней группе "Наши папы самые лучшие".

Цель совместного с папами праздника, это пропаганда здорового образа жизни, приобщение семьи к физкультуре и спорту....

Развлечение с родителями (папы, дедушки) для детей младшей группы «Мой папа самый лучший!»

Уникальное мероприятие в плане развития и сплочения детско-родительских отношений, развивития преемственности работы детского сада и семьи....

ОБРАЗОВАТЕЛЬНЫЙ ПРОЕКТ Тема: «Мой папа самый лучший, мой папа вот какой»

Образовательный проект по профориентации с учетом гендерного воспитания детей старшего дошкольного возраста. Проект познавательно - творческий, долгосрочный знакомит детей с мужскими техническими проф...

Мой папа самый лучший, мой папа вот какой!

Статья о процессе проведения познавательного проекта, приуроченного ко дню защитника Отечества....

Мой папа самый лучший, мой папа вот какой!

Статья о проведении краткосрочного проекта в старшей группе....