Идел буе халыклары бәйрәме.
материал на тему

Сагутдинова

Сценарий праздника ко дню родного языка

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon idel_bue_halyklary_stsenariy_prazdnika.doc65.5 КБ

Предварительный просмотр:

“248 нче  балалар бакчасы”

 муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

«Идел буе халыклары хәзинәсе»

(бәйрәме сценарие)

Әзерләде:

Сагутдинова А.Н.

Казан

2016 ел.

Максат: 

балаларда милли мәдәнияткә кызыксыну тәрбияләү, танып-белү барышында уңай хисләр уяту, туган телгә, туган якка мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Балаларны “туган тел” төшенчәсе,  Идел буе халыкларының телләре, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштыру.

2. Балаларның танып-белү сәләтен үстерү; милли халык уеннары турында күзаллауларын киңәйтү; милли уеннар аша милли мәдәниятнең үзенчәлекләрен аңлауларына ирешу; аралашу, коммуникатив осталыкларын үстерү;  

3. Әхлакый, нәфасәти тәрбия бирү.

       

Бәйрәмне җиһазлау:

  • Аудио, видео системалары, фотоаппаратура, компьютер.  
  • Мини-музей “Изба” (предметы быта русского, татарского народа, коллекции образцов народно-прикладного искусства).
  • Идел буе халыкларының милли киемнәре күргәзмәсе.
  • Коллекция “Идел буе халыклары – курчаклар”.
  • Халык музыкалҗ инструментлар
  • Рәсемнәр күргәзмәсе.
  • Идел буе халыклары милли ашлары күргәзмәсе.

Идел буе халыклары хәзинәсе

Айсылу Сагутдинова

татар теленә өйрәтүче тәрбиячесе МАББУ №248 Казан шәһәре

Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасы.

Залда «Идел буе халыклары хәзинәсе» сандыгы тора. Музыка астында алып баручылар, татар милли киеменнән ике бала (алып баручы ярдәмчеләре) һәм башка милләт киемендәге балалар  керә.

Алып баручы: Җир йөзендә бик күп төрле милләт вәкилләре яши. Аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, дине, гореф-гадәтләре,  теле бар. Без бирегә барыбыз өчен дә уртак бәйрәмгә -Халыкара туган тел көненә җыелдык. Туган тел бәйрәмендә без Идел буе төбәгенә сәяхәт кылырбыз. (Проектор аша слайдлар күрсәтелә: Россия, Идел буе күренеше). Менә безнең илебез Россия. Киң Идел буенда Мари, Удмурт, Чувашстан, Мордва, Башкортостан, Татарстан республикалары урнашкан. Безнең республикабыз - Татарстан. Анда 115 милләт вәкиле  тату һәм бердәм булып, аңлашып яши. Алар республиканың ике дәүләт теле татар һәм рус телләрендә аралаша, аңлаша. Ләкин һәр милләт үзенең гореф-гадәтләрен дә онытмый, ана телендә сөйләшә. Республикабыз гүзәл табигатьле, елга-күлләргә, урманнарга бай. Аның башкаласы нинди шәһәр? (Казан). Әйе, ул бик зур, дөньякүләм билгеле кала, республикабызның горурлыгы. Ә Татарстанның символикасы нәрсәдән гыйбарәт? (Тугра, әләм). Алар нәрсәне аңлата? Дөрес, балалар. Без үзебезнең республикабызны яратабыз, аның белән горурланабыз.

Балалар шигырьләре.

Дружбой славится Поволжье,
Широки леса, поля,
И везде живут ребята,
Наши добрые друзья. 

        Яратам мин туган төбәгемне,

        Яратам мин әти - әниемне.

        Яратам мин Идел –йортыбызны,

        Төрле милләттәге дус-ишләремне.

В самом сердце великой России

Волга-матушка вольно течет.

Вдоль реки нашей полной, могучей

Здесь народ разный мирно живет.

         Әйдәгез, бергәләп,

         Куллардан тотышыйк.

         Җир шары – уртак йорт,

         Шул йортта дус яшик. 

Туган телем – татар теле,

Җырга, моңга, шигырьгә бай.

Шушы телдә иҗат иткән,

Бөек шагыйребез Тукай.

Алып баручы: Рәхмәт, балалар. Әйдәгез әле бергәләп бөек Тукаебыз сүзләренә язылган “Туган тел” җырын тыңлыйк һәм кушылып җырлыйк.

 

“Туган тел” җыры.

Камил: Апа, карагыз әле, монда ниндидер сандык бар…

(Сандык янына киләләр).

Алып баручы: Әйе шул, Камил. Нәрсәдер язылган, укып карыйк әле...

 (Укыйлар). 

Бергә: «Идел буе халыклары хәзинәсе»!

Тимур: Хәзинә! (кызыксыну белән). Әйдәгез, ачып карыйк әле без аны…

(Серле музыка. Сандыкны бергәләп ачалар).

Алып баручы:  Хәзинәләр бик күп икән бу сандыкта! (Чәк-чәкне ала). Балалар, бу нәрсә, беләсезме?

Камил: Чәк-чәк!

Татлы чәк-чәк белән минем халкым

Олы кунакларны хөрмәтли.

Милләтемнең бу затлы ризыгы

Һәр бәйрәмнең табынын бизи.

Алып баручы:  Әйе шул, безнең татар халкы үзенең һәр бәйрәмендә – Нәүрүз, Сабантуй, Карга боткасы, Каз өмәсе һәм башкаларда  кунакларны чәкчәк белән сыйлаган. Ә хәзер безнең кызларыбыз Чәкчәк биюен башкарырлар.

Чәкчәк биюе.

Алып баручы: Сезгә бию ошадымы? Ә безнең татар халкы җыр-биюгә генә түгел, сүзгә дә оста. Аның борынгыдан килгән дастаннары, риваятьләре , әкиятләре, җырлары бар. Аларда милләтебезнең гореф-гадәтләре, кабатланмас тел бизәкләре саклана. Әйдәгез әле, шундый матур җырларның берсен тыңлап үтик.

“татар халык җыры”Челтәр элдем читәнгә”

Камил: Әйдәгез әле, тылсымлы сандыкны тагын ачып карыйк. Карагыз әле, монда шундый матур яулыклар бар.

Алып баручы:  Бу яулыклар башкорт халкының “Тирмә” уены өчен кирәк бит. Борынгы заманнарда башкорт халкы тирмәләрдә яшәгән. Тирмә – урыннын урынга күчеп йөргәндә җыеп алу өчен бик уңайлы булып эшләнгән  төгәрәк формадагы йорт- корылма ул. Аның түбәсен  милли бизәкләр белән тукылган келәмнәр белән бизәгәннәр, үзәген кояш нурлары, һава керерлек итеп ачык калдырганнар. Тирмә - башкорт халкының бердәмлек, булдыклылык билгесе.

Курай моңы астында“Тирмә” уены.  

Алып баручы: Башкортстан  - искиткеч гүзәл табигатьле, бай республика. Әйдәгез эле башкорт егетләренең күңелле биюләрен карап китик.

Башкорт биюе. “Егетләр биюе”

 Зәринә:Апа, монда тылсымлы сандык бар дип ишеттем. Мин дә күз салыйм әле шунда. Карагыз әле: матрешкалар! (кулына алып сөйли). Матрешка рус халкының символы бит ул. Матрешка русларда киң таралган Матрена исеменнән килеп чыккан. Аны борынгы осталар агачтан ясаганнар. Беренче уенчык 8 апалы-сеңелле матрешкадан торган. Менә аның рәсеме. (слайд күрсәтелә).

Алып баручы: Безнең бакчабызда чын матрешка кызлары бар бит. Әйдәгез эле аларның да ңырларын тыңлап үтик.

 “Матрешкалар”җыры

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле тагын сандыкны ачып карыйк.

Зәринә: (Монистоны алып) Апа, бу нәрсә?

Алып баручы: Балалар, бу чуаш милли киеменең бер өлеше – монисто. Аның турында күбрәк белер өчен “Биюче төлке” чуаш халык әкиятен карыйк әле. Аны безгә 9 нчы төркем әзерләде.

Алып баручы: Балалар, тылсымлы сандыкның хәзинәләрен карыйк әле...

 (сандыктан кулъяулык алып). Посмотрите, какой красивый платочек! А ведь он вышит марийскими национальным узарами.Существует легенда: однажды дочь Солнца спустилась на землю и вышла замуж за простого деревенского парня. Она научила своих земных подруг чудесному искусству вышивания. От неё идёт традиция народного орнамента, схожего с песней и сказаниями. Берёшь в руки нарядную от узоров одежду и каждый орнамент читаешь, будто книгу o судьбе народа. А 10-я группа вместе с воспитателем  подготовили марийскую народную игру «Мундыраш чумырген» («Клубочек»)

“Йомгак” мари халык  уены.

Камил: Сандыкта тагын нәрсәләр бар икән? (карыйлар, шешәдә чишмә суы)

Алып баручы:  Бу - чишмә суы, чишмәләр төбәге дип аталган Удмуртиядән ул. Удмуртиядә хәтта кайбер елгалар да чишмәләрдән агып чыга. Шундый елгаларның берсе – Кама, татарча ничек атала ул, балалар, беләсезме? Дөрес, Чулман. (слайд күрсәтелә). Безнең шәһәребез тирәсендә агып ятучы Чулман  Удмуртиядә үк юл ала ! Безнең бакчада тәрбияләнүче удмурт малае, 9нчы төркемнән Решетников Алеша, сезгә туган телендә шигьри күчтәнәч әзерләгән.

Удмурт телендә “Моя мама” шигыре.

Зәринә: Минем тагын хәзинәләр сандыгын карыйсым килә.

(Карый, чиккән сөлге белән икмәкне ала.)

Алып баручы:  Бу икмәк – мордва халкы күчтәнәче.  Мордва халкы бик уңган, тырыш, кунакчыл халык. Бу республикада завод-фабрикалар күп. Аларда төрле тормыш кирәк-яраклары җиткерелә. Бөек Ватан сугышы вакытында мордва халкы илебезне кием-салым, ризык белән тәэмин иткән. Бу республика күксагыз дигән үсемлек үстерү белән дан тоткан. Күксагызның согы – каучук чыганагы, резин эшләнмәләре, шул исәптән итекләр, галошлар ясу өчен кирәк булган. Мордва халкы фронтка  1000 тоннадан артык икмәк озаткан. Халык моның белән горурлана. 8 нче төркемнән Козлов Ваня Мордовия турында шигырь ятлаган.

Т.Балаева. «Мордовия моя» шигыре.

Алып баручы: Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Матур бәйрәмебез ахырына якынлашты. Күргәнебезчә, һәр халыкның үз тарихы, кабатланмас гореф- гадәтләре, бай теле. Һәрбер телнең үз матурлыгы, аһәңе. Хәзинәләр сандыгы безгә һәр халыкның әманәтен бүләк итте. Ләкин төрле милләтләр арасындагы иң зур әманәт ул дуслык, тынычлык булуын онытмыйк.

                                       Торсак та без төрле җирләрдә

Без яшибез дуслык илендә,

Сөйләшәбез төрле телләрдә,

Аңлашабыз дуслык телендә.

Үстергән дә безне чын дуслык,

Көч биргән дә безгә чын дуслык,

Дуслык булса, яшәр гомергә

Бөтен җир шарында тынычлык.

Без сезгә исәнлек-саулык, имин тормыш телибез. Сау булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Развлечения по культурному воспитанию “Сабан туе- халыклар дуслыгы бәйрәме”

Через подобное развлечение давать детям общее представление о культуре и традиции татарского народа. В работе представлен сценарий праздника "Сабантуй", в котором дети читают стихи, поют песни и участ...

"Идел - Урал арасында тукталыш", кичә

Милләтебез,туган телебез-татар теле белән горурлану хисләре,әдәплелек тәрбияләү максатыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган кичә....

«Дружба народов» (Халыклар дуслыгы

Воспитание в детях дошкольного возраста любви к родной культуре, интереса к культуре соседних народов, воспитание чувства толерантности, дружелюбия, взаимопомощи....

"Дулкын" радиосының (ТРК) "Сабый авызы белән" тапшыруында чыгыш (Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына карата)

Зурлар төркемендә тәрбияләнүчеләр белән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына карата радиодан чыгыш....

"Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"

План мероприятий на татарском языке, посвящённых году "Родных языков и народного единства в РТ". План посвящён сохранению и развитию родных языков, культуры и традиций представителей народов...

"Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы"

План мероприятий на татарском языке, посвящённый "Году родных языков и народного единства в РТ". План посвящён сохранению и развитию родных языков, культуры и традиций представителей народов...