"Идел - Урал арасында тукталыш", кичә
план-конспект занятия (старшая группа) на тему

Самигуллина Айсылу Рафаэлевна

Милләтебез,туган телебез-татар теле белән горурлану хисләре,әдәплелек тәрбияләү максатыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган кичә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл seminar_2017_33_33_33_1.docx26.01 КБ

Предварительный просмотр:

        Идел-Урал арасында тукталыш.

Максат:

1.Милләтебез, туган телебез - татар теле белән горурлану                 хисләре,әдәплелек тәрбияләү.

2.Балалар бакчасы белән гаиләнең бердәм эшчәнлеген күрсәтү.

 3.Милли бәйрәмнәргә кызыксыну уяту.

Белембирү: Идел-Урал халкыныңгореф-гадәтләренә,йолаларына,миллибәйрәмнәренәихтирам тәрбияләү

Үстерү: Балаларның саф татар телендә, чиста, аңлаешлы, дөрес сөйләшү күнекмәләрен үстерү, ныгыту. Xалык аваз иҗаты  турында белемнәрен киңәйтү.

Тәрбияви: Балаларда татар милләтенең йолалары, традицияләренә карата кызыксыну уяту

                                 Кичә  барышы:

Балалар музыка астына залга узалар,ярымтүгәрәк ясап басалар.

1 бала (Зарина):

Хәерле көн,хөрмәтле кунаклар!

Туган җирем-Идел буе

Һәр телнең бар туган иле.

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

2 бала (Айбулат):

Карап тормый ара еракка,

Дуслар килгән безгә кунакка.

Дуслык-безнең тормыш бизәге,

Дуслык- безнең бәйрәм  бизәге.

3 бала (Ләйсән):

Чыгып китәм иркен кырларыңа,

Игеннәрең тора чайкалып.

Моң тарала Идел буйларына,

Бәйрәм көен җырлый бар халык.

Җыр   «Хәерле көн»

Капитан:

      - «Чыктамчысы» теплоходы сезне көтә,рәхим итегез!

              (балалар утыралар,проектор кабына)

Капитан:

      - Без узебезнең Идел елгасы буйлап сәяхәтебезне башлыйбыз (гудок). Балалар, сез туган ягыбызнын нинди елгаларында булганыгыз бар?

Бала (Данислав): Минем Зәй елгасында балык тотканым бар.

Бала (Кәрим): Ә минем Кама елгасында су коенганым бар.

Бала (Замирә): Безнең Идел буйлап сәяхәт иткәнебез бар.

Бала (Эсмаил): Без гаилә белән Сөн елгасында ял иттек.

Капитан:Ә бу елга буйларында нинди халыклар яши?

                 ( Балалар:татар,рус,чуваш,мари,башкорт,удмурт)

Капитан:Балалар,ә сез нинди бәйрәмнәр беләсез?

Бала (Адилә): Сабантуй бәйрәме.

Бала (К.Софья): Раштуа бәйрәме.

Капитан: Язгы кыр эшләре тәмамлангач,татар халкы “Сабантуй”бәйрәме ясаган.Без дә шушы бәйрәмнән бер күренеш карап үтик әле.

                                   Җыр “Сабантуй”

                                   Уен “Чүлмәк ватыш”

Капитан: Безнең бәйрәмнәр җыр-биюсез,уен-көлкесез узмаган. Башкорт халкы яратып уйный торган “Тирмә” уенын уйнап алабыз.

Уен “Тирмә”

Капитан: Балалар,ә сез бу халыкларның нинди уен коралларын беләсез?

1 бала (Виктория): Кубыз-ул дуга формасындагы музыка уен коралы.

2 бала (Диана): Думбра-агачтан ясалган өч кыллы уен коралы.

3 бала (Адилә): Ә мин авылга кайткач,бабамның бик матур итеп тальян гармунда уйнаганын тыңларга яратам.

4бала (Айбулат): Курай-аны киптерелгән камыш ботагыннан ясаганнар.Хәзер агач яки металлдан ясыйлар.Без сезгә хәзер курайда уйнап та күрсәтәбез.

                                              Уен “Курай”

5 бала (Заринә): Ә кашык-рус халкының уен коралы.Агач кашыклар матур итеп, хохлома бизәкләре белән бизәлгән. Без сезгә агач кашыкларда уйнап күрсәтәбез.

                                       Уен ”Агач кашыклар ”

Капитан: Ә хәзер,балалар,игътибар экранга.

                             (видеосораулар)

1 сорау: Элекке заманда газ да,электр да булмаган.Әби-бабайлар чәйне нәрсә белән һәм ничек кайнатканнар?

Җавап. (К.Софя):Элек чәйне күмер самаварында, күмер үрләтеп кайнатканнар.

2 сорау: Чуаш халкынын яраткан төсләре нинди?

Җавап (Адилә): Сары һәм кызыл.Сары төс азатлыкка омтылуны аңлата,ә кызыл төс байлык,муллык билгесе.

3 сорау:Туган тел турында нинди мәкальләр,әйтемнәр беләсез?

Җаваплар: Азамат:Теле татлының дусты күп.

Булат:Туган телен кадерләгән халык кадерле була.

Нәзилә:Иң татлы тел-туган тел,анам сөйләп торган тел.

4 сорау:Республикабызда зур шәһәрләр бар.Шуларны атап үтегез әле.

Җавап Самира: Казан,Яр Чаллы,Түбән Кама,Алабуга,Яшел Үзән,Чистай, Әлмәт,Бөгелмә-иң зурлары.

5 сорау: Казан шәһәренең җәяүлеләр генә йөри торган урамы  ничек дип атала?

Җавап Артур: Бауман урамы.

6 сорау: Түбән Кама шәһәре истәлекле урыннарга бик бай. Балалар,сез,нинди күренекле урыннарны беләсез?

Җавап:Аяз- Безнең шәһәрдә Тукай паркы бар. Без анда еш булабыз.Анда Габдулла Тукай әсәрләрендәге төрле сыннар урнаштырылган.

Зарина- Ә без Тукай паркында үткәрелгән “Күчтәнәч” дип исемләнгән проектта катнаштык.

Айбулат- Шәһәребезнең 50 еллыгы уңаеннан төзелгән Гаилә паркы да бик матур урынга урнашкан. Без әти-әнием белән бу паркта ял итергә яратабыз.

Капитан: Ә безнең балалар килгән кунакларга да сорау әзерләделәр.

1.Бала (Виктория): Сез нинди гармун төрләрен беләсез, (җавап:баян,тальян,саратов).

2.Бала (Аиша): Ә сез,хөрмәтле кунаклар,туган тел турында нинди  мәкальләр беләсез?

Җавап:1 .Иле барның теле бар.

2.Тел-күңелнең көзгесе.

3.Бала: (Җ.Софя): Әлмәт шәһәренең икенче төрле исемен кайсыгыз белә?

Җавап: Нефтьчеләр шәһәре.

4.Бала:(Данил) :Татарстанны ни өчен “дүрт елга иле” дип йөрткәннәр.

Җавап: Чөнки Татарстан аша Идел, Агыйдел, Нократ,Чулман елгалары ага.

5.Бала:(Карим):Көйгә салынган дәүләт символы?

Җавап: Гимн.

Бала(Аяз):

           Без,татарлар,шушы исем белән

           Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

           Без-татарлар,җирдә яшибез,

           Бар халыклар белән гөрләшеп

Бию.

Капитан:  йомгаклау.Тәмам.

Капитан:Ә безнең балалар килгән кунакларга да сорау әзерләделәр.

Бала(Виктория): Сез нинди гармун төрләрен беләсез?(баян.саратов,тальян)

Бала(Аяз):

       Без,татарлар,шушы исем белән,

       Җирдә яшәү үзе зур бәхет.

       Без-татарлар,җирдә яшибез,

       Бар халыклар белән гөрләшеп.

Бию

Капитан:  йомгаклау.  Тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

конспект "Ак каеннар арасында"

НОД для подготовительной группы...

« Яшел ут» (юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар һәм әтиләр арасында үткәрелгән бәйге)

Булмэ бэйрэмчэ бизэлгэн. Балалар керэ.      1нче бала:   Мин яшимен авылда,...

Идел буе халыклары бәйрәме.

Сценарий праздника ко дню родного языка...