конспект "Ак каеннар арасында"
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) на тему

Габдрахимова Амина Хадиевна

НОД для подготовительной группы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon ak_kaennar_arasynda.doc52.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Ак каеннар арасында”

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен)

Максат: каен агачының үзенә генә хас үзенчәлекләре белән таныштыру.

Тәрбия бурычы: табигатькә сак караш тәрбияләү, аның матурлыгына соклану.

Үстерү бурычы: балаларның сорауларга ашыкмыйча, эзлекле итеп җавап бирү сыйфатын, логик фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: әйләнә- тирә дөньядагы иң гади бәйләнешләрне билгеләргә өйрәтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, физик тәрбия, сәләмәтлек, иҗади сәнгать, матур әдәбият.

Җиһазлау: интерактив такта; проектр, кирәкле картиналар ( каен сурәте, сыерчык оясы кадак белән каккан малай, агач корты төшкән рәсем, ботак сындыручы малай, агач ботагында утырган сыерчык, рәсемнәр (яңгыр ява, аяз һава торышы), гади карандашлар, каенга бүләк итү өчен сувенирлар ( кошчык, күбәләк, суалчан, җимлек, кояш нурлары, яңгыр тамчылары), сары каен яфраклары салынган конверт.

Сүзлек өстендә эш: елый, сайрый, ботак, кадак, бөре, парча бизәк, йомшак, дәвалый, файдалы, моңлы.

Алдан үткәрелгән эш: интерактив тактада эшләү, саф һавада агачларны күзәтү, табышмак өйрәнү, яхшы-начар төшенчәсен төшендерү, санамыш өйрәтү.

Эшчәнлек төзелеше:

1.Кереш . Табышмак

2.Төп өлеш:

- Дидактик уен “Каен елый”

- Дидактик уен “Яхшы начар”

- Күзләргә гимнастика. “Яфраклар тибрәлә”

- Хикәя төзү.

- Хәрәкәтле уен “Күрсәт әле, үскәнем”

- Сорауларга җаваплар.

- Тәрбияченең каен агачын тасвирлавы.

- Каен агачының рәсемен ясау

3.Йомгаклау. –Каен агачына бүләкләр бирү һәм аның бүләген кабул итү.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче: Балалар, табышмакны тыңлагыз да нәрсә турында икәнен әйтегез әле. Язын ямь бирә,

Җәй салкын бирә.

Көзен тәм бирә,

Кышын тун бирә (агач, урман)

- Сез нинди агачлар беләсез? Ә агачлар күп булып үскән җир урман дип атала. Әйдәгез урманга сәяхәткә юл тотыйк. Күзләрне йомып кошлар сайравын тыңлыйк, чәчәкләрнең хуш исләрен исник.

Балалар, сез бер тавыш ишетмисезме? Кемдер елый ахрысы.

(Балалар бүлмә буйлап йөриләр, елаучыны эзлиләр һәм интерактив тактада “елап” утырган каен агачын күрәләр).

- Ни өчен каен агачы елый микән? (балаларның фикерләрен тыңлагач, интерактив тактада төрле сюжетлар чыга: малай кадак кагып сыерчык оясын беркетә, каенның яфракларына корт төшкән, яңгыр ява, агачның ботагы сынган, агачка кунып кош сайрый, малай балта белән чапкан урыннан каен суы җыя, урман чүп – чар белән тулган...). Сюжетлардан нәрсә яхшы, нәрсә начар икәнен балалар аерып алалар һәм фикерләрен әйтәләр. Мәсәлән: корт төшкән- бу начар, чөнки корт кан агачының яфракларын ашап бетерергә мөмкин, яңгыр ява- бу яхшы, чөнки яңгыр яугач каен агачы үсә.

Балалар, сезнең дөрес җавапларны ишетеп, каеныбыз да елаудан туктады. Карагыз әле ул ничек итеп тибрәлә. (җилдә тиберәлгән каен агачының хәрәкәтләрен күзләр белән йөртеп күзәтү), хәзер без сезнең белән табигать серләрен ачабыз. ( балалар ел фасыллары сүрәтләнгән, картиналар янына каен агачының төрле ел вакытындагы торышы рәсемен (ялангач агачлар (кыш), яфраклар чыга гына башлаган (яз), ямь- яшел яфраклы агач (җәй), сары яфраклы агач(көз), туры китереп тәртип белән тезеп чыгалар һәм хикәя төзеп, сөйләп күрсәтәләр). Мәсәлән: Бу рәсемдә кыш. Каенның яфраклары коелып беткән, ботакларына йоп- йомшак, ак кар яуган.

Каен- төп-төз агач, аны еш кына зифа буйлы кызлар белән чагыштыралар. Каенның кәүсәсе шома, тигез, туп- туры. Балалар, каен агачын нинди сүзләр белән тасфирлап була? –Матур, төз, зифа, ак, бөдрә, яшел.... шагыйрә Энҗе Мөһминова каен турында бик матур шигырь язган, әйдәгез әле бергәләп тыңлыйк:

Өстендәге ак күлмәге ак кына,

Кара парча бизәге бар, вак кына.

Искән җилләр кагылдымы чак кына,

Челтәр шәлен җилпеп ала сак кына.

Хәрәкәтле уен “Күрсәт әле, үскәнем.”

(Балалар кулга-кул тотынып түгәрәк ясыйлар. Уртага бер баланы кертәләр.Ул “алып баручы”була. Балалар, хор белән җырлап, аннан берәр хәрәкәт ясавын сорыйлар. Уен барышында соравын да, җавабын да балалар бергә җырлыйлар)

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек агачлар үсә?

-Менә шулай, менә шулай, шулай агачлар үсә.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек бөре җыялар?

-Менә шулай, менә шулай, шулай бөре җыялар.

-Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфраклар оча?

-Менә шулай, менә шулай, шулай яфраклар оча...

Тәрбияче: балалар, хәзер мин сезгә сораулар бирәм, ә сез җавап биреп карагыз әле.

1.Каен агачы башка агачлардан нәрсә белән аерыла?

2.Синең каен себеркесе белән чабынганың бармы?

3.Каенны ничек үрчетеп була микән?

4.Синең каен суы эчкәнең бармы?

5.Каен агачының нинди файдаларын беләсез?

Тәрбияче: Ә хәзер мин сезгә каен агачы турында үзем белгәннәрне сөйләп күрсәтәм: (мәгълүматның күләме төркемдәге балаларның үзенчәлекләренә карап бирелә):

Штрихлау ысулы белән гади карандашлар ярдәмендә каен агачы ясау.

Барлык рәсемнәрне бергә тезеп куйгач, каен урманы барлыкка килүенә сөенү.

Каеннарның кешеләргә китергән файдасы искиткеч зур: алар без сулый торган һаваны чистарталар, туфракта дымны саклап калу өчен кар тоталар, каен урманнарына килгән кеше рәхәтләнеп ял итә, борчу- хәсрәтләрен оныта. Зифа каенга карап кеше үзенә көч туплый, сәламәтлеген ныгыта.

Әйдәгез, ак каеннарны рәнҗетмик, аларны каен суы эчәр өчен җәрәхәтләмик, аларга карап хозурланыйк!

Ә хәзер балалар Ак каенга үзләре алып килгән бүләкләрен тапшырырлар:

1.Мин сиңа кошчык бирәм, ул синең дустың булыр, кәүсәләреңдәге кортларыңны чүпләр;

2.Мин сиңа кояш нурлары бүләк итәм, алар сине җылытып торсыннар;

3.Мин сиңа яңгыр тамчылары алып килдем, алар сиңа сусаганда һәм тузаннарыңны юганда кирәк булырлар;

4.Мин сиңа яңгыр суалчаны бүләк итәм, ул синең тирәңдәге туфракны йомшартыртып торыр.

5.Ә мин сиңа яшел яфраклар алып килдем, алар күп, куе булып үссеннәр, кызу җәй көннәрендә мин килеп синең күләгәңдә ял итәрмен.

6.Мин сиңа җимлек бүләк итәм, синең яныңа күп кошлар очып килсеннәр, аларның матур итеп сайраганын үткән юлчылар туктап тыңласыннар.

7.Ә мин сиңа күбәләк бүләк итәм, ул сиңа иптәш булыр һәм сине тагын да матурлап торыр.

Каен төбеннән бер конверт табып алалар- «Балалар, бу минем былтыргы сары яфракларым, сезгә истәлек булсын», диеп язылган.

Искәрмә: тәрбиячеләр өчен мәгълүмат:

Яз көне кар эреп бетәр-бетмәс каен кышкы йокыдан уяна. Туклыклы сыекча — каен суы тамырдан кәүсә буенча югары күтәрелә. Каен суы уртача 15 апрельдә хәрәкәтләнә башлый.

Каен орлыгы җәйнең иң эссе вакытында (27 июль) өлгерә һәм коела. Шартлар уңай булганда яз көне алар тишелеп чыгалар яки уңай шартны көтеп, тишелешне саклап, туфракта яталар.

Каен агачы кешеләргә бик күп төрле файда китерә. Медицинада каен бөресе, каен тузыннан алынган дегет, каен яфрагы, каен суы, каен гөмбәсе- чага, каен күмере кулланыла. Каен бөресеннән алынган эфир мае, сумала һәм парфюмерия промышленностеңдә файдаланыла. Каен суы татлы, тәмле, файдалы эчемлек, яфракларыннан тукымаларны ману өчен яшел һәм сары буяу алалар. Мунча һәм ындыр себеркесен кайсыбыз гына белми. Тузга язмаганны сөйләмә, диләр. Бик борынгы заманнарда, әле кәгазь булма​ганда, каен тузына язганнар. Каен тузыннан җиләк һәм гөмбә җыю өчен бик матур, жинел савытлар да ясарга була.

Көртлек кыш көне каен һәм зирек алкалары белән туклануга күчә. Куяннар кыш көне каен чыбыгы очларын яратып ашыйлар. Бал кортлары чәчәк атучы каеннан сары төстәге серкә (пыльца) җыялар, каен суын эчәргә киләләр. Каен суыңда шикәр бар, квас һәм сироп эшләү өчен кулланыла.

Каенның үзагачы каты, нык, авыр, ак төстә. Каеннан фанера, мебель, чаңгы, машина детальләре, мылтык һәм инстру​мент, балта, чүкеч саплары, арба һәм чана өлешләре, столярлык инструментлары ясыйлар.

Каен агачын, пила чүбен, калдыкларын химик юл белән эшкәртеп метил спирты, уксус, ацетон, скипидар алалар. Агач спиртын лак, формалин һәм ислемай эшләүгә тотыла. Агач спирты синтетик каучук эшләү өчен иң кирәкле чимал.

Арба һәм чана тәртәсе, кырыйлары, мунча һәм ындыр себеркесе, утын өчен күп каен киселә. Агач каен суы өчен күпме күз-яшь түгә. Әйләнә тирәгә ямь биреп торучы зифа ак каеннарны киләчәк өчен дә калдырыйк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.” (Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)

КВНТЕМА: “Балалар һәм әтиләр юл кагыйдәләре илендә.”(Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм әтиләре арасында үткәрелгән ярыш-кичәнең программасы)...

« Яшел ут» (юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча балалар һәм әтиләр арасында үткәрелгән бәйге)

Булмэ бэйрэмчэ бизэлгэн. Балалар керэ.      1нче бала:   Мин яшимен авылда,...

"Идел - Урал арасында тукталыш", кичә

Милләтебез,туган телебез-татар теле белән горурлану хисләре,әдәплелек тәрбияләү максатыннан зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән оештырылган кичә....