Балалар арасында юл –транспорт һаләкәтен булдырмау буенча ата –аналар белән профилактик эш турында информация.
статья по обж на тему

Вафина Лилия Ильфировна

Предварительный просмотр:

Балалар арасында  юл –транспорт һаләкәтен булдырмау буенча ата –аналар белән профилактик эш турында информация.

Әзерләде: Вафина Л.И.

                                                   Бала бит ул- гөлчәчәк

                                              Аңа бәйле киләчәк.

  Чәчәкләрне шиңдермик

 Вакытында сый бирик.

     Балаларга юлдагы ситуацияләрне  тулысынча анализлау психологик һәи физик яктан бик авыр. Балаларның күрү мөмкинлеге дә буе белән чикләнгән.Балаланың кечкенә буйлы булуы  аның юл һәлакәтенә юлыгу куркынычын 2 тапкырга арттыра, чөнки баланың ерактан күрү мөмкинлеге дә чикләнгән  була һәм аны автомобиль йөртүчеләр дә күреп бетермиләр. Бала шулай ук, юл йөрү әлифбасының барлык билгеләрен, сигналларын да әле танып бетерми.

   Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга  тавышларны аеру да авырлыклар тудыра. Балалага эшләп  торучы двигатель тавышын, автомобильнең нинди ераклыкта булуын аңлау да  бик авыр.

    Балаларның юл – транспорт хәрәкәтен анализлау өчен кирәк булган интеллектуаль функцияләре дә акрынлап кына формалаша. Мәсәлән, 6 яшьлек бала катлаулы юл хәрәкәтенең 2-3 элементын гына күзаллый ала, бу баланың, өлкәннәр белән чагыштырганда, күрү мөмкинлеге 30% ким булуы белән аңлатыла.

   Юл аша балалар, өлкәннәр кебек түгел, ә башкача чыгалар.Өлкәннәр тротуар буйлап барганда, ерактан –ук юл – транспорт ситуациясен анализлый, ә балалар киресенчә юлдагы хәрәкәтне юл читенә килеп җиткәч кенә күзәтә башлыйлар.

   Өлкәннәр күбесе юл һәләкәте баланың юлда үз –үзен хәвефсез тота белмәүдән, ә белгечләр фикеренчә, алар баланың мөмкинлекләре һәм юл – транспорт хәрәкәте куйган таләпләр арасындагы баланс бозылганнан килеп чыга дип исәпли. Балага бер үк вакытта юлны күзәтү дә, юл аша чыгу да бик авыр.

   Хисләрнең дә балаларның тәртибенә  зур йогынты ясавын онытмаска кирәк. Баланың кызыксынучанлыгы, шатлык, сөенечләре юлдагы ашыгып чабучы машиналар, куркыныч ситуацияләр турында оныттыралар.

    Балаларның юлларда үз –үзләрен тотуларына тирә - яктагы  кешеләрнең йогынтысы мөһим , балалар көзге кебек әти -әниләрнең, өлкәнннәрнең  тормышын чагылдыралар.Балаларның 55% гына юл аша чыкканда өлкәннәр  белән бергә хәрәкәтне башлап, бергә тәмамлыйлар, статистика нәтиҗәләре күрсәткәнчә, балалар белән булган юл – транспорт һәлакәтләренең 1/3, балалар өлкәннәр күзәтүе астында булганда күзәтелде, моның сәбәбе, өлкәннәрнең игътибарсызлыгы, балаларның хәрәкәтчән булуларына игътибар итмәүләре.

    Бу максатка ата –аналар һәм балалар бакчасы белән берлектә эшләгәндә генә ирешеп була.Балалар бакчасына йөрүче балалар юл әлифбасын өйрәнеп, төрле ситуацияләрдә югалып калмаска, кагыйдәләрнең төгәл үтәргә кирәклеген аңласалар да, өйгә кайткач, урамда уйнаганда башкаларга ияреп, онытылып китәргә мөмкиннәр. Шуңа күрә балаларга урамда, юлда йөрү кагыйдәләрен ата –аналар да һәрдаим исләренә төшереп, үзләре дә кагыйдәләрне бозмыйча, төгәл үтәп балаларга үрнәк күрсәтергә тиешләр.Моны истә тотып, безнең балалар бакчасы коллективында ата –аналар белән эш еллык планга нигезләнеп оештырыла.Уку елы башында  тәрбиячеләр ата –аналарның юл хәрәкәте иминлеге турында белемнәрен барлау, балаларның юл, урам кагыйдәләрен белү –белмәве белән ни дәрәҗәдә кызыксынуларын барлау максатыннан анкета уздырдылар. Җавапларга нигезләнеп, балаларның яшь үзенчшлекләреннән чыгып һәр группаның перспектив планнарын төзеделәр.

   Балалар бакчасында юл хәрәкәтен өйрәнүгә карата балалар , ата –аналар ЮХИДИ катнашында  үткәрелгән  һәр чара җирле  радио ,телевидение  аша күрсәтелеп барыла, шулай ук  районда чыгарыла торган” Саба таңнары” газетасында яктыртыла, бу темага тәрбиячеләрнең мәкаләләре, шигырьләре басылып тора.

    ЮХИДИ хезмәткәрләре катнашында уздырылган занятие һәм күңел ачуларда, ачык  ишекләр көннәрендә ата –аналар балаларны урамда үз –үзләрен тотарга ничек өйрәтергә, бу процесста нинди алымнар кулланырга мөмкинлеген аңлап китәләр.Ата –аналар өчен зурлар һәм мәктәпкә әзерлек группаларында уздырылган күңел ачу “Юллар , юллар...”(тәрбияче Ахметшина А.Г.), КВН ”Һәркемгә дә юлда йөри белергә кирәк”(тәрбияче Багавиева Г.Р.)аеруча файдалы һәм кызыклы узды.Уртанчылар группасы балалары һәм әтиләре белән уздырылган “Юл һәркемнән уяулык сорый” ярыш –уеннары әтиләр өчен дә, балалар өчен дә файдалы булды.(тәрбияче Гиззатуллина А.А.) Шулай ук уртанчылар группасы балалары һәм ата –аналары белән уздырылган КВНда (тәрбияче Кашапова А.С.) әти -әниләр һәм балалар ике командага “Җәяүлеләр”, “Шоферлар” бүленеп көч сынаштылар.Әлеге чара җирле телевидение аша башка ата –аналарга да күрсәтелде.

   Уртанчылар , зурлар һәм мәктәпкә әзерлек группалары балалары өйдә әти -әниләре ярдәмендә”Без бакчага килгәндә”, “Безнең урам”, “Әгәр милиционер булсам”дигән темаларга рәсемнәр ясап алып килделәр.Мондый темага ясалган рәсем күргәзмәләрен тәрбиячеләр белем бирү эшчәнлекләрендә төрле ситуатив сораулар биреп кулланалар.

    Ата –аналар шулай ук тәрбиячеләргә балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүдә куллану өчен кирәкле дидактив материаллар әзерләүдә дә булышалар.

       Балаларны балалар бакчасында юл йөрү әлифбасына өйрәтү буенча уздырыла торган чаралар турында ата –аналар җирлегебездә чыга торган “Саба таңнары” газетасы аша да танышалар.

Ата –аналар өчен  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү буенча күчмә папкалар, ширмалар эшләнгән. Аларны тәрбиячеләр даими яңартып, тулыландырып торалар, шулай ук педагоглар тарафыннан ата –аналар җыелышларында балаларны юлларда, урамда үз –үзләрен дөрес тотарга өйрәтү буенча эчтәлекле чыгышлар ясала, киңәшләр бирелә, ел фасыллары үзгәргән саен инструктажлар үткәрәбез. Бигрәк тә җәй көнндрендә игътибарлы булырга, балаларны караучысыз калдырмаска кирәклегенә басым ясала.Моның өчен иң ышынычлысы, әлбәттә, балаларны һәркөн бакчага йөртү.

  Балалар бакчасына йөрүче балалар арасында юл –транспорт травматизмын алучылар юк, бу әлбәттә, тәрбиячеләрнең, ата –аналарның бердәм эш нәтиҗәсе.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

Балалар бакчасында "Әдәплелек" атнасын үткәрү буенча киңәшләр.

Методические рекомендации для педагогов по проведению недели нравственности в детском саду....

Балалар бакчасында ата-аналар белән эшләү буенча перспектив план.

Катнаш төркемдә ата-аналар белән эш өчен уңайлы, кыскача эш планы...

Гали Хуҗи «Тамчылар». Шигырь уку (Мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча эшчәнлек конспекты)

          Тема. Шигырь уку: Гали Хуҗи «Тамчылар»Г.Хуҗи иҗатына ихтирам, кызыксыну уяту.Туган ягыбызда була торган язгы табигать күренешләренә соклану хисләр...

Зурлар төркеме балалары өчен сөйләм телен үстерү буенча шөгыль эшкәртмәсе Проект. Мин кунак яратам. Тема. Шигырь уку: Ш Галиев. “ Кунаклар”

Шәүкәт Галиев  тормышы һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.  Язучы шигырьләре аша балаларда уңай сыйфатлар тәрбияләү. Балаларның фикерне бер юнәлештә туплый белүләрен, сорауларга ...

«Яшел ут» балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча республика смотр-конкурсы

laquo;Яшел ут» балалар юл-транспорт травматизмынпрофилактикалау буенча республикасмотр-конкурсына материаллары...

“Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы.

ldquo;Мэктэпкэчэ яшьтэге балаларнын туган телен устерудэ балалар бакчасы шартларында полилингваль мөхит тудыру” буенча эш планы....