"Чыршы бәйрәме"
материал на тему

Гарипова Алсу Фаридовна

Зал бәйрәмчә бизәлгән,уртада чыршы урнаштырылган.Яңа ел турында матур көй яңгырый,балалар тотынышып залга үтәләр.Чыршы тирәли тезелеп басалар.

 

Тәрбияче:- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын!

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_byrme.docx45.93 КБ
Файл chyrshy_byrme.docx45.93 КБ

Предварительный просмотр:

Чыршы бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлгән,уртада чыршы урнаштырылган.Яңа ел турында матур көй яңгырый,балалар тотынышып залга үтәләр.Чыршы тирәли тезелеп басалар.

Тәрбияче:- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын!

1.К.Сәет

 Без бүген чыршы янында

Әйлән- бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

2.Илсинә

Нинди матур безнең чыршы,

Җем- җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

3. Г.Сәид

Исәнме, чыршы, исәнме

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

4. Нәзилә

Үсте чыршы урманда,
                                                                                   
Шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

6.Ранил

Яшел чыршы тезелешеп,                      

Әйләнәбез тирәңдә

Куанабыз Яңа елга,

Син кунакка килгәнгә.

7.Зәринә

Син килдең бүген киенеп

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.            

 

Җыр._“Чыршыкай- купшыкай”    №16-17(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)

Урман кызы Чыршыкайны

Көтеп ала барсы да,

Яңа елны дәшә бит ул,

Өй түренә баса да.

      Кушымта:

     Яңа елда кунак булып

     Кил син безгә,Чыршыкай!

     Яңа елда кунак булып

     Кил син безгә, Купшыкай!

Ашыгабыз Яңа елга

Урман кызын бизәргә.

Әткәй-әнкәй ярдәм итә

Уенчыкларга эләргә

   Кушымта.

Урман кызы Чыршыкайның

Күлмәкләре яшелдән.

Кыш бабай да бүләкләрен

Чыршыкайга яшергән.

7. Раил

Ап-ак мамык карлар ява,

 Акка төреп дөньны.

Бүген безне үз янына

 Яшел чыршы җыйнады

8.Илшат

Ян яктырак, чыршыкай,

Балкысын утларың.

Бүген синең яныңа

Җыйналган дусларың.

9. Рәсүл

Каршылыйк, дуслар бергәләп,

 Яңа ел килә безгә.

 Әнә күпме кунак килгән

 Әйләнә – тирәбезгә

җыр.   “Чыршы янында”   №16-17   (диск”Туган телдә сөйләшәбез” 2 -3 яшь)

Ямь-яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар-

Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

10. Г.Ранил

Салкын, саф һава,  

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң

Битләр кызара.

11.Асилә

Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.

12.Раян

Ап-ак тун киеп кыш килде,                      

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

13.Алмаз

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

14.Таңсылу

Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Бүлмәгә әкият геройлары керә, музыка.

А.б. - Балалар,күрегез әле кемнәр килеп җиттеләр безнең бәйрәмебезгә,чакырылган кунакларыбыз килделәр бит.Әйдәгез бергә аларны каршылыйк.

Шүрәле: -Исәнмесез балалар!

Кети-кети уйныйм дисәң,

Карурманга кер әле.

Мине белмәгән бар микән.

Исемем минем-?

Балалар: - Шүрәле!

- Шүрәле
Бу Яңа елга кергәндә,

Тагын шул Былтыр мине,

Хур итмәк булган иде дә 

Бетте шул соңгы коне.

Нәни дусларым коткарды,

Дусларым – туганнарым,

Көлдереп алырмын сезне 

Авыртса да бармагым.

Кети –кети уйныйм әле,

Әйләнеп биеп кенә,

Яңа елны каршылыйк

Елмаеп көлеп кенә.
А.б. - Уйнарбыз,Шурәле,әйдә түрдән узыгыз,кадерле кунагыбыз булырсыз.
Күрегез, дуслар күрегез
,

Кем безнең кашыбызда.

Ул чәчләре тезгәчә, 

Кулында алтын тарак,

Тирә -якка нур чәчә.

Кем соң ул балалар?

Балалар: - Су анасы!
Су анасы:

Туды көн җитте вакыт,

Яңа елга ашыгам.

Тарадым озын чәчемне,
Алтын тарагым белән.

Чыкмакчы булам дөньяга,

Бөкене боз каплаган,

Боз астында әле анда,

Әле монда ташланам.

Ни хәл итим,шакыйм, кагам

Башкаем бәреп, тиле!

Бәкене чабып, дусларым, 

Чыгарды менә мине.
А.б. –Әйдә Су анасы,синдә түрдән уз, кадерле кунагыбыз булырсың.
Су анасы: Рәхмәт.

Яңа бәхет, яңа шатлык,

Алып килсен Яңа ел,

Телим тыныч тормышлар ,

Котлы булсын Яңа ел!

А.б. –Рәхмәт, Су анасы.

Әйдәгез, килегез тизрәк,

Ясыйк матур тугәрәк.

Безгәкунаклар килгән,

Уйнык-җырлыйк бергәләп.

 Җыр 

Торле-торле утлар яна,
Без уйныйбыз эйлэнеп
Бигрэк матур, бигрэк ямьле
Безнен чыршы бэйрэме.

Жырлый-жырлый эйлэнебез,
Чыршы тора уртада
Кунак булып ак сакалы
Бабай килгэн елкага

Чыршыдагы жем-жем утлар
Сунэлэр дэ яналар
Без жырлыйбыз, шатланабыз
Без сойкемле балалар.


Музыка астында киенгән ясанган Убырлы  керә.

Убырлы: -Әкият геройларын Яңа ел бәйрәменә чакыралар дип ишеткәч бизәнеп, матур итеп киенеп,мине дә чакырырлар дип көттем.Юк!

А.б .- Гафу итегез, мин сезне танып җиткермәдем,сез кем соң?

Убырлы: Танымадыгыз? Балалар, ә сез таныйсызмы?

Балалар: -Син убырлы бит.

А.б.–Убырлы, нинди убырлы? Мондый Убырлы буламы?

Убырлы: Ничек кенә була әле!(көлә)Җир паемны саттым да пластик операция ясаттым.Заграничный себеркемә утырып, кичә генә Париждан кайтып төштем.

Шүрәле (убырлыны әйләндереп-әйләндереп карый.) Ну ты даешь. Убыр! Кая югалды бу дигән идем аны? Әнә ниләр майтарып йөргән икән!

А.б. - Син, әбекәй, гафу итә күр инде.Башка елларда Кыш бабайга тозак коргач, сиңа чакыру җибәрмәгән идек шул.Тукта,тукта әле, Убырлы,быел даКыш бабай юкка чыккан бит.Синең эшеңдер әле бу.Әйт әле , кая иттең Кыш бабайны!

Убырлы: - Син нәрсә, матуркаем. Мине гел начар итеп күрәсез. Былтыр мин шухыр-мухырлар эшләмәм дип тәүбә иттем бит.Мин яхшы бабушка да була алам бит. Чакырылмаган кунак булып килгәнем өчен гафу итегез инде.Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым,биисем бии-ик килде.

А.б. - Әйдә. Убырлы алайса.бәйрәмебезгә рәхим ит . Балалар .әйдәгез әбекәй белән бер биеп алыйк

 Музыка куям
                                     Бию

Убырлы : Шәп булды бу! Тик Кыш бабай булмагач,Яңа ел бәйрәменең яме юк икән аның.

Минем турында матур шигырьләр сөйләсәгез, Кыш бабайны китерәм.

Зәринә

Убырлы-убырлы  бөтен бите пудырлы.

 Әй, бизәнгән, ясанган. Караучысы булырмы?

Аяклары кәкре,  Аркалары бөкере.

Үзе шундый кылтая, Мин чибәр дип масая .

Убырлы. Сез мине үпкәләтәсез!

Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.

Убырлы. Ярар, ярар, Мин дә шаярырга яратам.

Убырлы: Туктагыз әле , минем бит всемогущий себеркем бар.(себеркесен ала).Әйдә әле, матуркаем,эзләп тап әле Кыш бабайны.

Әфсен-төфсен,җилфер-җилфер

Юкка чыкан Кыш бабайны

Бирегә китер!

(Ерактан Кыш бабайның җыры ишетелә)
Кыш бабай белән Кар кызы керә. Исәнмесез балалар!

Исәнмесез,әниләр!

Исәнмесез,әбиләр!

Тирән карларны ерып

Бар җиргә суык өреп,

Озын юллар үттем мин

Сезгә килеп җиттем мин.

Бәхетле һәм сау булыгыз 

Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы: -Исәнмесез, барчагыз!

Кунак булып карлы урманнан,

Бәйрәмгә дип сезгә килдек без.

Чәчләремне ап-ак йолдызлар,

Көмеш чулпы белән үрдем мин.

Яңа ел белән котлыйм, балалар,

Яңа ел котлы булсын!

Бәхетләр елы булсын!

Шатлыклар елы булсын!

Кырларда иген уңсын!

Амбарлар тулып торсын!

Күкләр гел аяз булсын!

Балалар бәхетле булсын!

А.б. – Рәхмәт Кар кызы ,Кыш бабай әйдә бәйрәмебезгә рәхим итегез.

Сәид

 Рәхмәт сиңа, Кыш бабай

Чыршы китергән өчен.

Яңа елда һәммәбезне,

Сөендергәнең өчен.

Илсинә

Ак таягың кулыңда.

Кып-кызыл тун кигәнсең,

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

Ранил

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең. уз бире,

Шатланышып җыр белән 

Каршылыйбыз без сине.

Җыр  “Ямьле Кыш бабай»

Көн салкын тышта

Уйный кар буран

Ак төскә керде

Бизәлде урам

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Тагын ямьлерәк

 Итәргә илне

Иске ел үтеп

Яңа ел килде

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Кыш бабай,мине                                              

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта

кушымта

Нәзилә

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы,

Яшел чыршы янында.

Г.Сәид

Хуш киләсең, кыш бабай

Әйдә,түргә рәхим ит.

Яңа елда безнең белән

Бәйрәм итеп кит.  

Рәсүл

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә

.

Раил

Кар яуган ,яуган

Мамык кебек кар.

Ап-ак булганнар

Урамнар,кырлар.  

Илшат

Рәхмәт сиңа, кыш бабай

Чыршы китергән өчен

Яңа елда барыбызны

 Сөендергәнең өчен

 Алмаз

Кыш бабай,кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.  

Асилә

Кыш бабай,суык бабай

Балаларны ярата.

Яңа ел белән котлап

Бүләкләр дә тарата.        

Раян

Кыш бабай,мине                                              

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта

Г.Ранил

Ямьле Кыш бабай                

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,                              

Кер өебезгә.

Җыр “Кыш бабай”   №7-8

(диск  3    “Җырлап-биеп уйныйбыз”)

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

          Ары баса Кыш бабай.

          Бире баса Кыш бабай.

          Шушы бию көйләренә

           Өзеп баса Кыш бабай.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кыш бабай. 

Әй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белән уйнарга яратам инде мин.

Уеннар

Кыш бабай белән уен.  (музыка Лимпо-по)

Кыш  бабай.          Түгәрәктә  каласыз,

                                Бер-бер  артлы  барасыз.

                                Кыланыгыз  минемчә,

                                Тырышыгыз  ничек  тә.

Кыш  бабай  төрле  хәрәкәтләр  күрсәтә. Балалар аны  кабатлыйлар. Ни  эшләгәнне  әйтеп  бирәләр.

(Чаңгыда  йөрү,  конькида  шуу, кар  ату,  кар  чистарту  һ.б.)

Ә хәзер тагын бер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.

(Бию көе куела .Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар.)

Кыш бабай

Ярый,хәзер мин аларның җитезлеген сынап карыйм..Кем чанада оста йөри икән ,хәзер шуны беләбез.(Ледянкага шар куеп ташу)

Туңдырып алыйм әле үзегезне.

Уен «Туңдыру». (Татар көе)(балалар түгәрәктә,Кыш бабай уртада,балалар –алга кулларын сузалар ,Кыш баб. Таягы белән сукмакчы була,ә балалар кулларын яшерәләр)

Кыш бабай. Берегезне дә туңдыра алмадым, җитмәсә бик арыдым, утырып торыйм әле.

Кар кызы

Мин сезгә табышмаклар алып килдем әле. Әгез әле тыңлагыз.

-Җир өстендә ак мамык. (Кар)

-Ишегалдында таш була,

 Өйгә керсә су була. (Боз)

-Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык)

-Йолдыз-йолдыз вак кына,

 Ак мамык сымак кына.

 Өс киемеңә куна,

 Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

Кыш бабай: Булдырдыгыз, балалар. Бик зирәк икәнсез.

А б. Кыш бабай, Кар кызы, сөйләп бирегезче безгә, буш вакытыгызда нәрсә белән шөгылләнәсез?

Кыш б. Кайда кар- буран, мин шунда булам.

Карга әверелеп, чыршыга кунам.

Суны туңдырам, сезне туңдырам,

Туңган кешенең колагын борам.

Кар к. Ә мин, балалар, кардан йолдызлар ясап, җир өстенә яудырам, ява- ява тау була. Кызлар, кар бөртекләре, чыгыгыз биергә.

Кар бөртекләре биюе. 

Зәринә

Кыш бабай, кадерлем,

Озак көттек без сине.

Сагындырдың килмичә,

Китмисең биимичә.

Башта безне карап тор

Аннан үзең әзер бул.

Кыш бабай

Биим, биим шатланып,

Шатланып, канатланып.

Чыршы бәйрәменә килеп,

 Булмас биеми калып

Кыш бабай биюе. Утыра. (Татар көе). 

Кыш бабай. 

Уф,арыдым, җылындым. Кайда минем суыгым. Яусыннар ап-ак карлар. Минем дусларым алар.

Кыш бабай. Менә хәзер ял итим, Шигырьләр тыңлап китим.

 Шигырьләр , җырлар

К.Сәид

КЫШ БАБАЙ КИЛӘ

Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар…
Җаныңа ни кирәк,анда
Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп,                                    
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.

Илшат

“Кыш бабай”

Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп.

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә аягында

Безнең апа башмагы.

Илсинә

АК БӘХЕТЛӘР АЛЫП КИЛСЕН

Көн артыннан көннәр үтә,

Гүя еллар йомгак сүтә.

Иске елның матур киче

Саубуллашу кичен көтә.

Бөтерелә ак өермә

Кара, кара, карасана!

Кыш бабай килә түгелме,

Ак бизәкле чанасында?

Көтәбез без әйдә килсен,

Ак бәхетләр алып килсен!

Шул бәхетне барыбызга,

Тигез итеп бүлеп бирсен.

 Җыр Зәринә“Чыршы” №19- 20 )

(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)

Килче ,Яңа ел,

Уйныйбыз бергә,

Чәчкәле-гөлле,

Рәхәт киң илдә.

Их,безнең чыршы,

Ул нинди купшы!

Янында күмәк

Уйнавы яхшы.

Әйдә ,Ак бабай,

Сине көттек без.

Сикереп уйнарга

Сагынып беттек без.

Килче,Кыш бабай,

Җырлыйбыз бергә.

Яңгырасын шат җыр

Бәхетле илдә!  

Г.Сәид

КАР ЯУГАН

Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме,
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем-белдем — кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган —
Без шуарбыз таулардан.

Ранил

Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.

Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.

Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра.

  Җыр Илсинә-Нәзилә

“Исәнме ,чыршыкай        “   №11-12                    

(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 3-4 яшь)

Исәнме ,чыршыкай,

Сагынып килдеңме?

Дусларың зарыгып

Көткәнне белдеңме?

Без сине матурлап

Бизибез,зурлыйбыз

Биибез тирәңдә,

Шатланып җырлыйбыз

“Куяннар”,”бүреләр”

Бергә гөр киләбез,

Кыш бабай биесә,

Шаулашып көләбез.

Елмаеп , Кыш бабай

Бүләкләр өләшә.

Тәрәзәдән карый да,

Шаян ай көнләшә.

Әй, рәхәт,күңелле,

Биеп тик йөрибез.

- Яшәсен Туган ил

Һәм Яңа ел! –дибез.

Раил

РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

   Бию малайлар “Кар  бабайлар”

Рәсүл

“Кыш бабай”

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән.

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата.  

Нәзилә

Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка,

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

Елмаеп, ул эндәшә:

«Исәнмесез, дусларым!

Ямьле бәйрәм кичендә

Яусын сезгә котлавым.

Нинди әйбәт уйныйсыз

 Яшел чыршы янында.

 Бүләк биреп, мин сезне

Шатландырыйм тагын да.»

 

Җыр башкарыла: “ Яңа ел” (Сәидләр,Рәсүл,Ранил)

Җем-җем көмеш тун кигән,

Яңа-яңа ел килгән.

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Яңа ел, Яңа ел

Безгә күп кунак килгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

Дуслар белән җыелдык,

Бергә шундый күп булдык.

Әйлән-бәйлән уйнарга .

Кулны-кулга тотындык.

Зәринә

Кар бабай”  (Г. Зәйнашева)

Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.

Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

,,Кыш бабай” җыры (М.Яриева көе,Г.Шәйдуллина сүзләре) башкарыла. 
1.Агачларга бәсләр элеп, 
Сурәтләрен тәрәзәгә 
Ясап куйган Кыш бабай , Кыш бабай, 
Ясап куйган Кыш бабай. 

2.Рәсемнәре бигрәк матур, 
Сокланып карап туймаслык. 
Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай, 
Оста икән Кыш бабай. 

3.Өреп китсә сулар ката, 
Елгаларга бозлар ята. 
Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай. 
Тылсымлы да Кыш бабай. 
Тылсымлы да Кыш бабай, 
Куәтле дә Кыш бабай, 
Оста икән Кыш бабай. 

Кыш б. Ай-һай,бигрәк тырыш балалар

Кыш бабай:      Әнә сәгатем дә суга,

                           Кирәк миңа китәргә.

                           Каршылагыз Яңа елны,

                           Күп калмады көтәргә.

                           Теләкләрнең иң изгесе,

                            Иң яхшылары сезгә.

                            Зур уңышлар алып килсен

                           Яңа ел үзегезгә.

                           Имин килсен дөньялар

                           Сау булсыннар балалар.

                           

Кар кызы:       Яңа елга алып керик

                          Тынычлыкны, шатлыкны,

                           Хезмәтне һәм хөрмәтне.

                           Бәхетне, тырышлыкны,

                           Татулыкны, дуслыкны.

.

Кыш бабай   Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт.  Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт.

Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай, безгә дигән бүләкләрең кая?

Кыш бабай: И, балалар, онытып торам икән, менә минем бүләкләрем. Ә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар! Ә сез күңелле ял итегез. (Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр).



Предварительный просмотр:

Чыршы бәйрәме

Зал бәйрәмчә бизәлгән,уртада чыршы урнаштырылган.Яңа ел турында матур көй яңгырый,балалар тотынышып залга үтәләр.Чыршы тирәли тезелеп басалар.

Тәрбияче:- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Бергә – бергә күңелле итеп бәйрәм итик. Кәеф күтәренкелеге бөтен бәйрәм буена сезгә юлдаш булсын!

1.К.Сәет

 Без бүген чыршы янында

Әйлән- бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

2.Илсинә

Нинди матур безнең чыршы,

Җем- җем килеп яна ул.

Башлыйбыз чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын яңа ел!

Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

3. Г.Сәид

Исәнме, чыршы, исәнме

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

4. Нәзилә

Үсте чыршы урманда,
                                                                                   
Шаулап торды ул анда.

Җәен дә, кышын да зифа,

Яшел тора һаман да.

6.Ранил

Яшел чыршы тезелешеп,                      

Әйләнәбез тирәңдә

Куанабыз Яңа елга,

Син кунакка килгәнгә.

7.Зәринә

Син килдең бүген киенеп

Бизәнеп, матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.            

 

Җыр._“Чыршыкай- купшыкай”    №16-17(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)

Урман кызы Чыршыкайны

Көтеп ала барсы да,

Яңа елны дәшә бит ул,

Өй түренә баса да.

      Кушымта:

     Яңа елда кунак булып

     Кил син безгә,Чыршыкай!

     Яңа елда кунак булып

     Кил син безгә, Купшыкай!

Ашыгабыз Яңа елга

Урман кызын бизәргә.

Әткәй-әнкәй ярдәм итә

Уенчыкларга эләргә

   Кушымта.

Урман кызы Чыршыкайның

Күлмәкләре яшелдән.

Кыш бабай да бүләкләрен

Чыршыкайга яшергән.

7. Раил

Ап-ак мамык карлар ява,

 Акка төреп дөньны.

Бүген безне үз янына

 Яшел чыршы җыйнады

8.Илшат

Ян яктырак, чыршыкай,

Балкысын утларың.

Бүген синең яныңа

Җыйналган дусларың.

9. Рәсүл

Каршылыйк, дуслар бергәләп,

 Яңа ел килә безгә.

 Әнә күпме кунак килгән

 Әйләнә – тирәбезгә

җыр.   “Чыршы янында”   №16-17   (диск”Туган телдә сөйләшәбез” 2 -3 яшь)

Ямь-яшел ылыслары,

Балкып тора утлары.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Сиңа килгән кунаклар-

Аюлар һәм куяннар.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

Әйлән-бәйлән уйныйбыз,

Биибез дә җырлыйбыз.

Чыршыкай,чыршыкай,

Бигрәк матур чыршыкай.

10. Г.Ранил

Салкын, саф һава,  

Йомшак кар ява,

Урамга чыксаң

Битләр кызара.

11.Асилә

Яңа елны каршылыйбыз

Шатлыклы җырлар белән.

Матур булып балкып торган

Якты йолдызлар белән.

12.Раян

Ап-ак тун киеп кыш килде,                      

Яфрак-яфрак кар ява.

Без дә кидек җылы туннар,

Куркытмый салкын һава.

13.Алмаз

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә.

14.Таңсылу

Суык бабай кил безгә

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Бүлмәгә әкият геройлары керә, музыка.

А.б. - Балалар,күрегез әле кемнәр килеп җиттеләр безнең бәйрәмебезгә,чакырылган кунакларыбыз килделәр бит.Әйдәгез бергә аларны каршылыйк.

Шүрәле: -Исәнмесез балалар!

Кети-кети уйныйм дисәң,

Карурманга кер әле.

Мине белмәгән бар микән.

Исемем минем-?

Балалар: - Шүрәле!

- Шүрәле
Бу Яңа елга кергәндә,

Тагын шул Былтыр мине,

Хур итмәк булган иде дә 

Бетте шул соңгы коне.

Нәни дусларым коткарды,

Дусларым – туганнарым,

Көлдереп алырмын сезне 

Авыртса да бармагым.

Кети –кети уйныйм әле,

Әйләнеп биеп кенә,

Яңа елны каршылыйк

Елмаеп көлеп кенә.
А.б. - Уйнарбыз,Шурәле,әйдә түрдән узыгыз,кадерле кунагыбыз булырсыз.
Күрегез, дуслар күрегез
,

Кем безнең кашыбызда.

Ул чәчләре тезгәчә, 

Кулында алтын тарак,

Тирә -якка нур чәчә.

Кем соң ул балалар?

Балалар: - Су анасы!
Су анасы:

Туды көн җитте вакыт,

Яңа елга ашыгам.

Тарадым озын чәчемне,
Алтын тарагым белән.

Чыкмакчы булам дөньяга,

Бөкене боз каплаган,

Боз астында әле анда,

Әле монда ташланам.

Ни хәл итим,шакыйм, кагам

Башкаем бәреп, тиле!

Бәкене чабып, дусларым, 

Чыгарды менә мине.
А.б. –Әйдә Су анасы,синдә түрдән уз, кадерле кунагыбыз булырсың.
Су анасы: Рәхмәт.

Яңа бәхет, яңа шатлык,

Алып килсен Яңа ел,

Телим тыныч тормышлар ,

Котлы булсын Яңа ел!

А.б. –Рәхмәт, Су анасы.

Әйдәгез, килегез тизрәк,

Ясыйк матур тугәрәк.

Безгәкунаклар килгән,

Уйнык-җырлыйк бергәләп.

 Җыр 

Торле-торле утлар яна,
Без уйныйбыз эйлэнеп
Бигрэк матур, бигрэк ямьле
Безнен чыршы бэйрэме.

Жырлый-жырлый эйлэнебез,
Чыршы тора уртада
Кунак булып ак сакалы
Бабай килгэн елкага

Чыршыдагы жем-жем утлар
Сунэлэр дэ яналар
Без жырлыйбыз, шатланабыз
Без сойкемле балалар.


Музыка астында киенгән ясанган Убырлы  керә.

Убырлы: -Әкият геройларын Яңа ел бәйрәменә чакыралар дип ишеткәч бизәнеп, матур итеп киенеп,мине дә чакырырлар дип көттем.Юк!

А.б .- Гафу итегез, мин сезне танып җиткермәдем,сез кем соң?

Убырлы: Танымадыгыз? Балалар, ә сез таныйсызмы?

Балалар: -Син убырлы бит.

А.б.–Убырлы, нинди убырлы? Мондый Убырлы буламы?

Убырлы: Ничек кенә була әле!(көлә)Җир паемны саттым да пластик операция ясаттым.Заграничный себеркемә утырып, кичә генә Париждан кайтып төштем.

Шүрәле (убырлыны әйләндереп-әйләндереп карый.) Ну ты даешь. Убыр! Кая югалды бу дигән идем аны? Әнә ниләр майтарып йөргән икән!

А.б. - Син, әбекәй, гафу итә күр инде.Башка елларда Кыш бабайга тозак коргач, сиңа чакыру җибәрмәгән идек шул.Тукта,тукта әле, Убырлы,быел даКыш бабай юкка чыккан бит.Синең эшеңдер әле бу.Әйт әле , кая иттең Кыш бабайны!

Убырлы: - Син нәрсә, матуркаем. Мине гел начар итеп күрәсез. Былтыр мин шухыр-мухырлар эшләмәм дип тәүбә иттем бит.Мин яхшы бабушка да була алам бит. Чакырылмаган кунак булып килгәнем өчен гафу итегез инде.Сезнең белән чыршы тирәсендә йөрисем, җырлыйсым,биисем бии-ик килде.

А.б. - Әйдә. Убырлы алайса.бәйрәмебезгә рәхим ит . Балалар .әйдәгез әбекәй белән бер биеп алыйк

 Музыка куям
                                     Бию

Убырлы : Шәп булды бу! Тик Кыш бабай булмагач,Яңа ел бәйрәменең яме юк икән аның.

Минем турында матур шигырьләр сөйләсәгез, Кыш бабайны китерәм.

Зәринә

Убырлы-убырлы  бөтен бите пудырлы.

 Әй, бизәнгән, ясанган. Караучысы булырмы?

Аяклары кәкре,  Аркалары бөкере.

Үзе шундый кылтая, Мин чибәр дип масая .

Убырлы. Сез мине үпкәләтәсез!

Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.

Убырлы. Ярар, ярар, Мин дә шаярырга яратам.

Убырлы: Туктагыз әле , минем бит всемогущий себеркем бар.(себеркесен ала).Әйдә әле, матуркаем,эзләп тап әле Кыш бабайны.

Әфсен-төфсен,җилфер-җилфер

Юкка чыкан Кыш бабайны

Бирегә китер!

(Ерактан Кыш бабайның җыры ишетелә)
Кыш бабай белән Кар кызы керә. Исәнмесез балалар!

Исәнмесез,әниләр!

Исәнмесез,әбиләр!

Тирән карларны ерып

Бар җиргә суык өреп,

Озын юллар үттем мин

Сезгә килеп җиттем мин.

Бәхетле һәм сау булыгыз 

Котлы булсын Яңа ел!

Кар кызы: -Исәнмесез, барчагыз!

Кунак булып карлы урманнан,

Бәйрәмгә дип сезгә килдек без.

Чәчләремне ап-ак йолдызлар,

Көмеш чулпы белән үрдем мин.

Яңа ел белән котлыйм, балалар,

Яңа ел котлы булсын!

Бәхетләр елы булсын!

Шатлыклар елы булсын!

Кырларда иген уңсын!

Амбарлар тулып торсын!

Күкләр гел аяз булсын!

Балалар бәхетле булсын!

А.б. – Рәхмәт Кар кызы ,Кыш бабай әйдә бәйрәмебезгә рәхим итегез.

Сәид

 Рәхмәт сиңа, Кыш бабай

Чыршы китергән өчен.

Яңа елда һәммәбезне,

Сөендергәнең өчен.

Илсинә

Ак таягың кулыңда.

Кып-кызыл тун кигәнсең,

Бөтен төшең бәсләнгән,

Күп җир гизгән икәнсең.

Ранил

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең. уз бире,

Шатланышып җыр белән 

Каршылыйбыз без сине.

Җыр  “Ямьле Кыш бабай»

Көн салкын тышта

Уйный кар буран

Ак төскә керде

Бизәлде урам

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Тагын ямьлерәк

 Итәргә илне

Иске ел үтеп

Яңа ел килде

Ямьле Кыш бабай

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,

Кер өебезгә.

Кыш бабай,мине                                              

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта

кушымта

Нәзилә

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да,

Бик күңелле уйнавы,

Яшел чыршы янында.

Г.Сәид

Хуш киләсең, кыш бабай

Әйдә,түргә рәхим ит.

Яңа елда безнең белән

Бәйрәм итеп кит.  

Рәсүл

Уянып бүген иртән

Карасам тәрәзәгә.

Ак сакаллы кыш бабай

Кар алып килгән безгә

.

Раил

Кар яуган ,яуган

Мамык кебек кар.

Ап-ак булганнар

Урамнар,кырлар.  

Илшат

Рәхмәт сиңа, кыш бабай

Чыршы китергән өчен

Яңа елда барыбызны

 Сөендергәнең өчен

 Алмаз

Кыш бабай,кыш бабай

Безне бик ярата.

Ул безгә яңа ел

Бүләге тарата.  

Асилә

Кыш бабай,суык бабай

Балаларны ярата.

Яңа ел белән котлап

Бүләкләр дә тарата.        

Раян

Кыш бабай,мине                                              

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта

Г.Ранил

Ямьле Кыш бабай                

Килдең син безгә.

Кунак булырсың,                              

Кер өебезгә.

Җыр “Кыш бабай”   №7-8

(диск  3    “Җырлап-биеп уйныйбыз”)

Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

          Ары баса Кыш бабай.

          Бире баса Кыш бабай.

          Шушы бию көйләренә

           Өзеп баса Кыш бабай.

Бәйрәмебез син килгәч,

Матурланды тагын да.

Бик күңелле уйнавы

Яшел чыршы янында.

Кыш бабай. 

Әй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белән уйнарга яратам инде мин.

Уеннар

Кыш бабай белән уен.  (музыка Лимпо-по)

Кыш  бабай.          Түгәрәктә  каласыз,

                                Бер-бер  артлы  барасыз.

                                Кыланыгыз  минемчә,

                                Тырышыгыз  ничек  тә.

Кыш  бабай  төрле  хәрәкәтләр  күрсәтә. Балалар аны  кабатлыйлар. Ни  эшләгәнне  әйтеп  бирәләр.

(Чаңгыда  йөрү,  конькида  шуу, кар  ату,  кар  чистарту  һ.б.)

Ә хәзер тагын бер уен уйнарбыз. Музыка уйнаганда барыбыз да биибез. Ул туктауга кем нинди кыяфәттә кала, шул килеш селкенми торырга тиеш. Кем селкенә, шул бала уеннан чыга. Мин аны урынына утыртам.

(Бию көе куела .Музыка берничә кабат уйнала һәм туктый. Һәр уен саен Кыш бабай селкенгән балаларны берәмләп-берәмләп утырта тора. Уен ахырына бер җиңүче калырга тиеш. Кыш бабай җиңүчегә приз бирә яки балалар кул чабып алкышлыйлар.)

Кыш бабай

Ярый,хәзер мин аларның җитезлеген сынап карыйм..Кем чанада оста йөри икән ,хәзер шуны беләбез.(Ледянкага шар куеп ташу)

Туңдырып алыйм әле үзегезне.

Уен «Туңдыру». (Татар көе)(балалар түгәрәктә,Кыш бабай уртада,балалар –алга кулларын сузалар ,Кыш баб. Таягы белән сукмакчы була,ә балалар кулларын яшерәләр)

Кыш бабай. Берегезне дә туңдыра алмадым, җитмәсә бик арыдым, утырып торыйм әле.

Кар кызы

Мин сезгә табышмаклар алып килдем әле. Әгез әле тыңлагыз.

-Җир өстендә ак мамык. (Кар)

-Ишегалдында таш була,

 Өйгә керсә су була. (Боз)

-Ишектән керер, түргә менеп утырыр. (Суык)

-Йолдыз-йолдыз вак кына,

 Ак мамык сымак кына.

 Өс киемеңә куна,

 Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

Кыш бабай: Булдырдыгыз, балалар. Бик зирәк икәнсез.

А б. Кыш бабай, Кар кызы, сөйләп бирегезче безгә, буш вакытыгызда нәрсә белән шөгылләнәсез?

Кыш б. Кайда кар- буран, мин шунда булам.

Карга әверелеп, чыршыга кунам.

Суны туңдырам, сезне туңдырам,

Туңган кешенең колагын борам.

Кар к. Ә мин, балалар, кардан йолдызлар ясап, җир өстенә яудырам, ява- ява тау була. Кызлар, кар бөртекләре, чыгыгыз биергә.

Кар бөртекләре биюе. 

Зәринә

Кыш бабай, кадерлем,

Озак көттек без сине.

Сагындырдың килмичә,

Китмисең биимичә.

Башта безне карап тор

Аннан үзең әзер бул.

Кыш бабай

Биим, биим шатланып,

Шатланып, канатланып.

Чыршы бәйрәменә килеп,

 Булмас биеми калып

Кыш бабай биюе. Утыра. (Татар көе). 

Кыш бабай. 

Уф,арыдым, җылындым. Кайда минем суыгым. Яусыннар ап-ак карлар. Минем дусларым алар.

Кыш бабай. Менә хәзер ял итим, Шигырьләр тыңлап китим.

 Шигырьләр , җырлар

К.Сәид

КЫШ БАБАЙ КИЛӘ

Котлап бөтен кешеләрне
Яңа ел белән,
Җилдереп кенә пар атта,
Кыш бабай килә.

Зур капчык салган чанага,
Ә анда бүләк:
Уенчык төлке, аюлар,
Бизәкле чиләк.

Машина, мылтык, самолет
Керпе һәм туплар…
Җаныңа ни кирәк,анда
Бөтенесе бар.

Кыш бабай килә җилдереп,                                    
Капчык кулында.
Кар бураннар тузып кала
Аның юлында.

Илшат

“Кыш бабай”

Җилкәсенә капчык асып

Кыш бабай килеп керде.

Төрле кызык сүзләр әйтеп.

Бүләк өләшеп йөрде.

Аннан Кыш бабай тыпырдап

Бик шәп бии башлады.

Биемәскә аягында

Безнең апа башмагы.

Илсинә

АК БӘХЕТЛӘР АЛЫП КИЛСЕН

Көн артыннан көннәр үтә,

Гүя еллар йомгак сүтә.

Иске елның матур киче

Саубуллашу кичен көтә.

Бөтерелә ак өермә

Кара, кара, карасана!

Кыш бабай килә түгелме,

Ак бизәкле чанасында?

Көтәбез без әйдә килсен,

Ак бәхетләр алып килсен!

Шул бәхетне барыбызга,

Тигез итеп бүлеп бирсен.

 Җыр Зәринә“Чыршы” №19- 20 )

(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 4-5 яшь)

Килче ,Яңа ел,

Уйныйбыз бергә,

Чәчкәле-гөлле,

Рәхәт киң илдә.

Их,безнең чыршы,

Ул нинди купшы!

Янында күмәк

Уйнавы яхшы.

Әйдә ,Ак бабай,

Сине көттек без.

Сикереп уйнарга

Сагынып беттек без.

Килче,Кыш бабай,

Җырлыйбыз бергә.

Яңгырасын шат җыр

Бәхетле илдә!  

Г.Сәид

КАР ЯУГАН

Тәрәзәгә күз салдым
Тордым да бүген иртән.
Күргәч аптырап калдым:
Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр:
Әллә он сипкәннәрме,
Әллә зур мичкәләрдән
Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган...
Белдем-белдем — кар яуган!
Әй шәп булган, шәп булган —
Без шуарбыз таулардан.

Ранил

Ерактан суык яклардан
Боз чанага утырып
Бәйрәмгә килде кыш бабай.
Күчтәнәчләр тутырып.

Кулларында боз таягы
Сакалы җиргә тигән.
Ә янында сылу бер кыз,
Энҗе кардан киенгән.

Балаларга, Яңа елда
Күчтәнәчләр тарата.
Биеп, жырлап. көлдерә дә.
Куандырып калдыра.

  Җыр Илсинә-Нәзилә

“Исәнме ,чыршыкай        “   №11-12                    

(диск”Туган телдә сөйләшәбез” 3-4 яшь)

Исәнме ,чыршыкай,

Сагынып килдеңме?

Дусларың зарыгып

Көткәнне белдеңме?

Без сине матурлап

Бизибез,зурлыйбыз

Биибез тирәңдә,

Шатланып җырлыйбыз

“Куяннар”,”бүреләр”

Бергә гөр киләбез,

Кыш бабай биесә,

Шаулашып көләбез.

Елмаеп , Кыш бабай

Бүләкләр өләшә.

Тәрәзәдән карый да,

Шаян ай көнләшә.

Әй, рәхәт,күңелле,

Биеп тик йөрибез.

- Яшәсен Туган ил

Һәм Яңа ел! –дибез.

Раил

РӘХМӘТ СИҢА КЫШ БАБАЙ

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай,

Сагынып килеп җиттең,

Яңа ел бүләк иттең.

Берәр яшькә үстердең,

Һәммәбезгә көч бирдең,

Рәхмәт сиңа, Кыш бабай,

Безнең белән дус бабай!

   Бию малайлар “Кар  бабайлар”

Рәсүл

“Кыш бабай”

Кыш бабай, Кыш бабай,

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә ерактан.

Бүләкләр алып килгән.

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән-бәйлән уйната

Биетә һәм җырлата.  

Нәзилә

Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка,

Кыш бабабыз ишетеп

Килде безгә кунакка.

Елмаеп, ул эндәшә:

«Исәнмесез, дусларым!

Ямьле бәйрәм кичендә

Яусын сезгә котлавым.

Нинди әйбәт уйныйсыз

 Яшел чыршы янында.

 Бүләк биреп, мин сезне

Шатландырыйм тагын да.»

 

Җыр башкарыла: “ Яңа ел” (Сәидләр,Рәсүл,Ранил)

Җем-җем көмеш тун кигән,

Яңа-яңа ел килгән.

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Яңа ел, Яңа ел

Безгә күп кунак килгән.

Кыш бабай һәм Кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

Дуслар белән җыелдык,

Бергә шундый күп булдык.

Әйлән-бәйлән уйнарга .

Кулны-кулга тотындык.

Зәринә

Кар бабай”  (Г. Зәйнашева)

Тәгәрәтеп ак карны,

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын.

Күзләре – кара күмер.

Дидек: “Син урам себер!”

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

,,Кыш бабай” җыры (М.Яриева көе,Г.Шәйдуллина сүзләре) башкарыла. 
1.Агачларга бәсләр элеп, 
Сурәтләрен тәрәзәгә 
Ясап куйган Кыш бабай , Кыш бабай, 
Ясап куйган Кыш бабай. 

2.Рәсемнәре бигрәк матур, 
Сокланып карап туймаслык. 
Оста икән Кыш бабай, Кыш бабай, 
Оста икән Кыш бабай. 

3.Өреп китсә сулар ката, 
Елгаларга бозлар ята. 
Тылсымлы да Кыш бабай, Кыш бабай. 
Тылсымлы да Кыш бабай. 
Тылсымлы да Кыш бабай, 
Куәтле дә Кыш бабай, 
Оста икән Кыш бабай. 

Кыш б. Ай-һай,бигрәк тырыш балалар

Кыш бабай:      Әнә сәгатем дә суга,

                           Кирәк миңа китәргә.

                           Каршылагыз Яңа елны,

                           Күп калмады көтәргә.

                           Теләкләрнең иң изгесе,

                            Иң яхшылары сезгә.

                            Зур уңышлар алып килсен

                           Яңа ел үзегезгә.

                           Имин килсен дөньялар

                           Сау булсыннар балалар.

                           

Кар кызы:       Яңа елга алып керик

                          Тынычлыкны, шатлыкны,

                           Хезмәтне һәм хөрмәтне.

                           Бәхетне, тырышлыкны,

                           Татулыкны, дуслыкны.

.

Кыш бабай   Балаларым! Бәйрәмегез өчен рәхмәт.  Бәйрәмегез бик тә ошады. Безгә китәргә дә вакыт.

Балалар: Кыш бабай, Кыш бабай, безгә дигән бүләкләрең кая?

Кыш бабай: И, балалар, онытып торам икән, менә минем бүләкләрем. Ә миңа китәргә вакыт. Сау булыгыз, балалар! Ә сез күңелле ял итегез. (Кыш бабай белән Кар кызы чыгып китәләр).


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Нәниләрдә чыршы бәйрәме"

Как можно провести новогодний утренник с малышами....

Катнаш төркемдә “Чыршы бәйрәме”.

                Әкият: “Батыр егет.”  Борын – борын заманда , безнең көннәрдә яшәгән ди, Батыр атлы малай. Беркөнне Батыр Яңа елга чыршы алып к...

«Чыршы бәйрәме»

«Чыршы  бәйрәме» Воспитатели Мязитова З.С., Ахмадиева Г.С., музыкальный руководитель Рамазанова Э.Т....

Чыршы янында

Новогодний утренник "Вокруг ёлки"...

Балалар иртәсе "Чыршы бәйрәме"

- Кадерле балалар,  хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Бүген без, шушы матур залга Яңа ел бәйрәменә җыелдык. Сезнең барыгызны да Яңа ел бәйрәме белән котлыйбыз! Сезгә ныклы сәламәтлек, ша...

"Чыршы бәйрәме"

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе“Катнаш төрдәге Актаныш 6 нчы балалар бакчасы”...