"Цирк"
материал на тему

Новогодний утренник

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tsirk_2017.docx30.64 КБ

Предварительный просмотр:

1.Хәерле кич! Хәерле кич!

Кем Яңа ел ярата

Бик шат без очрашуга

Цирк үзенә чакыра.

2. Тамашачылар бик күп монда

Уңайлап утырыгыз.

Гадәти түгел көнебез

Цирк килде бакчага

Әйдәгез әле бергәләп

Күңел ачыйк шәп итеп.

Барысы:

Тыңлагыз һәм карагыз

Башлыйбыз Парад – алле

Марш И.Дунаевского из к/ор

“Цирк” балалар тезеләләр

Балалар Бер, ике, өч Цирк утларын кабыза

Чыршының гирляндалары яна!

1. Двери цирка мы сегодня открываем.

Всех гостей на представление приглашаем.

Приходите веселиться вместе с нами.

Приходите, станьте нашими друзьями.

2.Үзебезнең бакчада

Чыгыш ясау күңелле

Бүген бар да түләүсез

Рәхим итеп үтегез.

3. Әлегә соң түгел

Бер шарт җиткерәбез

Җитди булып утыру

Бүген бездә тоела.

4. Тамашаны башлыйбыз

Дуслар, кунаклар.

Кәефләрегезне күтәрәбез

Моңсулану ярамас.

5. Артистларны каршылагыз

Кул чабарга онытмагыз.

Бездә Яңа ел бүген

Бәхет алып килсен ул.

6. Менә ул безнең сәхнә

Арена дип атала

Игътибар, игътибар!

Бакчада бүген цирк

Елмаю һәм көлүләр

Купшы чыршы янында

Башлыйбыз тамашаны.

2. Клоун керә. Клепа, Кнопочка

“Арам зам-зам” музыка астында клоуннар чыршы тирәли әйләнәләр, очрашалар, кочаклашалар.

Кнопочка, велосипед!

Клепа: Салют парашют!

Кнопочка: Мин сине күрүгә бик шат!

Клепа: Ә мин бигрәк тә шат!

(озак итеп кулларын селкеп торалар, кабатлыйлар “Исәнме”)

Клепа: Кнопочка без синең белән нәрсә эшләргә оныттык?

Кнопочка: Мин бернәрсә дә онытмадым.

Клепа: Без балалар белән исәнләшергә оныттык

Кнопочка: Бу дөрес. Ой, ничек яхшы түгел.

Клепа:Син башла

Кнопочка: Мин белмим

Клепа: Белмисең? Алайса мин башлыйм, ә син өйрән. Тыңла һәм кара! Бу бик гади. Исәнмесез, балалар! (бөтен якка да иелә)

Кнопочка: Яхшы, ә хәзер мин (кечкенә пауза). Бу бик гади. Исәнмесез, балалар! (бар якка да иелә)

Клепа: (бер якка алып китә, әкрен, ләкин барысы да ишетерлек итеп әйтә)

“Бу бик гади” дип әйтергә кирәкми

“Исәнмесез, балалар, исәнмесез!” дип кенә әйтергә кирәк. Бар әйдә!

Кнопочка: Бу бик гади дип әйтмәскә. “Исәнмесез, балалар, исәнмесез!” генә дип әйтергә.

Клепа: (ярсып, кызып) Кнопочка син бернәрсә дә аңламыйсың. “Бик гади” дип балаларга әйтергә кирәкми, “исәнмесез, балалар” дип кенә әйтергә кирәк. Ничек син шуны да аңламыйсың? Мин бит сине өйрәтәм.

Кнопочка: Ә-ә (кычкырып елый) Син наар өйрәтәсең, һаман мине ачуланасың (икенче якка китә. Клепа аны артка уртага тарта)

Я, ярар инде, ачуланма. Әйдә, бергә исәнләшәбез. Кабатла минем арттан.

“Исәнмесез, балалар!” һәм иел

(Бергә әйтәләр һәм иеләләр)

Кнопочка: Менә ничек яхшы килеп чыкты!

Бергә: Я, ярый алайса, әйдәгез танышабыз!

Кнопочка: Мин – Кнопочка!

Клепа: Ә мин Клепа!

Кнопочка: Ә сезнең исемегез ничек? Барыгыз бергә хор белән әйтегез!

Клепа: Үзегезнең исемне әйтегез (5)

1,2, 3 кычкырыгыз

Кнопочка: Аңлашылды! Барлык малайларның исеме – Бу, бу,бу!

Клепа: Барлык кызлар – Сю, Сю, Сю

Кнопочка: Кәефләр ничек? Ишетмим.

Менә болай эшлибез: мин сездән сорыйм, ә сез җавап итеп тыпырдыйсыз, кул чабасыз, күрсәтегез әле – менә шулай. Аңлашылдымы? Шулай итеп, әзерләндек – башладык! Кәеф ничек? Аңлашылды! Кәеф Яңа елныкы! Димәк, безнең программаны башларга мөмкин.

Клепа: Балалар, ә сез нинди бәйрәмне каршыларга җыендыгыз.

6б.

Бик озак көттек бәйрәмне

Кайчан ул килер диеп

Күңелле дә,шау-шулы да

Һәм тәмле дә Яңа ел!

7б.

Мы сегодня не устанем

Петь, смеяться, танцевать

Приглашаем вместе с нами

Новый год скорей встречать!

8.

Яңа еллар килсен бәхет алып

Яңа еллар килсен елмаеп

Күңелләрдә мәңге шатлык булсын

Яшәмәгез дуслар моңаеп.

Клепа: Яңа ел белән, әниләр, яңа ел белән, әтиләр!

Кнопочка: Бәйрәм белән сезне котларга без бик шат!

Без җыелдык бүген монда

Яңа ел бәйрәменә

Яшел чыршы тирәсендә

Җыр җырлап әйләнергә

Чыршыкай

9.

Гадәти көн түгел бүген

Шәп итеп күңел ачыйк

Балаларны шатландырып

Цирк килде бакчага.

10

Просто глаза разбегаются здесь,
От разноцветных волшебных чудес.
Как же нам нравится цирк-шапито!
Цирк Шапито, не забудет никто!

Бергә:

Слушайте и смотрите все

Тыңлагыз һәм карагыз

Парад-алм башлыйбыз

№4 Парад –алле

Клепа: Цирк программасын башлыйбыз

Пәһләвәннар чыгышын тәкъдим итәбез.

Конф.: На арене супер-силачи

Лучшие в мире силачи.

1силач

Адель Г.:

Мы подбрасываем гири,

Словно детские мячи,

Посмотрите, удивляйтесь

Что умеют силачи!!!

2 силач

Тамашачыны шаккатырып

Мин штанга күтәрәм

Шәп пәһләвен булу

Миңа берни дә тормый

Пәһләваннар биюе

Кнопочка: Көчле тойгылар телисезме?

Алайса аренага җәнлекләр керә.

Клепа: Уникаль аюлар

Музыкаль артистлар!

Уйныйлар, җырлыйлар

Киңәшләрен бирәләр!

Россия аюлары

Велосипедта да йөри.

Аюлар велосипедта чыгыш ясыйлар

Кнопочка: (барабан биргән тавыш)

Куркыныч номер игълан итәм

Юлбарыслар өйрәтүчеләрне чакырам.

Дрессировщица:

Аренаны бик яратам

Юлбарыслар өйрәтәм.

Каршылагыз сез безне

Алкышларыгыз белән.

Клоун: Ә хәзер сезнең игътибарга ерткычларны һәм аларның куркусыз өйрәтүчеләре Асилә һәм Ислам.

Юлбарыслар биюе

А.б.:

Программаны дәвам итәбез

Аренага жонглерларны чакырабыз.

Жонглерлар биюе

Клепа: ха-ха-ха

Кнопочкага күз төшерегез әле

(Кнопочка  керә, идәнгә канат куя, кулына шариклар ала, канат буенча бара)

Клепа: Ой,ой, ой. Моны һәр теләгән кеше эшли ала. Кара! Мин дә шулай эшли алам, маэстро музыку! (Бара һәм егыла)

Кнопочка: Менә, мактанчык! Минем килеп чыгачак. Комачаулама гына. Менә мин дә егылдым.

Клепа: Бу бер дә гади генә түгел икән

Кнопочка: Әйе, барысына да өйрәнергә кирәк

Клепа: Шулай итеп

Бары бүген һәм бары бер тамаша

Күрергә онытмагыз

Цирк гөмбәсе астында

Канатта йөрүчеләр

Тамаша кыла.

Кнопочка: Канатта балериналар

Мамык кебек җиңелләр

Бииләр, әйләнәләр

Бер дә курку белмиләр!

1б.

На коробочке кулис
Лёгкий занавес повис.
зал не дышит от волненья,
А на 
сцене представленье!

2б.

Кәнәфидән күтәрелде бар халык

Кычкыралар барысы да “браво”, “бис”

Котлаулардан, алкышлардан

Китеп булмый бер кая

Канатходлар биюе

Биюдән соң клоуннар әтиләрне үзләре белән уйнарга чакыралар, клоуннар         тазик белән кер алып чыгалар, бауга эләләр, аннары алалар, канатын әйләндерәләр, клоунесса аның аша сикерәләр.

                                                                                                     

Конферансье: Цирк аренасында өйрәтелгән мәчеләр, каршы алыгыз!

Мәчеләр: Бәхет уңышлар белән

Безгә Яңа ел килә.

Кесә тулы акча

Эшләребез шәп бара

Койрык сыртта, мыек каймакта

Ә йөрәкләр мыр,мыр,мыр

Клоун: Ә без шаян  клоуннар

Яратабыз мәзәкләр

Бергәләп шаярабыз

Сикерәбез, чабабыз

Бәйрәм белән котлыйбыз.

Клоуннар биюе

Клепа: Кнопочка, ә син утлар белән идарә итә беләсеңме?

Кнопочка: Юк

Клепа: Ә мин беләм! Кара әле!

Фу (өрә, чыршыда утлар сүнә)

Кнопочка: Син нәрсә эшләдең инде, ничек без Яңа елны каршы алырбыз?

Клепа: Борчылма, Кнопочка, мин дөньяда иң яхшы клоун. Мин аларны бик тиз яндырачакмын (кул чаба) . Аһ! Балалар барыгызда урыннарыгыздан өрегез әле. Фу! Ә хәзер чабыгыз. (Балалар өйрәләр, кул чабалаР, утлар янмый)

Кнопочка: Мин шулай буласын белдем (елый). Яңа ел белән нәрсә була инде?

Клепа: Бер генә минут! (йөгереп китә)

Кнопочка:Тынычланыгыз балалар

Кыңгырау тавышы ишетелә

Җылы, мех тунын киеп

Кыш бабай безгә килә.

(Залга сакал, колпак кигән Клепа керә)

Клепа: Исәнмесез балакайлар!

Сез мине көттегезме?

Зур булып үсеп җиткәнсез

Сез мине таныдыгызмы?

Балалар: Әйе! Син Кыш бабай түгел! Син Клепа!

Кнопочка: Әйе, Клепа, сине балалар тиз фаш иттеләр. Мин беләм Кыш бабай тиздән үзе килеп җитәчәк. Цирк утларын яндырачак. Әйдәгез балалар Кыш бабайны гади сүзләр белән генә түгел, ә тылсымлы сүзләр белән чакырабыз.

Кыш бабай кил безгә

Цирк утын яндырырга.

Музыка. Кыш бабай керә.

Кыш бабай:

Кара урманнар аша

Бик озак килдем монда

Дөрес килдемме? Соңламадыммы?

Каршый алмый беркемдә.

Клепа: Балалар әһлән-бәйләнгә басыгыз

Кыш бабайны каршы алабыз.

Кыш бабай: Әйдә, булдырдыгыз!

Афәрин!

Исәнмесез - Лилия

Исәнмесез – Зилә

Исәнмесез – Асилә

Исәнмесез – Камилә

Исәнмесез – сөйкемлеләр

Исәнмесез кадерле балалар.

Сез мине таныдыгызмы.

Булдырдыгыз балалар!

Молодцы!

Әйтегез әле миңа

Кем ярата шоколад?

Кем ярата мармелад?

Кем ярата грушаны?

Ә кем юмый колагын?

Кнопочка: Кыш бабай, кара әле, Клепа чыршыны бозды, ә хәзер аның утлары янмый.

Кыш бабай: Әйе, чынлап та тәртип беткән. Ярый, хәзер без төзәтербез. Кабатлагыз минем арттан.

Яле, чыршыкай селкен,

Яле, чыршыкай елмай!

Бер, ике, өч

Утларыңны балкыт син!

Юкка гына кычкырдык

Утлар кабынмады ич.

Димәк, кемдер кычкырмаган

Димәк, кемдер эндәшмәгән

Син кычкырдыңмы?!

Әйдәгез бергә дус итеп, өлкәннәр белән бергә

Бер, ике,өч

Чыршыкай утларыңны

Яндыр син.

Юкка гына кычкырмадык

Чыршы утларын яндырды.

Яңа ел белән, Яңа ел белән

Котлыйм сезне!

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк

Сезгә кунаклар килгәч

Уйныйк, җырлыйк бергәләп.

Җыр. Усал бабай.

4реб.

Сегодня мы не девочки

Сегодня мы не мальчики

Мы клоуны, мы силачи

Медведи, кошки, зайчики.

5 реб

Причудливые шапки, колпачки

 Мелькают  шапки,  колпаки,

 Причудливые  маски.

 Сегодня  каждый  среди  нас –

 Как будто бы из сказки

6.

Костюмнар белән горурланабыз

Телибез күрсәтергә.

Рөхсәт итегез чыршы янында

Озагырак биергә.

7.

Санап бетерерлек түгел

Без цирк артистларын

Дәвам итәргә кирәк

Тиздән җитә Яңа ел.

Кыш бабай: Молодцы, Афәрин, балалар! Кызлар һәм малайлар!

Җыр “Мы в лесу срубили елку”

Кыш бабай: Кыш бабайны шатландырдыгыз. Ә сезгә кыш ошыймы?

Ә кар белән ыргытсам?

Реб: К  снегу мы давно привыкли

Разве в шубу спрячешь нос?

Мы как выйдем,да как крикнем:

Все:Здравствуй ,Дедушка Мороз!

Кыш бабай: Нинди тавыш бу тирә-якта

Шаяннарны хәзер Кыш бабай туңдыра.

Уен “Туңдырам”

Ал.Б.: уртага эләккәнсең

Шунда гына кал инде.

Бер кая да китә алмыйсың

Күпме генә тырышсаң да.

Уен “Югалган бияләй”

Җыр-бию “Кызык Кыш бабай”

Уен “кар өеме”

“Качышлы”

Кыш бабай: Ах, арып киттем ахры азрак

Ял итим әле, алыйм әле

Каршыгызга утырып.

Кыш бабай утыра

Залга капчык керә

Кыш бабай: Менә бүләкләр дә!

(Кыш бабай капчыкны чишмәкче була, капчык кача, Кыш бабай тота)

Кыш бабай: Минем белән янәшә тор!

Капчык: Яңа ел көнне

Барысы да киресенчә булыр!

Кыш бабай: Тукта, урыныңда тор

Бүләкне балаларга бир.

Капчык: Ә син башта мине тот.

(Капчык залдан чыгып йөгерә. Кыш бабай аның артыннан йөгерә, тавыш ишетелә “тоттым”. Капчык белән бүләкләр алып керә)

Кыш бабай: Монда бүләкләр бер олау.

Клоуннар: Рәхмәт, Кыш бабай!

Кыш бабай:

Балалар сезгә сый-хөрмәт,

Цирк һәм чыгыш өчен.

Күңеллелек өчен рәхмәт

Цирк тамашасына.

Сезнең белән күңелле

Булды безгә дә

Бәхетләр генә телим

Һәммәгезгә дә.

Сау булыгыз! Бүгенгедәй

Һәрчак булыгыз көләч!

Күрешербез Яңа елда

Тагын бер ел үткәч.

Клепа:

Саубуллашырга вакыт

Ләкин очрашырбыз

Цирк кая китә

Утлары сүнгәч?

Циркның башы бар

 Балалар: Ахыры юк

Парад алле под О.Попова “Цирк”

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Цирк, цирк, цирк" (цирковое представление в дошкольном учреждении)

Цирк - это мир улыбок, сказок, детства и добра. Особенно его любят дети – за то, что цирк с лёгкостью превращает обыденную повседневную жизнь в яркую волшебную сказку, развивает физически, воспи...

Цирк,цирк,цирк!

Задачи:Упражнять в счете в пределах 10; закреплять знание цифр 5 – 10; умение ориентироваться на листе бумаги, умение соотносить цифры с количеством.Уточнять и систематизировать представления де...

ЦИРК! ЦИРК! ЦИРК! Вечер досуга с участием детей старшей группы и всех воспитателей детского сада

Вечер досуга, в котором роль фокусников исполняют все желающие воспитатели (и не только) детского сада....

Цирк! Цирк! Цирк!

 Наименование работы: конспект  развлечения   Дата, год написания: март 2013 г.ФИО автораШпунова Валентина АлексеевнаТюленёва Любовь ВитальевнаМесто работыМАУДО «Детский сад...

Развлечение "Цирк! Цирк! Цирк!"

Смешное развлечение, ведущие которого клоуны Клёпа и Смешинка. Сценарий содержит весёлые игры, фокусы, номера, которые исполняют сами дети (гимнасты с лентами, кошечки, танец лошадок)....

Педагогическое мероприятие познавательное развитие "Цирк, цирк, цирк"

Филиал Муниципальное автономное дошкольное образовательное учреждение Центр развития ребенка – детский сад №17 г. Челябинска         Цирк, цирк, цирк...