Сценарий "Уныш бэйрэме".
методическая разработка (старшая группа) по теме

Галиева Нурсия Радифовна

Сценарий празника для детей старшего дошкольного возраста.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon unysh_beyreme.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәу районының

« 262 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы»

муниципаль автономияле мәктәпкәче белем учреждениесе

“Сөмбелә” бәйрәме

(зурлар төркемендәге балалар өчен)

Татар теле тәрбиячесе: Хәсәнова Нурсөя Рәдиф кызы

                         Музыка җитәкчесе: Гайнетдинова Эльмира Равил кызы

Максат: балаларны татар халык авыз иҗаты, татар әдәбияты белән таныштыруны дәвам итү, халык авыз иҗатына һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм телен устерү.

Бурычлар:

- балаларны уңышның кадерен белергә, хөрмәт итәргә өйрәтү;

- балаларның башкару осталыкларын үстерү;

- балаларның яшелчәләр турында белемнәрен арттыру.

Җиһазлар: чиләкләр, зонтиклар, яшелчә муляжлары, битлекләр, кашыклар, яфраклар бәйләме.

Техник чаралар: магнитофон, дисклар, ноутбук, фортопиано.

Балалар белән алдан эшләнелгән эш: яшелчәләр турында җырлар, шигырьләр, табышмаклар, биюне өйрәнү, яшелчәләрдән ясалган әйберләр күргәзмәсе оештыру.

Алып баручы: Балалар, без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, безнең залны, ничек матур бизәлгән! Әйтерсең лә, алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә, идәндә нинди матур яфраклар ята.

1 бала: Ни арада җәй үтте,                        

Матур көз килеп җитте.                        

Шатлык тулы бу бәйрәмне

Балалар күптән көтте.

2 бала: Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.                      

Бөтен җиргә яфраклардан                        

Алтын келәм җәелгән.

3 бала: Төш кулыма, сары яфрак,

Иркәләрмен үзеңне.                              

Бигрәк матур, алтын инде.

Ала алмыйм күземне.

Җыр “Яфраклар бәйрәме” Р.Еникеева муз. Л.Лерон сүзләре.

4 бала: Җылы якларга кошлар да китә.

Көз агачларны сап-сары итә.                  

Алар коела җил искән саен.

Җилферди җилдә сап-сары каен.

5 бала: Салкын җилләр исә,

  Тәрәзәгә чиртә.                                      

  Сап-сары яфраклар

  Очып җиргә төшә.

“Көгзе яфраклар” биюе. С.Сәйдәшев муз.

(Кызлар яфраклар белән бииләр)

6 бала: Җирдә сары яфрак-

Көз килүнең билгесе.                  

Сары яфрак- көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе

7 бала: Саргая таллар,усаклар,

Алмагачлар һәм каен                    

Көннән көнгә арта бара

Җир өстендәге алтын.

Оркестр “Каз канаты”. Балалар уен кораллары белән уйныйлар.

8 бала: Сандугачлар,карлыгачлар

Очып китте еракка                          

Торналар да ялга китте

Җылы якка көньякка

Җыр “Журавушка” Е.Зарицкая көе, А.Вольский сүз.

(Балалар урыннарына утыралар. Вальс көенә Сөмбелә керә).

Сөмбелә:Саумы, нәни дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә көзге көннәрдә

Бәйрәм алып килдем мин.

     - Исәнмесез, балалар! Мине зарыгып көттегезме?  Мин – Сөмбелә булам һәм сезгә көзге сәламемне юллыйм! Җылы җәйләр үтте,  җир йөзенә миңа аяк басар чаклар җитте. Мин сезне бик сагындым, дусларым! Сезнең янга килгәндә, урман-кырлар аша уздым, агачларны, басуларны алтын сары төсләргә буядым. Көз көне басулардан уңышны,бакчалардан жиләк-җимешне, яшелчәләрне жыеп алалар.

       Менә минем дә кәрзинемдә яшелчәләр. Эйдәгез,  алар турында сезгә табышмаклар әйтеп китим.

1.Кат-кат тунлы,карыш буйлы. (Кәбестә)

2. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)

3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)

4. Җир астында алтын казык. (Кишер)

5. Кечкенә сары карт,кигән туны тугыз кат. (Суган)

Алып баручы: Балалар, әйдәгез хәрәкәтле уеннар уйнап алабыз!

  1. “Кашык белән бәрәңге ташу”.
  2. “Яшелчәләрне һәм җиләк-җимешләрне аер”.
  3. “Бәйләгән күз белән бәрәңге җый”.

(Уеннар командаларга бүленеп уйнала).

(Сөмбелә кәрзиненнән алып яшелчә рәсемнәре ясалган башлыкларны балаларга кидертә).

Алып баручы: Балалалар безнең бәйрәмгә яшелчәләр үзләре дә килгән. Әйдәгез, аларны тынлап карыйк әле.

1 бала-Кишер.

Көчле, житез булыйм дисәң,

Кишер ашап кара син.                              

Кишер-саулык чыганагы,

Кишердә күп каротин.

2 бала- Суган

Ә мин – суган. Әрчегәндә

Килсә дә яшь күзегезгә,

Мине ашасагыз әгәр,                                

Суык тимәс үзегезгә.

3 бала-Кыяр

Яшелчәләр арасында

Иң тәмлесе мин- кыяр

Җәй буена ашап туйгач,                          

Калганын тозлап куяр.

4 бала -Помидор

Ә мин булам помидор.

Төп яшелчә салатта.                              

Тәмле генә түгел әле,

Витамин күп томатта.

5 бала-Кәбестә.

Мин – кәбестәне ашыйлар

Яшьләре һәм картлары.                    

Тәмемне белгәч абзыйлар

Күп утырта башлады.

Җырлы-биюле уен “Бар матур бакча”.

   (Балалар түгәрәктә җырлап йөриләр, сүзләргә туры килгән хәрәкәтләрне күрсәтәләр.Чакырылган персонаж уртага чыгып бии, балалар кул чабалар. Соңыннан ике бала “капка” ясап басалар, калганнары бер-бер артлы “капкадан” чыгып китәләр).

9 бала:     - Шыбыр-шыбыр:

             Артыбызда кем дәшә?                    

10 бала:    -Беркем дәшми.Көзге яңгыр

                   Зонтик белән сөйләшә.                

Бию Л.Батыр –Болгариның «Кулчатыр»

җыры көенә кызлар кулчатырлар белән бииләр.

Алып баручы: Әйе шул, балалар, көз безне матур көннәр белән бик иркәләми. Еш кына яңгыр ява, урамда юеш, салкын. Шуңа күрә, аякларыгыз юешләнмәсен өчен мин сезгә 2 пар кечкенә галош (2 пар зур ирләр галошы чыгара)  һәм бер зур кулчатыр бүләк итәм ( 1 кечкенә кулчатыр чыгара).

- Әйдәгез, уен уйнап алабыз.

Уен  “Юешләнмә”.

    Балалар зур галошлар киеп ярышалар,җиңгән команда кулчатыр астында залны әйләнеп үтә.

Алып баручы: Көз мул уңыш чоры. Безнең дә бакчада шалкан бик уңды. Әйдәгез, карап китик әле.

“Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү

Алып баручы: Афәрин! Без барысын да булдырабыз. Эшлибез дә ял да итә беләбез. Әйдәгез әле, балалар, безгә биеп күрсәтегез әле.

“Татар халык” бию көенә парлы бию.

Сөмбелә: Афәрин! Булдырасыз балалар! Миңа сездә бик тә ошады.

Кәрзинемдә алтын сары,

Кызыл матур төсләр бар.

Күчтәнәчкә диеп җыйган,

Бик тә тәмле алмалар.

(Сөмбелә алмалар өләшә).

Сыйланыгыз балалар,ә миңа китәргә вакыт. Саубулыгыз нәни дусларым!

(Музыка астында хушлашып,чыгып китә )

Алып баручы: Бәйрәмебез шуның белән тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт, килгән кунаклар ,балалар! Саубулыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тукай бэйрэме

Материал можно использовать на конкурсе посвященный Г.Тукаю....

8 март бэйрэме

8 март бэйрэме(2 нче кече торкем балалары очен)...

Сомбелэ бэйрэме.

Сөмбелә бәйрәме (сценарий)Зал алтын көзне хәтерләтеп бизәлгән (төрле төстәге яфраклар, яшелчә рәсемнәре…)Залга бәйрәмчә киенгән балалар керәләр.Алып баручы: Кадерле балалар, кунаклар! Без сезнең...

Сабантуй татар халык бэйрэме

“ Сабантуй” көе яңгырый. Балалар флажоклар, обручлар, платочеклар белән мәйданга чыгалар, перестроение була.        А. Б. – Исәнмесез, балалар! Кадерле балалар,...

Челтер чишмэ-балалар белэн бэйрэм иртэсе

Для вас, воспитатели татарского языка! Утренник для детей подготовительной группы с проблемными ситуациями....

Бэйрэм иртэлэре(утренники)

Мэктэпкэ хэзерлек торкемендэ уткэрелэсе бэйрэмнэрне тэкъдим итэм,игьтибарыгыз очен зур рэхмэт!...