"Чыршы белән булган хәл - 2019"
материал (подготовительная группа)

Галимова Гульсина Минавировна

Алып баручы: Хәерле кон, кадерле балалар, хөрмәтле бакчабыз хезмәткәрләре, килгән кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп бара. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

 

 БАЛАЛАР ЗАЛГА КЕРӘ

Алинэ:  Бар Җиһан акка төренгән
Җем-җем килеп кар көлә
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә.
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!  

Җыр:   Чыршы                          2 куплетлы гына

 

Аю һәм куян (2 Әни)Балалар жырлаганда кереп чыршы төбендә аркага арка терәлеп утыралар, Кыш бабайны көтәләр.  Кулларында бал калак , кишер
Куян: Көтә-көтә ардым инде, 
Мин бүтән булдыра алмыйм, 
Кыш бабайдан бүләк көтеп, 
Чыршы саклап утыра алмыйм. 
Урман читенә чыгып, 
Килгәнен аның карыйк, 
Я булмаса, тик тормаска, 
Куышлы уйнап алыйк. 
(Аю эндәшми утыра). 
Куян: Аюкай әйдә инде уйныйк. 
(Аю эндәшми) 
Куян: Ишетәсеңме аю, җавап бир. 
Аю: Тукта әле куян, уйларга ирек бир. 
Куян: Әйдә инде уйныйк. 
Аю: Үзең-үзеңне куып йөр, тик миңа гына тимә. 
Куян: Ә син нәрсә турында уйлыйсың? 
Аю (өйрәтеп): Кыш бабай барыбызга да 
Бүләкләр алып килер. 
Ә аңа кем бүләк бирер? 
Аны кем сөендерер? 
Куян (уйланып): Әйе шул Аю, син дөрес әйтәсең, нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк. (Уйлыйлар). 
Икесе бергә: Нәрсә бүләк итик икән? 
Куян: Әйдә аңа берәр баллы әйбер бүләк итәбез. 
Аю: Әйе-әйе, бик тә бик тә баллы әйбер. Тик нәрсә?  (Уйлыйлар) 
Куян: Таптым-таптым.

Мин кишер бүләк итәм, 
Ул бик тә тәмле икән.(күрсәтә) 
Аю: Ә мин хуш исле балымны, 
Кызганмыйча бер банканы.(күрсәтә) 
Куян: Юк, кишер әйбәтрәк. 
Аю: Юк, бал. 
Куян: Кишер.(Бәхәсләшәләр) 
Аю: Ярар инде, ярар, кишерне дә балны да Кыш бабайга бүләк итик. 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chyrshy_beln_bulgan_hl.docx33.64 КБ

Предварительный просмотр:

Чыршы белән булган хәл - 2019

Алып баручы: Хәерле кон, кадерле балалар, хөрмәтле бакчабыз хезмәткәрләре, килгән кунаклар! Менә үзенең борчу-мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән тагын бер ел үтеп бара. Аның урынына тагын да күбрәк бәхет-шатлыклар, күңелле мәшәкатьләр алып Яңа ел аяк баса. Яңа ел безгә бары яхшы хәбәрләр, муллык, тазалык, гаиләләребезгә иминлек, тынычлык алып килсен иде.

 БАЛАЛАР ЗАЛГА КЕРӘ

Алинэ:  Бар Җиһан акка төренгән
Җем-җем килеп кар көлә
Сафлык бөркеп, ак нур сибеп,
Җиргә Яңа ел килә.
Бергә: Котлы булсын Яңа ел!

Җыр: “Яңа ел”    2 куплетлы гына

Аю һәм куян (2 Әни)Балалар жырлаганда кереп чыршы төбендә аркага арка терәлеп утыралар, Кыш бабайны көтәләр.  Кулларында бал калак , кишер
Куян: Көтә-көтә ардым инде, 
Мин бүтән булдыра алмыйм, 
Кыш бабайдан бүләк көтеп, 
Чыршы саклап утыра алмыйм. 
Урман читенә чыгып, 
Килгәнен аның карыйк, 
Я булмаса, тик тормаска, 
Куышлы уйнап алыйк. 
(Аю эндәшми утыра). 
Куян: Аюкай әйдә инде уйныйк. 
(Аю эндәшми) 
Куян: Ишетәсеңме аю, җавап бир. 
Аю: Тукта әле куян, уйларга ирек бир. 
Куян: Әйдә инде уйныйк. 
Аю: Үзең-үзеңне куып йөр, тик миңа гына тимә. 
Куян: Ә син нәрсә турында уйлыйсың? 
Аю (өйрәтеп): Кыш бабай барыбызга да 
Бүләкләр алып килер. 
Ә аңа кем бүләк бирер? 
Аны кем сөендерер? 
Куян (уйланып): Әйе шул Аю, син дөрес әйтәсең, нәрсә дә булса уйлап табарга кирәк. (Уйлыйлар). 
Икесе бергә: Нәрсә бүләк итик икән? 
Куян: Әйдә аңа берәр баллы әйбер бүләк итәбез. 
Аю: Әйе-әйе, бик тә бик тә баллы әйбер. Тик нәрсә?  (Уйлыйлар) 
Куян: Таптым-таптым.

Мин кишер бүләк итәм, 
Ул бик тә тәмле икән.(күрсәтә) 
Аю: Ә мин хуш исле балымны, 
Кызганмыйча бер банканы.(күрсәтә) 
Куян: Юк, кишер әйбәтрәк. 
Аю: Юк, бал. 
Куян: Кишер.(Бәхәсләшәләр) 
Аю: Ярар инде, ярар, кишерне дә балны да Кыш бабайга бүләк итик. 

Аю: Ни өчен кишер тәмлерәк булсын? Бал - шундый татлы. Кыш бабайга бик тә ошыячак. (сүзен кабатлый) Бал бик тәмле. Шундый тәмле, шундый тәмле...( ашап бетерә). Аю буш банка тотып утыра.

Куян: Шулай да кишердән дә файдалысы юк. (Ашап бетерә)

Аю, миңа да бал бир әле, ашап карыйсым килә. 
Аю: Ә миңа-кишер. 
Куян: Аю балың кая соң? 
Аю(банкасына карап): Аны минем авызым ашап бетерде, ә синең кишерең кая? 
Куян: Аны минем тешләрем кимереп бетерде. Ә Кыш бабайга нәрсә бүләк итәбез? 
Әй балалар, нишлик икән? 
Бер киңәш бирегезче! 
Алып баручы: (балаларга) Балалар Аю белән Куянга ярдәм итәбезме? Кыш бабайга нәрсә бүләк итәрбез икән? 
Балалар: Җырлар, биюләр, шигырьләр. 
Куян: Әйдәгез соң, Кыш бабай һәм Кар кызы килгәнче күңел ача торыгыз, ә без кыш бабайны каршы алырга чыгыйк.

Бию: “СНЕГОВИК” МАЛАЙЛАР


Бию: (музыка Убырлы, Шурэле)энилэр

(Себеркегә атланып Убырлы керә. Себеркесен туктата алмый).

Убырлы: Тыр-тыр-тыр... Тыр ,- дим ! Йә алла, тыр, -дим.

(Убырлы себеркесен көчкә туктатып кырыйга куя. Кулы белән битен җилләтеп йөри башлый , агач атка атланып, йөгереп кергән Шурэлены күрми , бәрелешәләр. Алар шап итеп идәнгә килеп төшәләр. Шурэле кул-аякларын җәеп егыла. Убырлы аны карап әйләнеп чыга, кул-аякларын күтәреп карый. Убыр кулларын угалый.)

Убырлы: Үлгән ахры ... Хи-хи-хи..

Шурэле: (Сикереп тора) Кем үлгән?

(Убырлы куркып кырыйга сикерә, дер-дер калтырый. Шүрәле аны танымагандай ике ягына да чыгып карый).

Шурэле: (Танып) Әй, Убыр, син түгелме соң бу?

Убырлы: (Сөенеп) И-һи –һи , әйе шул. Сәлам! (Ритуал приветствия)

Убырлы: Котымны алдың. Нишләп йөрисең? (Кылана).

Шурэле: Ә-ә, минме? Мин балаларның бәйрәмнәрен бозарга дип килгән идем. (кулларын уа)

Убырлы: (Шатланып.) Мин дә шуңа йөрим ич, иһи-һи-һи –һи.

Шурэле: Әйдә, хихылдап торма әле монда. Эш турында уйларга кирәк.

Убырлы: Ничава , мин барында курыкма син.

Шурэле: (Серле итеп пышылдый). Беләсеңме?

Убырлы: Беләм!

Шурэле: Нәрсә беләсең соң син , чүпрәк баш ! Әйбәтләп тыңлап бетер!

Убырлы: (Кыланып колагын куеп тыңлый). Ярар , ярар.

Шурэле: (Як-якка каранып ала). Балаларның чыршыларын урларга кирәк.

Убырлы: Әйе шул, чыршылары булмагач, бәйрәмнәре дә бозылыр.

Шурэле: Кемдер килә, әйдә качып торыйк.

Җыр:  чыршы

Карчәчәк: Мәрьям Билалиева 1 класс

 Кыш бабайга бүләкләрен тутырырга булышып, соңга калдым? Мин бит бәйрәмне башларга тиеш. Әнә күпме халык җыелган.

Карчәчәк: Ә чыршы кайда соң?

Карчәчәк: Алып килим әле чыршыны. (Чыгып китә)

(Чыршы булып киенгән баланы Алинэ Муллаянова  җитәкләп Карчәчәк керә).

Карчәчәк: Менә чыршы да булды.

Карчәчәк: Ә хәзер чыршының уенчыкларын алып килергә кирәк.

Карчәчәк: Чыршыны калдырып китәргә туры киләчәк.

Карчәчәк: Ярар, бернәрсә дә булмас, мин бик тиз килеп җитәрмен.

Карчәчәк: Чыршы, син мине көтеп тор, мин тиз генә уенчыкларны алып киләм. (Китә)

Чыршы (Алинэ): Кыш ул үзе йөрми ялгыз гына

Җитәкләгән күркәм бәйрәмне,

Нинди бәйрәм? – дип сорасагыз,

Бүген бездә Чыршы бәйрәме!

Бергә балалар: Бүген бездә Чыршы бәйрәме!

Назгол:Урманнан безгә бәйрәмгә

Ямь-яшел чыршы килгән.

Яңа елны каршыларга

Матур күлмәген кигән.

Саит: Исәнме, чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте!

Күңелле чыршы бәйрәмен

Без бик сагынып көттек.

Алиса: Күрегез бу чыршыны!

Чыршының да чып-чыны.

Нинди төз, матур, биек -

Тора түшәмгә тиеп!

Румил: Яшел чыршының очына

Йолдыз куелган

Яңа елны каршыларга

Дуслар җыелган.

Ильфат: Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп, матурланып,

Безгә, нәни дусларыңа,

Күңелле җырлар алып.

Җыр: “Чыршыкай-купшыкай”

(Арттан Шурэле белән Убырлы якынлаша. Шурэле бер ягыннан килеп куркыта

да, Чыршы икенче якта торган Убырлы кулына ава).   Кирәк булырмы икән

Шурэле: Әһә, менә чыршы безнеке.

Убырлы: Бизәргә кирәк моны.

Шурэле: Чуртым белән бизикме аны?!

Убырлы: (Уйлап тора.) Таптым! ( Бер капчык тартып чыгара , аннан рогатка ала. Менә монсын узган җәйдә бер малайдан колагын борып алдым. Мактама урманында кошларга атып йөри иде. (Чыршыга элеп куя. “ 1”ле, “2” ле билгеләрен ала. ) Ә боларын юлдан таптым. Мәктәптән кайтучы балаларның сумкасыннан төшеп калганын күрдем дә, туктале мин әйтәм, кирәге чыгар, дип тыгып куйган идем.

Шурэле: (Убырлының кулыннан алып әйләндереп-әйләндереп карый.) Кара әле әй, бигрәк матурлар.

Убырлы: (Шүрәленең кулыннан тартып ала. ) Әйдә, тизрәк элеп куярга кирәк.

Бик кызыксаң, минем чормада ике капчык бар әле ул. (Элә).

Шурэле: Һи-и-и, бигрәк матур булды инде.

(Икесе бергә җырлап бииләр, Чыршыны да кулыннан тотып мәҗбүри биетәләр, әйләндерәләр).

Убырлы һәм Шүрәле (бергә):

Чыршы яшел тунын киеп,

Чыгып басты уртага.

Киендердек, бизәндердек,

Әзерләндек Ёлкага.

Җырлыйбыз да, биибез дә,

Без чыршы тирәсендә.

Чыршысыз калды балалар

Тубән Симет  бакчасында.

Убырлы: Әйдә, бау бир, бәйлибез.

Шурэле: (Бау тартып чыгара.) Һи- и, бар ул андый нәрсә, мә.

(Шүрәле бау алып килә. Чыршыны өстән аска кадәр бау белән әйләндереп бәйлиләр).

Шурәле: Һи –и-и, бәйрәмнәрен тәки бозабыз бит, әй. Әйдә , күтәрдек.

(Убырлы кабаланып әле себерке янына йөгереп килә, әле чыршы янына, кайсын тотарга белми. Шулай ике арада бераз йөгереп йөргәч, көчкә себеркене бер кулына тотып, бер кулы белән Шүрәлегә Чыршыны Алинэне  күтәрергә булышып, чыгып китәләр. (Карчәчәк керә).

Карчәчәк: Ә чыршы кайда соң?

Карчәчәк: Юк... Кая китте икән ?

Карчәчәк: Нишлим инде хәзер.

Карчәчәк: Балаларга нәрсә дип әйтермен?

Карчәчәк: Мин үзем гаепле. Чыршыны кунакка чакырдым, һәм үзен генә калдырып киттем.

Карчәчәк: Их, табылса бүтән алай эшләмәс идем.

Карчәчәк: Табылмас шул. Шушы Яңа ел бәйрәмендә берәр могҗиза булса гына инде. Яңа ел бәйрәмендә бөтен теләкләр дә үтәлә, диләр бит.

Карчәчәк: Их, хәзер безнең янга берәр Тылсым иясе килеп керсен иде!

А.б: Кайгырма әле, Карчәчәк.

Карчәчәк , Балалар карагыз әле, чыршыда ниндидер хат эленеп тора. Аны безгә кем җибәрде икән, әйдәгез укып карыйк.
(хат укый)
Чыршы төбен карагыз
Анда кыңгырау булыр,
Шул тылсымлы кыңгырауны
Шалтыратып карагыз.
Кыңгырау чыңын ишетеп
Сезгә кунаклар килер.
Хөрмәт белән Кыш бабагыз дип язылган.
Ягез, балалар карыйк әле, чыршы төбен кайда икән ул тылсымлы кыңгырау.
Менә нинди икән ул тылсымлы кыңгырау. Бәйрәмебез күңеллерәк булсын өчен
Кыш бабабызны чакырабызмы?

Балалар: Кыш бабай! Кыш бабай! Без сине көтәбез!    Тылсымлы кынгырау чыңы

Кыш бабай: Эһе-һәй!

Исәнмесез, дусларым!

Нәни кыз һәм улларым!

Ерак-ерак илләрдән

Сезне сагынып килдем, мин.

Һай, чыршыгыз бигрәк матур,

Елык-елык яна ул,

Бәхетле һәм исән-сау булыгыз,

Котлы булсын Яңа ел!

А.б: Исән-саумы Кыш бабай! Без дә сине бик сагындык. Синең килүеңә без бик шат.

Бию: новогодний вальс

А.б: Хөрмәтле Кыш бабай, зинһар безгә Чыршыны коткарырга ярдәм итегез.

Кыш бабай: Ярдәм итәрмен. Ләкин сезгә дә тырышырга туры килер. Убырлы Чыршыны 2 табышмак белән сихерләп бикләп куйды. Чыршы әле бик кечкенә булганлыктан, ул табышмакларның җавабын белми икән.

А.б: Тизрәк әйтегез ул табышмакларны.

Кыш бабай: Беренче табышмакны тыңлагыз.

2018 ел символы турында табышмак

Балалар:  жавап

Кыш бабай: Ә хәзер икенче табышмакны тыңлап карагыз.

2019 ел символы турында табышмак

Шул ни булыр, я әле?

А.б: жавап

Кыш бабай: Булдырдыгыз, акыллы балалар икәнсез. Тагын бер соравым бар әле. Әйтегез әле, ни өчен бу табышмаклар _______һәм _________ турында булды икән ?

Балалар: Узган ел – ________ елы иде. Ә Яңа ел - ________ елы булачак.

Карчәчәк: Булдырдыгыз. Хәзер Убырлы белән Шурэле Чыршыны монда алып килерләр. (Тылсымлы таягын болгап җибәрә).

(Чыршыны җитәкләп Шурэле белән Убырлы керәләр).

Убырлы: Мин урманда йөз ел яшәп,

Күп кешегә әшәкелек эшләп,

Күрмәдем мондый матур чыршыны.

Ой, сез мине гафу итегез.

Шурэле: Балалар безне гафу итегез инде, без ялгышканбыз.

Убырлы: Без бүтән алай эшләмәбез.

А.б: Гафу итәбезме аларны Кыш бабай?

К.б: Әйдәгез, гафу итик. Тик моннан соң башка әшәкелек эшләп йөрмәгез!

Җыр_________________

Карчәчәк: Кыш бабай, чыршының утлары янмый бит.

Кыш бабай: Хәзер кызым, кабызабыз, без аны. Бакчагызга кергәндә биик матур чыршы уенчыкларына юлыктым бит эле мин. Бу уенчыклар бит энилэрегезнең һәм дә балаларның кул җылсы белән ясалган уенчыклар. Энилэребезне дэ бире чакырып шушы уенчыкларны матур теләкләр әйтеп чыршыбызга элсәк, чыршыбыз тагы да җанланып, матурланып китәр дип уйлыйм.

Дурт әни аерым аерым теләк әйтеп һәрберсе берәр уенчыкларны чыршыга эләләр.

Мөдир сүзе. Уенчыкны чыршыга элә. (Традиция)

Кыш бабай.  

Эйдәгез балалар бергәләп чыршы утларын кабызыйк инде хэзер. Балалар белән кыш бабай бергә.

-Ян, ян, чыршыкай

Бул син кояш, бул син ай!

                                             Чыршының утлары кабына. ______________

А.б: Кыш бабай, бигрәк күңелле булып китте. Әллә яшь чакларыңны исеңә төшереп, бер уйнап та аласыңмы? Тәрбиячеләр һәм кыш бабай уйный.

Уен: “Югалган бия ”

А.б: Менә бабакай, монда бүкән бар. Шуңа утырып ял ит. 
(Бабай бүкәнгә утырырга җыена, бүкән шалтырый).  Кыңгырау чыңы
Кыш бабай: Әллә ишетелә инде, 
Кыңгыраулар чыңлавы? 
Күземә күренәме соң 
Уенчык ялтыравы. 
(Тагын утырырга тырыша, бүкән тагын шалтырый). 
Кыш бабай: Бу ни хикмәт, кем шаяра минем белән. Чык бире, күрен күзгә. 
Чыршы артыннан  
балалар - Гномнар килеп чыгалар. Кулларында фонариклар

 (эчендә шәм) эле кабынмаган.

 Бию: гномики. 

Кыш бабай.  Бию беткәч.

 -Менә кемнәр шаяра икән минем белән. Ә хәзер торыгыз, урыныгызга йөгерегез.(гномнар кузгалмыйлар, утыралар)
Гномнар: Юк, юк, юк. 
Кыш бабай: Ах,әле сез шулаймы.. Алайса барыгыз да капчыкка керегез. 
Уен: ,,Төпсез капчык” ( Кыш бабай балаларны капчыкка кертә бара, ә алар төбеннән чыгып качалар да урыннарына барып утыралар.) 

Кыш бабай: Көлә. Хи хи төпсез капчык булып чыкты бит эле бу.  

Балалар, без килүгә нинди һәнәрләр өйрәндегез?

А.б: Бабакай балалар син килүгә дип матур шигырьләр дә өйрәнделәр.

Назгол: Яшел чыршы тирәсендә

Җыелып бертугандай,

Әйлән-бәйлән уйный идек,

Килеп керде Кыш бабай.

Әй Кыш бабай, Кыш бабай,

Хуш киләсең, уз бире!

Шатланышып җыр белән

Каршылыйбыз без сине.

Алиса: Матур бәйрәм җырыбыз

Яңгырагач еракка,

Кыш бабабыз ишетеп,

Килде безгә кунакка.

Саит: Дед мороз пришел на елку

Рады мы его встречать.

Будем весело кружиться,

Вокруг ёлки танцевать.

Ильфат: Кыш бабай, мине

Бүген син макта.

Бер яшькә үстем

Син килгән чакта.

Равил: Кыш бабай! Кыш бабай!

Безне бик ярата

Ул безгә Яңа ел

Бүләге тарата.

Алиса: Кыш бабай килгән, ап-ак тун кигән,

Көтә: кем генә чыгар, дип өйдән.

Чыксаң чеметә, битне өшетә –

Менә шул аның бөтен эше дә

Алина: Менә шатлык бүген бездә

Төнлә Кыш бабай килгән.

Уятмаган бит мине,

Йокласын әле дигән.

Алып килгән күп итеп,

Күчтәнәчләр, бүләкләр.

Рәсеменең астына

Язган матур теләкләр.

Назгол: Каршылыйк, дуслар, бергәләп,

Яңа ел килә безгә.

Әнә күпме дуслар килгән.

Әйләнә-тирәбезгә.

Румил: Йолдызлар төшеп кушылган

Чыршыдагы утларга.

Кыш бабай белән Кар кызы

Килгән безне котларга.

Алинэ: Һәркемгә дә бер яшь өстәп

Көткән Яңа ел килде.

Тагын да мул, бәхетле

Итәргә Туган илне

 

Кыш бабай: Сез балалар бигрәк уңган бигрәк тәртипле икәнсез. Бик матур шигырьләр дә өйрәнгәнсез.

Бәйрәмегез дә ошады. Һөнәрләрегез дә күп икән. Чыршыгыз да бигрәк матур бит, ай-яй-яй! Кызым, Карчәчәк, бик озак кунак булдык. Бүләкләрне таратыйк та кузгалыйк. Бүләкләремне чыршы төбенә яшергән идем. Кызым, ярдәм итче миңа.

Кыш бабай бүләкләрен тарата.

Карчәчәк: Хушыгыз, хуш, дусларым.

Сау-сәламәт булыгыз.

Без тагын килербез әле,

Яңа елны көтегез! Сау булыгыз!

Кыш бабай: Телим яхшы телəклəр:

                    Матур, тыныч яшəгез,

                     Кайгы-хəсрəт күрмəгез,

                          Әти - əниегез, тщрбияче апаларыгыз сүзен

                          Һəрвакыт та тыңлагыз.

                          Тагы бер елдан килермен

                          Исән-сау булыгыз!

      Балалар: Хушыгыз, Кыш бабай,

                       Сау булыгыз, Кар кызы!

Җыр: “Яңа ел”

А.б: Бәйрәм үтте, ә Яңа ел

Тиздән безгә киләчәк.

Якты булсын, имин булсын

Матур булсын киләчәк.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шөгыль. Тема:"Исәнме, салкын кыш". Зурлар төркемендә үткәрергә мөмкин булган шөгыль эшкәртмәсе.

  Максат:  Балаларны кышкы үзгәрешләр, кышкы табигать, кошлар һәм                 кыргый җәнлекләр то...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган балаларның сөйләм үсеше мониторингы» («Количественный мониторинг речевого развития детей с ОНР»)

В методическом пособии систематизирован практический материал по мониторингу речевого развития детей-билингвов с ОНР и дидактические карты для количественного анализа оцениваемых показателей развития,...

Методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

методическое пособие «Сөйләм үсеше гомуми җитлекмәүнең III дәрәҗәсе булган мәктәпкәчә яшьтәге балаларның бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен формалаштыру» («Формирование навыков связной речи у детей с ОНР III уровня»

В  вводной части дается методика и приемы диагностики речевого развития детей на момент поступления в логопедическую группу, основывая ее на анамнестических данных и на условиях социальной среды ...

Бәйрәм сценарийсы "Әти дә солдат булган"

Бәйрәм ватанны саклаучылар көненә багышлана....

Лексик -грамматик категорияләрне үзләштерү буенча зурлар торкеме балалары (сөйләм теленең гомуми үсешендә кимчелекләре булган ОНР балалар) белэн үткэрелгэн шогыль “ Язгы урманга сәяхәт

Коррекцияле-белем бирү:  Балаларның яз фасылы турындагы белемнэрен тирәнәйтү, язның төп билгеләре белән таныштыруны дәвам итү ,сүз байлыкларын   активлаштыру, бәйләнешле сөйләмне...

"Тылсымлы сүзләр". Гомуми сөйләм җитлекмәгәнлеге булган өлкән мәктәпкәчә балалар өчен инновацион проект.

Хәзерге вакытта ата-аналар балаларга тирә-юньдәге кешеләр белән аралашуга күбрәк ирек бирергә омтылалар, башка кешеләр белән аралашу культурасын тәрбияләүгә тиешле игътибар бирмиләр. Билгеле аралашу ш...