Туган илем - гүзәл җирем.
методическая разработка (подготовительная группа)

Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Сценарий праздника на татарском языке , посвящённый республике Татарстан, изучению родного края. Материал содержит стихи и песни(тексты песен из УМК) . В сценарий включены также интересные задания для детей по познанию. Данный материал способствует воспитанию любви и  гордости  у детей к родному краю. Помогает обогатить словарный запас у детей, повысить знания по окружающему миру.

Скачать:


Предварительный просмотр:

МБББУ «Татарстан республикасы Биектау муниципаль районы Ташлы-Кавал «Кояшкай» балалар бакчасы»

ТУГАН ИЛЕМ – ГҮЗӘЛ ҖИРЕМ!

C:\Users\Сария\Documents\Bluetooth Folder\Photo0130.jpg

Автор: тәрбияче Гилязиева Эльза Абдулхаковна

Татарстан республикасының туган көненә , туган ягыбызның табигатенә багышланган бәйрәм сценарие.

Максат:

1) Балаларда туган якка ,туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

2) Балаларның туган як турындагы белемнәрен арттыру,тирәнәйтү;

3) Балаларда туган як,туган җир белән горурлану хисе уяту.

-Бәйрәм җыр белән башланып китә.

Җыр:“Әссәламегаләйкем!” Госман Сибгатуллин сүзләре, Резеда Ахиярова музыкасы (ӘӘТ № 19)

1.Таң ата да кояш чыга,

    Кояшны сәламли көн.

  -Саумы, Кояш, сүнмәс учак!

   Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

2.Тел ачкычы, иман биргән

   Сөекле туган телем!

  Үз телемдә сиңа сәлам,

  Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

3.  Ачыйк бәхет ишекләрен,

     Бәхетле булсын һәркем.

    Әй кардәшләр, милләттәшләр,

    Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

4. Таң ата да кояш чыга,

    Кояшлы бездә һәркөн.

    Кояш белән сәлам юллыйм,

    Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

Алып баручы: Исәнмесез! Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар! Кичәбезгә рәхим итегез. Бүгенге бәйрәм үз эченә берничә бәйрәм алды дип әйтик инде: 30нчы августта үткән ТР туган көне, традицион көз бәйрәме шушы вакытта уза иде, 1нче октябрьдә картлар көне булды һәм инде 4нче ноябрьдә булачак “Бердәмлек көне”, 6нчы ноябрьдә үтәчәк ТР конституция көне.

Бүген без сезгә үзебезнең шигырьләребез, җырларыбыз һәм биюләребез аша туган илебезгә, туган ягыбызга булган мәхәббәтебезне һәм  белемебезне күрсәтәсебез килә.

Мин яратам сине, Татарстан!

Ал таңнарың  өчен яратам.

Җәлилләрең, Алишларың  өчен,

Тукайларың  өчен яратам!

  • Балалар, Муса  Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Тукай кемнәр була?
  • Татар шагыйрьләре һәм язучылары.
  • Әйе, бик дөрес, татар шагыйрьләре һәм язучылары.

Алар туган яклары, Ватаны турында бик күп язган.

  • Менә бу фотоларга карагыз әле. Кайсысы кем? (Фотоларга карап әйтәләр)

Алып баручы: бик яхшы, молодцы!

Камил:

Көмеш суларың, яшел урманың

Якын күңелгә Татарстаным.

Син туган ягым,

Син минем Татарстаным!

Зилә:

Татарстан үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Шушы газиз җиребезнең

Балалары инде без.

Эльвина:

Туган ягым,туган авылым,

Мин-синең газиз балаң.

Саф сулы чишмәләреңнән

Җаныма сихәт алам.

Анилә:

Сусавымны басар кебек

Туган як чишмәләре.

Җилләрнең дә иң назлысы

Шул яктан искәннәре.

Айзилә:

Җилләр булып очып килим

Газиз туган ягыма,

Җәйләремә кайтыйм әле,

Кышларыма-языма.

Эльвина:

Кадерледән дә кадерле

Туган үскән ил генә.

Чит – ят җирләр күп булса да,

Туган җирем бер генә.

Алып баручы:

Чынлап та, туган  җир бер генә була. Кем генә чит җирләрне, чит илләрне мактаса да, үз илеңдә бик рәхәт. Алдагы җырыбыз шуның турында – “Кояшлы ил”.

Җыр: “Кояшлы ил” Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева мызыкасы (ӘӘТ № 70)

1.Иртәдән үк кояш көлеп

   Битләребездән үбә.

   Бу кадәрле якты кояш

   Була ул бездә генә.

Кушымта:

Без бәхетле диябез,

Уйныйбыз да көләбез.

Нинди ямьле туган җир,

Кояшлы ул безнең ил.

2.Кышлары да, җәйләре дә,

   Кайсының да үз яме.

   Күбәләктәй кары ява,

  Үсә тәмле җиләге.

Кушымта:

Без бәхетле диябез,

Уйныйбыз да көләбез.

Нинди ямьле туган җир,

Кояшлы ул безнең ил.

3. Исләрегез китәр әле,

   Сез дә килеп күрегез.

   Дөньяларда бер генә ул

   Безнең туган җиребез.

Кушымта:

Без бәхетле диябез,

Уйныйбыз да көләбез.

Нинди ямьле туган җир,

Кояшлы ул безнең ил.

Алып баручы:

Әйе, бездә ямьле яз да, кояшлы һәм чәчәкле җәйләре дә, алтын көзе дә, ап-ак карлы ,буранлы кышы да була.Җәй күрер өчен җылы якка яки кыш күрер өчен кытыпка барасы юк.

Ә хәзер, дуслар, уйнап алабыз.

Биремнәр:

1) Чәчәкләрне рәсеменнән танып бел. ( Ромашка, тузганак, ландыш, мәк, күк чәчәк, умырзая)

2) Пазл уены. Кисәкләрдән чәчәк төзе. (Көнбагыш).

-Балалар, бу гади генә чәчәк түгел. Шулай бит?! Ә нинди чәчәк соң ул?

-Файдалы.

-Нинди файда китерә көнбагыш чәчәге?

-Аннан май ясыйлар, симәнкесен ашыйлар, хәләвә ясыйлар.

-Әйе, бик дөрес, молодцы!

3) Чәчәкне кем алданрак буяп бетерә? (Ромашка)

4) Төркемнәргә бүл. (Яфраклар, гөмбәләр, чәчәкләр)

Алып баручы:

Рәхмәт, балалар! Молодцы!

Дуслар, килегез тизрәк,

Ясыйк ярым түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Биик әле бергәләп!

Бию: “ Бир кулыңны, биик бергә” (ӘӘТ № 74)

Алып баручы: “Туган җирем”

Туган җиркәй...Ни аһәңле,назлы исем!

Сизәм анда болыннарның татлы исен,

Ишетәм анда каеннарның серле шавын,

Тау астында серле чишмә чылтыравын.

Туган җиркәй...Бу  исемдә язгы таңнар,

Бу исемдә җанга рәхәт татлы моң бар,

Бу исемдә бөтен гомерем,бәхетем  минем,

Җырларымның саф чишмәсе – туган җирем.

Алып баручы: Берәүләр шәһәрдә яшәсә,без исә,гаҗәеп гүзәл авыл табигатенең моңлы вә сихри бишегендә туып үскән табигать балалары,җир балалары". Шәһәрне макта,авылда тор", дигәннәр борынгылар һәм бер дә ялгышмаганнар. Әйтегез әле, шәһәрне кем яшәтә? (Шәһәрне авыл яшәтә). Димәк, без булсак, шәһәр яши.

Җыр: “Күңелле шәһәр” Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева мызыкасы (ӘӘТ № 79)

1. Ни араларда

    Йортлар үсәләр. (2 тапкыр)

    Болытка кадәр

    Менеп җитәләр.(2 тапкыр)

Кушымта:

Әле без булсак

Яшәр дә яшәр

Күңелле шәһәр,

Күңелле шәһәр.

2. Йокламый бер дә,

    Белми  дә төнне. (2 тапкыр)

    Балкый утлары

    Аллы да гөлле. (2 тапкыр)

Кушымта:

Әле без булсак

Яшәр дә яшәр

Күңелле шәһәр,

Күңелле шәһәр.

3. Диңгезләр сыман

    Урамда халык. (2 тапкыр)

     Бар да шатланып

    Уза елмаеп. (2 тапкыр)

Кушымта:

Әле без булсак

Яшәр дә яшәр

Күңелле шәҺәр,

Күңелле шәҺәр.

Алып баручы: рәхмәт, балалар.

Сорау-Җавап:

- Ә хәзер әзрәк уйнап алабыз. Балалар, карагыз әле, минем кулда нәрсә бар?

-Геометрик фигуралар.

-Нинди геометрик фигуралар?

-Туры почмаклыклар.

-Дөрес, ә хәзер шуларның төсләрен әйтәбез.(Төсләр әйтәләр)

-Балалар, ә бу фигуралардан нәрсә эшләп була? (Флаг)

ТР, Россия һәм Биектау флагларын төзиләр.

Алып баручы: рәхмәт, балалар, булдырдыгыз! Сүзне шигырь сөйләүчеләргә  бирәбез.

Алина:

Наш Татарстан

Дружбой славится

И жить нам в Татарстане

Очень нравится.

   Ильяс:

Живут у нас в округе

Удмурты и марийцы,

И русский, и татарин.

Бергә: Но очень дружны мы!

Зилә:

По светлой дороге мы идём,

Вокруг веселье, песни, смех.

Ты Родина дружбы и добра,

Мой Татарстан – ты лучше всех!

Артур:

Мы в Татарстане родном

Дружно весело живем.

По-татарски, и по-русски

Мы танцуем и поём.

Бию: “Егетләр биюе” (ШБ №  22 )

Алып баручы: рәхмәт, балалар! Туган илемне, туган ягымны яратам, ул шундый матур дип әйтәбез. Ә нәрсә беләбез соң без туган илебез турында? Менә мин сезгә хәзер сораулар бирәм, ә сез шул сорауларга җавап бирегез.

-ТР баш каласы?  (Казан)

ТР тагын нинди шәһәрләр бар? (Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама һ.б.)

-ТР нинди елгаларын атый аласыз? (Идел, Казансу, Кама, Нократ,Мишә һ.б.)

-ТР нинди районнар бар? (Биектау, Арча, Балтач, Әтнә, Апас, Кукмара, Питрәч, Лаеш, Чүпрәле, Әлки һ.б.)

- Балалар, ә безнең район үзәге ничек атала? (Биектау)

-Безнең күрше тирәдә нинди авыллар бар? (Өмбе, Туктамыш, Чыпчык, Олыяз, Кымыргуҗа, Шәпше, Мүлмә, Ямаширмә, Кыркачык һ.б.)

Алып баручы: молодцы! Булдырдыгыз! Ә хәзер туган яклар буенча сәяхәткә  киттек.

Җыр: “Күңелле сәяхәт” Айдар Минһаҗев сүзләре, Әлфия Һадиева мызыкасы (ӘӘТ № 81)

1. Иртәдән  үк уянып,

    Матур уйлар уйлап,

    Сәяхәткә юнәлдек

   Туган яклар буйлап.

   Кояшлы юлларыбыз,

   Алда күпме кызык.

   Очып барасы килә

   Кошларны да узып.

Кушымта:

Әй рәхәт барулары

Дуслар белән бергә!

Күңелле сәяхәткә

Әйдә син дә, син дә!

2.Күл буйларын урадык,

   Болыннарда йөрдек,

  Җиләк белән сыйландык

  Урманнарга кереп.

  Күргән шикелле булдым

  Бары бүген, бүген:

  Нинди матур икән бит

  Туган яклар безнең!

Кушымта:

Алып баручы:

Җәйге болында (Ш.Галиев)

Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

Бик күп төрле чәчәкләр

Сабантуйга җыелган.

Яңгыр үтте, җил тынды,

Күр салават күперен –

Бар да шуннан коелган:

Кызыл, сары, зәңгәр, күк…

Бию: “ Чәчәкләр биюе”

Алып баручы:

-Чынлап та, безнең туган авылыбыз бик бай табигатьле: елгалары, урманнары, басу-кырлары һәм башкалары. Балалар, Ташлы-Кавал аркылы нинди елга ага?( Шәмәк)

-Дөрес. Шәмәк елгасы нинди елгага коя?( Казансуга)

-Дөрес, молодцы!

-Балалар, безнең уен майданчыгы янында нинди бина тора? (Мәчет)

-Дөрес. Ә мәчеттә нишлиләр? (Намаз укыйлар, азан әйтәләр, вәгазь сөйлиләр)

-Бик дөрес, ә хәзер без сезнең белән мәчет төзибез. (Шакмаклардан мәчет төзи 2 команда, кемнеке биегерәк була)

Алып баручы:  молодцы, булдырдыгыз!

Безнең туган як

Җитәмени безнең туган якка:
Җәен — яңгыр, кышын — кар исен
Күкрәгеңә сулап, биек таудан
Ил киңлеген сөенеп карыйсың!

Бик күңелле тәңкә кар яуганда
Кунып эри битләр очында...
Кулга тотсаң энҗе бөртекләрен,
Көмеш тамчы кала учыңда.

Җитәмени безнең туган якка —
Язлар килсә — гөлләр калкалар;
Шомырт, чия ап-ак шәл бөркәнә,
Миләшләрең тага алкалар...

Кирәк түгел туя куакларың,
Киң кыяклы пальма агачың...
Зифа буйлы сылу ак каеным,
Син йөрәктә яфрак ярасың.

Бию: “Во поле берёзка стояла” (ТНП №  26 )

Алып баручы:

Исән булсын кагып киң чукларын
Шаулап үскән таза имәнем, —
Ихтыярым имән катылыгы,
Шуңа дошманга баш имәдем.

Күк гөмбәзен кочам дигән төсле
Югарыга үрли наратым...
Яңа елда кунак булып керә
Өебезнең түрен яратып.

Талгын җилдә яшел сыргаларын
Купшылатып җилпи талларым,
Көзге төсле тонык Иделемдә
Су коена алсу таңнарым...

Ирек:

Туган илем, сөйгән җирем

Иртәнге саф нурга күмелә.

Урман буйлары, басу юллары

Бигрәк инде матур күренә.

Зөләйха:

Искитәрлек гүзәл бит ул

Туган ягыбыз.

Бәхетле шул, бик бәхетле

Балачагыбыз!

Зәлинә:

Күрсәң, исең китәрлек,

Минем туган якларым.

Сөендереп кенә безне

Яшә,яшә, авылым.

Алып баручы:

Авылым,сине карыйм тау башыннан

Изге авылым булган урыннан,

Кешеләрең синең ай-кояштай,

Сиңа кайтам борма юлыңнан.

Күрәм яңа мәчет манарасын.

Тыңлыйм аннан азан тавышын.

Горурланам авылым,синең белән.

Шунда үтә гомер агышым.

Сайрар кошлар кайта авылга.

Мул уңышлар үсә кырында.

Язларын да авылым ак чәчәктә

Кушып җырлыйм шушы җырымда.

Җыр: “Туган ягым” – ТР  гимны .Рамазан Байтимеров сүзләре, Рөстәм Яхин музыкасы (ТТС 4-5 яшь № 15)

Мәңге яшә, газиз Ватаныбыз,

Халкың тели изге теләкләр!

Гомерлеккә якын туган булып

Яши бездә төрле милләтләр.

Күп гасырлар кичкән чал тарихлы

Данлы илем, үзең бер дастан!

Синдә генә безнең язмышыбыз,

Республикам минем, Татарстан!

Алып баручы: шушының белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, барыгыз да исән-имин булыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугыш ветераны белән очрашу чарасы -“Туган илем – тынычлык, дуслык иле!”

Бу чарада балалар Бөек Ватан ветераны белән очрашып, сгуыш вакытында булган хәлләрне тыңладылар, 9 май бәйрәме нинди турында мәгълүмат алдылар. Бу бәйрәмдә ветеран бабай өчен балалар үзләре дә шигырьл...

туган илем-чиксез хэзинэ

мероприятие на татарском языке на праздник "День родного языка"...

Туган илем- Татарстан

Сценарий праздника предназначен для дошкольников подготовительной к школе группы....

туган илем

В этой работе описывается про родной край...

«Туган илем – гүзәл җирем»

Конспект урока для подготовительной группы....

Викторина «Туган илем. Туган телем» (Мәктәпкә әзерлек төркеме).

ldquo;Халыкара туган тел” көненә багышланган Викторина «Туган илем. Туган телем»...

Туган ягым-гүзәл җирем

quot;Туган ягым-гүзәл җирем"...