Туган ягым-гүзәл җирем
методическая разработка (подготовительная группа)

"Туган ягым-гүзәл җирем"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_ilem_-_guzl_zhirem.docx516.59 КБ

Предварительный просмотр:

МБББУ «Татарстан республикасы Теләче муниципаль районы Олы Кибәхуҗа балалар бакчасы»

ТУГАН ИЛЕМ – ҮСКӘН ҖИРЕМ!

C:\Users\Сария\Documents\Bluetooth Folder\Photo0130.jpg

Автор: тәрбияче Мингазова Гөлназ Хамитовна

Татарстан Республикасының туган көненә ,Теләченең 30 еллыгына, туган ягыбызның табигатенә багышланган бәйрәм сценарие.

Максат:

1) Балаларда туган якка ,туган ягыбыз табигатенә мәхәббәт хисләре тәрбияләү;

2) Балаларның туган як турындагы белемнәрен арттыру,тирәнәйтү;

3) Балаларда туган як,туган җир белән горурлану хисе уяту.

-Бәйрәм җыр белән башланып китә.

Җыр:“Әссәламегаләйкем!” Госман Сибгатуллин сүзләре, Резеда Ахиярова музыкасы

1.Таң ата да кояш чыга,

    Кояшны сәламли көн.

  -Саумы, Кояш, сүнмәс учак!

   Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

2.Тел ачкычы, иман биргән

   Сөекле туган телем!

  Үз телемдә сиңа сәлам,

  Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

3.  Ачыйк бәхет ишекләрен,

     Бәхетле булсын һәркем.

    Әй кардәшләр, милләттәшләр,

    Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр)

4. Таң ата да кояш чыга,

    Кояшлы бездә һәркөн.

    Кояш белән сәлам юллыйм,

    Әссәламегаләйкем! (5 тапкыр) 

А.Б.Хәерле көн! Хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар!2021 елның ноябрендә Теләче районы төзелгәнгә 30 ел була. Бу бәйрәм шул хөрмәттән әзерләнде. Һәркемнең туган җире, туган авылы була. Кешеләрне туган җире ашата, үстерә, гүзәл табигате иркәли, яшәргә шартлар тудыра. Үзенең ямьле, иркен һәм гүзәл туган ягын сагынмаучы кеше дөньяда бар микән? Мөгаен, юктыр. Туган авыл! Кыйммәтле энже-мәрҗәннәргә, иксез-чиксез байлыкка, хәтта күк йөзендә балкучы якты кояш белән алтын айга да тиңе булмаган нәрсә ул! Нинди соң ул минем туган жирем, туып үскән төбәгем? Моны гади сүзләр белән генә аңлатып бирергә һич мөмкин түгел шул. Дөньяда тиңе булмаган чәчәкләргә, яшәү куанычы белән очып йөргән кошларга, күбәләкләргә дә туган як җылысы салынган, туган якның гүзәллеген, аның сихри матурлыгын һәр кеше тоеп үсәдер.Кайда гына булмасын, нәрсә генә эшләмәсен, кеше барыбер узенең туган ягын сагына. Төшләргә сезгә бәхетле балачак бүләк иткән әти-әни, туган җирләребез кереп йөдәтә.Кеше барыбер туган ягына соң булса да әйләнеп кайта. Шушы җирдә аның ата-бабалары гомерләре буе җир сөргәннәр, шуннан ямь һәм тәм табып яшәгәннәр. Бу җиргә аларның тирләре тамып калган. Кайда гына яшәмик, ничә яшьтә генә булмыйк-үз туган йортыбызны онытмыйк, ташламыйк үз нигезебезне.
Олы Кибәхуҗа авылым,

Күңелемә бик тә якын.

Макса елгасы буенда

Ял итсәң иде тагын.

Алып баручы: Бүген без сезгә үзебезнең шигырьләребез, җырларыбыз һәм биюләребез аша туган илебезгә, туган ягыбызга булган мәхәббәтебезне  күрсәтәсебез килә.

  1. бала. Мин яратам сине, Татарстан!

Ал таңнарың  өчен яратам.

Җәлилләрең, Алишларың  өчен,

Тукайларың  өчен яратам!

  1. бала.Туган илгә, туган җиргә

Җитмидер ул һич нәрсә.

Аннан кадерле  бер ни дә юк

Алыштырмый аны бер нәрсә.

Күпме илләр гизеп, суларында йөзеп

Сагынып кайттык туган илләрне.

Табигатебез дә башка,

Кешеләре матур
Кабул итми күңел ятларны.

Кайда йөрсәң , ниләр күрсәң дә

Җитми икән туган җирләргә.

 3 бала:

Көмеш суларың, яшел урманың

Якын күңелгә Татарстаным.

Син туган ягым,

Син минем Татарстаным! 

4 бала:Туган ягым,туган авылым,

Мин-синең газиз балаң.

Саф сулы чишмәләреңнән

Җаныма сихәт алам.

Алып баручы:

Чынлап та, туган  җир бер генә була. Кем генә чит җирләрне, чит илләрне мактаса да, үз илеңдә бик рәхәт. Алдагы җырыбыз шуның турында – “Кояшлы ил”. Ә. Рәшитов сүзләре, Л.Батыр-Болгари музыкасы

Кояшлы ил – безнең ил,

Күге аның гел аяз.

Кыш китерсә кыш бабай,

Чәчәк алып килә яз.

Һавасы да җире дә,

Салават күпере дә,

Яңгыры да, кары да –

Безгә якын бары да.

Сандугачлы урманы,

Ашлык тулы кырлары,

Бөтен җиргә яңгырый

Безнең бәхет җырлары.

5 бала:Халык авыз иҗатында

Тарих чыганагында,

Кибәхуҗа авыллары

Телгә алына анда.

 Казан ханлыгы чоры ук

Билгеле бу авыллар,

Аннан соң күп сулар аккан

 – Бик күп булган давыллар.

6 бала Макса, Түлешкә елгасы

Чын тарих– барлары да,

Күп Кибәхуҗа утырган

Аның бу ярларына.

 Югары, Олы һәм Кече

 Барысы да Кибәхуҗа,

«Казаклар» авылына да элек

– Булган бу исем-хуҗа.

7 бала:Макса ярына бит, шулай

Урнашканнар барысы да,

Түбән авыл исемен дә

 Алган Олы Кибәхуҗа.

 Халык теләгенә шулай

 Була алмый киртәләр,

 Аны күбрәк сөйләшкәндә – «Яңа авыл» – дип йөртәләр.

 Безнең Олы Кибәхуҗа  авылының килеп чыгышы үзенчәлекле, исеме килеп чыгышы да аерым бер игътибар сорый. Һәр кеше үзенең туган төбәгенең тарихын, андагы атамаларны, аларның килеп чыгышын белергә тиеш. 

А.Б Без бай үткәне булган Теләче төбәгендә яшибез. Теләче төбәгенең тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул чагыштырмача кечкенә районнардан саналса да , монда халык күп һәм тыгыз урнашкан. Казан артындагы бу яшь район үзенең күпгасырлык үткәне белән горурлана ала.

Туган ягыңның киләчәген беләсең килсә аның тарихын өйрән диләр. Безнең авылның да борынгыдан килгән тарихы бар.

Бик борынгы заманнарда 750-800 еллар элек Болгардан безнең якларга абыйлы-энеле ике егет килеп чыкканнар. Һәм алар сусыз, ташлы бер елга буена килеп урнашканнар. Аларның берсе Көббәхуҗа (сугыш коралы), икенчесе Кадеркол исемле булганнар. Бу вакытта тирә-як бик матур булган.  Нәкъ шушы урында урман башланып киткән. Урманда нинди генә агачлар, чәчәкләр үсмәгән дә, нинди генә моңлы тавышлы кошлар, җәнлекләр яшәмәгән. Бу байлыкларга ике егетнең дә хуҗа буласы килеп, килешә алмаганнар. Шунлыктан кече эне Кадеркол икенче бер елга буена күчеп утырырга мәҗбүр булган. Шул еллардан бирле бу елганы Голдыр елга дип атый башлаганнар. Көббәхуҗа килеп урнашкан елганың буеннан – буена авыл төзелгән. Бу авыл зур авыл була. Яу килгән вакытта, авыл дошманга каршы 73 ир-егет куя. Авыл халкында, сугыш авылдан чыгып, сул якта булган дигән сүзләр йөри, чөнки бабайлар чорында, шул урында кылыч, һ.б. сугыш кораллары табып алучылар була. Хәзерге вакытта да авылның зираты сакланып калган. Зират зур гына мәйданда, аны авыл халкы иске зират өсте дип атый. Зиратның уртадарак бер өлешендә ике кабер бар, алар агач чардуган белән әйләндереп алынган. Икесенең дә өстендә кабер ташлары. Бу ташларның берсе 14 гасырга, икенчесе 16 гасырга каралганлыгы мәгълүм. Бу зират Көббәхуҗа килеп урнашкан елганың икенче ягында була, шуңа күрә бу елганы Мазар елга, Мазарлык дип атап йөртәләр. Төрки халыкларда каберлекләрне мазарлык дип атаганнар, шунлыктан бу елга Мазар елга исеме алган дип фараз кылына. Һәм шуны әйтеп үтәргә кирәк, бу авылны Көббәхуҗа хөрмәтенә Кибәхуҗа дип атый башлыйлар. Авыл халкы бик тырыш, уңган була. Нигездә җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнгән, дигән фикерләр йөри. Чөнки бу тирәләрдә әле хәзер дә чия, алма агачлары, карлыган куаклары, кура җиләкләре очрый.
    Голдыр елгадан таш алганда калган ләгән, чүлмәк һ.б. тормыш кирәк – яраклары табыла.
    Тыныч кына, үз тормышы белән яшәп ятканда бу якларга рус гаскәрләре белән Иван Грозный килеп чыга һәм көчләп чукындыру, христианлыкка күчерү башлана. Авыл халкы бөтен көчен куеп гаскәргә каршы тора, көрәш бик озак бара. Авылымның иң чибәр, иң батыр егетләренең берсе Мазар (исеме) чукынырга теләмичә биек тау башыннан елгага сикерә һәм үлә. Шушы егет хөрмәтенә елга Мазар елга дип аталган сүзләр йөри. Авыл халкы зур гаскәргә каршы тора алмый, чукынырга мәҗбүр була. Ләкин шуны әйтеп үтәргә кирәк, чукынган булып исәпләнсә дә, авыл халкы астыртын гына, яшерен рәвештә үз диннәрен саклыйлар һәм тоталар.
Авыл тора-бара таркала башлый һәм өч авылга бүленә. Югары Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа, Кече Кибәхуҗа.

Балалар башкаруында “Кибәхуҗа” җыры. .(Гүзәлия Нуриева сүз.һәм көе)  

1.Әй авылым, Кибәхуҗа,
Тауларың да талларың.
Колагымда әледә ишетәм
Агачларның шаулавын.
Кушымта.
Олы Кибәхуҗа, авылым,
Күңелемә бик тә якын.
Макса елгасы буенда
Ял итсәң иде тагы.
2.Челтерәп аккан чишмәдә
Сусавымны мин басам.
Яхъя, Изгеләр чишмәсен
Ел да сагынып кайтам.
3.Бай авылымның тарихы
Явызларга изелгән.
Авылымның кешеләре
Аларга баш бирмәгән.
4.Чәчелгәннәр төрле якка,
Утлар, сулар кичкәннәр.
Бер-берсенә ярдәмләшеп
Матур гомер итәләр

8 бала:Туфрагың да изге, уңдырышлы,
Кешеләрең якын, сөйкемле,
Бу дөньяда Теләчедән матур,
Күңелле җир юктыр шикелле.

9 бала:Һәркемнең дә үзенә генә

Якындыр туган иле.

Туган иле кебек газиз

Үз моңы, туган теле.

Һәрбер кеше тоеп яши

Матурлыгын туган иленең.

Табигате бай, халкы матур

Минем газиз туган җиремнең.

10 бала: Татарстан үз илебез,

Безнең газиз җиребез.

Шушы газиз җиребезнең

Балалары инде без.

Алып баручы: Безнең халкыбыз борын – борыннан аһәңле, мавыктыргыч сюжетлы, моңлы авыз иҗаты әсәрләренә бай. Һәр авылның үз осталары, язучылары, җырчылары, музыкант, рәссамнары булган. Бүген мин  балаларны, “Сөй гомерне, сөй халкыңны, сөй халкыңның дөньясын” дигән тема астында, авылларыбызның күренекле кешеләре белән таныштырырга уйладым.

Безнең туган авылда, ил язмышын иңгә алып, күңелне җылытып торырлык игелекле гамәлләр кылучы, авылыбызны данлы иткән мәшһүр авылдашларыбыз бар. Өлкән буынның булдыклылык үрнәге буыннан – буынга күчеп килә. Буыннар алмашынса да, данлы кешеләребез һаман туа тора. Шуңа күрә, баланы алар белән таныштырмау – тәрбия процессында зур югалту булыр иде.
   Философия фәннәре докторы, профессор, почетлы академик 
Яхъя Габдулла улы Абдулин
1920 елда Олы Кибәхуҗа авылында дөнъяга килгән. Хезмәт эшчәнлеген Теләче район газетасы редакциясендә башлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. Белемгә омтылышы зур була. Юридик институт, аспирантура тәмамлый. Фәннәр академиясенең тел һәм әдәбият тарихы институтында гыйлъми эш белән шөгылъләнә. Эш дәверендә философия фәннәре докторы, профессор, почетлы академик дигән гыйлъми дәрәҗә ала. Хезмәтләре өчен 
Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге премиягә лаек була.
      Татар ашын, татар кухнясын бөтен дөнъяга таныткан
 Юныс Ахунҗан улы Әхмәтҗанов Олы Кибәхуҗа авылында дөньяга килгән. Хезмәт юлын 14 яшендә Яңа Бистә заводы ашханәсендә башлый. Кулинария училещесын тәмамлагач, Суконный заводы, “Кекен” ашханәсе, “Казан” ресторанында зур тәҗрибә туплый. 1956 елда беренче “Татар халык ашлары”” китабын бастырып чыгара.
Юныс Әхмәтҗанов татар милли кулинариясенә зур бер дулкын булып килеп керә. Татар халык ашларын барлау, туплау, пропагандалау эшенә бөтен көчен бирә.

Кече Кибәхуҗа авыл җирлегенә Казаклар, Кече Кибәхуҗа, Олы Кибәхуҗа авыллары керә. Кешеләре бергә эшли, балалар бер үк балалар бакчасына йөри, бер үк мәктәптә белем ала. Казаклар авылында Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, күренекле якташыбыз Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин дөньяга килә. Безнең авыллар янәшә,бер җирлектә урнашкан 1982 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач, төрле җитәкче урыннарда эшли. Теләче районын яңадан оештыру өчен янып йөри.
Яхшы оештыручы һәм тәҗрибәле җитәкче Р.Г.Кәлимуллин 1992 елда яңа оешкан Теләче районына хакимият башлыгы итеп билгеләнә. Районны торгызу өчен күп көч куя. Районның беренче мактаулы гражданины, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты да ул.

Бөек Ватан сугышы каһарманы, Дан орденының тулы кавалеры Морат Мостафин да безнең авылда туып, шунда яшәгән, сугышка да шушы авылдан киткән.

Данлыклы көрәшче Нургалиев Раил дә  үзебезнең авылның саф чишмә суын эчеп үскән егет. Ничек горурланмыйсың шушы кешеләр белән.

   11 бала:Күргәнебезчә дусларым

 «Кибәхуҗа» – бай тарих,

Шуны белеп, абынмыйча,

Нык басып, алга барыйк

– Бу инде безнең тарих

12 бала:Туган авыл туфрагында

Без уйнап үскән бала,

Ялан – аяк әгәр йөрсәң

Бар борчу шунда кала.

Туган авылга кайтабыз

Башларны ия-ия,

 Мәчет манарасы арта

Күкләргә тия-тия.

13 бала: Күп шәхесләр син үстердең

Баетып илебезне,

Халкыбызны куандырдың

Нык саклап телебезне.

Рәхмәт сиңа, туган авылым

 Саф чишмәле Кибәхуҗам,

Барысында да сагыну кала

 Синнән киткән баланың

  Җыр “Авыл малайлары” башкара  1 баланың әтисе.

Алып баручы: Ә хәзер, дуслар,уен  уйнап алабыз. “Кәрия-Зәкәрия” уены.

Биремнәр дә эшләп алыйк әле , балалар.

1) Безнең авылда нинди чәчәкләр үсә икән.Чәчәкләрне рәсеменнән танып бел. ( Ромашка, тузганак, ландыш, мәк, күк чәчәк, умырзая)

2) Пазл уены. Кисәкләрдән чәчәк төзе. (Көнбагыш).

-Балалар, бу гади генә чәчәк түгел. Шулай бит?! Ә нинди чәчәк соң ул?

-Файдалы.

-Нинди файда китерә көнбагыш чәчәге?

-Аннан май ясыйлар, симәнкесен ашыйлар, хәләвә ясыйлар.

-Әйе, бик дөрес, молодцы!

3) Чәчәкне кем алданрак буяп бетерә? (Ромашка)

4) Төркемнәргә бүл. (Яфраклар, гөмбәләр, чәчәкләр)

Алып баручы:

Рәхмәт, балалар! Молодцы!

14 бала: Әй авылым, авылым

Тугайларым, урманым

– Шул авылымны сагынып

Яңгырыйдыр җырларым.

 Авылымның саф һавасы

Безгә һәрчак көч бирә,

 «Бәхетле булып яшик!» – дип

 Тормышта шуны телә!

15 бала:Ватаным һәм халкым бердәм булып

Кичергәннәр сугыш – афәтне,

Беркем көнләшмәсен матурлыкка

Халык тойсын хәзер – рәхәтне!

16 бала:Тынычлык булганда милләтләр дә

Бертугандай бергә – дус яши,

Авыр вакытларны бергә җиңә

 Уңышларга ул шат – көнләшми!

17 бала:Халыклар дуслыгы һәм бердәмлек

Күтәргән мең яшьлек калалар,

Илебез зур, матур – кадерен белик

 Рәхәттә яшәсен – балалар!

18 бала:Наш Татарстан

Дружбой славится

И жить нам в Татарстане

Очень нравится.

19 бала:Мы в Татарстане родном

Дружно весело живем.

По-татарски, и по-русски

Мы танцуем и поём.

Татар халык биюе башкарыла.

Алып баручы: рәхмәт, балалар! Туган илемне, туган ягымны яратам, ул шундый матур дип әйтәбез. Ә нәрсә беләбез соң без туган илебез турында? Менә мин сезгә хәзер сораулар бирәм, ә сез шул сорауларга җавап бирегез.

-ТР баш каласы?  (Казан)

ТР тагын нинди шәһәрләр бар? (Яр Чаллы, Әлмәт, Чистай, Алабуга, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама һ.б.)

-ТР нинди елгаларын атый аласыз? (Идел, Казансу, Кама, Нократ,Мишә һ.б.)

-ТР нинди районнар бар? (Биектау, Арча, Балтач, Әтнә, Апас, Кукмара, Питрәч, Лаеш, Чүпрәле, Әлки һ.б.)

- Балалар, ә безнең район үзәге ничек атала? (Теләче)

-Безнең күрше тирәдә нинди авыллар бар? (Казаклар, Кече Кибәхуҗа, Алан, Җөри, Баландыш, Нырсы, Югары Кибәхуҗа, Максабаш, Төрек, Мәтәскә, Ямбулат һ.б.),

Алып баручы: молодцы! Булдырдыгыз!

Алып баручы:

-Чынлап та, безнең туган авылыбыз бик бай табигатьле: елгалары, урманнары, басу-кырлары һәм башкалары. Авылыбыз кырыннан “Макса” елгасы ага. Кадергол елгасы, Чишмәле елга, Кәтри тау башы, Кызлар елгасы, Наратлык елгасы, Шыңар елгасы,Мазар елга.Елгаларның гына да ниндиләре юк безнең авылда. Даны еракларга таралган, суының йомшаклыгы , тәмлелеге белән бөтен авылны туендырып торган чишмәләрне дә әйтеп китик әле:Изгеләр чишмәсе, Яхъя чишмәсе, Кизләү чишмәсе.

Милли бәйрәмнәр, йолалар – аеруча тәэсирле, үтемле тәрбия чарасы. Анда чын халыкчанлык – олысы - кечесе катнаша, аралаша, бергәләп уйный, шаяра, көлә, ял итә. Бәйрәмнәр яшьләрнең тормышка, хезмәткә әзерлеген үзенә күрә ачыклау чарасы да. Мәсәлән, Сабан туе – яшьләр өчен, төрле ярышларда катнашып, егетлекне сынау һәм үзләрен халыкка күрсәтү мөмкинлеге дә ул. Бу бәйрәмнең саф халыкчанлыгын саклап, яңартып, тәрбия эшендә даими куллану, һичшиксез, уңай нәтиҗәләр бирә.

 Без балалар белән милли бәйрәмнәр темасын өйрәнәбез. Кызганычка каршы, татар халкының, сабан туеннан тыш, милли бәйрәмнәре турында аз билгеле. Ә бит безнең халыкта “Сөмбелә, “Нардуган”, “Нәүрүз”, “Карга боткасы” кебек күңелле бәйрәмнәр бик күп. Без әти-әниләр белән берлектә бу бәйрәмнәр турында әби – бабайлардан сорашып бик күп мәгълүмат тупладык . Мондый бәйрәмнәрдә олысы-кечесе катнашып, үзара аралашып, көч сынашып тәҗрибә уртаклашкан, үзе яшәгән җәмгыятьтә урынын тапкан. Безнең балалар бакчасында татар халкының милли бәйрәмнәрен үткәрү күптәнге традиция. Мәсәлән: “Карга боткасы”, “Кече сабантуй”, “Нардуган”, “Сөмбелә”, “Аулак өй”, “Яулык җыю” бәйрәмнәрен без ел саен үткәреп киләбез.

20 бала:Теләче – туган ягым
Теләчедә туган әби-бабам,
Мин дә яшим шушы төбәктә.
Теләчегә булган хисләремне
Әйтим әле кайнар йөрәктән.
Монда якын миңа һәрбер кеше –
Таныш йөзләр, якын туганнар.
Дусларның да иң-иңнәре монда –
Хәлләремне белә торганнар.
21 бала:Күңелемә табигате якын –
Күрче, күпме монда чишмәләр!
Мишәсенә кайткан кыр казлары
Язын сәлам биреп китәләр.
Сабантуйлар гөрли җәйләр җитсә –
Батырлары тота мәйданны.
Теләчедә кызлар бигрәк матур –
Җир кызымы болар, айданмы?
22 бала:Бер күз салсаң иген кырларына,
Киңлегенә хәйран каласың.
Урманында йөргән чакларыңда
Йөрәгеңә дәва табасың.
Күпме яңалыклар хәзер бездә
Төзелешләр, юллар салына.
Урамнарда яңа йортлар калка
Ничек җитешәләр барына?
23 бала:Яши монда уңган, эшчән халык
Тормыш көтә, җирне матурлый.
Теләчене зурлап җырчылары,
Туган җиребезгә дан җырлый.
Күпме зыялылар чыккан бездән
Саный китсәң, исең китәрлек.
Язучымы, җырчы, галимме ул
Ул безнеке, алыйк күтәреп.
24 бала:Бер килгәннәр тагы кабат кайта
Теләчене килеп күрсәләр.
“Теләчедән” диям горурланып
Син кайдан соң, әгәр, дисәләр.
Үз җиремдә яшим иркен сулап.
Һавасы да шифа җаныма.
Сөенәмен яуган яңгырына,
Җирен аклап төшкән карына.
Теләчедә – минем туган җирем,
Тәпи киткән тәүге эзләрем.
Язсын иде туган җирләремдә
Үткәрергә гомер көзләрен.( Дамира Миннебаева)
“Теләче” җыры. Балалар һәм әниләр башкара.

1.Минем ничек яратканны
Cин үзең дә беләсең.
Яратышып яшик әле,
Яшик әле, Теләчем!

кушымта Теләкләрнең изгеләрен
Телисеңдер, Теләчем.
Безгә һәрчак бәхет кенэ
Телә-телә, Теләчем!
2.Килә сине шатлыкларга,
Шатлыкларга күмәсем.
Шатланышып яшик әле,
Яшик әле,Теләчем!
кушымта
3.Кайчагында сагындырып
Бәгырьләрне теләсең.
Сагынышып яшик әле,
Яшик әле, Телэчем!

Алып баручы: шушының белән бәйрәмебез тәмам. Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, барыгыз да исән-имин булыгыз.

[Введите текст]


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Туган ягым-яшел бишек"для детского сада.

Проект для детского сада с татарским языком общения. Данный проект учит детей познавать красоту родного края, прививает любовь к родному селу....

Туган ягым - Яр Чаллы.

Темасы: «Туган ягым- Яр чаллы».(мәктәпкә әзерлек теркеме)Бурычлар:Белем бирү бурычы: балаларга туган як, туган шәһәр, туган йорт төшенчәләре турында белем бирү.Үстерешле бурычлар: сүз байлыгын а...

«ТУГАН ЯГЫМ - ТАТАРСТАН - МОЙ РОДНОЙ КРАЙ»

Конспект открытого мероприятия по обучению дошкольников татарскому языку...

«Туган илем – гүзәл җирем»

Конспект урока для подготовительной группы....

Туган илем - гүзәл җирем.

Сценарий праздника на татарском языке , посвящённый республике Татарстан, изучению родного края. Материал содержит стихи и песни(тексты песен из УМК) . В сценарий включены также интересные задания для...

" Туган ягым, Туган телем"

Сценарий  о родном крае и о родном языке посвященный году родных языков и языков народного единства....