"Кунакка ямьле язга" 8 март сценариясе
материал (младшая группа)

Икенче кечкенәләр төркемендә 8 март бәйрәмен үткәрү өчен сценария

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8_nche_mart_vtoraya_mladshaya_2019_el.docx26.62 КБ

Предварительный просмотр:

 

8 нче март «Кунакка ямьле язга»

Музыкага балалар залга үтә, чәчелеп басалар.

“Йөрәкләр” белән бию.

Ал.б: Исәнмесез балалар! Исәнмесез кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да яз бәйрәме 8 Март белән котлыйбыз. Һәрвакыт шат, сәләмәт, бәхетле булыгыз. Бүген әниләрнең һәм әбиләрнең бәйрәме генә түгел кыздарның да бәйрәме. Кызлар матур итеп киенгәннәр, аларның башларында зур бантиклар: күзләре ялтырый. Битләренлә елмаю. Әйдәгез кадерле хатын-кызларыбызны котлап шигырьләр бүләк итик.

1 бала:
Бәйрәм бүген,бәйрәм буген.
Балалар бакчасына.
Әниләрне,әбиләрне,
Бакчадагы апаларны,
Чакырдык барчасын да.

2 бала:
Сез бәйрәмнең иң түрендә-
Сөекле хатын-кызлар.
Бары тик сезнең хөрмәткә
Яңгырый безнең җырлар

3 бала:
Әниемә бәйрәмгә,
Нәрсә бүләк итәргә?

4 бала:
Ул кушканны үтәргә,
Шатлык бүләк итәргә
Зур үскән кызым, дисен,
Минем өчен сөенсен

5 бала:
Гөлләргә су сибәрмен
Ял ит, әни диярмен
Бүлмәләрне җыярмын
Тәртип ясап куярмын

6 бала:
Син бергенә, диярмен
Бит очыннан үбәрмен
Син минем иң кадерлем
Озак яшә, диярмен.
7 бала:
Барысы өчен
Рәхмәт сезгә әниләр
Исәнлек саулык телиләр
Сезгә барлык нәниләр

Җыр: “Рәхмәт әнием”

Балалар утыралар(Музыка астында)

А.б.: Әниләр белән бергә бүген әбиләребезнең дә бәйрәме. Аларга да бәйрәм сәләмен җиткерик әле.

8 бала:
Дөняда иң җылы әби,
Безнең әби беләбез.
Шуңа күрә сеңлем белән,
Куенына керәбез.

9 бала:
Дәү әнинең кочагында,
Китәбез эреп кенә.
Яшәрбез әле, үскәчтә
Кадерен белеп кенә.

10 бала:
С праздником веселым,
С празднком весны.
Всех на свете бабушек,
Поздравляем мы!

11 бала:
тутырдык без тартмага,

Өрек, йөзем, алманы.

Салдык чәй дә, конфет та,

Буш урыннар калмады.

12 бала

Әй сөенер дәү әни,

Килеп төшкәч күчтәнәч

Кызык булыр ул аңа

Алдан белеп көтмәгәч.

13 бала

Әниемнең әнисе

Әбием була мине

Әби генә түгел әле

Ул минем дәү әнием

14 бала

Мин бакчага киткәндә,

Озатып кала мине,

Кайтканда каршы ала,

Бигрәк тә әйбәт инде!

15 бала

Кызыклы әкиятләр

Сөйли кичләрен безгә,

“Бәбкәм”, - диеп иркәләп

Эндәшә үзебезгә.

16 бала

Өйдә аны һәммәбез

Яратабыз, сөябез:

-Син бик кадерле безгә,

Озак яшә, - диябез.

Алим “Әбиләргә барабыз” шигыре

Бию: “Топ-топ”

Ал.б: Сез ишетәсезме, көй яңгырый. Әкият башлана. Экияттә булыр өчен поездга утырырга һәм әкият станциясенә барып җитәргә кирәк. Сез әзерме? Алайса алга таба!

Музыка: Паровоз тавышы

Муз. Р. Ахиярова “Паравоз” көенә урындыкларда утырып, паравоз барган сыман селкенәләр, аяк белән тыпырдыйлар.

Ал.(Көй беткәч) Ә безнең станциясе Яз станциясе. Менә килеп тә җиттек.

Музыка астында Яз керә.

Яз: Исәнмесез балалар!

 Сез мине таныдыгызмы? Мин Яз – кызы. Җиргә җылылык, матурлык китерәм, җиргә – үлән, агачларга яфраклар. Кошларым һәрчак минем белән. Ишетәсезме? Кошлар тавышы ишетелә Ә менә минем шаян гөрләвегем. Зәңгәр су озынча яулык күрсәтә, аны дулкынлата Ул шаулап ага һәм уйный. Кояшымның нурлары сезне җылыта. Анын белән биергә телисезме?

Балалар: Әйе

Бию: “Солнышко”.

Яз: Рәхмәт сезгә дусларым. Бик яхшы биедегез, барсына да ошады. Хәзер инде кызлар өчен чәчәкләр болында атсын, ләкин бу язгы могҗиза килеп чыксын өчен, миңа ярдәмчеләр кирәк.

Ал.б: Яз кызы. Безнең малайлар сиңа булышырга әзер.

Уен: “Чәчәк җыю”

5-6 малай сайлап алына, алар бер рәткә тезелеп баса. Һәр бер малайның алдына чәчәкнең уртасы калын картоннан ясалган куела. Бар чәчәкнең төрле төстә. Яз музыка астында залның уртасына чәчәкнең калган өлешләрен тарата- алтышар бер төстә урталык белән. Аннары балалар өчкә кадәр саныйлар һәм кулларны чабалар. Кул чапкач малайлар төсен төскә туры китереп урталыкка чәчәкләре җыя башлыйлар.

Ал.б: Менә ничек матур булды!

Яз: Кызлар, әниләр, әбиләр хөрмәтенә матур чәчәкләр атты. Аларның әле шигырьләре дә бардыр.

17 бала

Әниләрнең бәйрәменә

Куанабыз без шулай..

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар.

18 бала

8 март бүген

Безнең өйдә зур бәйрәм

Әти чәчәк бүләк итте

Әниемә зур бәйләм.

19 бала

Пөхтә итеп өйне җыям

Гөлләремә су сибәм.

Курчакларымны йоклатам

Еласалар юатам

Менә ничек тырышам

Әниемә булышам

20 бала

Мин әнигә булышам

Идәннәрне юышам.

Әнием күк эш остасы

Булу өчен тырышам.

21 бала

Уянганда елмаям мин

Бар дөнья балкып китә.

Әниемә көлеп карыйм

Телим хәерлн иртә.

22 бала

Бу дөньядә әниләр күп,

Минем әни бер генә.

Үзе уңган, үзе тырыш

Бар эшкә дә өлгерә.

23 бала

Бигрәк матур безнең әни,

Елмаеп көлеп тора.

Уңганлыгын, булганлыгын

Бар кеше күреп тора.

24 бала

Әни сиңа бүләк итәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын

Әнием, гомерләрең.

25 бала

Әни безне тудырган,

Әни безне үстергән.

Ана сөте гөмерлеккә

Җитә торган көч биргән.

Кызганыч мияулаган песи тавышы килә.

Ал.б: Тирә якты шундый матурлык булганда кем шулай моңсуланып утыра?

Песи чыга, тәпиләре бауга чуалган

Ал.б:Нәрсә булды, нигә җылыйсың, песи?

Песи: Мяу! Мина бик оят инде

Яз: Ярый, елама, нәрсә булды сөйлә?

Песи: Әгәр сөйләсәм, сез мине кумассызмы?

Ал.б: Балалар, песине кумыйсызмы?

Балалар: Юк!

Песи Ачулаймыйсыздамы мине?

Ал.б: Балалар, ачулаймыйбызмы бу песине?

Балалар: Юк!

Ал.б: Юк ачуланмыйбыз сөйлә инде, нәрсә булды?

Песи: Минем Камиль исемле хуҗам әнисенә бүләк эзерләгән иде. Аның өчен үзе печенье пешерде. Һәр печенье арасына крем сөртте. Ах кремы бигрәк тәмле иде! (ялана) һәр печеньеларны пакетка салып куйды да пакетын матур тасма белән бәйләп куйды. Ә аңардан шундый тәмле ис аңкып торды (ялана). Башта мин иснәрмен дип кенә уйладым , ә соңыннан бер тапкыр ялап карыйсым килде (печенье ялаган кебек итә). Шул матур тасманы тарткан идем минем тәпиләрен тасмага чуалды (кызганыч итеп мияулый)

Ал.б: Әйе, булдыргансың син.

Песи: Сез бит мине гафу итәбез дип ышандырдыгыз.

Яз: Бәйрәм көн булганга без сине гафу итәбез.

Ал.б: Гафу итәрбез һәм сыйларбыз. Балалар, песи нәрсә ярата әле? (балалар җавп бирә) Әйдәгез аңа сөт бирик һәм биеп алыйк.

Бию “Мы звезды”

Песи: Сөтегез бик тәмле икән, рәхмәт сезгә балалар. хәттә күп эчтем, шатлыгымнан уйныйсым килә башлады.

Ал.б.: балалар, әниләр утырып арып беткәндер инде. Әйдәгез әле аларны да уйнатып алыйк.Йөрәкләрне җилкендереп яңгырый матур җырлар, күңелләргә дәрт биреп бик матур бии кызлар.( Иделиянең әнисе бии)

Уен:

Ал.б: Ничек күңелле итеп уйнадык. Балалар, сезгә әниләр белән уйнавы ошадымы?

Балалар: Әйе!

Ал.б:Балалар, әйдәгез әниләребезгә музыкаль бәйрәм сәламебезне җырлыйк әле

Җыр: “8 март бүген”

Песи: Ничек матур җырладыгыз. (алып баручыга) Ә сезнең балалар минем Камиль хуҗам кебек әниләрелә бүләкләр әзерләгәннәрме соң?

Ал.б: Әлбәттә.

Әниләргә, алмадык сатып бүләк,
Без үзебез ясадык.
Үзебез көч куйган бүләкне,
Зур бүләк дип уйладык.

Яз: (балаларга) Мин бер, ике, өч диюгә бүләкләрне әниләргә тапшырырсыз.

Ал.б.: Шуның белән безнең әзерләгән күчел ачу иртәбез тәмам. Барыгызга да рәхмәт! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.

Сценарий праздничного концерта посвященного на Международный женский день....

Ямьле яз.

Уртанчылар торкемендэ тирэ-юнь белэн таныштыру эшчэнлеге...

"Хуш киләсең, ямьле көз!"

Балалар белән уңыш бәйрәмен үткәрү....

Мәктәпкәчә әзерлек төркемендә «Ягез, эле, кызлар!» 8 март бэйрэме сценариясе.

Сценарий 8 марта для подготовительной к школе группе, изложенный на татарском и русском языках....

Сигезенче март хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм иртәсе сценариясе.

Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләуче, елаганда юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче гази...

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән 8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе.

Зурлар төркеменең “Әниемнең җылы кочагы” дип исемләнгән8 март бәйрәм кичәсенең сценариясе....