Нәүрүз мөбәрәк булсын!
план-конспект занятия (старшая группа)

Салихзянова Алсу Фавасимовна

бәйрәм сценарийсы

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл нәүрүз24.94 КБ

Предварительный просмотр:

“Нәүрүз мөбәрәк булсын!”

 (Зурлар төркеме балалары өчен бәйрәм иртәсе программасы)

Максат: халкыбызның гасырлар буена тупланып килгән рухи мирасын балаларга җиткерү, милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияләү.

Бурычлар:

1. Бәйрәмдә катнашасы килү теләге булдыру, иптәшләренең чыгышларын игътибар белән карарга hәм тыңларга өйрәтү.

2. Бәйрәм мөхите булдыру, балаларда күтәренке кәеф тудыру;

3. Матур әдәбият hәм фольклор әсәрләрен сәнгатьле итеп башкарырга өйрәтү.

Алып баручы: Хөрмәтле ата-аналар, кадерле кунаклар, балалар! Без бүген бирегә язны - Нәүрүзбикәне каршы алу бәйрәменә җыелдык.

Нәүрүз - борыңгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул.

Татар халкы электән Яңа елны март аеның 21- ендә - көн белән төн тигезләшкән вакытта каршы алган. "Нәүрүз" сүзе фарсы-тажик телендә "Яңа көн" дигән мәгънәне аңлата. Бу көнне малайлар һәм кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмаклар-такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар, исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр. Шулай йөреп, алар авылдашларының күңелен күтәргәннәр, салкын кышлар бетеп килүгә бергәләшеп шатланганнар, язны каршылаганнар. Без дә бүген уйнап-җырлап, ярышып Нәүрүзбикәне каршы алырбыз.

Күч безнең күңелгә,

Җыр яме, җир яме!

Рәхим ит түрдән уз,

«Нәүрүз» бәйрәме!

1 бала: Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

Әйтегезче, кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк

Кыш айларын да яратам,

Әммә яз күңеллерәк!

2 бала: Ашыгабыз сине тизрәк күрергә
Яшь үләннән ялан тәпи йөрергә.
Кил син тизрәк, бөтен дөнья уянсын
Сайрар кошлар, күбәләкләр куансын!

Чәчәкләр белән күмелсен
Без яшәгән ил.
Тизрәк кил безгә, җылы яз,
Тизрәк-тизрәк кил!

3 бала

Әйдә, кояш, сип нурыңны,

Кызганма бер дә!

Зур бәйрәм, күңелле бәйрәм

Яз бүген бездә.

4 бала:

Көн белән төн тигезләшкән,

Яз килеп җиткән икән.

Яз килеп җиткән дә икән,

Һәм хәбәр иткән икән:

Барысы бергә:    Бәрәкәтле булсын язлар.

 Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Җыр: “Нәүрүз, килә”

А.б Балалар, безгә  яз килүен хәбәр итеп, кайсы кошларыбыз беренче булып кайта әле җылы яклардан?

Балалар: Кара каргалар.

А.Б. Күрегез әле, кара каргалар килгән түгелме соң?

Кара карга:

Ачылды ак калын юрган,

Исә язгы җилләр дә.

Без кайтабыз сагындырган

Туган үскән илләргә.

Көннәрне юлда үткәреп,

Куанышып сезгә очтык.

Канатларга күтәреп

Сезгә яз алып кайттык.

Кара карга: Яз кызы –Нәүрүзбикә, тиздән сезгә килеп җитә.

Яз җиткәнен бөтен дөньяга хәбәр итим әле. Иң беренче аюкайны уятыйм әле! Әй! Аю дус! Уян әле!
Аю: Нәрсә булды? Нигә уятасың мине тәмле йокымнан? 

Карга. Кыш бетте, Аюкай, урман буйлап яз килә!
АюРәхмәт! Бу бик шатлыклы хәбәр.

Карга. Хәзер куянны эзлим, аңа да шатлыклы хәбәр әйтим. 
Куян.  Нәрсә булды, каракай?
Карга. Кыш бетте, куянкай. Урман буйлап яз килә!
Куян. Рәхмәт!

Урман буйлап яз килә.
Салкын буранлы көннәр
Кыш белән узып китә.

(Карга очып чыгып китә).

Кыш бабай керә.

Кыш бабай. Исәнмесез, балаларым, улларым, кызларым. Карлар очырып җилләр белән мин тагын сезнең янга килдем. Нәрсә булды сезгә, көтмәгән идегезме? Шатланмыйсыз, шигырьләр, җырлар да җырламыйсыз, биемисез? Әйдәгез инде, мине куандырыгыз бераз.

Алып баручыБалалар, Кыш бабайның күңеле булсын, аңа багышлап берәр җыр җырлап күрсәтик.

Җыр: “Әй, Кыш бабай”.

Кыш бабайМенә рәхмәт, балалар! Шундый рәхәт, күңелле булып китте.
Ишектә Нәүрүз күренә. 
Нәүрүз (Кыш бабайны күрмичә):
Исәнмесез, кадерле дусларым!

Агымсулар кичтек без,

Сезгә килеп җиттек без,

Нәүрүз әйтеп үттек без,

Нәүрүз мөбарәк булсын!

 (Нәүрүз, Кыш бабайны күреп, аптырап кала.)

НәүрүзКыш бабай! Син түгелме соң бу? Нишләп йөрисең монда?
Кыш бабайНишләп йөри, дип... Кунакка килдем! Балалар мине сагынып көткәнгә, яратканга килдем! Ә син нишләп йөрисең монда, чәчәкләр күтәреп?
НәүрүзИ, Кыш бабай, синең вакытың узды ич инде. Сиңа икенче кышка чаклы китәргә вакыт. Хәзер язның чираты, ул хәзер хөкем сөрә җирдә! Карлар эри, сулар ага, кошлар кайта җылы яклардан. Бар инде, Кыш бабай, кит, өеңә кайт!

Кыш бабайНичек инде, «вакытың үтте»? Ничек, «яз килә»? Ничек «өеңә кайт»? Әле минем китәсем дә, бирешәсем дә килми. Әйдә, без синең белән көч сынашып карыйбыз. Кайсыбыз җиңә — шул монда кала. Ә кем җиңелә, үпкәләштән булмасын!

Беренче шартым:Менә кашык, менә күкәй,Тот кулыңа, чибәркәй.Син дә йөгер, мин дә калмам.

(Кашыкка йомырка салып йөгерү ярышы уздырыла.)

Кыш бабайИнде хәзер икенче шартымны тыңла: 

Бие-бие, чибәркәй,

Мине үзалмассың син,

 Син яшь, мин карт булсам да, - 

Биюдә калышмам мин.  (Кыш бабай белән Нәүрүз бииләр.Кыш бабай хәлдән таеп егыла).

Кыш бабайЮк, мин китмим, әле минем көчем бар!

Алып баручы: Балалар, нишлибез инде хәзер? Дөреслекне ачыклар өчен әллә табигать патшасына мөрәҗәгать итикме? Әйдәгез, бергәләп 3 тапкыр аяклар белән тыпырдап, 5 тапкыр кул чабып чакырыйк әле. Бәлки ул безне ишетер дә, бирегә килер.

Табигать патшасы: Кем мине чакырды? Нәрсә булды?

Кыш бабайМенә, патшам, мине куып җибәрмәкче булалар. Ә минем китәсем килми. Кемнең хокукы бар калырга, ә кемнеке юк — әйтеп бирче.
Табигать патшасыӘһә! Менә нидә икән хикмәт. Ярый, алайса, тыңлагыз. Мин сезгә табышмаклар әйтәм, сез шуларга җавап бирегез. Кайсыгызның вакыты икәнен белербез!

1. Тама-тама таш яра. (Тамчы)

2. Борынсыз чыпчык боз тишә.(Тамчы) 
3. Ут та түгел, ук та түгел,

Күзгә төшә, карны кисә.         (кояш нуры)

4. Ак сыер торып киткән,
Кара сыер ятып калган.  (Кыш китеп, яз килү)
Табигать патшасыБалалар, карагыз әле, табигатьтә нинди үзгәрешләр бар , нинди ел фасылына туры килә алар? Кышкамы яки язгамы? 
БалаларЯз көненә, яз фасылына!
Кыш бабайУф, арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Кыш бабай. Нәүрүз кызым, мин хәзер китим инде. Табигатьтә хакимлек итүне сиңа тапшырам!  Кышын мин агачларны акка төрендерсәм, син аларны яфракка күмәрсең. Мин җирләрне, урман, кырларны кар белән капласам, син яшел чирәмгә, чәчәкләргә күмәрсең. Елгаларны бозга катырсам — син чылтыратып чишмәләрне, елгаларны агызырсың.

Ә хәзергә — хушыгыз, икенче кышка кадәр сау булыгыз! (Кыш бабай китә, балалар саубуллашып озатып калалар).

5 бала: Салкын кышны яз җиңде,
Моны барчагыз күрде.
Кулны-кулга тотынып, 
Без бәйрәм итик инде.

Җыр: “Кил, Нәүрүз”

6 бала: Нәүрүз килде, тиз килде.

Нәүрүз килде, яз килде.

Яз белән муллык килде,

Яз белән хөрлек килде.

Нәүрүз бәйрәме котлы булсын, 
Эче тулы нур булсын!
Нәүрүз көен кем көйләсә, 
Ул дәртле һәм бай булсын.

7 бала:

Бөре чуклары белән,

Сыерчыклары белән

Яз килә, яз килә.

Яз ишекләрдән керә,

Яз тәрәзәдән көлә

Кар суында йөгерә.


8 бала: Яз ләйсән булып ява,
Яз күкри – тетри һава,
Яз кошлар белән кайта,
Язны һәркем ярата.

Кил син, язым, тизрәк кил,
Бик сагынып көтәбез.
Җырлар җырлап сөеп, зурлап,
Сине тәбрик итәбез!

9 бала:

Язның дәртле көйләренә

Кушылды җырчы кошлар.

Сибелде бөтен дөньяга,

Кояштан җылы нурлар.

Алтын нурларга төренеп,

Яз килә, яз килә.

Шат балаларга карап,

Кояш көлә, кояш көлә.

Нәүрүз: Балалар, әйдәгез әле,  “Түбәтәй” уенын уйнап алабыз.

Булдырдыгыз, рәхмәт.

Нәүрәз:

Яратыгыз җәйне дә,

Яратыгыз кышны да.

Яратыгыз көзне дә,

Яратыгыз язны да.

Яратыгыз көннәрне,

Айларны һәм елларны,
Кешеләр, табигатьне...

Саклагыз сез аларны.

Балалар: Нәүрүз, Нәүрүз, зур рәхмәт, 

       Телибез изге теләк.

Табигать патшасыБалалар, сез гел шулай табигатьне яратыгыз. Кошларны саклагыз. Күкләребез аяз булсын, җиребез яшеллеккә төренсен, урманнарда кошлар тавышы беркайчан да өзелмәсен!

НәүрүзӘ мин сезгә үзем алып килгән яз чәчәкләрен калдырам. (Балаларга чәчәкләр тарата.)
Табигать патшасыБез хәзер китик инде, Сау булыгыз, балалар! (Балалар Нәүрүзне, Табигать патшасын саубуллашып озаталар.)

Җыр: “Яз”

Бәйрәм тәмам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Адымнар нык, юллар имин булсын.

Барыбызның да максатыбыз уртак - нәниләребез сау - сәламәт, таза, нык, акыллы булып үссеннәр иде. Шушы максаттан чыгып без әти-әниләр белән төрле чаралар, күңел ачулар үткәрәбез....

Юлларыгыз һәрчак имин булсын

Юлларыгыз һәрчак имин булсын темасына презентация...

Котлы булсын Яңа ел!

Сценария для новогоднего утренника....

Туган көнең котлы булсын!

Өлкәннәр төркемендә туган көн кичәсе....

"Юллар имин булсын!"

Зурлар төркемендә юлда йөрү кагыйдәләре өйрәтү...

"Нәүрүз котлы булсын!"

Татар халкының иң яраткан бәйрәме....

"Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?"

Бала әдәпле булсын өчен нәрсә эшләргә?         ...