Сценарий праздника "Сөмбелә "бәйрәме
материал (средняя группа)

У  каждого народа есть свои традиции и обычаи. У татарского народа одним из таких праздников  является праздник Урожая- Сюмбеля. Сюмбеля- это не только повод повеселится, но и время подведения итогов летнего труда.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urtanchylar_torkemend_sombel_byrme_.docx18.82 КБ

Предварительный просмотр:

            Балалар бакчасында “Сөмбелә” бәйрәме ( уртанчылар төркеме өчен)

Максат. Балаларда  ел фасылы –Көз турында өйрәнгән шигырьләр, җырлар, нәфис сүз, сүзле уеннар ярдәмендә кеше һәм табигать арасындагы бәйләнешләрне күрә белергә өйрәтү.

Бурычлар:

- ел фасылы –Көз китергән уңыш турында күзаллауларын үстерү,

- сөйләм телен үстерү, матур әдәбият әсәрләрен сәнгатьле итеп сөйли белүләренә ирешү,

- көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белү, соклану хисләре  тәрбияләү.

Тәрбияче. Хәерле көн ! Бүген без халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе- “Сөмбелә”  бәйрәменә җыелдык.

      Күрмичә дә калдык җәйне,

      Үтеп киткән ни ара

      Баш очыннан җылы якка

     Торналар очып бара.

Китте җәй безнең яклардан

Диңгез, таулар артына.

Көз алтын күлмәк кидерде

Агачларның барсына.

       Көз, көз, көз

       Сине көттек без

       Алма, кавын һәм карбызлар

       Өлгерми синсез.

Көз, көз, көз

Көзсез күңелсез.

Алтын-сары яфраклар да

Коелмый синсез.

Җыр” Көз килә”

       

Көз килде.Үләннәр

Саргайды, шиңде.

Сап-сары яфраклар

Җиргә сибелде.

Җыр. ”Яфрак бәйрәме”

      Яфракларын коя-коя

       Бакчабызга килде көз!

       Алтын -сары яфракларны

       Кулыбызга җыйдык без.

Бию.”Яфраклар белән”

Тәрбияче. Көзге җилләр төрле якка

     Яфракларны очырта.

    Яле, кем тизрәк  аларны

    Чиләкләргә тутыра.

 Уен. Яфрак җыю.

Тәрбияче. Балалар, Көздән сорыйк әле, кәрзинендә көзнең матур бизәкләре, уңышлары бар микән?

Балалар: Көз, көз, әйт әле

                 Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә кыярлар,

         Помидор һәм алмалар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле

                 Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә яңгырлар,

         Җылы-суык көннәр бар.

Балалар: Көз, көз, әйт әле

                 Кәрзинеңдә ниләр бар?

Көз: Кәрзинемдә сары, кызыл

         Алтын матур төсләр бар.

Кәрзин тулы алмалар,

Помидор һәм кыярлар.

Кәбестә, кишер, суган

Алтын көз безнең уңган.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, уен уйнап алабыз.

Уен “Көз һәм балалар”

 Тәрбияче. Йә, әйтегез, сөйләгез,

                   Ничек итеп килә көз?

Балалар. Кошлар очты көньякка,

                 Канат кагып еракка.

                 Аюлар өн казыды,

                  Бик тирән итеп базны.

         Балыклар да тындылар,

                   Су төбенә чумдылар.

                   Агачлар-ялангачлар

                   Җилләрдә чайкалалар.

                    Тик безгә күңелле көз,

                    Без бакчага йөрибез.

Тәрбияче: Көз көнендә балалар,

                   Кырдан ниләр җыялар?

Балалар: Беләбез, беләбез:

                 Кырдан бодай җыялар.

Тәрбияче:Тагын, тагын һәр елны

                  Нәрсә бүләк итә көз?

Балалар: Күп төрле яшелчәләр

                Бик яратып ашыйбыз.

Тәрбияче: Тагын  әле, әйтегез:

                   Бакчалар соң ни бирә?

Балалар: Җимешләр, җиләкләр

                 Кыш буена җитәрләр.

Җыр .”Гөмбәләр биюе” 

     

Тәрбияче. Әйе, балалар, Көз безне алтын-матур төсләре, уңышлары белән бик сөендерә.

Балалар, әйдәгез табышмак уены уйнап алабыз.

   Кырлар буш кала, яңгырлар ява, җирләр дымлана, бу кайчак була?(көз)

  Утыра бер чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк.(кәбестә)

  Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм.(суган)

  Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык.(кыяр)

 “Алма” дисәң алалар ,нәрсә соң ул балалар

 Алсу битле кыз усте, кызарып жиргә  төште.

  Җир астында җиз бүкән, көн дә ашыйсың иркәм.( бәрәңге)

  Җир астында алтын казык. ( кишер)

     Көз шулай алтын төсләргә

     Буйый бөтен җирне дә

     Җиләк-җимеш белән сыйлый

     Шатландырып безне дә.

Тәрбияче. Хәзер сезнең игътибарыгызга матур җырыбызны тәкъдим итәбез.

Җыр.“Огородная”

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Чудо от доброго сердца» сценарий музыкального кукольно-драматического спектакля по мотиву сказки Ганса Христиана Андерсена «Дюймовочка» ,автор сценария — Савиных Ольга Сергеевна.

Уважаемые коллеги и родители! Представляю Вашему вниманию сценарий, по которому был поставлен спектакль с детьми старших групп. Драматургическая эклектика дала возможность раскрыть свои таланты каждом...

Сценарий музыкальной сказки-импровизации для детей 5-го года жизни "Курочка Ряба", сценарий новогоднего утренника для малышей "В гостях у Умки"

Разработка сценария музыкальной сказки -импровизации"Курочка Ряба" может быть использована к весеннему праздничному развлечению 8 марта.  В сценарии использован музыкальный материал по программе ...

Сценарий организованной деятельности детей II младшей группы. Мир природы. Тема: «Помощники» Интеграция образовательных областей: «Познание», «Художественное творчество», «Коммуникация», «Физическая культура» Сценарий организованной деятельности дете

Программные задачи.   Научить детей классифицировать овощи и фрукты и дать понятие, где они растут.Закрепить понятие: широкий, узкий.Развивать речь детей, мышление, внимание и память. Активи...

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!» Сценар

Сценарий физкультурного досуга для детей старшего дошкольного возраста «Если очень захочу — в космос скоро полечу!»Аксинья Попова Сценарий физкультурного досуга для детей с...

Сценарии праздников.2019г. ДОСУГ по сказкам А.С.Пушкина. Сценарий утренника "До свидания детский сад". Сценарий праздника " 8-МАРТА".

1. ДОСУГ по сказкам А.С.ПУШКИНА. 2019г.2.СЦЕНАРИЙ УТРЕННИКА  " ДО СВИДАНИЕ ДЕТСКИЙ САД." 2018г.3.СЦЕНАРИЙ ПРАЗДНИКА "8-МАРТА"....