Яңа ел 2020 ел.
материал (старшая группа)

Сахипгараева Эльвира Илдаровна

Сценарий новогоднего утренника для детей старшей группы 

Скачать:


Предварительный просмотр:

                     Яңа ел 2020 ел

Зал бэйрэмчэ бизэлгэн.
Кара песи белэн Убырлы керэ.

Убырлы. Өлгердек, өлгердек! Барысыннан да беренче килдек.

Песи. (Чыршыга сокланып).
Ой, ой, ой!
Шундый матур чыршысы,
Бизэк кенэ ылысы,
Беркем дэ юк янында,
Икэү генэ без монда.
Булмасын бэйрэмнэре,
Бер бала да килмэсен.

Убырлы. Ярар, матурым, күрсэтермен мин аларга бэйрэмне, гомер буе онытмаслар мине.

Песи. Эх, бэйрэмнэрен бозарга иде,
Нэрсэ булса да уйларга иде.

Убырлы. Шып! Күп сөйлэшмэ.

Убырлы. Фу, кеше исе килэ. эйдэ, моннан ычкыныйк.

Китэлэр. Тылсымлы музыка яңгырый.

Кулга – кул тотынышып балалар ярым түгэрэк эйлэнэлэр.

Җыр “Яңа ел”..
А.Б.Хәерле кич хөрмәтле әти-әниләр,исәнмесез кадерле кунаклар. Бик тиздән Яңа ел бәйрәме килеп җитәр. Димәк, якыннарыбызны, дуслар-туганнарыбызны, хезмәттәшләребезнең котлап, күңелләрен күтәрер вакыт та якынлаша. Декабрь бураннары, кышкы салкыннарда җемелдәгән йолдызлар алып килгән Яңа ел белән котлыйбыз! Бәйрәмегез мөбәрәк, ризык тулы өстәлегез түгәрәк, күңелле, куанычлы булсын. 
 Җир йөзенә Яңа еллар килә
Акка төреп сихри дөньяны.
Үткәннәре калсын үткәннәрдә,
Өмет белән каршылыйк яңаны.

Гаҗэп күркэм безнең чыршы
Җем-җем килеп яна ул.
Башлыйбыз чыршы бэйрэмен
Котлы булсын Яңа ел!                            
 Аделия

Без җыелдык бүген залга
Яңа ел бэйрэменэ.
Яшел чыршы тирэсендэ      
Әминә
Җыр җырлап эйлэнергэ.

А.Б. Балалар, ай нинди кызганыч
Ашыга-ашыга без бизэндек.
Бэйрэмгэ  килеп җиттек
Юк утлар бит чыршыда
Кем булышыр инде безгә,
Әллә юкка тырыштык
Чыршыны бәйрәмгә чакырып?.
(Ут сунә)
Тукта, тукта, ут сүнде,
Ниндидер сихри килде.

А.Б. Балалар,карагыз әле, мин сихри таяк таптым.Кыш бабай калдырып киткән ахыры безгә.

 (Тылсымлы таягы белэн хэрэкэтлэр ясый.)

Яшел чыршы, басып тор
Залның уртасында.
Утлар сибеп балкып тор
Безнең бэйрэм көнендэ.

(Чыршының утлары яна.)

А.Б.Килегез чыршы янына,
Түгэрэккэ басыгыз.
Яңа елны уйнап-көлеп,
Җырлап каршы алыгыз.

Җыр «Чыршыкай».

Чыршы килгән бүлмәбезгә
Тәмле исләр аңкытып
Тора залның уртасында
нурлы йозен балкытып.    
Эминэ

Ян яктырак, чыршыкай,
Балкысын утларың            
и.раил
Бүген синең яныңа
Җыелган дусларың.

А. б. Утырыйк, бераз ял итик,
       Чыршыны читтэн күзэтик.
       Бэйрэм башланды гына,
       Серле хэллэр булыр сыман.

Балалар утыралар. Ут сүнэ. Убырлы карчык песие белэн керэ.

Убырлы. Бигрэк күңелле икэн бер иптэшең дэ булмагач. Телевизорны да саттым, акчасына шушы күлмэкне алдым. Бэйрэмгэ киярмен дип тырыштым инде. Тик берэү дэ чакырмады. Йоклар идем, йокым качты. Бигрэк күңелсез.

Песи. э син сихерлэ.

Убырлы. Бер, ике, өч, миндэ сихер, миндэ көч.
Нэрсэ күрэм алда?

Песи. Убырлы, анда балалар җыелганнар. Яңа елны каршылыйлардыр. Кыш бабайны көтэлэрдер алар.

Убырлы. Яхшылап кара, Кыш бабай күренмиме?

Песи. Юк.

Убырлы. Хи-хи-хи! Менэ эш табылды. (Җырлап-биеп, шатланып йөри.)

Песи. Нинди эш, сөйлэп бир эле.

Убырлы. Мине, чибэр апаларын, бэйрэмгэ чакырмадылар алар. Барыбер бэйрэмнэрен бозам.

Песи. Минем дэ сиңа булышасым килэ.

Убырлы. Мырау- бикә, мин сиңа порошок бирэм, шуны Кыш бабайның чәйенә сип, бабай йоклап китер дә, ә  мин Кыш бабай булып балаларны үземэ каратам. Давай тизгенә бул, капчыгын ал да, монда кил.

Песи мыраулап чыгып китэ.

Убырлы балалар янына килэ.

Убырлы. Исэнмесез, балаларым, оныкларым!
Сезне Яңа ел белэн котлыйм.
Яңа елда телим сезгэ кайгылар,
Зурдан-зур начарлыклар,
Тьфу, яхшылыклар, шатлыклар.

А.б. Убырлы, син бүген нишлэптер, үзең шикле, үзең юмарт күренэсең.

Убырлы. Син нэрсэ, матуркаем. Өйрэнеп беткэнсез, мине гел начар итеп күрэсез. Мин яхшы да була алам. Сезнең балаларны да шатландыра алам.

А.Б. Без мэрхэмэтле кунакларга бик шат. Бэйрэмебезгэ рэхим итегез.

Убырлы. Мин бэйрэмгэ шундый эзерлэнеп, бизэнеп, матур итеп киенеп килдем.. Сезнең белэн чыршы тирэсендэ йөрисем, җырлыйсым килэ.

Балалар  түгэрэккэ басалар.

Җыр “Новый год”с места
(утыралар)
Яңа елның һәрбер сәгать-көне
Ап-ак кардай якты, ак булсын.
Кыш бабайның кызыл капчыгында    Язилә
Барыбызга бүләк табылсын.

А.Б.Яңа ел барыбызга
Китерсен бәхет, шатлык.
Сәламәтлек юлдаш булсын!
Кирәкми башка затлык.

Тынычлык булсын илдә,
Елмайсын йөзләр гел дә!  
Күк йөзендә кояш безгә,
Нурларын сипсен гел дә!

Чын күңелдэн котлыйм сезне,
Яңа ел белэн, дуслар!
Бүген монда яңгырасын,        
Гаяз
Шат авазлар,шат җырлар.

Ап-ак карларга уралып
Син киләсен Яңа ел!
Ак карлардай ак бәхетле,  
Г.Раил
Булсын безнең яңа юл.

.

Уен “Ищи”
(утыралар)

Убырлы. Шэп булды бу. Бэйрэмне матур каршыладык. Шуның белэн бэйрэм тэмам. Өегезгэ кайтып китегез.

А.Б. Син нэрсэ, Убырлы. Без эле Кыш бабайны көтэбез. Нинди чыршы бэйрэме инде ул Кыш бабайсыз.

Убырлы. Килми сезнең Кыш бабагыз, борынын өшеткэн.

А.Б. Син безне алдыйсың. Кыш бабайның эле бер елны да килмичэ калганы юк. Балалар, бергэлэп чакырыйк эле.

Балалар. Кыш бабай! Кыш бабай!

Алып баручы. Чынлап та җавап бирми Кыш бабай. эбекэй, бу хэллэр миңа бер дэ ошамый эле.Бу эшкэ синең катнашың юкмы? эйт эле, кая Кыш бабай?

Убырлы (үчеклэп). Кая Кыш бабай? Кая Кыш бабай? Юкка чыкты Кыш бабай. Юк дигэч, юк инде.

Алып баручы. Яхшылык белэн Кыш бабайны җибэр, эгэр дэ юлына син аркылы чыгарга уйласаң, кара аны.

Убырлы. Сез нэрсэ? Мине куркытасызмы? Менэ сынашып карыйк эле, кем җитезрэк, хэйлэкэррэк, акыллырак икэн? Минме, синме?

Уен. Киез итеклэр киеп чыршы тирэли йөгерү. (Татар көе)

Убырлы. Ярар, сез җитезлек белэн, мин хэйлэкэрлек белэн алдырдым. Минем турында матур шигырьлэр сөйлэсэгез, Кыш бабайны китерэм.

Балалар.Убырлы убырлы
Бөтен бите пудырлы.
эй, бизэнгэн, ясанган.
Караучысы булырмы?
Аяклары кэкре,
Аркалары бөкере.
Үзе шундый кылтая,
Мин чибэр дип масая

Убырлы. Сез мине үпкэлэтэсез!

Алып баручы. Убырлы, без бит шаярдык кына.

Убырлы. Ярар, ярар, Мин дэ шаярырга яратам. Сезгэ Кыш бабай кирэкме, каршы алыгыз.

Себеркесе белэн сихерли.

Музыка астында Кыш бабай керэ.

Кыш бабай. Килэм, килэм, балалар. Сезнең янга ашыгам. Бар халык качкан, күрэсең, суыктан курыккан. (Чыршыны эйлэнэ.) Суыкмы сезгэ, балалар? Суыкмы сезгэ, кунаклар?

Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.

Кыш бабай. э хэзер суыкмы, балалар?

Балалар. Җылы Кыш бабай. Җылы Кыш бабай.

Убырлы. Җылы-суык, җылы-суык. Җитэр инде сиңа чыршы тирэли йөрергэ. Кунакка килгэч исэнлэшергэ кирэк, э син йөгерэсең дэ йөгерэсең.

Кыш бабай. Чынлап та, нэрсэ булды соң минем белэн? (Кинэт үзгэреп.

Исэнмесез, балаларым!
Минем матур алмаларым,
Зур улларым, зур кызларым,
Иң кадерле күз нурларым!
Яңа ел белэн сезне!

Балалар. эй, Кыш бабай, Кыш бабай!
Туңдырма безне болай!

Кыш бабай. Юк, юк! Суык- салкыннарны,
Җиллэрне , бураннарны.
Барысын да калдырып килдем,
Барлык йөрэк җылысын
Сезгэ бүген китердем.

Рэхмэт сина Кыш бабай,  
Айбулат
Чыршы китергэн өчен.
Яңа елга һэммэбезне,
Матур бизэгэн өчен.

Н.Г.такой забавный,
Д.М.у елки главный,
Веселит он детвору,      
Ильмир
Затевает он игру.
Строит всех нас в хоровод,
Так встречаем Новый год!
Уен “Угадай-ка”

Кыш бабай. Бигрэк матур бэйрэмегез,
Бигрэк матур чыршыгыз.
Яңа елда шушылай гел бэхетле булыгыз.
Танышыйм эле башта
Сезнең белэн мин.
Бер, ике, өч… диюгэ
Һэркем эйтсен исемен.

(Һэр бала исемен эйтэ).

Кыш бабай.Чыршы янына чакырам,
Матур итеп басыгыз.
Яңа елда эйлэн-бэйлэн
Җырлап биеп алыгыз.

Җыр» Кыш бабай»

Кыш бабай. эй, матур җырладыгыз. Сезнең кебек балалар белэн уйнарга яратам инде мин. Туңдырып алыйм эле үзегезне.

Уен «Туңдыру». 

Кыш бабай. Берегезне дэ туңдыра алмадым, җитмэсэ бик арыдым, утырып торыйм эле.

 Кыш бабай, кадерлем,
Озак көттек без сине.
Сагындырдың килмичэ,  
Айгуль
Китмисең биимичэ.
Башта безне карап тор
Аннан үзең эзер бул.

Ручки ” биюе

Кыш бабай. Биим, биим шатланып,
Шатланып, канатланып.
Чыршы бэйрэменэ килеп,
Булмас биеми калып.

Кыш бабай биюе. 

Кыш бабай. Уф, арыдым, җылындым.
                    Кайда минем суыгым.
                    Балкып торсын йолдызлар
                    Минем дуслар йолдызлар.

Йолдызлар биюе.Кызлар бии.

А.Б.Хәзер,Кыш бабай, балаларны тыңлап ал..

Шигырьлэр..

Чыршыны без бизэдек,
Нэрсэнедер сизмэдек!
Чыршыбыз балкып торсын.  
Эльвина
Утлары янып торсын!


Менә килде яңа ел
Җитте күңелле чаклар  
Айнур
Яшел чырчы янына
Без чакырдык кунаклар.

Снег идет, снег идет
Наступает Новый год          
Сабина
Дед мороз к нам придет
Всем подарки принесет.

Котлы булсын яңа ел
гел шатлыктан торсын ул      
Аида
бәхетле һәм мул тормышта
күрсәтсен ул яңа юл.

Көтә чыршы сабыр гына
безнең җыр җырлаганны      
Данир
тирәсендә әйлән бәйлән
уеннар уйнаганны.

Этот праздник любит каждый,
Этот праздник каждый ждет,
Для детей он самый важный,
А зовется — Новый год!
                                               
РОМАН
Будет елка наша яркой,
В разноцветной мишуре,
Принесет Мороз подарки
И подарит детворе!

Здравствуй, Дедушка любимый.
Ты такой неповторимый,
Самый добрый ты на свете.
Тебя очень любят дети                
Айсу
Тебе письма шлют детишки,
О тебе читают книжки,
Ждут подарков в Новый год
И сюрпризов у ворот!

 Белый снег украсил город,
Новый год вот-вот придёт,
И под ёлкой очень скоро
Каждый свой сюрприз найдёт.   Раяна

А в письме к Деду Морозу
Я прошу для всех-всех-всех:
В мире пусть не льются слёзы,
А звучит весёлый смех!

Кто же в гости к нам идет?
Это — праздник Новый год!   Влад
Сказка начинается,
Все мечты сбываются,
Елка радует ребят,
Всюду огоньки горят,
А волшебник Дед Мороз
Всем подарочки принес!
А.Б. Кыш бабай, безнең малайлар да бит сиңа бию әзерләделәр.

Малайлар биюе

Кыш бабай. Нәрсә кыштыр кыштыр килә соң анда?
Убырлы. (чыршы артыннан чыга.) Кыш бабай, миңа бик оят булып китте. Мин бит сине йоклатмакчы идем. Син мине гафу ит инде.
Кыш бабай. Убырлыны гафу итэбезме, балалар?
Балалар. Гафу итэбез!Гафу итэбез!
Убырлы. Рэхмэт Кыш бабай! Рэхмэт балалар.
Кыш бабай. Балалар, миңа бит китэргэ вакыт. Мине башка балалар
бакчаларында да көтэлэр.

Алып баручы. Ә бүлэклэр, Кыш бабай?
Убырлы. эйе, эйе, бүлэклэр.
Кыш бабай. эй, онытып торам икэн. Кая эле, чыршы төбендэ генэ иде бит капчыгым. (Эзлэп китэ) Менэ икэн. (Өстерэп алып килэ. Ача. Песи чыга.) Син нэрсэ эшлисең монда?
Песи. (киерелеп) Йоклап киткэнмен бит.
Кыш бабай. Бүлэклэр кая соң?
Песи. Нинди бүлэклэр?
Убырлы. (песигэ). Син нишлэдең?
Песи. Мин барысын да синеңчэ эшлэдем. Бүлэклэр Кыш бабай өендэ калды.
Кыш бабай. Бүлэклэремне алып ташлап, капчык эченэ син үзен кереп яттыңмыни эле? Әйдэ, өйдэн карап килик эле.
Песи. Үзем, үзем. Мин аның кая икэнен белэм. (Чыгып китэ. Капчыкны күтэрэ алмый. Ишектэн сызгыра. Тычкан (бала) тизгенә йогереп янына бара).Икесе чана тартып бүләкләр кертәләр.Музыка яңгырый песи белән тычкан бииләр.Музыка бетүгә бүләкләрне өлешә башлыйлар.

Кыш бабай:Менэ сезгэ бүлэклэр
                   Рэхим итеп алыгыз.
                   Яңа елның күчтэнэчен
                   Өйгэ алып кайтыгыз.
                   Сезнең белэн саубуллашып
                   Тагын бер елга китэм.
                   Исэн-имин булыгыз,
                   Тагы да зур үсегез.
                   Килэсе елга бэйрэмгэ
                   Барыгыз да килегез.
                   Яңа ел котлы булсын,
                   Яңа ел нурлы булсын!
                   Сэламэтлек, шатлыклар,
                   Телим бары уңышлар!

Убырлы. Бик күңелле сезнең белэн
                Мине яратасыз, белэм.
                Онытмагыз чакырырга
                Килэсе  Яңа елга

Җыр “В лесу родилась елочка ”Әниләр белән бергә.
Грамоталар тарату.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Индивидуальный план работы по повышению профессионального уровня на 2015 – 2020 год старшего профессионального уровня на 2015 – 2020 год старшего воспитателя МБДОУ № 7 «Чебурашка» ЗМР РТ Яшиной Евгении Георгиевны

Методическая тема:  «Повышение уровня профессиональной компетентности педагогов»Технология, по которой работаю: технология системно-деятельностного метода обучения.  Общественно-педагог...

2020, 2021 гг- Консультация «ПОИГРАЙ СО МНОЮ, МАМА…» (дидактические игры дома). Подготовила- воспитатель- Фролова Е.В.; Консультация для родителей «Неделя Игры и игрушки» 16-20.11.2020

Консультация «ПОИГРАЙ СО МНОЮ, МАМА…»(дидактические игры дома).Подготовила- воспитатель- Фролова Е.В. Консультация для родителей «Неделя Игры и игрушки» 16-20.11.20...

Тема по самообразованию на 2018-2019, 2019-2020, 2020-2021 уч.год

Тема по самообразованию: «Экспериментальная и исследовательская деятельность как средство развития познавательной активности дошкольников» 2018-2019 г.; 2019-2020; 2020-2021...

02.08.2020 лексические темы для занятий с детьми с 03.08.2020 - 07.08.2020 #сидимдома

Уважаемые родители! Продолжается самоизоляция, предлагаем Вам подбор лексических тем, для занятий с детьми дома, в дороге, во время  прогулок....