«Сөмбелә бәйрәме»
материал (средняя группа)

Гильфанова Зайнап Робертовна

1. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sembele_urtanchylar_2018.docx30.49 КБ

Предварительный просмотр:

Сценарий: «Сөмбелә бәйрәме»

 Уртанчылар төркемендә күңел ачу иртәсе

Максат.

1. Балаларны көзге уңыш нигъмәтләре белән тирәнтен таныштыру.

2. Балаларның күзәтүчәнлеген, игътибарын, сөйләм телләрен, бию күнекмәләрен, җырлау күнекмәләрен үстерү.

3. Балаларда табигатькә, хезмәткә хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Катнашалар: Тәрбияче, Көз кызы – Сөмбелә, Җәй, Болыт, яшелчәләр булып киенгән балалар,  

Кичә барышы.

Музыка яңгырый.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Без бүген көзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, безнең бүлмә ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган.

Курайларда көз көйләрен уйнап,

Агачларны сары төскә буяп,

Куакларга җиләк-җимеш элеп,

Агач төпләренә гөмбә тезеп

Урман буйлап алтын көз йөри.

Балалар, менә шушы көзге байлыкта, муллыкта бәйрәм ителә торган бәйрәм ул – Көз бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән көннәрдә үткәрелә ул. Ә хәзер балаларыбызга сүзне бирик.

 Камилә

Бүген бездә матур бәйрәм,

Бүген бездә көзге бал.

Бүген көзге байлык белән

Бизәлгән безнең зал.

Ислам

Җиргә яфрак коелган,

Сап-сары келәм булган.

Яфракларны без җыярбыз,

Букет ясап куярбыз.

Азамат

 Күңелләргә якты нур өләшеп,

Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,

Үз муллыгы белән көзләр килә,

Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

Җыр: “ Яфрак бәйрәме “

Яңгыр түгел карда түгел                        Сары –сары сап-сары                 Оча яфрак уйный яфрак

Яфраклар ява җиргә                                Агачның яфраклары                   Һаваларда әйләнеп

Көз турында җырлыймын мин               Җил исә ява яфрак                      Бүген бүген бүген бүген

Кушыл син яна җырга.                             Көзнең матур чаклары               Яфракларның бәйрәме.

Амирхан

Бик күңелле урамда –

Алтын-сары бар дөнья,

Җил яфраклар биетә,

Көз шатлана, туй итә.

Лениз

Көз көннәре килеп җитте,

Хушлашабыз җәй белән.

Бөтен җиргә яфраклардан

Алтын келәм җәелгән.

Аделина

Урман-кырларга

Килде матур көз.

 Җәй үтте диеп

 Үкенмибез без

.

Әйдәгез әле кул чабып Көз кызын каршы алыйк.

 (Балалар кул чабалар, Сөмбелә керә)

Сөмбелә. Мин – Көз кызы, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

(Кулында яшелчәләр салынган кәрзин)

Исәнмесез, балалар, кунаклар! Сезне күрүемә мин бик шат! Мин Көз кызы – исемем Сөмбелә. Бүген – бәйрәм! Минем бәйрәм! Мин бәйрәмгә үземнең сеңлем – җәйгә дә чакыру җибәрдем. Ә кунакны шәп итеп каршы алырга кирәк! Җырлар, биюләр, шигырләр әзерме?

Балалар: Әйе, әзер.

Әхмәт

Ни арада җәй үтте

Алтын көз килеп җитте.

 Шатлык  тулы бу бәйрәмне

 Балалар күптән көтте.

Герман

Бакчада хуш ис,

Бакчада ямьле,

Берсеннән берсе тәмле

Алмалар пеште.

Язилә

Ашлык булып җирдә үсә

Уңыш бит ул сөмбелә.

Бөтен җирне нурга күмә,

Кояш бит ул Сөмбелә

Фанфаралар. Җәй керә. Көз белән “Менуэт” башкаралар.

Сөмбелә: Исәнме – саумы, кадерле кунагым! Рәхим ит! Без синең белән бер ел күрешмәдек бит.

Җәй: Исәнме, Сөмбелә! Син табигатьне миннән кабул итеп ал! Мина ял итәргә вакыт, җылы якларга китәм. Анда җәй булачак, ә бездә кыш, бездә көз – анда яз!

Сөмбелә: Рәхмәт сиңа, Җәй!

Җәй: Мин сиңа ышанып тапшырып китәм табигатьне! Сине күрдем, нинди икәнлегеңне беләм!Син бик уңган, булган һәм чибәр! Бар эшкә дә кулың ятып тора. Мин китәм инде.Сау булыгыз, дусларым!

Сөмбелә: Рәхмәт сина, Җәй, без сине сынатмабыз, сау булып тор, киләсе елга очрашканга хәтле хуш. (Кул болгап озата, Җәй чыгып китә).

 

     Самир

     Көннәр инде салкынайды

     Кышлар бераз якынайды.

     Тирә-юнь ил сары төстә

     Әллә соң бу алтын ай мы?

Әмир

Үтте китте матур җәйләр

Көзләр килеп җиттеләр

Ак каенның яфраклары

Саргаешып киптеләр

  Яфраклар белән бию.

Динислам

Киң болыннарда

Урман кырларда

Агачлар, гөлләр

Кибеп сулдылар.

Тимур

Уйсу җирләрдә

Елга, күлләрдә

Көзге салкыннан

Сулар тундылар

Нәргизә

-Апа, безгә артыбыздан

Шыбыр-шыбыр кем дәшә?

-Кем дә дәшми, көзге яңгыр

Зонтик белән сөйләшә.

Кызларыбыз башкаруында зонтиклар белән бию.

Сөмбелә: И, күрегезче, дусларым, бакча тулы уңыш. (Кулы белән бакчага күрсәтә)

Зур бакча минем алда,

Ә кәрзин кулларымда,

Уңышны җыеп алам,

Базга төшереп салам.

Абау, нинди яшелчәләр генә юк икән монда! Нинди матур булып, зур булып үскәннәр.

 Айлинә

Кәбестә: Мин булам кәбестә,

Үзем гел яшел төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Ә үзем бик татлы.

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар,

Көн дә көтеп алалар.

Сөмбелә: Мин дә сине алырмын, кәрзинемә салырмын.

Булат

 Суган: Минем исемем суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

Сөмбелә: Сине дә үзем белән алырмын, суган туган.

Ильдан

Кабак: Мин булам кабак,

Әйтмим кабат-кабат.

Бик файдалы зат мин,

Тик мин җәяү кайтмыйм.

Сөмбелә: Борчылма, Кабак, мин сине күтәреп алып кайтырмын.

 

Азалия

 Кишер: Минем исемем кишер,

Теләсәң болай пешер,

Теләсәң ашка тура.

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

Сөмбелә: Кишер витаминнарга бик бай, калдырып булмас алай.

Альмир

 Чөгендер: Чөгендер булам мин менә,

Мине бар халык белә.

Төсем матур, үзем тәмле,

Ашым була бик ямьле.

 Юлия

Сарымсак: Мием күлмәгем бик ак,

Мин буламын сарымсак.

Мең чирдән дәва булам,

Мине дә алсаң була.

Сөмбелә: Алам, алам, дусларым.

Ринат

  Помидор: Ә мин булам помидор

                   Төп яшелчә салатта

                   Тәмле генә түгел әле

                   Витамин күп томатта

Ильмир

 Шалкан: Мин бик таныш әкияттән.

Мине таныйсызмы сез?

Үсә-үсә зур булдым,

Мине алырсызмы сез?

Сөмбелә: Бик рәхәтләнеп.

Динара

Бәрәңге: Тыгызланып, туп кебек

Үсеп җитә бәрәңге.

Кырда, көлдә пешкәне

Һай, бигрәк тәмле инде.

Сөмбелә:

Җиз бүкәндәй кишер дә,

Табак чаклы кабак та,

Ачы торма, шалкан да

Өлгерә көзге якта.

 Көз кызы белән “ Көз –көз әйтәле “ җыры.

 Болыт чыга, кулында зонтик, аңа бау белән гөмбәләр асылган.

Болыт: Иии яудырам яңгырлар, шифалысын, җылысын, үссен әле үссен гөмбәчегә гөмбәсе. Балалар, менә бу юлы сезнең биюләрегезне, җырларыгызны күреп сөендем, сезгә файдам тисен. Гөмбә яңгыры яудырдым. Ә, балалар, сез беләсезме соң нинди гөмбәләрне ашарга, җыярга ярамый?

Балалар: Чебен гөмбәсе. Гөмбәләрне кемнәр белән генә җыярга кирәк?

Болыт: Әйе, балалар, чебен гөмбәсе. Сез дә урманга баргач ялгышып бу гөмбәне өзә күрмәгез! Ул бик агулы гөмбә.

Гөмбәләр,гөмбәләр сез кая ?

 Гөмбәләр биюе. Малайлар бии.

Илдар

Көннәр суынды

Чишмәләр тынды

Безне калдырып

Кошларда китте.

Клим

Наступила осень

Пожелтел наш сад

Листья на берёзе

Золотом горят

 Алинә

Ипи басуда үсә

Аннан амбарга күчә

Аннары  мичтә пешә

Кызарып мичтән төшә.

 

Алтынай              

Шуннан килә өстәлгә

Безгә күәт өстәргә.

Һәркемгә ипи кирәк!

Һәркөнне ипи кирәк!

Җыр: “ Уңыш җыры”

Без кәрзиннәр алабыз                Машиналар үткәндә

Бергәләп җыр җырлыйбыз.       Кырда иген чайкала

Мул уңышны җыябыз.               Арыш та бодай да

Кышка да хәзерлибез                 Безгә баш иеп кала

Сөмбелә: Бигрәк матур җырладыгыз, уйнадыгыз,Барысы өчен рәхмәт сезгә.

Алдагы көннәрдә дә

Телим сезгә уңышлар.

Муллыкта, рәхәт тормышта

Яшәгез, нәни дуслар!

Җыр: “ Безнең бакча.”

Бар матур бакча                                         Бар матур бакча      

Анда кишер үсә                                         Анда кыяр үсә

Менә шундый кишер зур                         Менә шундый кыяр зур

Менә шундый кечкенә                             Менә шундый кечкенә

 Кишер кишер кил әле                             Кыяр кыяр кил әле

 Биеп, биеп кит әле                                  Биеп, биеп кит әле

 Әллә-лә әллә-лә                                      Әллә-лә, әллә-лә

 Биеп,биеп кит әлә.                                  Биеп, биеп кит әле.

Алып баручы:                 Бүгенгә без хушлашабыз,

                                Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

                                Күңелле дә соң бу көз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценариесе

Сценарий на татарском языке...

Сөмбелә бәйрәме

Зурлар төркемендә бәйрәм иртәсе конспекты...

Сөмбелә күңел ачу кичәсе.

Максат : балаларны алдан Сөмбелә бәйрәме белән таныштыру, көзге уңышны җыеп йомгак ясалу, эшләгән эшкә нәтиҗә ясау, күтәренке кәеф булдыру, яшелчәләрнең файдалы яклары турындагыбелемнәрне ныгыту...

Конспект развлечения для детей старшего дошколҗного возраста "Сау бул, Сөмбелә"

Конспект развлечения для детей старшего дошкольного возраста "Сау бул,Сөмбелә!"....

Сөмбелә - көз бәйрәме.

Сөмбелә - көз бәйрәме.(зурлар төркемендә күңел ачу өчен)«Гомуми үсеш бирүче №7 нче Актаныш...

"Сөмбелә".

Көзге бәйрәм....

"Сөмбелә "

" Көз бәйрәме" - җырлы - биюле чара...