Сценарий "Осенние приключения" в младшей группе
учебно-методический материал (младшая группа)

Нафикова Лилия Ринатовна

Развлечение для детей младшего дошкольного возраста в малокомплектном детском саду

Скачать:


Предварительный просмотр:

“Осенние приключения»

Сценарий для детей 2-4 лет

  Подготовил воспитатель

Нафикова Л.Р.

               Провели воспитатели

 Нафикова Л.Р.,                   Сабахова З.Ф.

               Көзге    маҗаралар.  2-4  яшьлек  балалар өчен сценарий

Күңелле көй яңгырый, ( Осень пришла” Юдиной) балалар тәрбияче белән залга үтәләр, залга карап сокланалар.( паласта матур көзге яфраклар тушәлгән).

Коз костюмында алып баручы:

Көз. Үтте-китте матур җәйләр, Көзләр килеп җиттеләр.

Ак каенның яфраклары Саргаешып  киптеләр.

Зарина.         Көз килде. Үләннәр саргайды.шиңде.

                        Сап- сары яфраклар  Җиргә коелды.

Радмир            Сары-сары сап-сары  Агачның яфраклары

                       Җил исә, ява яфрак  Көзнең матур чаклары.

Көз.  Ишетәсезме, балалар, тирә-якта яфраклар ничек кыштырдап сөйләшәләр? Ягез әле, алыгыз кулларыгызга  төрле төстәге яфракларны.

Женя                Листья , листья, листопад,  Засыпают лес и сад.

Будто золото , кружится  И ковром кругом ложится

Листьев дружный хоровод. Выходи плясать, народ!

Көз. Матур яфраклар белән биеп алыйк, балалар. (“Танец с листочками»)

«Яфраклар белән бию” (балалар ярымтүгәрәктә торалар)    

Алып баручы.  Без  яфраклар белән уйнаган арада, күктә болытлар куерган, көннәр суыткан, яңгыр яварга җыена. Яңгыр белән без дуслашыйк , чөнки беләбез яңгырның кирәклеген.  Көзен бик еш яңгырлар ява,  суык, күңелсез, ә мин сезне кечкенә яңгырчык –тамчыларга әйләнергә чакырам. Минем тылсымлы уенчыкларым бар.

Алып баручы.  Әйдәгез, биеп алабыз.

“Шалтыравыклар белән бию” (Пляска с погремушками”)

Илгам                 Апа, безгә артыбыздан, Шыбыр- шыбыр кем дәшә?

                        Кем дә дәшми, көзге яңгыр Зонтик белән сөйләшә.                        (М.Фәйзуллина)

Көз.          - Күрегез, нинди матур зонтик, уйнап алыйк бергәләп. Кояшта зал буйлап йөрибез, яңгыр яуганда зонт астына качабыз.

                Уен “Кояш һәм яңгыр(“Тише,тише, тишина”, “Листик, листик”)

Көз.   Яңгыр да туктады, күңелсез булып китте. Бәлки, биеп алырбыз?!

                Менә безнең балалар,  Барысы да матурлар.

Әйдәгез биеп алыйк,  Чәбәкәйләп торыгыз.

(Здраствуйте, ладошки”)

Көз.   Ой, балалар, тыңлап карагыз әле, ниндидер тавыш ишетелә.

(залның бер почмагында кечкенә өй тора, якынрак чакыра балаларны)

Көз.   Күрегез, нинди матур йорт! кем яшәгәген беләсегез киләме? (балалар җавап бирә)

 Көз.   (ишек шакый, аннан Тиенкәй чыга, кулында гөмбәләр салынган кәрзин)

Көз.  Син кем?

Тиенкәй.  Мин- Тиенкәй, шушы өйдә яшим, миңа кышка гөмбәләр җыярга кирәк,      Җиләк- җимеш тә яратам.

Көз -Тиенкәй, сиңа нинди гөмбәләр ошый соң?

Тиенкәй. - Миңа ашый торган бар гөмбәләр дә ошыйлар.

 Көз .Без сиңа аларны җыярга ярдәм итербез.

                Уен “Кем тизрәк гөмбә җыя” (“Грибочки”)

Тиенкәй. Сезнең белән бик күңелле, рәхмәт ярдәмегез өчен.

Көз . Көз апагыз бөтен җирне бизәде, Агачларны алтынга манчыды.

        Дусларым, түгәрәккә килегез, парлашып бер биеп алыйк.

        “Парлы бию” (“Мы руками хлоп, хлоп”)

Көз.   Биеп алдык, ә бер дә уйнамадык. Урман дусларым белән күрше авылга кереп алма җыеп алып килдек сезгә дә.

(Алып баручы кечкенә туплы кәрзинне балалар алдына куя. Аю да кабаланып алмаларны күрергә үрелә, абынып, кәрзинне аударып, тупларны түгә.

Көз ( балалар белән бергә әйтәләр)

                Аю йөри лап-лап, Алмаларны таптап.

                Аю алай итмә син, Безнең белән уйна син.

                Йөри торгач арыган, аю йокыга талган.

Көз Әйдәгез, аюны уятыйк та, бергәләп алмаларны җыеп алыйк. (Аю янына баралар)

Бергә.                Аю, аю, тор инде, Йокың туйгандыр инде.

                 Безнең белән уйна син, Алмаларны җыеш син.

Уен “Алмаларны җый”(По лесочку мы гуляем”)

Уен бетүгә өлкәннәр туплы кәрзинне алмалы кәрзингә алыштыралар.

Көз. Чын күңелдән күчтәнәчкә алмалар китердем сезгә, зур булып үсегез, чирләмәгез!

Тиенкәй. Бәйрәм көнне минем дә күчтәнәчем бар сезгә. (өйдән гөмбәчек-печенье алып чыгып бирә)

Көз.Рәхмәт, Тиенкәй

Аюкай.   Мин сезгә тылсымлы яшелчәләр китердем күчтәнәчкә.

Балалар.Рәхмәт, барыгызга да.

Көз .   Балалар, әнә тегендәге автобус сезне көтә түгелме? Сезгә бакчага кайтырга вакыт. Сау булыгыз!.

(балалар күчтәнәчләрен алып, “паровозга” утырып, күңелле көйгә төркемнәренә кереп китәләр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Непосредственная интегрированная образовательная деятельность в группе детей раннего возраста (1-я младшая группа). «Весёлое приключение колобка»

Задачи: Образовательная область «Физическая культура»Закреплять умение ходить и бегать, не наталкиваясь на других детей, прыгать на двух ногах на месте, с продвижением вперед и т. д.Совершенствов...

Интегрированные занятия в детском саду. "Письма осени"-музыка и изодеятельность( средняя группа) "Приключения Барабанчика" -музыка и изодеятельность (младшая группа).

(Конспект авторского интегрированного занятия для детей средней группы (музыка и изодеятельность)МДОУ детский сад № 55Составитель: муз. руководитель Даманина С.С. Задачи:Образовательн...

План-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему: Методическая разработка НОД «Приключение непослушных колобков» по мотивам русской народной сказки с детьми младшей группы с интеграцией образовательных областей «Познание», «Коммуникация»,

План-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) на тему: Методическая разработка НОД «Приключение непослушных колобков» по мотивам русской народной сказки с детьми младшей группы с интегр...

«Пиратские приключения» младшая группа.

Интегрированное занятие по физической культуре с элементами рисования....

"Новогодние приключения" младшая группа

Герои: Снеговик, Снегурочка, Дед Мороз...

"Новогодние приключения" младшая группа

Герои: Снегурочка, Снеговик и Дед Мороз...

"Удивительные приключения воды". Знакомство со свойствами воды. Экспериментирование в группе детей младшего дошкольного возраста. план-конспект занятия по окружающему миру (младшая группа)

Интеграция образовательных областей: познавательное развитие, социально-коммуникативное развитие, речевое развитие.Цель: 1.  Помочь детям лучше узнать окружающий мир.2. Создать ...