Мин татарча сөйләшәм
методическая разработка

Вахитова Глюся Гаптельнуровна

КВН для воспитателей

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_tatarcha.docx18.69 КБ

Предварительный просмотр:

Бүген без үткәрәбез –
Тәрбиячеләр бәйгесен. 
Иң тапкырлары ярышып,
Сәләтләрен күрсәтсен.
Хәзер алар җырлап-биеп, 
Нәниләр дә булырлар. 
Төрле сурәтләргә кереп, 
Тамаша да кылырлар.

Хөрмәтле жюрилар
Сез битараф булмагыз.
Көчле алкышларга күмеп,
Артистларны зурлагыз.

Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! Тәрбиячеләр өчен әзерләнгән  “Мин татарча яхшы беләм”бәйгесен башлыйбыз. 

Беренче бәйге  “Исәнмесез! Бу без!”дип атала.  Командалар бер-берсе белән таныштырып, “Хәлләр ничек?” уен ситуациясен уйнап күрсәтерләр.

- Хәерле көн! Исәнмесез!

- Хәлләр ничек?

- Әйбәт, рәхмәт! Хәлләр ничек?

- Әйбәт, рәхмәт!

Икенче бәйге – “Зирәк булсаң әйт тизрәк”

( Командаларга чиратлап сорау бирелә )

- Уртанчылар төркемендә проект исеме ничек атала? (“Минем өем”)

- Зурлар төркемендә проектның исеме ничек?  (“Уйный – уйный үсәбез”)

- Мәктәпкә әзерлек төркеменең проекты ничек атала?(“Без инде хәзер зурлар- мәктәпкә илтә юллар”)

- УМК озынайтылып  ничек әйтелә? (Укыту – методик комплекты)

- Ничә төрле УМК төзелгән? Исемнәре һәм авторлары кем?

(1. Зарипова З. М., Кидрячева Р. Г. и др.  «Говорим по-татарски» - «Татарча сөйләшәбез» по обучению русскоязычных детей 4-7 лет татарскому языку;  

2. Хазратова Ф. В., Зарипова З. М. «Туган телдә сөйләшәбез» - «Говорим на родном языке»  по обучению детей татарской национальности 2-7 лет родному языку (развитие речи);  

3. Гаффарова С. М. «Изучаем русский язык» по обучению детей татарской национальности 4-7 лет русскому языку;  

4. Шаехова Р. К. «Мәктәпкәчә яшьтәгеләр әлифбасы. Авазларны уйнатып» по обучению грамоте детей татарской национальности 6-7 лет.  )

- “Татарча сөйләшәбез” УМК сының һәр проектына  нинди методик әсбаплар әзерләнде? Ничәшәр трэк, аннимацион сюжетлар ясалды?

(“Минем өем” проекты: Аудиоматериал – 64 кисәк (ТРЭК),

Анимацион күренешләр – 11 данә, Эш дәфтәре – 17 бирем,

 “Уйный – уйный үсәбез” проекты: Аудиоматериал – 63 кисәк (ТРЭК), Анимацион күренешләр – 15 данә, Эш дәфтәре – 19 бирем,

 “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты:

 Аудиоматериал – 71 кисәк (ТРЭК), Анимацион күренешләр – 19 данә, Эш дәфтәре – 20  бирем)

- Уртанчылар төркемендә балалар ничә сүз белергә тиешләр? (62)

-  Зурлар төркемендә балалар ничә сүз белергә тиешләр?(62+45=107)

- Мәктәпкә әзерлек төркемендә балалар ничә сүз белергә тиешләр?(62+45+60=167)

- “Минем өем” проектында нинди темалар өйрәнелә?(Гаилә, ашамлыклар, уенчыклар, саннар)

-  “Уйный – уйный үсәбез” проектында нинди темалар өйрәнелә? (Яшелчәләр, ашамлыклар, савыт – саба, киемнәр, шәхси гигиена, өй җиһазлары, бәйрәм “Туган көн”, бәйрәм “Сабантуй”)

- “Минем өем” һәм “Уйный – уйный үсәбез” проектларының максаты. Информацион – коммуникатив технологияләр, уен-ситуацияләр, күрсәтмәлелек кулланып тел өйрәтү, аралашу теләге тудыру.

Өченче бәйге “Уен  ситуацияләре” дип атала. Беренче командага   “Минем өем”проектыннан  «Кунак чакыру» Мияу белән Акбай бер-берсен кунакка чакырып сыйлыйлар.

Мияу: Исәнме, Акбай!

 Акбай: Исәнме, Мияу!

 Мияу: Акбай, кил монда. Утыр.

 Акбай: Рәхмәт.

Мияу: Акбай, мә, ипи аша.

Акбай: Рәхмәт. Ипи тәмле.

Мияу: Сау бул, Акбай!

 Акбай: Сау бул, Мияу!

Икенче командага «Уйный – уйный үсәбез»  проектыннан “Нәрсә кирәк, сорап ал” уен  ситуациясе.
– Оля, нәрсә кирәк?
- Алма кирәк.
- Нинди алма?
- Яшел алма.
- Мә, яшел алма. Аша.
- Рәхмәт. Алма тәмле.

Алдагы бәйгебез“Без инде хәзер зурлар- мәктәпкә илтә юллар” проектыннан  «Корреспондент» дип атала. Уенчыларга маскалар, пиктограммалар  таратыла.  Корреспондент микрофон белән интервью ала.

Корреспондент: Исәнме! Мин – корреспондент. Син кем?

Акбай: Исәнмесез! Мин – Акбай.

Корреспондент:Сиңа ничә яшь?

Акбай: Алты яшь.

Корреспондент: Син нишлисең?

 Акбай: Мин сикерәм.

Корреспондент: Рәхмәт. Сау булыгыз.

Уен  ситуациясе “Туган көн табынында”

Мияу: Нәрсә кирәк?

Акбай: Алма кирәк.

Мияу: Нинди алма?

Акбай: Яшел, зур, тәмле алма.

Мияу: Мә яшел, зур, тәмле алма.

Акбай: Рәхмәт.

Мияу: Акбай, син нишлисең?

Акбай: Мин алма ашыйм.

Мияу: Алма тәмле?

Акбай: Әйе, алма тәмле. Мин алма яратам.

Музыкаль бәйге “Карусель”- “Минем өем” проектыннан, “Әйдәгез, биибез” җырлы-биюле уеннарын уйнап күрсәтү.

“Әкиятләр” конкурсын башларга вакыт җитте. Беренче команда “Теремкәй” әкиятен сәхнәләштерә. Икенче команда “Кем нәрсә ярата?” әкиятен сәхнәләштерә.

Конкурска нәтиҗә ясар өчен сүзне жюрига бирәбез. Бәйгедә җиңүчеләрнең исемнәре билгеле була. Аларга бүләкләр тапшырыла. 
 
Сизелмичә бәйге үтте, 
Барыбыз да бик канәгать. 
Саубуллашыр вакыт җитте, 
Моңсуланмыйк, җәмәгать. 
Юлларыгыз якты булсын, .
Эшләрегез  уң булсын.

Шушындый бәйгеләрдә
Кабат очрашу язсын!

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының

“Кукмара шәһәре  алтынчы номерлы “Салават күпере” гомумүсеш төрендәге

балалар бакчасы” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Мин татарча сөйләшәм

ММББУ “ 6 нчы номерлы “Салават күпере” балалар бакчасы”   педагоглары белән үткәрелгән  КВНның (УМК) сценариясе

                                                                   Татар теле тәрбиячесе: Вахитова Г.Г.

2019


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий педагогического КВН (УМК) «Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел.»

Конкурс КВН, приуроченный внедрению учебно-методического комплекса в изучении татарского языка среди педагогического коллектива....

« Использование в работе с детьми дошкольного возраста дидактических игр, рекомендованных УМК «Татарча сөйләшәбез»

Во время обучения русскоязычных детей татарскому языку для закрепления активных слов и речевых образцов, для обогощения словарного запаса использую дидактические игры. Используя демонстрационный и раз...

"Татарча да яхшы бел, русча да яхшы бел"

Развлечение для детей старшего дошкольного возраста,  посвящённое Международному Дню родного языка....

“Татарча сөйләшәбез” укыту методик комплектының “Без инде хәзер зурлар, мәктәпкә илтә юллар” проекты буенча рус телле балаларга татарча өйрәтү эшчәнлеге.

Тема: “Мин Тәрбияче”Максат: балаларның аралашуларына мөстәкыйль эшчәнлекләре нәтиҗәсендә ирешү.Бурычлар: сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерү, файдалана белү күнекмәләрен өйрәтү.Мөстәкыйль фик...