“Көзге матур бер көндә”бәйрәменә сценарий.
методическая разработка

Курбанова Рузиля Хабутдиновна

                  (Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_byrm_ochen_stsenariy.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

                              “Көзге матур бер көндә”бәйрәменә сценарий.

                              (Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре өчен)

Алып баручы.Балалар, без бүген сезнең белән зур бәйрәмгә җыелдык. Табигатьтә барлык үсемлекләр  берсеннән-берсе матуррак күлмәк кигән: агачларда сары-кызыл яфраклар.

       

  “Яфраклар бәйрәме” (Л.Лерон сүзләре, Р.Еникеева көе) дигән җырлы бию.

 Алып баручы. Күпме матур яфраклар. Мин аларны җыеп вазага зур букет ясап утыртыйм әле.

1нче бала.Менә көз килде.

                  Салкынча җилле.

                  Агачларда яфраклар

                  Саргайган инде.

2нче бала.Көз ашыга агачларга

                  Үз бизәген салырга:

                  Урманнарны, болыннарны

                  Буяп китә сарыга.

“Көз”җыры(М.Әндәрҗанова сүзләре һәм көе) башкарыла.

3нче бала.Көзге матур бер көндә

                  Куян йөгергән өенә.

                  Кәрзинендә булган ди,

                  Төрледән- төрле яшелчәләр.

     Сикергәләп ике куян керә.Алар балалар белән “Серле кәрзин”уенын уйныйлар.

    Салмак кына көйгә Көз керә.

Көз.Исәнмесез балалар! Күрәм бүген сездә бәйрәм.Мин дә буш кул белән килмәдем. Сезгә яшелчәләр алып килдем.

“Көз һәм балалар”җырлы-биюле уены башкарыла.

   Көз. Бигрәк матур җырлыйсыз, рәхмәт сезгә балалар.Кайда соң минем

яңгыр дустым?

 “Яңгыр җыры”(Т.Гөбәйдуллина сүзләре, Т. Вафина көе) башкарыла.

Көз. Әйдәгез куяннар, бергәләп гөмбә җыябыз.

        “Гөмбә җыю”уены уйнала.

Куяннар. Рәхмәт сезгә. Дусларым,без бик шат.Саубулыгыз!

Алып баручы.Көз турында тагын бер бик матур җыр җырлыйк әле балалар.

“Алтын яфраклар җыры”(Җ. Тәрҗеманов сүзләре, И. Шәмсетдинова көе)

башкарыла.

4нче бала.Җырладык та, биедек тә,

                 Шигырьләр дә сөйләдек.

                 Матур гына уйнап алдык,

                 Бер дә читенсенмәдек.

Көз. Рәхмәт сезгә, дусларым.

 

Алып баручы. Бүгенгә без хушлашабыз,

                         Бәйрәмне тәмамлыйбыз,

                         Күңелле дә соң бу көз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур да соң кышкы урман

Максат:1.Балаларны кышкы үзгәрешләр,кышкы табигать,кыргый җәнлекләр тормышы белән таныштыру.             -балаларны сәнгать әсәрләренең тагын бер төре-пейзаж белән танышт...

Алтын көз, матур көз.

Балалар иртәсе...

Матур кар бөртекләре

Баларлар белән эшләнгән "Матур кар бөртекләре" дигән проект...

Әкият – Матур йорт (портфель). Сценарий выпускного.

Балалар бакчасыннан чыгарылыш кичәсе.Сценарий выпускного в детском саду на татарсклм языке....

Сценарий "Көз матур бер көндә". Урта яшьтәге балалар төркеме өчен.

Көз матур бер көндә. (Урта яшьтәге балалар төркеме өчен) ...

Мәктәпкә әзерлек төркемендә «Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий

laquo;Сабан туе – милләтебезнең иң матур бәйрәме» темасына сценарий...